- Учителю
- “Саба ягының күренекле кешеләре” дип аталган электив курс өчен тәкъдим ителгән проект эше
“Саба ягының күренекле кешеләре” дип аталган электив курс өчен тәкъдим ителгән проект эше
"Саба ягының күренекле кешеләре" дип аталган электив курс өчен тәкъдим ителгән проект эше
(9 нчы сыйныф укучылары өчен )
Башкарды:
Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы
Вазифасы:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш урыны: Саба муниципаль районының
"Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта
гомумбелем бирү мәктәбе"
бюджет муниципаль гомуми белем учреждениесе
2014
Эчтәлек
1. Аңлатма язуы
2. Максат
3.Бурыч
4.Фаразлау.
5.Көтелгән нәтиҗә
6. Проектның өйрәнү объекты
7. Проектның фәнни яктан әһәмияте
8. Фәне һәм сыйныфы
9.Сәгатьләр бүленеше
10.Дәрес планы
11. Кушымта
12. Кулланылган әдәбият
Аңлатма язуы
Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын, шәхесләрен хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.
Ә нәрсә соң ул туган җир? "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә җир сүзенең 67 төрле мәгънәсе бирелгән.
Туган җир, туган туфрак... Аңа булган хис-тойгыларын һәр шагыйрь үзенчә белдерә, үзенчә җырлый. Бөек шагыйребез Г. Тукай үзенең Кырлаен, Һ. Такташ Сыркыдысын мактаган, С. Хәким Күлле Кимесен поэтик образга әйләндергән.Туган як, чыннан да, кешеләрне нечкә күңелле, тугры итеп тәрбияли торган иң яхшы китапмы?
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап. Ул тарихи хикәятләр телдән-телгә тапшырылып, буыннан буынга күчә килә, андый урыннар аерым бер изге җир - туган якның атрибуты итеп кабул ителә, күңелдә саклана... Туган җирен сагынганда, кеше шул үз якларына гына хас булган атамаларны, сабый чактан әкият кебек хәтеренә сеңеп калган урыннарны искә төшерә торган була. Чөнки ул аныкы, аның җанының бер кисәге... Чөнки бу легендаларда аның әби-бабаларының, якташларының-җирдәшләренең күңел тирәнлеге, рухи халәте, сөйләм теленең матурлыгы-байлыгы тупланган. Туган ягының үзенчәлекле урыннарын легенда-риваятьләргә сала алган халкыбызның тел җорлыгына, акыл тирәнлегенә, хисләр байлыгына шаккатарлык безнең. Гадәттә, ул легендаларның тәрбияви әһәмияте дә, тарихи гыйбрәте дә бик тирән була.
Халкыбызның рухи байлыгын барлау, югалып бара торган йола-гадәтләрне тормышыбызга кире кайтару һәрберебезне рухландыра, илһамландыра, күңел дөньябызны баета.
Торган җир - көмеш, туган җир - алтын , диләр. Чынлап та , нинди җирләр , илләр гизеп , кайларда гына йөрсәң дә , кем генә булсаң да , туган як - күңелгә иң якыны һәм иң кадерлесе.
Патриотик тәрбия бирүнең бер адымы-туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә.Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли.
Шәхес иҗатын сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күргәндә генә үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән, 17 сәгатькә исәпләнгән электив курс проекты алда әйтелгән фикерләрне күздә тотып тәкъдим ителә.
Максатлар:
-үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү;
-укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;
-туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;
- туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән кызыксыну һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.
- укучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту
- татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;
- укучы балаларда милли үзаң формалаштыру.
Бурычлары:
- Районыбыз язучылары, шагыйрьләре, композиторлары,рәссамнары, артистларының тормышын һәм иҗатын өйрәнү;
-укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру;
-биремнәрне үтәүдә һәр укучының активлыгына һәм җаваплылыгына ирешү; -укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында тирәнрәк аңларга, төрле формадагы эзләнү эшләренә өйрәнергә мөмкинлек бирү.
Фаразлау (гипотеза):
-укытуны югары дәрәҗәгә күтәрү;
-нәзари (теоретик) белемнәрне гамәлдә куллану;
-сәләтләре төрле булган балаларның катнашуына ирешү.
Көтелгән нәтиҗә:
-укучыларның күренекле якташларының иҗатларын үзләштерүенә ирешү һәм тупланган белемнәрне ныгыту.
-үз туган ягы, халкы тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерү;
-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый белү;
-материал җыя, гомумиләштерә белү;
-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый белү;
-туган як әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен арттыру;
-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнү.
Проектның өйрәнү объекты:
Күренекле якташлар иҗаты буенча презентацияләр төзү.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Туган як, аның мәгълүм шәхесләре белән кызыксынган эзләнүче укытучылар өчен файдалы булуы.
Фәне һәм сыйныфы:
Татар әдәбиятыннан 9 сыйныф өчен электив курс
Сәгатьләр бүленеше
Т/с
Тема
Теория
Практика
Барлыгы
1
Кереш дәрес. Яшә,Саба-йорт!
1
1
2
Риваятьләрдә-Саба ягы тарихы.
1
1
3
Әдип һәм галим Нурихан Фәттах:Саба тарихы һәм бу атаманың килеп чыгышы.
1
1
4
Саба турында җырлар.
1
1
5
"Саба таңнары"газетасы.
1
1
6
Мәгърифәт балкышы(район мәктәпләре сәхифәсе)
1
1
7
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
(Ш.Биктимеров,Х.Вәлиуллин,Ә.Кәримуллин,М.Нигъ-мәтҗанов,Т.Хаҗиәхмәтов,Ф.Әхмәтов,Р.Яхин).
1
1
8
Артистлар
(М.Рахманкулова,Ш.Биктимеров,Ш.Бариев,М.Рәхмәтуллина,В.Гәрәева,Г.Ильясов,Ә.Хәсәнова,И.Сафин,Н.Ног-манова,Р.Ногманов,И.Шәйдуллин,И.Мөхәммәтов,И.Әхмәтханов,Г.Мәүлетова-Фәйзерахманова,А.Зиннуров).
1
1
9
Сынчы рәссамнар
(Т.Хаҗиәхмәтов,Н.Хаҗиәхмәтов,К.Җәмитов,Р.Зиннә-това,М.Минһаҗев).
1
1
10
Композиторлар
(Х.Вәлиуллин,А.Вәлиуллин,Ф.Әхмәтов,Р.Яхин).
Танылган музыкантлар
(М.Нигъмәтҗанов,А.Гыйльфанов,Н.Бәдретдинов,Ф.Бәдретдинов,Д.Хафизов,Ә.Кәримов,Р.Сәләхов).
1
1
11
Галимнәр, фән докторлары
(Ә.Кәримуллин,А.Ахунҗанов,А.Әхмәдуллин,М.Гыймадиев,М.Әбсәләмов,Н.Шәмсетдинов,М.Шәехов,М.Зари-пов,Р.Шәфыйкова,Б.Минһаҗев,Ә.Ибраһимова,Г.Вәли-ева-Сөләйманова,М.Төхбәтуллин,Р.Гасанова,М.Кирилов).
1
1
12
Саба язучылары һәм шагыйрьләре
(Җамалетдин әс-Сабави,К.Болгари,Г.Рахманколый,Г.Нәбиуллин,М.Ху-җин,Ф.Бәйрәмова,Р.Низамиев,З.Гомәрова,Р.Бариев,Р,Зарипов).
1
1
13
Мәдрәсә-мәгърифәт учагы
.(Сатыш авылы мәдрәсәсе һәм аннан чыккан күренекле шәхесләр турында тарихи калейдоскоп).
1
1
14
Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт
1
1
15
16
Районыбызның күренекле кешеләренең иҗатына багышланган презентацияләр төзү һәм карау
2
2
17
Йомгаклау.Белемнәрне тикшерү.
Укучылар чыгышы:
1.Туган якның ачык китабы.
2.Авыл таныклыгы.
1
1
Барлыгы
13
4
17
Кулланылган әдәбият:
1. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы. Казан: Мәгариф, 2001.
2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: Мәгариф, 1994.
3. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан: Мәгариф, 1998.
4. Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине. Казан: Мәгариф, 2001.
5. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе.
Казан: Мәгариф, 1999.
6.Нәҗмиев Т.С.,Хуҗин М.Х.,Яшә,Саба-йорт! Тарихи публицистик очерк. Казан:"Матбугат йорты"нәшрияты,1999.
7.Нәҗмиев Т.С.,Абдуллин М.А. Керик әле Саба урманнарына.Тарихи-публицистик һәм фәнни-популяр очерк.Казан:ГУП ПИК "Идел-Пресс",2000.
8.Гарипова Ф.Г.Авыллар һәм калалар тарихыннан.Казан: "Матбугат йорты"нәшрияты,2003.
9.Нәҗмиев Т.С. Саба шагыйрьләре.Казан:Татарстан китап нәшрияты,2004.
Дәреснең темасы: Мәдрәсә-мәгърифәт учагы.
Максат : Сатыш авылы мәдрәсәсе тарихы белән танышу;
аны тәмамлаган күренекле шәхесләрне барлау;
ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, өстәмә материаллар.
Дәрес төре: тарихи калейдоскоп.
Дәрес барышы.
-
1. Мотивлашу- ориентлашу.
Психологик уңай халәт булдыру
2. Уку мәсьәләсе кую.
-Хәзерге көндә мәгарифне яңарту процессы бара. Ә аның тамырлары бик тирәнгә -үткәннәргә барып тоташа.
-Үзебезгә юлдаш итеп, Мөдәррис Әгъләмовның түбәндәге шигырь юлларын алыйк:
Үз дене бар аның,үз сүзе,
Кол Галиләр белән калыккан,
Татар мәктәбенең нигезе
Гасырлардан килә...
Халыктан...
-1895 нче елда Казан губернасында 647мәктәп-мәдрәсә исәпләнгән.Аларда 33907 шәкерт укыган.1911нче елда инде мәктәпләр саны 1822гә җиткән.
II. Уку мәсьәләсен чишү
- Сатыш мәдрәсәсе турында тулырак танышыйк.
18нче гасыр азагында ачылган.Ул Кукмара районының Зур Сәрдек авылы кешесе Хаҗи Насыйбуллин акчасына төзелгән.Ул үзе итек басу фабрикасы тоткан. Йон туплау максатыннан,Саба якларына килеп чыга.Сатышта йон саклау склады төзетә.Биредә ялланып эшләүчеләр дә шактый булган.Аларга ул гыйбадәт кылу,балаларны укыту өчен мәдрәсә төзетергә уйлый.Авылыбызда мәгърифәт нуры сибүче белем йорты барлыкка килгән.Аның нуры тирә-як төбәкләргә таралган.
1876нчы елда земство өязнең өч әһәмиятле-Сатыш,Түбән Ошма,Түбән Яке мәктәп-мәдрәсәләренә урыс теле кертү өчен 300 сум акча бүлеп биргән.Бу Казан губернасында игътибар үзәгендә булуын дәлилли. Шунысы хак: дини белем бирү белән бергә, мәдрәсәдә рухи бөтенлек тәрбияләнгән.
-Әйдәгез,әлеге мәдрәсәне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән дә танышып китик.
Мөбәрәкша Яруллин,Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев ,Габдрахман Мөхәммәтов.
- Шагыйрь Миргазиз Укмаси(Балык Бистәсе районыннан),язучы һәм әдәбият белгече Мөхәммәт Гали(Балык Бистәсе районныннан)биредә укыган.
- ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров(Теләче районныннан)биредә укыган.1921 нче елгы ачлык вакытында бу кеше Ленин һәм Сталин янына барып,республикага ашлык кайтарткан.
- Шулай ук биредә белем алгач, күрше Казанчы Бигәнәй авылында яшәгән, дәвалау белән шөгыльләнгән дин эшлеклесе Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим угылы. Аны Ишан хәзрәт,Бигәнәй хәзрәт дип йөрткәннәр.(Шәйхи Маннурның "Агымсуларга карап"әсәрен укысагыз,анда аның турында да язылган.Г.Тукай үзенең "Куркыныч эш" дигән мәкаләсендә "авыруларны Бигәнәйле хәзрәткә алып киттеләр.Аларга хәерле шифалар бирсен ",дип язган).
Әсфәндияр Гаделшаһ улы Мозаффаров тумышы белән Алабуга төбәгеннән.Ул да биредә белем алган.Соңыннан Бигәнәй хәзрәтнең кияве булган.
12 метрга 16 метр чамасы зурлыктагы мәйданны биләп торган Ишан каберлеге бүген дә исән. Анда 16 таш бар.
-
Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абый мәдрәсәдә10 ел укыган. "Шура" журналында,"Вакыт" һәм "Йолдыз" газеталарында мәкаләләре чыккан булган. Авыр,кытлык заманда да өйләрендә китап булган.Репрессияләнгәч тә,хатыны Бибирабига чормага 258 китап яшереп куйган.Шунда аларны саклап калганнар.Соңыннан М.Мәһдиев бу китапларның каталогын төзегән.
Сөнгатулла аганың кул җылысын саклаучы каләм белән кара савыты -иң кадерле истәлек.
III.Рефлексия, бәяләү.
«Дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек? Ниләр башкардык? Дәрестән үзегезгә ниләр алдыгыз?» сорауларына җавап бирү.
-Халкыбыз электән мәгърифәтле булган.18нче гасыр ахырында ук кабынган мәгърифәт учагы бүген дә безнең барыр юлыбызны яктырта.Аның нуры буыннардан-буыннарга бирелеп яктылыкка өнди.
-Күк йөзендә караңгы төндә бихисап күп йолдызлар була.Аларның һәрберсенең үз урыны,үз төсе,үз тизлеге бар.Бер йолдыз гына яктыртмый.Барысы бергә булганда гына яктылык бирәләр. Мәгърифәтчеләрне дә йолдызлар белән чагыштырып була. Аларның да мәгърифәт өлкәсендә эшләгән хезмәтләре зур.Шундыйларны мәдрәсәләргә җыйганнар.
Татарстанда 1500дән артык тарихи-мәдәни мирас һәйкәле бар. Республикада эшләп килүче "Мирас" максатчан программасына 2013-2016 нчы елларга хөкүмәт бюджетыннан иң борынгы тарихи, мәдәни объектларны аякка бастыруга акча бүлеп бирелде. Реставрация башкарылучы тарихи объектлар арасында Сатыш авылы мәдрәсәсе дә бар.
Дәрескә гомуми бәя.
- Бүгенгенең кадерен белер өчен, үткәнебезне барларга һәм аның истәлекләрен кадерләп сакларга тиешбез. Мәгърифәтле Саба ягының тарихы әнә шулай бик бай.
Саба ягы ул - Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе.
Өйгә эш: Йомгаклау дәресендә чыгыш ясарга әзерләнергә.
1. Туган якның ачык китабы(буклет әзерләргә).
2.Авыл таныклыгы(таныклык эшләргә).