7


  • Учителю
  • Тематический план по татарскому языку 7 класс ( русскоговорящие гр.)

Тематический план по татарскому языку 7 класс ( русскоговорящие гр.)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ



  1. АҢЛАТМА ЯЗУЫ



Укыту курсының эш программасы РФ-нең "Мәгариф турында" федераль законына таянып, №273-ФЗ (2012елның 29нчы декабреннән), дәүләт укыту стандартларының төп гомуми белем һәм урта (тулы) гомуми белем бирү федераль компоненты буенча РФ-нең Мәгариф министрлыгы раслаган (2000нче ел, 5нче март №1089) "Дәүләт белем бирү учреждениеләрендә ФДС-ның башлангыч, төп, урта(тулы) гомуми белем бирү өлкәсендә федераль компонентны билгеләүче (РФнең Мәгариф министрлыгы раслаган 03.06.2008нче ел, №164, 31.08.2009нчы ел, №320, 19.10.2009нчы ел, №427 приказы белән) "Укыту предметлары һәм курсларының эш программаларын төзү, килешенү, раслату турында нигезләмәсенә таянып (ГБМБУ «94 нче гимназия»,01.09. 2015нче ел, №158 приказы белән); ФК-ның төп таләпләрен исәпкә алып, ГБМБУ «94 нче гимназия», раслаган үрнәк программага нигезләнеп, төп гомуми белем бирүнең татар теле предметыннан төзелде.



Программаның хокукый-норматив тәэмин ителеше.

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык телләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында

8.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) .Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, 2014.

9. Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева "Күңелле татар теле", Казан: Татармульфильм, 2014

10. 2015- 2016нчы мәктәп уку планы



Уку фәненең укыту планында тоткан урыны.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән, елга 105 сәгатькә төзелде.





Курсның максатлары һәм бурычлары.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән белем бирүнең төп максаты - Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

-укучыларның 1-6нчы сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

-татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

-программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

-татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

-халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

-укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.



Уку курсына гомуми характеристика.

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.



2. Укыту предметының төп эчтәлеге.

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  2. Рәвеш төркемчәләре.

  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  5. Хәл фигыль белән таныштыру.

  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  10. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.



3. Тематик планлаштыру.Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш (16 сәг.)

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.

Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Без бергә ял итәбез (19 сәг.)

Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру, уздыру

Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.



Өлкәннәр һәм кечкенәләр (48 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

Без Татарстанда яшибез (17 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова.

Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.

Кабатлау(5 сәг.)







4.Контроль төрләре һәм вакыты.



1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

Сәгать саны

Дәрес

27

21

30

24

105

Изложение





1

1

2

Контроль эш

1

2

1

1

5

Диктант



1





1

Мөстәкыйль эш

1







1

Инша





1



1























5. Гомуми белем, күнекмәләр һәм эшчәнлек төрләре

1. татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2. татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3. татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4. хикәя фигыль формаларын аера белү, фикерне төгәл белдерү өчен, сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

5. аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

6. татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

7. татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8. татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9. төрле чыганаклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмача җиткерә алу;

10. мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11. тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.



6. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

Грамматик материал

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  1. Рәвеш төркемчәләре.

  1. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  2. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  3. Хәл фигыль белән таныштыру.

  4. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  5. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  6. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  7. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  8. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып, уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;

Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.

Монологик сөйләм. Сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикереңне дәлилләп әйтә белү.



7. Укыту-методик комплект.

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы(1 - 11 нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ,2014.

2.Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева "Күңелле татар теле", Казан: Татармульфильм, 2014

3. "Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 7нче сыйныф". Укытучылар очен методик кулланма/ Р.З. Хайдарова, Р.Л. Малафеева, - Казан: Татармульфильм, 2014

3. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Яр Чаллы,2014





1.Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева "Күңелле татар теле", Казан: Татармульфильм, 2014













8.Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү



Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • белешмә материаллар;

  • аудио һәм видео әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • татар сайтлары;

  • электрон китапханә;

  • лингафон кабинеты;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  • "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе.























7нче сыйныф. Татар теленнән календарь-тематик план.



Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучыларның

әзерлек дәрәҗәсенә

таләпләр

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт

1нче чирек. 3сәг*9атна=27сәг.

1.

Белем һәм тормыш. 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмә, катлауландырылган күчереп язу, телдән сөйләү, сүзлек белән эш.

Сорауларга җавап бирү





2.

Сыйфат ясагыч кушымчалар

(-лы,-ле,-сыз,-сез)

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сүзләрнең ясалышын аңлау

Әңгәмә, Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

Фронталь сорау алу





3.

Кайда? соравы

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр

Күнегүләр эшләү





4.

Фигыль

формаларын кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Лексиканы өйрәнүне дәвам итү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог яки монолог төзү

Инд.Фронталь сорау алу





5.

Фигыль формаларын кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дөрес итеп җөмлә төзи белү

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, диалогик һәм сөйләм, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре, синтаксик анализ

Язма тикшерү





6

Хәл фигыль

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Хәл фигыльләрне дөрес куллану

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау.

Инд.фронталь сорау алу





7

Хәл фигыльнең төркемчәләре

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Хәл фигыльләрне дөрес куллану

Ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.фронталь сорау алу





8

Хәзерге, үткән, киләчәк заман фиг-ре



Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану

Тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау.

Язма тикшерү





9

Хәзерге, үткән, киләчәк заман фиг-рен сөйләмдә куллану

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану

Ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү





10.

Мөстәкыйль эш." Фигыль"

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Биремне үтәү

Мөстәкыйль эш





11.

Хаталар өстендә эш. Фигыльләрне кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Хаталар өстендә эшләү

Инд.фронталь сорау алу





12.

Боерык фигыль

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Сөйләмдә боерык фигыльләрне дөрес куллану

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





13.

Рәвеш.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

рәвешләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





14.

Рәвеш төркемчәләре

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Рәвешләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү



Инд.Фронталь сорау алу





15.

Кабатлау дәресе.

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе



Ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Контроль эш





16.

Хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укучыларның язма эшләрен анализлау һәм хаталарны төзәтү нәтиҗәсендә аларның грамоталылыгын үстерергә ярдәм итү.



Инд.Фронталь сорау алу





17.

Без бергә ял итәбез.

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Уку һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог төзү

Инд.Фронталь сорау алу





18

Сыйфат фигыль

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Сыйфат фиг. аффиксларын әйтә белү

ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Күнегүләр





19

Сыйфат фигыльнең сөйләмдә кулланышы

1

Белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә куллану



Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог төзү

Инд.фронталь сорау алу





20

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Җөмләнең баш кисәкләрен мисаллар өстендә аңлата белү

Ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





21

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә куллану

Җөмләнең баш кисәкләрен мисаллар өстендә аңлата белү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре, диалог төзү

Күнегүләр





22.

Тәмамланмаган үткән заман

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Инд.Фронталь сорау алу





23.

Күптән үткән заман.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Инд., фронталь сорау алу





24.

Күптән үткән заманның юклык формасы

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Җөмләләрнең әйтелешенә һәм төзелешенә игътибарны арттыру

ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Күнегүләр эшләү





25.

Кабатлаулы үткән заман.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Инд.фронталь сорау алу





26.

Киләчәк үткән заман

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.фронталь сорау алу





27.

Үткәннәрне кабатлау.

1

Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Фигыль заманнары турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.фронталь сорау алу







2нче чирек. 3сәг*7атна=21сәг.



1

Теркәгечләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

теркәгечләр турында укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту;

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау.

Инд., фронталь сорау алу





2

Теркәгечләр.



Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд., фронталь сорау алу





3

Исем фигыль

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Җөмләләрнең әйтелешенә һәм төзелешенә игътибарны арттыру

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре,

Инд., фронталь сорау алу





4

Исем фигыльнең сөйләмдә кулланышы

1

Белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә куллану

Җөмләләрнең әйтелешенә һәм төзелешенә игътибарны арттыру

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре







5.

Кабатлау дәресе.

  1. 1Һ211

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәренә таянып, күнегүләр эшләү, ныгыту; фигыльләрнең төрле заман формаларын аңлап куллануга ирешү

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





6

Контроль эш

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе





Контроль эш





7.

БСҮ "Ялгыш адым. " Хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Эзлекле фикер йөртә белү Укучыларның язма эшләрен анализлау һәм хаталарны төзәтү нәтиҗәсендә аларның грамоталылыгын үстерергә ярдәм итү. Хаталарны булдырмауга ирешергә.

Ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләр

Инд.Фронталь сорау алу





8-9.

Килешләрне кабатлау.

2

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

килешләрне

кабатларга

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү





10.

Өлкәннәр һәм кечкенәләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру



тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





11.

Аергыч

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру+өйрәнгән уку материалын искә төшерү



Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

Сүзлек диктанты





12.

БСҮ. Хат язу

1

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру



Диктантка әзерләнү, грамматик күнегүләр эшләү

Хатны язарга өйрәтү





13.

Биремле диктант.

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе



Диктант текстын әйтеп яздыру, биремне үтәү

Диктант





14

Хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Грамматик күнекмәләр өстендә эшләп ныгыту. Укучыларның язма эшләрен анализлау һәм. Хаталарны булдырмауга ирешергә.

сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр,

Инд.Фронталь сорау алу





15

Тәмамлык.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тәмамлыкны искә төшерү һәм формалары белән танышу. К

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

күнегүләр





16

Хәл.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Хәлләрне искә төшерү һәм формалары белән танышу. Күнегүләр өстендә үзләштерү.

Тәрҗемә итү, җөмлә төзү күнекмәләре

Инд.Фронталь сорау алу





17

Хәлнең сөйләмдә кулланышы

1

Белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә куллану

Күнегүләр өстендә мөстәкыйль эшли белү

сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү





18.

Исем фигыль.

1

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре, синтаксик анализ

Күнегүләр эшләү





19.

Исем фигыль.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Исем фигыль турында төшенчә бирү

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре, морфологик-синтаксик анализ

Инд.Фронталь сорау алу





20.

Исем фигыльне куллану

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Исем фигыль турында төшенчә бирү. Исем фигыль турында белгәннәрне сөйләм телендә куллану, грамматик таблица ярдәмендә аңлау

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре, синтаксик анализ

Сүзлек диктанты





21.

Кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану һәм системалаштыру

Исем фигыль турында төшенчә бирү. Исем фигыль турында белгәннәрне сөйләм телендә куллану, грамматик таблица ярдәмендә аңлау

тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр, җөмлә төзү күнекмәләре, синтаксик анализ

Зачёт





3нче чирек (30 сәгать)

Кереш сүзләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Кереш сүзләр турында мәгълүмат алу, аларны сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





2

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





3

Ш.Галиев "Ялгыш адым" шигырендәге лексик-грамматик материал

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тексттагы яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





4

"Бездәге үрнәк сыйфатлар" БСҮ

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Үрнәк сыйфатларга ия булырга омтылыш уяту

Төркемдә һәм парлап эшләү

Инд., фронталь сорау алу





5

Изложение "Безнең музейларыбыз"

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Изложениене игътибар белән язу

Индивидуаль эшләү

изложение





6

Хаталарны төзәтү эше.

1

Укучыларның тикшерү,коррекцияләү дәресе

Хаталарны таба, аңлата, төзәтә белү.

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





7

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





8

Р.Миңнуллинның "Подъездагы язулар" шигырендәге лексик-грамматик материал

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

"өчен" бәйлеге, "ләкин" теркәгечен куллану. Тексттагы яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





9

"Без бергә ял итәбез" темасын кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Кереш сүзләр, теркәгечләр, җөмләнең баш кисәкләре. Яхшы һәм начар гамәлләр турында дәлилләп сөйли белү

Парлап эшләү, өйрәнелгән материалны искә төшерү

Инд., фронталь сорау алу





10

Инша "Минем яраткан әсәрем"

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Иншаны игътибар белән язу

Индивидуаль эшләү

Иншаны игътибар белән язу





11

Хаталарны төзәтү эше. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында мәгълүмат алу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





12

Аергычның сөйләмдә кулланылышы

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Аергычларны җөмләдә таный белү, сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





13

Тәмамлык.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тәмамлыкларны җөмләдә таный белү, төрләрен истә калдыру,

сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





14

Тәмамлыкның сөйләмдә кулланылышы

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тәмамлыкларны җөмләдә таный белү, сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





15

"Тәрбиялелек сыйфатлары" БСҮ

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Тәрбияле булырга омтылыш уяту

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





16

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Хәл.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Хәл турында мәгълүмат алу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





17

Хәл.Аның төркемчәләре

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тәмамлыкларны җөмләдә таный белү, сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





18

Хәлләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Сөйләм күнекмәләре булдыру

Төркемдә һәм парлап эшләү

Инд., фронталь сорау алу





19

Исем фигыль

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Исем фигыль турында мәгълүмат алу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





20

Исем фигыльнең юклык формасы

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Исем фигыльнең юклык формасы турында мәгълүмат алу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





21

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнешен хәтердә калдыру

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





22

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Килешләр белән төрләнгән исем фигыльнең сөйләмдә дөрес кулланышы

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





23

Исем фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Сөйләм күнекмәләре булдыру

Төркемдә һәм парлап эшләү

Инд., фронталь сорау алу





24

"Ата-анага хөрмәт" темасына караган лексик-грамматик материал

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Тексттагы яңа лексиканы сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





25

Контроль эшкә әзерлек дәресе

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





26

III чиреккә контроль эш

1

Контроль дәрес

Биремнәрне аңлап эшләү

Индивидуаль эшләү

контроль эш





27

Хаталарны төзәтү эше, күнегүләр эшләү

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Хаталарны аңлап төзәтү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





28

"Аралашу әдәбе". БСҮ

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Әдәпле булырга өйрәнү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





29

Өйрәнгәннәрне кабатлау дәресе

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





30

Өйрәнгәннәрне кабатлау дәресе

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Күнегүләрне игътибар белән эшләү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу







4 нче чирек - 27 сәгать

Кисәкчәләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Кисәкчәләр турында мәгълүмат алу, аларны дөрес язу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





2

Кисәкчәләрнең төркемчәләре

1

Өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Кисәкчәләр турында мәгълүматны ныгыту, аларны дөрес язу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





3

Кисәкчәләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Кисәкчәләрне сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

66бит, 8 күнегү





4

Аралашуда безгә нинди булырга? БСҮ

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Билгеләү алмашлыклары. Аралашуда тәрбияле булырга өйрәнү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

67бит, 3 күнегү





5

"Өлкәннәр һәм кечкенәләр" бүлеген йомгаклау

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Ата-анага, яшьтәшләреңә хөрмәт күрсәтүгә этәргеч бирү

Төркемдә эшләү, өйрәнелгән материалны искә төшерү

Инд., фронталь сорау алу





6

"Туган ягым - Татарстан" темасына караган лексик-грамматик материал

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Ялгызлык исемнәрен дөрес куллану. Татарстан турында сөйләшү белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





7

Татарстанның географик урыны, климаты, байлыклары

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Антоним һәм синоним сүзләр белән эшли белү. Татарстан картасы белән эшләү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





8

"Туган як турында сөйлибез" БСҮ

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

"чөнки" теркәгечен дөрес куллану, диалог төзи белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Диалог төзи белү





9

Изложение "Безнең Татарстан"

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү дәресе



Индивидуаль эшләү

Изложениене язу





10

Хаталарны төзәтү эше. Күнегүләр эшләү

1

Укучыларның тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Хаталарны аңлап төзәтү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

80бит, 5 күнегү





11

Теләк фигыль

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Теләк фигыль турында мәгълүмат алу

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





12

Теләк фигыльнең барлык һәм юклык формасы

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Теләк фигыльнең барлык һәм юклык формасын истә калдыру

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





13

Теләк фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Теләк фигыльне сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм парлап эшләү

Инд., фронталь сорау алу





14

Максат белдерү формасы

1

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

"өчен" бәйлеген дөрес куллану, максатыңны әйтә белү.

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





15

"Без - Татарстанның киләчәге" тексты буенча лексик-грамматик материал

1

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

"кирәк, өчен" бәйлекләрен дөрес куллану, тексттагы лексиканы сөйләмдә куллану

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





16

"Без Татарстанда яшибез" темасы буенча сөйләмгә чыгу

1

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Татарстандагы яңалыклар турында сөйли белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





17

"Без Татарстанда яшибез" темасын йомгаклау

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Тема буенча монолог һәм диалог сөйли белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





18

Контроль эшкә әзерлек дәресе

1

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру

Теләк, исем, сыйфат, хәл, боерык фигыльләрне дөрес куллану, күнегүләрне игътибар белән эшләү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





19

Еллык контроль эш

1

Контроль дәрес

Теләк, исем, сыйфат, хәл, боерык фигыльләр

Индивидуаль эшләү

контроль эш





20

Хаталарны төзәтү эше, күнегүләр эшләү

1

Укучыларның белемнәрен бәяләү, тикшерү һәм коррекцияләү дәресе

Хаталарны аңлап төзәтү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





21-22

"Без туган илебез белән горурланабыз" БСҮ

2

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Татарстан белән горурлану хисе уяту.

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





23-24

Ел буе өйрәнелгән материалны кабатлау

2

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе



Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу









25-26

Ел буе өйрәнелгән материал буенча сөйләм телен үстерү дәресе

2

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Тема буенча монолог һәм диалог сөйли белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд., фронталь сорау алу





27

Йомгаклау дәресе

2

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану дәресе

Татарстан турында сөйләшү белү

Төркемдә һәм индивидуаль эшләү

Инд. биремнәр





















Еллык контроль эш

I в.

1) Фигыльләрнең төрләрен билгеләгез

  1. көтә башлады 5. сагыначак

2. ачуланды 6. ашыккан

3. хәтерләсә 7. гаҗәпләнү

4. теләүче 8. йоклаган



2) Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләне тәрҗемә итеп русча языгыз.

Җәй... ай... төннәрдә мин йолдыз... күккә карага яратам.



3) Җөмләдәге хатаны төзәтеп күчереп языгыз.

Ленаның әбисе бик матур итеп бәйли белә, шуңа күрә аның җылы киемнәре күп түгел.



4) Тиешле бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне куеп, күчереп языгыз

Укытучы дәреслекне өстәл ....... алып куйды. Мин түтәлне көрәк ...... казыдым. Без мәктәпкә укыр .... киләбез.

5) Җөмләләрне дәвам итеп язып бетерегез.

Өйдә дәрес хәзерләгәндә....

Татар язучысы....

Минем классташларым......

I I в.

1) Фигыльләрнең төрләрен билгеләгез

1. сагына башлады 5. кайту

2. эшләде 6. сатучы

3. уйласа 7. алачак

4. тынычланган 8. киләсе



2) Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләне тәрҗемә итеп русча языгыз.

7 нче сыйныфта уку... балалар дәрестә мәсьәләләр чиш..., күнегүләр яз.... .



3) Җөмләдәге хатаны төзәтеп күчереп языгыз.

Бу бала бүген концертта җырлый, чөнки аның тамагы авырта.



4) Тиешле бәйлекләрне куеп, күчереп языгыз

Алар шәһәргә ..... автобуска утырып бардылар. Әни пирог пешерер .... алма сатып алды. Кичә мин дәресләремне дустым .... әзерләдем.



5) Җөмләләрне дәвам итеп язып бетерегез.

Бакчада һәрвакыт ......

Безнең сыйныфта .......

Минем абыем ........















Кушымта 2



Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

VI

VII

VIII

IX

X

XI

12-15

15-17

18-20

22-25

25-28

28-33

33-35

















Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела.



Диктантның күләме һәм аны бәяләү

VI

VII

VIII

IX

X

XI

35-40

45-50

55-60

65-75

80-90

95-105

110-120

40-45

50-55

60-65

75-80

90-100

105-115

115-125





Пөхтә, төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы диктантка "5"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы диктантка "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 5-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы диктантка "3"ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы диктантка "2"ле куела.











Сочинениеләрне бәяләү

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5" ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки хатасы булган эшкә "4" ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган,эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә "3" ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә "2" ле куела.



Изложениеләрне бәяләү

VI

VII

VIII

IX

X

XI

55-65

70-80

90-95

110-120

130-140

150-160

175-180

65-75

85-95

100-110

120-130

140-150

165-175

190-210



Тыңлаган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә "5" ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә "4" ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә "3" ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә "2" ле куела.











5





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал