7


  • Учителю
  • 8 класс өчен татар теленнән эш программасы

8 класс өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар теле

8 класс



Тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1.Татар теленннән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2008

2.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа, 5-11 сыйныф, "Мәгариф", 2010

Барлык сәгатьләр саны: 105

Атналык сәгатьләр саны: 3

Диктантлар: 8(4)

Сочинениеләр: 4(2)

Изложениеләр: 4(2)

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (16)

Дәреслек. 8 класс. Татар теле. Р.Г.Хәсәншина Казан, "Мәгариф"

Белем бирү өчен Р.Г.Хәсәншинаның «Татар теле 8» («Мәгариф» нәшрияты, 2011) эксперимент дәреслеге файдаланыла. Ул ТР мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән сынап карау өчен бастырылган. 8 нче сыйныфның татар теле дәреслеге профессор Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелгән, гамәлдәге программага нигезләнгән.



Дәреслекнең үзенчәлеге түбәндәгеләр:



- дәреслектәге һәр бирем бер дәрес темасына туры килә. Укучылар темаларны уку мәсьәләсен кую аша үзләре ачыклыйлар;

- бирем һәм күнегүләр, иҗади үсеш технологиясе таләп иткәнчә, адымлап үтәлүне күздә тота;

- белешмә һәм үтәлгән биремнәр нигезендә гомумиләштерелгән модель төзелә, шуңа таянып, укучыларның үзләре тарафыннан кагыйдәләр чыгарыла;

- өй эшләре өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә, алар 3 шартлы билге белән күрсәтелгән. Укучылар 3 эшнең берсен сайлап алырга хокуклы.



Татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.



Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү;

-төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ. б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку (әйтү);

- гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

-җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен, кереш сүзләрне тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;

- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

-әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;

-эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза , хат язу.



VIII класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр:

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэн леген планлаштыра алу.

  2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.

  3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

  4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

  2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

  3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  4. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

  • кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;

  • мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сузтөзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).

  1. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

  • сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

  • план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.

2. Язма сөйләм:

  • цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;

  • сүзлек диктанты - 30-35 сүз;

  • контроль диктант - 130-140 сүз;

  • катлаулы план буенча изложение язу:

  • уку елы башында - 350-400 сүзле текст (язманың күләме - 180-200 сүз);

  • уку елы ахырында - 400-450 сүзле текст (язманың күләме - 200-220 сүз);

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;

  • эш кәгазьләре язу (беркетмә).



8 сыйныф укучыларының сөйләме һәм язу күнекмәләре:



-туры сөйләмне үз сөйләмендә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу, туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес итеп куя,куелганнарына аңлатма бирә белү;

-кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану,аларның төрле төрләрен төзү,таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле билгеләрен кую, аларны дәлилләү.Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.;

-тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү;

-сыйфатлама, модальлек,эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып. укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлектемаларга сочинение һәм изложение язу. Язманы камилләштерү(тулыландыру,төзәтмшләр кертү);

-җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү;

-мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау.кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны,баш һәм иярчен җөмләләр арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую;

-укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -25-30 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  • Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  • Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  • Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  • Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктант- 120-130 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак,сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше.Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы,ирекле,рәсемнәр нигезендәүткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинение план нигезендэ языла.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.



Программаның төп эчтәлеге

Эш программасы "Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа" 1-11 нче сыйныфлар. (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.) нигезләнеп төзелде. Ләкин "Туры һәм кыек сөйләм темасына караган 12 сәгатьнең 5 сәгате "Үткәнәрне искә төшерүгә", "Катлаулы төзелмәләр" темасына каралган 32 сәгать урынына 16 сәгать вакыт бирелеп, калган сәгатьләр "Пунктуация" бүлегенә өстәлде. Хаталар өстендә эш өчен - 3 сәг., изложениене бергәләп тикшерү-1 сәг., беркетмә язуга -1 сәг. бирелде.









Сәг.саны



Белем һәм күнекмәләр

1.

Тел һәм тел гыйлеме

1

Тел һәм тел гыйлеме бүлекләрен искә төшерү

2

Үткәннәрне искә төшерү

5

Тел белеменең фонетика, лексика, морфология, гади җөмлә синтаксисы бүлекләрен кабатлау.

3.

Туры һәм кыек сөйләм

7

Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен һәр ике юл ( диалог һәм монолог) белән бирә алу. Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя , куелганнарына аңлатма бирә белү

4

Кушма җөмлә

1

Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалана, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү.

5.



Тезмә кушма җөмлә

6

Текстны өлешчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә гармматик яктан тикшерү.

6.

Иярченле кушма җөмлә

29

Кушма җөмлә өлешләре арасына тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү

7.

Катлаулы төзелмәләр

16

Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен тиешле интонация белән уку( әйтү)

8

Пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

9

Бер тема эчендә сөйли һәм яза белү, сыйфатлама элементларын кулланып, сочинение- хикәяләү һәм сочинение язу.Рецензия, беркетмә

Яза алу.

9

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

8

























Тел һәм тел гыйлеме.



белемнәрне актуальләштерү

02.09





2

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология бүлекләрен кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

03.09





3

Сүз төркемнәрен кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

05.09





4

Лексикология бүлеген кабатлау.

белемнәрне актуальләштерү

09.09





5

Сүз ясалышы ысуллары

белемнәрне актуальләштерү

10.09





6

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

12.09





7

Үткәннәрне кабатлау буенча грамматик биремле контроль диктант «Җәйге истәлек»

контроль

16.09







8

Хаталар өстендә эш.

Туры һәм кыек сөйләм турында аңлатма бирү

УМ кую һәм чишү

17.09





9

Туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләре.

УМ кую һәм чишү

19.09





10

"Туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләре" темасына күнегүләр эшләү.

УМ кую һәм чишү

23.09





11

Диалог һәм аның язылышы .

УМ кую һәм чишү

24.09





12

Диалог һәм аның янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

26.09





13

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

УМ кую һәм чишү

30.09





14

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерүгә күнегүләр эшләү

УМ кую һәм чишү

01.10





15

Изложение язуга әзерләнү

контроль

03.10





16

Изложение. «Бикмүш бабай».



07.10





17

</<font color="#262626">Хаталар өстендә эш. Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

08.10





18

Тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә

УМ кую һәм чишү

10.10





19

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә төрләре

УМ кую һәм чишү

14.10





20

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

15.10





21

"Тезмә кушма җөмлә" темасына контроль диктант. «Әбүгалисина» китабы».

контроль

17.10





22

Хаталарны төзәтү өстендә эш.

белемнәрне актуальләштерү

21.10





23

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

УМ кую һәм чишү

22.10





24

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

УМ кую һәм чишү

24.10





25

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

28.10





26

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә.

1

29.10





27

Синтетик иярчен җөмләләр

УМ кую һәм чишү

07.11





28

Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

11.11





29

"Синтетик иярчен җөмләләр" темасына грамматик биремле диктант. «Яшенле яңгыр».

контроль

12.11





30

Хаталар өстендә эш.Аналитик иярчен җөмлә .

УМ кую һәм чишү

14.11





31

Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

18.11





32

Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы

УМ кую һәм чиш

19.11





33

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше буенча төрләрен кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

21.11





34

Изложение язуга әзерлек



25.11





35

Изложение. «Кем җырлады?».

контроль

26.11





36

Хаталар өстендә эш. Иярчен кушма җөмләнең мәгънә ягыннан төрләре



УМ кую һәм чишү

28.11





37

Иярчен ия җөмләләр

УМ кую һәм чишү

02.12





38

Иярчен хәбәр җөмләләр

УМ кую һәм чишү

03.12





39

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

05.12





40

Эш кәгазьләре: беркетмә язу

УМ кую һәм чишү

09.12





41

"Иярчен кушма җөмлә" темасына грамматик биремле контроль диктант. «Сәламәтлек чишмәсе».

Контроль

10.12





42

Хаталарны төзәтү өстендә эш

белемнәрне актуальләштерү

12.12





43

Иярчен тәмамлык җөмләләр

УМ кую һәм чишү

16.12





44

Иярчен аергыч җөмләләр

УМ кую һәм чишү

17.12





45

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрне кабатлау.

белемнәрне актуальләштерү

19.12





46

Иярчен вакыт җөмләләр

УМ кую һәм чишү

23.12





47

Иярчен урын җөмләләр

УМ кую һәм чишү

24.12





48

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

09.01





49

"Иярчен кушма җөмләнең мәгънә ягыннан төрләре " темасына сайланма диктант

контроль

13.01





50

Хаталар өстендә эш. Иярчен рәвеш җөмләләр

УМ кую һәм чишү

14.01





51

Иярчен күләм җөмләләр

УМ кую һәм чишү

16.01.





52

Иярчен рәвеш һәм иярчен күләм җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

20.01





53

Сочинение. «Кышкы урман».

иҗади

21.01





54

Хаталар өстендә эш. Иярчен сәбәп җөмләләр

УМ кую һәм чишү

23.01





55

Иярчен максат җөмләләр

УМ кую һәм чишү

27.01





56

Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

28.01





57

"Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр" темасына сайланма диктант

контроль

30.01





58

Хаталар өстендә эш. Иярчен шарт җөмләләр

УМ кую һәм чишү

03.02





59

Иярчен кире җөмләләр

УМ кую һәм чишү

04.02





60

Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

06.02





61

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

10.02





62

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлауга күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

11.02





63

Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлауга тестлар эшләү

белемнәрне актуальләштерү

13.02





64

Контроль изложение язуга әзерлек

контроль

17.02





65

Контроль изложение. «Госпитальдә».

контроль

18.02





66

Хаталар өстендә эш. Контроль изложениене бергәләп тикшерү, редакцияләү



белемнәрне актуальләштерү



20.02







67

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә

УМ кую һәм чишү

24.02





68

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

УМ кую һәм чишү

25.02





69

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләдә тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

27.02





70

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

УМ кую һәм чишү

03.03





71

"Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә" темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

04.03





72

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

УМ кую һәм чишү

06.03





73

"Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә" темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

10.03





74

"Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә" темасына грамматик биремле контроль диктант. «Көнбагыш дус».

контроль

11.03





75

Хаталар өстендә эш. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр

УМ кую һәм чишү

13.03





76

"Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр" темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

17.03





77

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр.

УМ кую һәм чишү

18.03





78

"Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр" темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

31.03





79

Катнаш кушма җөмләләр

УМ кую һәм чишү

01.04





80

"Катнаш кушма җөмләләр" темасына

күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

03.04





81

Тезем

УМ кую һәм чишү

07.04





82

Катлаулы төзелмәләрне кабатлау



белемнәрне актуальләштерү

08.04





83

Катлаулы төзелмәләрне кабатлауга күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

10.04





84

Изложение язуга әзерлек

контроль

14.04





85

Изложение. «Дуслар».



15.04





86

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше

УМ кую һәм чишү



17.04





87

Нокта, сорау һәм өндәү билгеләре куелу очраклары

белемнәрне актуальләштер

21.04





88

Күп нокталар, куштырнаклар куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

22.04





89

Өтер куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

24.04





90

Нокталы өтер куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

28.04





91

Ике нокта куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

29.04





92

Сызык куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

05.05





93

Җәяләр куелу очраклары

белемнәрне актуальләштерү

05.05





94

Тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне актуальләштер

06.05





95

Туры һәм кыек сөйләмне кабатлау.



белемнәрне актуальләштерү

08.05





96

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

12.05





97

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

13.05





98

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауга күнегүләр эшләү

белемнәрне актуальләштерү

15.05





99

Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

19.05





100

"8 нче класс өчен йомгаклау" темасы буенча контроль эш

контроль

20.05





101

Хаталарны төзәтү өстендә эш.



22.05





102

Б/с сочинение

"Авылым-горурлыгым"

контроль

26.05





103

Хаталар өстендә эш. Ел буе үтелгәннәрне кабатлау.

белемнәрне актуальләштерү

27.05





104

Ел буе үтелгәннәрне кабатлауга тестлар эшләү

белемнәрне актуальләштерү

29.05





105

Йомгаклау

белемнәрне актуальләштерү

29.05













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал