7


  • Учителю
  • Конспект урока 'Без тарихта эзлебез'

Конспект урока 'Без тарихта эзлебез'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы:"Без тарихта эзлебез"


Максат:1. Н. Фәттахның тормыш юлы,иҗатына йомгак ясау.

2. Милли үзаңны үстерү.

3.Туган җиргә, туган халкыңа , аның тарихи истәлекләренә мәхәббәт тәрбияләү.


Җиhазлау:Язучының портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, " Соембикә" журналы №10, 1998ел, " Казан утлары" журналы№10,1998, шул чорга караган тарихи карта hәм рәсемнәр


Тактада язулар." Без тарихта эзлебез." "Үткәнен белмәгәннең -киләчәге юк."


Татарның бөекле шаны

Сигез катлы күкләргә китсен,

Мәңге-мәңге бу милләтне

Ходаем бәхетле итсен.

Г. Тукай.


Дәрес барышы


Тарихи роман- тарих фәне белән сәнгать тоташкан бер нокта кебек ул.

В.Г.Белинский.


Магнитофон язмасы: З.Хәким " Татарлар килә" җыры.


Сл.№1


Хәтерләүдән курыкма син!


Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот аларны син,

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

һәр карыш җир сугарылган

Шәhит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

hәрнигезнең, hәр авылның

hәркаланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт, сорасалар:

Кайсы илдән ? Кайсы җирдән?

Киләчәккә аек карар-

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син,

Ил үткәнен онытма син!

Равил Файзуллин

Сл. №2


Укытучы.

Ай яктырткач, юлны табарсыз.

Бу юл безне мәңгелектән-мәңгелеккә илтәдер.

Тарих буйлап татарлар киләдер,-дип җырлана җырда.


Тарих, татар теле, татар әдәбияты, татар халкы дигәч, күңелгә кайсы язучының исеме килә?


Укучылар. Нурихан Фәттах.


Сл.№3


Дәреснең максатын кую (балалардан әйттерү)


Укытучы. Әйе, ул беренче булып тарихи романнар иҗат итә башлады. Бүген Н.Фәттахның тормыш юлы hәм иҗатына багышланган " Без тарихта эзлебез" исемле йомгаклау -сөйләшү уздырырбыз. Дәрескә эпиграф итеп "Үткәнен белмәгәннең -киләчәге юк" дигән мәкальне алдым.

Н. Фәттахның нинди әсәрләре сезгә билгеле?


Сл.№4


Укучылар. Атап чыгалар.


Укытучы. Әйе, болардан тыш, аның" Ерак гасырлар авазы", " Фест дисбесенең сере" hәм " Шәҗәрә" исемле тарихи хезмәтләре бар.


Сл. №5


Фест дисбесе- түгәрәк балчык такта. Анда 45 төрле 242 рәсем бар. Ул Крит утравындагы Фест шәhәре янында борынгы сарайның калдыкларын казыганд а 1908 елда табыла. Бу дисбенең язуларын нинди генә галим укып карамый, ләкин бушка. Шуннан Н. Фәттах :"Бу серле язуны без төрки телдә укырга тиешбез",ди hәм укый.


Сл.№6


"Ител суы ака торур" әсәреннән 2 өзекне 2укучы яттан сөйли.


Ә "Итил суы ака торур" романында кайсы чор тасвирлана ?


Романның нигезендә нинди вакыйгалар ята ?

Укучылар картадан курсәтәләр.


Сл.№7


Укытучы. "Сызгыра торган уклар" романында кайсы чор тасвирлана?


Укучылар картадан күрсәтеп сөйлиләр.


Укытучы. Бу ике роман арасында нинди уртаклык бар?


Җаваплар тыңланыла.


Укытучы.Сөннәр нинди халык булган соң?

Сөннәргә безнең нинди мөнәсәбәтебез бар?


Сл.№8


Җаваплар.


Укытучы. Әйе, гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре буенча сөннәрне татарларның, болгарларның , кыпчакларның h.б. төрки халыкларның токымы булган дип әйтәләр. Аларның ышанулары, юраулары, сынамышлары да борынгы төркиләрнең ышануларына охшаган. Биредә нинди ышанулар турында сүз бара?


Сл.№9


Укучылар. Төш юрау, күз кабагы тартышу, ике куллап курешү, ут-анага ышану h.б.

Алар табигать күренешләрен аңлата алмаганнар, шуңа үзләренчә аңлатып, шуңа ышанганнар.


Укытучы. Димәк,татар халкы -зур тарихлы халык, аның тарихы ике мең елдан артык вакытны саный. Үз вакытында Г.Тукай бу турыда искәрткән иде:


Сл.№10


Татарларның бөеклек шаны

Сигез кат күкләргә китсен.

Мәңге-мәңге бу милләтне

Ходаем бәхетле итсен.


Роман үзәген нинди төп сюжетлар тәшкил итә?


Укучылар. Роман үзәген ике сюжет тәшкил итә. :

  1. Чиннәр белән сөннәр арасындагы мөнәсәбәт;

  2. Туман каган белән Албуганың үзара тартышы.


Сл.№11


Укытучы. Туман каган белән Албуга арасында тартышның сәбәбе нәрсәдә?


Әсәрдән өзекләрне мисал итеп укып күрсәтегез


Укучылар. Гореф-гадәт -халкыбызның борынгыдан килгән традициясе:

ата-ана хакын хаклау. Илне сайлап алмаган кебек, әти-әнине дә сайламыйлар. Бу турыда халкыбыз телендә мәкаль -әйтемнәр шактый:


Анасына өргән эт бүре авызына төшәр

Ата-ана гаебен тикшерү-бала эше түгел.

Ата -анасын хурлаган-үзен хурлаган булыр.


Сл.№12


Укытучы. Шулай да Албуга зур уңышларга ирешә? Аңа нәрсә ярдәм итә? Кайдан көч ала ул ? Албуганың көче нәрсәдә?


Җаваплар.


Укытучы. Әйе, ул туганнарның ышанычын акларга тиеш иде, алар өчен җаваплылык хисе аңа акыл hәм тәвәккәллек бирә, Халыкның куркусызлыгы( Кортка бикә мисалы) аңа көч бирә; кирәк чакта ул рәхимсез була, артык йомшак була ала. Киләчәк көнгә ул өмет белән карый, аның кулында илнең язмышы, ул моны аңлый. Халкына ничек мөрәҗәгать итә?


208, 226,227 бит.


Укучылар. Өзекләр укыла.


Укытучы. Әйе, ул гына шулай халык күңеленә үтеп керә алырдай сүзләр таба, үзе ышанганына ырудашларын да ышандыра ала.

Ни өчен язучы әсәргә шундый исем биргән?


Сл.№13


Укучылар. Теләсә нинди ук сызгырмый...


Укытучы. Гомумән алганда,романның сәнгатьчә эшләнешендәге нинди үзенчәлекләр бар?


Укучылар.- Тарихи мәгълуматлар кертелүе ;

-Тарихи сүзләрне хәзерге сүзләр белән бергә оста үрелеп килүе,

-Географик атамалар ,ил, халык, кеше исемнәренең бирелүе.


Укытучы. Тарихи сүзләргә мисаллар китерегез.


Укучылар. Мисаллар китерелә.


Укытучы. Әсәрнең әhәмияте нинди?


Укучылар. Мисаллар китерелә

.

Үз халкыңның тарихы белән кызыксыну уята, халкыбызның милли үзаңын үстерә, үз халкыңнын киләчәге турында кайгыртучанлык арттыра, кыен вакытларда да илен, бәйсезлеген, телен югалтмаган төрки халыкның бүгенге дәвамчылары ни хәлдә, традицияләре , гореф-гадәтләренә тугрылыклымы дигән сорау өстендә уйланырга мәҗбүр итә. Ә шундый тарихи hәм әдәби әhәмияткә ия булган әсәр иҗат итәргә нинди талант , нинди сәләт кирәк авторга?


Укучылар. Җаваплар тыңлана.


Укытучы. Әйе, ул тарихчы да, галим да, филолог та, археолог та булырга тиеш.

Әсәр нинди жанрга карый?


Укучылар. Роман .


Укытучы. Нинди жанрны роман дип атыйбыз?


Укучылар. Роман-зур күләмле, персонажлар саны повестька караганда күбрәк, тормыш материаллары зуррак, вакыйгалар колачлырак булган әсәр атала.


Укытучы. Романнарның нинди төрләре бар?


Укучылар. Тарихи, тарихи-биографик, фәнни-фантастик, сатирик, детектив, роман-эпопея ,реалистик, романнар була.


Укытучы. Димәк, "Сызгыра торган уклар" -нинди роман?


Укучылар. Тарихи роман.


Сл.№14


Укытучы. Биредә В.Г.Белинскийның сүзләре урынлы булыр: "Тарихи роман- тарих фәне белән сәнгать тоташкан бер нокта кебек ул".

Тарихи романнарның әhәмияте нидән гыйбарәт?


Укучылар. Тарихи романнар тарихны хисияти күзаллауга ярдәм итә, мәңгегә истә калдыра, чөнки күңел -йөрәк аша узган әйбер генә хәтердә озакка саклана.


"Итил суы ака торур " әсәреннән өзек.


Укытучы. Руслар моны оста файдаланганнар:


Сл.№15


Бер үк тарихи шәхескә багышланган берничә авторның әсәрләре билгеле. Мәсәлән,А.Толстой" ПетрI", А. Пушкин"Капитанская дочь", Шекспир "Гамлет", А.Дюма "Өч мушкетер"h.б.

Ә татар әдәбиятында "Р.Мөхәммәдиевның "Сират күпере", Җәмид Рәхимовның "Батырша",h.б әсәрләрен атарга була.


Сүзлек белән эш.

Тарихилык принцибы турында аңлатма бирү.

Тарихилык- иҗат принципларының берсе һәм әһәмиятлесе.Ул язучыда һәрбер чорны һәм психологик күренешне эзлекле төстә, бар тарихи аныклыгында тасвирлауны таләп итә.

Бу таләп бигрәк тә үткән тарихи чорларга баггышланган әсәрләр өчен әһәмиятле .

Тарихилык принцибына тугры булган язучы үз әсәрендә тормыш һәм кешеләрне, үзләре яшәгән шартларның нәтиҗәсе төсендә , шуның белән бергә, үзлзренә хас барлыкүзенчәлекле сыйфатлары белән тасвирлый.

Тарихилык тулырак, ачыграк чагылган һәм кулланылган жанр - тарихи роман жанры.


Сл.16


Дәфтәрдә эш. Тарихилык прицибы турында язу.


Сл.17


Дәресне йомгаклау. Тест чишү.


Сл.№18


Җыр. З.Хәким."Татарлар килә".


Билгеләр кую.


Өй эше. " Без тарихта эзлебез" дигән темага сочинение язарга әзерләнеп килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал