7


  • Учителю
  • Татар теленнән ачык дәрес. Бердәм дәүләт тестының А һәм В өлешләрен кабатлау

Татар теленнән ачык дәрес. Бердәм дәүләт тестының А һәм В өлешләрен кабатлау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕМА: Бердәм дәүләт тестын хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.

МАКСАТ : 1) Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.


ҖИҺАЗЛАУ:

Таратма материал: битләр ,каләмнәр,карточкалар.


ДӘРЕС ТИБЫ : дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.


МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә) , СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр)

, ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)

Практикум дәрес, биремнәр үтәү.


Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Исәнмесез, укучылар.Дәресебезне татар теле белән дәвам итәбез. Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрен кабатлыйбыз.

- Укучылар, дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрендә тел гыйлеменең нинди тармакларына басым ясала ?

( Фонетика,морфология,лексикология,синтаксис,орфография,орфоэпия)

Хәзер без төрле алымнар кулланып имтиханда еш очрый торган фонетика, морфология, синтаксис тармакларын кабатлап үтәбез.

ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә).

- Укучылар хәзер түгәрәккә басабыз.1 нче төркемдәге укучылар түгәрәкнең эчке ягына басалар.Түгәрәкнең тышкы ягына 2 нче төркемдәге укучылар баса . Мин сезгә фонетика һәм морфология буенча сораулар бирәм, сан буенча алга атлыйбыз.

1.1нче сораудан соң 2 нче төркемдәге укучыларлар гына атлый.

Татар телендә ничә сузык хәреф бар? (9)

Хәзер шулкадәр адым атлыйбыз.

Иптәшләрегезне сәламлисез.

Гомуми сорау: Фонетика нәрсәне өйрәнә?Аның үзенчәлекләрен әйтегез? Җавапны тышкы якта торучылар бирә. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз.

- Өстәмә җаваплар бармы?(Укучылар җавап бирәләр)

б. Хәзер эчке яклар сәгать уңаена атлыйлар.Сорау: Татар телендә ничә саңгырау тартык бар?(13 адым атлыйлар)

Төркемгә сорау: Тартык авазларга характерестика бирегез? Җавапны эчке як бирә.( Җавап бирәләр) Өстәмәләр бармы?

в.Татар телендә ничә сүз төркеме бар?( 12 адым атлыйлар)

Төркемгә сорау: Морфология турында нәрсәләр беләсез? Җавапны каршы як иптәшенә тышкы як дәлилли.

Нәтиҗә : Димәк , фонетика авазларны өйрәнә торган фән.Тартыкларга һәм сузыкларга бүленә. Сузыклар шаудан гына тора, ә тартыклар да шау да ,тавыш та катнаша.

Морфология- сүз төркемнәрен өйрәнә. Аның 12 төркемчәсе бар. Исемнәр килеш, тартым, зат-сан, барлык юклык белән төрләнәләр.Рәвеш төрләнми торган сүз төркеме. Фигылләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.Морфология 3 төргә бүленә: Мөстәкыйль сүз төркемнәре (Исем,фиг.,рәв,алмашл,аваз ияртеме,сан,сыйфат), бәйләгеч сүз төркемнәре (Бәйлек, теркәгеч), модаль сүз төркемнәре( Ымлык, кисәкчә)

-Укучылар, хәзер үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин укучылар.

2.Сезнең алдыгызда биремле җөмлә бирелгән .

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр.

( Уралның салкын кышы урмандагы җәнлекләрне озын кышка тизрәк хәзерләнергә мәҗбүр итте)

1нче төркем җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә.

2 төркем сүз төркемнәре ягыннан тикшерә.(2 минут )

  • Эшне һәр төркемдәге 1 нче партнёр чиратлап үз җавабын әйтә башлый Беренче төркем башлый.( Укучылар җавапларын әйтәләр)

  • Эшне һәр төркемдәге 1 нче партнёр чиратлап үз җавабын әйтә

( Укучылар җавапларын әйтәләр)


3.ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)

Хәзер 2 төркемгә дә җөмләләр бирелә .Шул җөмләләргә язмача синтаксик анализ ясыйсыз.(1 минут)

Бирем 2. 1нче төркем.Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Берәве дә өшемәгән, туңмаган, әйтерсең лә кыш бөтенләй булмаган .

Бу - иярченле кушма җөмлә. Граматик нигезләре:беренче җөмләдә - Берәве дә өшемәгән,туңмаган, икенчесендә - кыш булмаган. Беренче җөмлә - баш җөмлә, икенчесе - иярчен җөмлә.Иярчен җөмлә - аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара - әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр.

-Синтаксик анализга нәтиҗә ясап, җөмләнең схемасын төзибез:

[ … ], (әйтерсең лә …)

Бирем .2. 2нче төркемгә. Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде.

Бу - тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора.

Беренче грамматик нигез - Сәет оныткан;

Икенче җөмләнең грамматик нигезе - ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара - санау интонациясе.Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.

Җөмләнең схемасы:

[ … ], [ … ]

Төркемнәрдә эшләгән эшләрегезне сул як җилкәдәш иптәшләрегезгә анализлыйсыз.

Димәк , без синтаксис бүлегендә җөмләгә синтаксик анализ ясауны искә төшердек.

5. Йомгаклау:

Димәк, укучылар А һәм В өлешләрен эшләү өчен бигрәк тә морфология, синтаксис , фонетика бүлекләрен белү мөһим.

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

1 төркемгә 10 сораудан торган морфология тармагы буенча, ә 2 нче төркемгә фонетика бүлеге буенча тест сораулары төзеп килергә.

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.

Дәрескә үзанализ

ТЕМА: Дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.

МАКСАТ : 1) Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.

3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Таратма материал: битләр ,каләмнәр,карточкалар.


ДӘРЕС ТИБЫ : дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.


МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр.

ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)

Практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Эш формасы: гомумсыйныф.

Эш төрләре: телдән сөйләм, карточкалар белән эш,группа белән эш

Эш режимы: укытучы - сыйныф, укытучы - укучы, укучы - укучы.


Дәрес программа буенча ДЙА га әзерлек.


Дәрестә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм, чөнки дәреснең һәр этабындагы эш төрләре, алым - методлар минем өчен әлегә яңа ,ләкин бу методларны өйрәнү өстендә эшлибез.Бу укучыларга бик ошый, чөнки аңлашылмаган бүлекләрне бер- берсенә аңлаталар һәм нәтиҗәсе дөрес җавап килеп чыга.Уен формасында фәнне яхшырак үзләштерү тудыра. Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге эш төрләре, метод - алымнары кулланылды:

ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр)

ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла).

Эш формасы - гомумсыйныф, чөнки балалар дәрестә барысы бергә сорауларга җавап эзләп, нәтиҗәләр ясадылар, бу форма, минем фикеремчә, дәрестә уңышлы булды, чөнки тема дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләреннән алынды .

Мин иң беренче фонетика һәм морфология тармагыннан башлап җибәрдем.Чөнки бу темалар синтаксиска караганда җиңелерәк бирелә.Аннан соң гына синтаксис өлешенә күчтем.Ягъни баскычлап кабатладык.

Дәрестә кулланылган эш төрләре, метод - алымнар барысы да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде, дәрестә куелган максатларга ирешелде дип уйлыйм, чөнки балалар дәрес ахырында үзләре нәтиҗә чыгардылар .

Дәресемнән мин канәгать.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал