- Учителю
- 1- 4 нче сыйныфларга ял минутлары
1- 4 нче сыйныфларга ял минутлары
Азрак ял итеп алыйк.
1. Су буенда бакалар 2. Ак куянкай утырган
Бик иртә уяндылар. Колакларын селкетә
Бата-калка, бата-калка Менә шулай, менә шулай
Битләрен дә юдылар. Колакларын селкетә.
Аннары зарядкага Куян туңа башлагач
Тезелешеп бастылар: Аякларын җылыта.
Уңга-сулга, уңга-сулга Менә шулай, менә шулай
Алга-артка, алга-артка Аякларын җылыта.
Утырдылар, тордылар. Куян һаман да туңа
Сузылып киерелделәр, Сикергәләп тә куя
Дәрескә тотындылар. Куянны кемдер куркытты
Һәм ул урманга элдертте.
3. Менә сиңа уң кулым, 5. Урамда - салкын, тышта - кыш
Менә сиңа сул кулым. Өйдә җылы, өйдә мич.
Уң кулым да, сул кулым да, Класста без укыйбыз
Менә сиңа куш кулым. Без-булдыклы, без-тырыш,
4. Киң итеп җәеп колач Тышта йөри усал кыш.
Килде яз, килде яз. 6. Кар, кар, кар ява
Кояш та елмая Уйный җил-буран.
Көн аяз, көн аяз. Салкын кыштан курыкмыйм,
Карлар да эределәр Көн саен чаңгы шуам.
Кошлар да килделәр.
7. Тәрәзә каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
-Чык әле, чык!
Алдый ул, беләм
Гел шулай итә. Йөгереп чыксам, Оча да китә.
8.Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык -киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам итик.