7


  • Учителю
  • Урок на тему: Подготовка к ЕРТ по татарскому языку в 9 классе

Урок на тему: Подготовка к ЕРТ по татарскому языку в 9 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





















</ 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән БРТга әзерләү(җыйнакландырылган изложение язарга өйрәтү) тәҗрибәсеннән













































Дәрес үрнәге

Класс: 9

Дәрес темасы: Конкрет текст нигезендә кыска изложение язу эшчәнлеген оештыру.

Максат: 1. Текстның төп тема, идеясен, структурасын билгеләргә өйрәтү;

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3.Туган телгә карата сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Галиуллина Г.Р., Сәгъдиева Р.К.Татар теле. 9нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма.- Казан: Гыйлем, 2016. - 56 б., "Текстны җыйнакландыру алымнары" белешмәлеге, компьютер, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн сезгә! Без сезнең белән бүгенге дәрестә бердәм республика тестына әзерләнү эшен дәвам итәрбез. Белгәнегезчә, БРТ биременең берсе - җыйнакландырылган изложение язу.

Дәресебезнең төп максаты - халык язучысы Ф.Яруллиннан алынган текст нигезендә билгеле бер күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, автор стилен саклап һәм төп текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп изложение язу.

2. Актуальләштерү.

- Укучылар, әйтегез әле, изложение дип нинди язма эшне атыйлар?

(Алда бирелгән текстның эчтәлеген чагылдырган язма эшне).

- Ә нинди изложениене без җыйнакландырылган изложение дип атыйбыз?

(Җыйнакландырылган изложение - билгеле бер күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, автор стилен саклап һәм төп текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение).

  • Җыйнакландырылган изложение язганда укучы текстның структурасына игътибар итәргә тиешме?

(Әйе, бу очракта авторның төп фикере, вакыйгалар тәртибе, геройларның холкы үзгәрешсез,төгәл тасвирланырга тиеш. Җыйнакландырылган изложение форма ягыннан кыска һәм төгәл, эчтәлеге ягыннан тулы булырга тиеш).

  • Изложениенең күләме ничә сүздән ким булмаска тиеш? (50 сүздән ким булмаска тиеш)



3.Уку мәсьәләсен кую.

Текст өстендә эш.

Текстны тыңлау.

Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нче сыйныф укучылары моңаеп калдылар.Аларга эш бетте. Элек Рәбига әбигә утын кисәләр, су китерәләр, ишегалларын җыештыралар иде. Рәбига әбинең җиз самавырында чәй кайный, табасында коймак чыжылдый башлый иде. Бу яңа йортта бер эш юк. Су торбадан агып тора.Газ кергән. Идәннәре шома. Тәрәзәләре зур.Тик Рәбига әби генә боегып калды. Укучылар аптырадылар:

  • Рәбига әби, әллә өйне яратмыйсымы? Хәзер син бик моңсу,-диделәр.

  • Өйне бик яраттым ,балалар. Иске өемдә минем яшьлегем калды, - дип җавап бирде әби.

Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Көз көне балалар шул миләшне әбинең яңа өе каршына күчереп утырттылар. Әти-әниләре дә булышты.

Тәрәзәсе каршында яшьлегендә үзе үстергән миләшне күргәч, Рәбига әби чынлап яшәреп китте. Элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады. Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, башын күккә борып, аяк очларына баса-баса, язны күзәтә. (153 сүз)

(Фәнис Яруллиннан)



-Текст нәрсә турында? (Өлкәннәргә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, яхшылык эшләү, яшьлекне сагыну турында.)

- Текст кайсы сөйләм тибына карый? (Хикәяләү.)

- Нәрсә ул микротема? (Микротема - бер фикер белән текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.)

-Ә хәзер, укучылар,текстның структурасын билгеләп карыйк. Сезнеңчә, текста ничә абзац һәм микротема бар?(Өч абзац һәм микротема.)

- Әйдәгез, һәр абзац белән аерым эшләп карыйк һәм андагы әһәмиятле сүзләрне,җөмләләрне билгелик.

Өстәлләрегездәге текстның беренче абзацын укыйк, төп һәм өстәмә җөмләләрне аерыйк.

Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нче сыйныф укучылары моңаеп калдылар.Аларга эш бетте. Элек Рәбига әбигә утын кисәләр, су китерәләр, ишегалларын җыештыралар иде. Рәбига әбинең җиз самавырында чәй кайный, табасында коймак чыжылдый башлый иде. Бу яңа йортта бер эш юк. Су торбадан агып тора. Газ кергән. Идәннәре шома. Тәрәзәләре зур.Тик Рәбига әби генә боегып калды.

  • Яхшы, балалар. Хәзер икенче абзацны карыйк.

Укучылар аптырадылар:

  • Рәбига әби, әллә өйне яратмыйсымы? Хәзер син бик моңсу,- диделәр.

  • Өйне бик яраттым ,балалар. Иске өемдә минем яшьлегем калды, - дип җавап бирде әби.

  • Өченче абзацны тикшерик.

Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Көз көне балалар шул миләшне әбинең яңа өе каршына күчереп утырттылар. Әти-әниләре дә булышты.

Тәрәзәсе каршында яшьлегендә үзе үстергән миләшне күргәч, Рәбига әби чынлап яшәреп китте. Элеккечә улыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады. Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, башын күккә борып, аяк очларына баса-баса, язны күзәтә.

Укучылар биремне үтәгәннән соң, 2-3 укучы җавап бирә, аннан тактадагы вариант интерактив тактада күрсәтелә.(

  • Ә хәзер интерактив тактадан текстагы билгеләнгән төп сүз һәм җөмләләрне,бәйләнешле текст килеп чыгардай итеп, дәфтәрләргә язып куябыз.(бер укучы такта янында эшли)

Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нче сыйныф укучылары моңаеп калдылар.Эш бетте. Бу яңа йортта бер эш юк. Рәбига әби генә боегып калды.

Укучылар аптырадылар.

- Иске өемдә минем яшьлегем калды.

Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Балалар күчереп утырттылар. Рәбига әби яшәреп китте. Миләш аны тәрәзәсеннән үрелеп карый, язны күзәтә.

II. Текстны җыйнакландыру алымнарын кабатлау.

- Укучылар, без текстны кыскарттык. Компрессия алымнарын кабат искә төшереп алыйк. Сездә алымнар язылган белешмәлекләр бар. Алар ниндиләр?

- Текстны 3 төрле юл белән җыйнакландырырга мөмкин:

1.төшереп калдыру;

2. берләштерү;

3.алмаштыру һәм гадиләштерү.

- Әйе, укучылар, дөрес. Ә хәзер шушы алымнарның төрлесен файдаланып,

текст өстендә эш үткәрик. (Белешмәлекләр таратыла.)

Укучыларның эше тикшерелгәннән соң, презентация карала.



АлыштыруТиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән

Элек Рәбига әбигә утын кисәләр, су китерәләр,ишегалларын җыештыралар иде.

Элек алар әбинең бөтен эшен эшлиләр иде.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән

Укучылар аптырадылар:

  • Рәбига әби, әллә өйне яратмыйсымы? Хәзер син бик моңсу,-диделәр.

  • Өйне бик яраттым ,балалар. Иске өемдә минем яшьлегем калды, - дип җавап бирде әби.



Укучылар да аптырадылар,Рәбига әбидән ни өчен моңсу булуы турында сорадылар.Әби балаларга иске өен сагынуы турында әйтте.



Төшереп калдыру



Мәгънәсе белән өстәмә мәгънә аңлатмый торган өзекләрне

Бу яңа йортта эш юк. Су торбадан агып тора. Газ кергән. Идәннәре шома.Тәрәзәләре зур.

Бу яңа йортта эш юк.

Аерымланган кисәкләрне

Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, башын күккә борып, аяк очларына баса-баса, язны күзәтә.



Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, язны күзәтә.





БерләштерүБерничә гади җөмләне

Рәбига әби чынлап яшәреп китте. Элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады.

Рәбига әби чынлап яшәреп китте: элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады.



Җыйнакландырылган изложение үрнәген кычкырып уку.

Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нче сыйныф укучылары моңаеп калдылар.Элек алар әбинең бөтен эшен эшлиләр иде. Бу яңа йортта бер эш юк.Тик Рәбига әби генә боегып калды. Укучылар да аптырадылар, Рәбига әбидән ни өчен моңсу булуы турында сорадылар.Әби балаларга иске өен сагынуы турында әйтте.

Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Балалар миләшне әбинең яңа өе каршына күчереп утырттылар. Рәбига әби чынлап яшәреп китте: элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды.Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, язны күзәтә. (92сүз)



Ш. Рефлексия:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә хакында сөйләштек?

  • Сегә компрессия алымнарының кайсысы җайлырак тоелды?

IV. Билге кую.



V. Өй эше:

Җыйнакландырылган изложение язу алымнарын кабатларга.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал