7


  • Учителю
  • Тукай безнең йөрәкләрдә. 4 нче сыйныф

Тукай безнең йөрәкләрдә. 4 нче сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Тукай безнең йөрәкләрдә.

Максат : 1.Г.Тукайның иҗаты белән киңрәк таныштыру.

2.Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту;тел байлыкларын арттыру;

3.Әкиятләре һәм шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам һәм соклану хисләре ,шагыйрьнең иҗатына кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау:Г.Тукай портреты,Г.Тукай иҗаты турында презентация,компьтер

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнмесез балалар! Исәнмесез,саумысез.(балалар) Хәерле көн! Ничек кәефегез. Кояшлы иртә кебек.(балалар) Татар теле-анам телен өйрәнергә дип килдек. - Изге теләк белән килгәнсез. - Утырыгыз.(укытучы)

Ә хәзер дәресебезнең темасын ачыклау өчен сезнең белән бирем кроссворд чишәбез. Сораулар ярдәмендә сез бүгенге теманы,ягъни,кайсы язучының исем фамилиясен китереп чыгарырсыз икән.(сораулар һәм биремнәр экраннарда да күрсәтелә һәм үзегезнең ноутбукларда да чишәрсез)

Дөрес ,балалар!Без бүген татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы иҗатын ныклап өйрәнербез. 2011 нче ел да Тукай елы дип игълан ителде .Безнең мәктәптә дә Тукай елы ,Тукай атналыгы ,Тукай көннәре буларак билгеләп үткәрелә. Дәресебезнең темасыда : "Г.Тукай безнең йөрәкләрдә " дип атала.

Максат:


Кайсы язучының иҗаты турында сөйләшәбез икән.Аның өчен түбәндәге кроссвордны чишик.(ноутбукларда эшлибез)

г

а


б


д

у

л

л

а


т


у

к


а


й

1.Бабай кат-кат тун кигән , Чишендерсәң еларсың. 2.Җир астында картыгыз, (суган) Сакалыннан тартыгыз. (шалкан) 3.Бер күтәрәм йорт , Эче тулы яссы корт.(кабак) 4.Түтәрәм,түтәрәм, Кунакны мин күтәрәм.(урындык) 5.Җансыз җанлыны уята (будельник) 6.Үзе йомры ,эчендә су тора.(чиләк) 7.Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул балалар ?(алма) 8.Каны бар җаны юк.(балан) 9.Иелә ,бөгелә , Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә .(шомырт) 10.Нинди агач җилсез шаулый ?(усак) 11.Эче кандай,тәме балдай.(карбыз) 12.Күтәреп була ,ыргытып булмый.(мамык) 13.Үзе ура,үзе суга, Үзе капчыкка сала, Шаулап-гөрләп эшләгәндә , Кыр матурланып кала.(комбайн)


Ә хәзер мин сезгә Г.Тукайның шигыреннән өзек укыйм.Ә сез аның исемен һәм җавабын әйтергә тиеш буласыз:

Ашлыклар үсте, Башаклар пеште, Кояш пешерә Тиргә төшерә.(җәй)

-Балалар җавабы җәй көне. -Дөрес,озакламый җылы җәй җитәр,җәйне барыгызда яратасызмы. -Әйе....чөнки каникуллар башлана җәй көне су коенырга яратасызмы су су йөзергә? --Әйе. -Бездә ,укучылар,үзебезне җәйнең кояшлы көнендә дип хис итеп,сезнеңбелән Чулман елгасы буйлап кәймәләрдә " Тукайның тормыш мизгелләре " буйлап сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә көймәләр белән чыгачакбыз һәм төрле тукталышлар га туктаячакбыз.Һәр тукталышка туктар алдыннан биремне үтәргә тиеш буласыз. Көймәгә билетсыз кермиләр,әлбәттә .Билет алыр өчен 1 нче биремне тыңлагыз?

1.Г.Тукай кем ул, аның турында нәрсәләр сөйли аласыз? Балалар фикере. -Нәтиҗә:(экран 1 нче слаед күрсәтелә .) Шул рәвешчә билетлар өләшенә Балалар рәхмәт барыгызга да Барыгызда билетлар алдыгыз димәк көймәгә утыра алабыз.

Тукай турында бик күп беләсез икән. Белемегезне тагында ныгытыр өчен без сәяхәтебезне дәвам итәбез.

2 нче тукталыш. "Кушлавыч "

Бу авыл шагыйрь турында нәрсәләр сөйли. -Балалар Г.Тукай Кушлавыч авылында туганлыгын сөйлиләр.(экранда күрсәтелә) -Нәтиҗә:

Өйе Габулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Аңа дүрт ай тулганда әтисе,ә дүрт яшь тулганда әнисе үлеп китә Дөм ятим калган бала авылдан авылга ,гаиләдән гаиләгә ,кулдан кулга күчеп йөри.

3 нче тукталыш "Сосна "

4 нче тукталыш "Өчиле"

Әнисе үлгәч ,Сосна мулласы Габлулланы Өчиле авылынадагы әнисенең атасына-бабасына җибәрә.Өчиле авылы бик кечкенә ярлы санала.Бабасының тормышы гаять начар була.Үги әбинең алты күгәрчене арасында Гадбулла бер чәүкә булганга,еласа юатучы,ашыйсы эчәсе килсә ,кызганучы бер дә булмаган,аны эткәнәр дә төрткәннәр.

5 нче тукталыш "Казан "

( филем күрсәтелә) Әлеге өзектән сез Г.Тукай турында нәрсә әйтә аласыз.

Зиннәтулла абзый оныгын асрамага бирү өчен Казанга озатырга мәҗбүр була.Казанның Мөхәмәтвәли дигән бер һөнәрче агай бәләкәй Гадбулланы Печән базарыннан асрау бала итеп өенә алып кайта. Мөхәмәтвәли абзый белән Газизә апа Габдулланы ике еллап тәрбияләгәннән соң икесе берьюлы авырый башлыйлар да. "Без үлсәк ,бу бала кем кулына кала,ичмасам,авылына кайтарыйк ".-дип ,аны янәдән бабасына җибәрәләр.


6 нчы тукталыш "Кырлай "

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.Монда остабикәгә йөреп хәрефләр,иҗекләр өйрәнә.Дәреслекләр укуый башлый.

Без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Г.Тукайның тормышын тукталышлар ярдәмендә искә төшерә бардык. Без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Сәяхәтебез тукталышсыз гына диңгезгә юл алыр .Чөнки Габдулла Тукайның иҗатын да чиксез диңгез белән тиңләп була. Ни бары 27 ел гына яшәсә дә никадәр шигырләр ,әкиятләр иҗат иткән ул.Бүген дә без аның әкиятләрен яратып укыйбыз күңелдән ятлыйбыз. Искә төшерик әле соңгы тукталышыбыз "Кырлай" дип атала иде.

Ә хәзер мин сезгә экраннан әкиятләрдән өзекләр күрсәтәм шул өзекләрнең исемен әйтергә тиеш буласыз.

" Шүрәле " әкияте нинди булырга өйрәтә

Укучы:Кыю булырга,курыкмачка,эшчән булырга өйрәтә.


Балалар ,әйтегез әле."Су анасы " әкияте нинди булырга өйрәтә ?

Укучы:"Су анасы әкияте " безне алдашмаска ,кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.


"Кәҗә белән сарык "


"Кәҗә белән сарык әкияте " укучыларны нәрсәгә өйрәтә? Укучы :Авырлыклар килсә куркып калмаска ,тапкыр,үткен булырга өйрәтә.

Тагын нинди шигырләрен беләсез? Кайсы шигырләрен яттан сөйлисез.


Барыгызга да рәхмәт сәяхәтебез күңелле үттте. Туган ягыбыз Балык-Бистәсенә кайтырга вакыт. Соңгы биремебез сез яратып башкара торган кроссфорд чишәрбез. Биремне ноутбукларда башкарабыз.

т

у

г

а

н

т

е

л


к

у

ш

л

а

в

ы

ч

к


а

з

а

н


а

п

р

е

л

ь


к

ы

р

л

а

й


1.Татарларның гимны..

2.Габулла Тукайның туган авылы ?

3.Кайсы шәһәргә асрамага бирергә алып барганнар ?

4.Габдулла Тукай кайсы аеда туган ?

5.Кайсы авылда укырга өйрәнә.


Йомгаклау.

Балалар дөрес җавапны мин тикшереп чыгам . Нәтиҗә :

Йомгаклау.

Без бүген нәрсәләр эшләдек? Кемнең иҗатын өйрәндек?

Билге кую.

Өй эше .


1

2





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал