7


Открытый урок Туган ягым

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Нургалиева В.Г.1кв.категорияле татар теле укытучысы.

Тема: Туган җирем- торган җирем.

Дәреснең максаты :

1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

2. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

3. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен өйрәнү.

Җиһаз: 1. Р.Фәхреддин китабыннан сүзләр./магнит тактада/.

2. Фотокүргәзмә - тема буенча укучылар иҗаты.

3. "Рәссамнар иҗатында - Туган як" темасына күргәзмә.

4. Мәкальләр, хәдисләр.

5. Тема буенча укучыларның рәсемнәре.

6. Магнитофон, "Туган җир " турында аудио язмалар.

Дәрес барышы:

I. Өй эшен тикшерү. Эш төркемнәрдә алып барыла.

Һәр төркем җитәкчесе алдан өйгә бирелгән эшләрнең ( туган авылы турында иншалар, "Туган як табигате" темасына рәсемнәр ясау, дәреснең темасы буенча мәкальләр, хәдисләр әзерләү, Г.Тукай һәм башка татар язучыларының шигырьләрен өйрәнеп килү, әдәби әсәрләрдән өзекләр, сәнгать әсәрләре,

фоторәсемнәр әзерләү) үтәлешен тикшереп сыйныфның дәрескә әзерлеген хәбәр итә. Үзбәя

II. Уку мәсьәләсен кую.

1. "Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны арттырып сөегез, аның исемен бөек итү өчен тырышыгыз...", дип яза Р.Фәхреддин.

2. "Р. Фәхреддин күзаллаганча шәкертләр ( укучылар) кыска гына вакыт эчендә иман, арифметика, геометрия, алгебра, җәгърафия( география), хикмәт (фәлсәфә), кимия (химия),һәйәт (астрономия) тый бб (медицина), гыйльме хайванат (зоология), гыйльме нәбатат (ботаника), тарих, механика, гыйльме хокук һәм башка фәннәрне тирән итеп үзләштерергә тиешләр..."

Ш. Уку мәсьәләсен чишү / төркемнәрдә эш/

Беренче бирем

  1. Р. Фәхреддин укучылар нинди фәннәрне өйрәнергә тиеш дип яза?

/ көтелгән җавап/

  1. Табигать белеменә караган нинди фәннәрне аерып күрсәтә аласыз?

/ көтелгән җавап: зоология, ботаника, география/

  1. Укучылар сез ничек уйлыйсыз, бу фәннәрне өйрәнү ни өчен кирәк?

/ көтелгән җавап: яшьләрне тирән белем бирә торган мәктәпләрдә укытып, югары белемле, әхлаклы кешеләр итеп тәрбияләү өчен кирәк белем бирү. Кеше күп нәрсәдән хәбәрдар , киң карашлы, тирән белемле булырга тиеш./

  1. Укучылар, география фәне безгә нинди белем бирә, бу дәресләрдә без нәрсәгә өйрәнәбез?

/ көтелгән җавап: География фәне туган якның табигатен, үзенчәлекләрен өйрәнә/.Әйе, укучылар без бүген "Туган илем - торган җирем" темасына тирәнрәк тукталабыз."Туган илем - торган җирем!" 13 (Тема тактага языла. )



  1. Нәрсә соң ул Туган ил? Ватан кайдан башлана? "Туган ил - торган җир" сүзләрен сез ничек аңлыйсыз?

/ көтелгән җавап: Туган ил ул - без дөньяга килгән , беренче тапкыр тәпи баскан җир. Ватан шушы җирдән башлана.../

  1. Туган җирнең кайсы гына җирен алсак та, алар матур, ямьле,күңелгә якын һәм кадерле. Шуны исбат итегез, укучылар.

/ Укучылар укыган китап-җурналлардан , әдәби әсәрләрдән өзекләр укыйлар/

Үзбәя

Икенче бирем.

  1. Укучылар Сез Туган ил белән бәйләнешле инди мәкальләр, хәдисләр әзерләдегез?

(өйдә әзерләп килгән хәдисләрне , мәкальләрне әйтәләр һәм мәгънәсен аңлаталар)

Үзбәя

Өченче бирем.

1. Туган илне ярату , туган - үскән җирне ярату. Моны ничек аңлыйсыз? Сезнеңчә ничек?

/ көтелгән җавап: Туган илне ярату - ул үз ана телеңне белү, үз халкыңны ярату, аның гореф - гадәтләрен белү һәм ярату. /

Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр. Мисал итеп без яшәгән Осиново бистәсен генә алыйк. Монда төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр, һәрбер халыкның да гореф - гадәтләре сакланган . .Илнең тынычлыгы бары тик халыклар дус яшәгәндә генә саклана.

2. Бер укучы Р.Фәхретдиннең "Ватан һәм милләт" дигән үгет-нәсыйхәтен укый: " Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны арттырып сөегез, аның исемен бөек итү өчен тырышыгыз.

Ватан - кешеләрнең хөрмәтле вә һәркем хозурында тора торган кадерле, бер мактанычыдыр...Шуңа күрә Ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, Ватан хакына болай фидакяр булмаган анда яшәргә лаек түгелдер.

Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегезх өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез..."

(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Үзбәя

Дүртенче бирем.

1. Безнең зур Туган илебез булып Россия дәүләте, ә кече туган илебез Татарстан

Сезнең өчен кайсы ягы белән якын һәм кадерле бу туган илләр?

/көтелгән җавап: зурлыгы , табигатенең матурлыгы күренекле шәхесләр яшәве, Татарстанда 1000 еллык тарихы булган Казан шәһәре булу, бөек Тукаебыз, герой Җәлилебез кебек данлы шәхесләребез булуы белән якын безгә Туган илебез.../

Татарстанның матур табигать күренешләре сәнгать әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Алар янына сезнең рәсемнәр дә урнаштырылды.





Үзбәя

Бишенче бирем.



  1. Г.Тукайның "Туган авыл"шигырен яратабыз, анда мондый юллар бар:

"Кайда барсам, кайда торсам, нишләсәм дә ,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"



14







































































Сезнең әти-әниләрегезгә туган җир кайдан башлана?

/ көтелгән җаваплар: дөньяга килгән җир, беренче тапкыр аяк баскан җир, дәү әни, дәү әти яшәгән җир , алар туган җирләрен сагынып авылга кайталар/



Укучылар әти-әниләре туган авылларның исемнәрен әйтеп чыгалар һәм авылда төшергән фоторәсемнәрдән ясалган стендка игътибар итәләр. Шулай ук фоторәсемнәрдән төзелгән презентацияне карап анализлыйлар.

Үзбәя



Алтынчы бирем.



1. Сез бик күп авыл исемнәренең мәгънәсен, атамаларын беләсез, атамаларны өйрәнүче фәннең исемен әйтегез. Бу дәрескә хәзерләнгәндә нинди китаптан файдаландыгыз?

/ көтелгән җавап: атамаларны топономика фәне өйрәнә һәм авыл исемнәренең атамаларын өйрәнгәндә Ф.Гарипованың "Авыллар һәм калалар тарихыннан" дигән китабыннан файдаландык/





Җиденче бирем.



1. Туган җиргә, туган илгә, Ватанга кечкенәдән үк мәхәббәт тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә, үзеңдә нинди сыйфатларны булдырырга кирәк?

Ватаныбыз киләчәген ничек итеп күз алдына китерәсез?

/ төркемнәрдә эш, һәр төркемнән берәр укучы җавап бирә/



Модель сызыла.

*әхлаклы

*шәфкатьле

Ватанны яратучы__ *мәрхәмәтле

*эшчән

*уңган һ.б.



1У . Рефлексия.



  1. Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды?

Туган ил, туган җир турында

  1. Дәрестә нәрсәгә ирештек?

Туган ил, туган җир хакында тирән мәгълүмәт алдык/

  1. Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Укыдык , яздык, уйладык, үз фикерләребез белән уртаклаштык.



Дәрескә бәя.



У. Өй эше.

  1. Үзегез яшәгән һәм әти-әниләрегезнең туган җирләренең атамаларын өйрәнүне дәвам итәргә./гаиләдә эш/

  2. Туган авыл, торган җир табигатенең фотосүрәтләрен тупларга.

3. Туган җиргә багышланган кроссворд төзергә.



15







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал