7


  • Учителю
  • Технологическая карта на тему Шыгырдавыклы башмаклар (4 класс)

Технологическая карта на тему Шыгырдавыклы башмаклар (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 нче класс өчен әдәби уку дәресенә технологик карта

Укытучы:Арсланова Г.Г.



1. Белем бирү максаты: 1. Д. Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен искә төшерү, ныгыту, белемнәрне тулылындыру.

2.Коммуникатив максат: Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.

3.Тәрбияви максат: Укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү, яхшы һәм начарны таный белергә өйрәтү. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү







Планлаштырылган нәтиҗә

Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү, телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.



Төп төшенчәләр

Юмарт, әдәпле, тәрбияле, яхшы, юмарт сүзләренең мәгънәләренә төшенү.



Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә - тирә белән таныштыру

Ресурслар

Р.З. Хәйдәрова «Күңелле татар теле», 4 сыйныф, икенче кисәк Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014

Презентация, билгеләү өчен таблицалар, карточкалар

Класс белән эш

Фронталь эш, парларда, төркемнәрдә эш



Җиһазлар, техник чаралар

Компьютер, экран, проектор

Дәрес технологиясе: Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнеп укыту

Дәреснеңтибы: Лексик грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе.



Оештыру өлеше.



Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

1. - Исәнмесез,укучылар!

- Хәерле көннәр сезгә!

2. - Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?

- Кәефләрегез ничек?



Дәрескә игътибарлы булу.



- Исәнмесез!

- Хәерле көн!



- Әйе!

- Яхшы!



Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.

Дежур укучы белән әңгәмә.



  • Сыйныфта кем дежур?



  • Бүген сыйныфта мин дежур. Бүген урамда җылы, кар яумый, җил исә, кояш юк. Бүген егерме дүртенче февраль, чәршәмбе.

Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру.



Өй эшен тикшерү

Укучылар без сезнең белән "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе белән таныштык.

-Хикәянең авторы кем?

-Ә кем соң ул Д.Аппакова?

-Әйдәгез әле,язучы Д.Аппакованың тормыш юлын искә төшерик.









-Дәрҗия Аппакова.

--Язучы

-1-2 укучының сөйләмен тыңлау..



Танып белү универсаль уку гамәлләре: танып-белү максатын аерып мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм формалаштыру; аңлап уку; кирәкле информацияне табу.

Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

Регулятив: максат билгеләү.

Уку мәсьәләсен кую, актуальләштерү

  • Укучылар, экранга карагыз һәм нәрсә күргәнегезне әйтегез.





Укучылар бу рәсемнәр безгә хикәя геройларын яхшырак аңларга ярдәм итәр,чөнки кызларның әтиләре фронтта.Кызганычка каршы,Ләләнең әтисе сугышта вафат була.

-Ә хәзер текст буенча сорауларга җавап бирик әле.Мин башлыйм,сез дәвам итәсез.

1.Гөлшатның нәрсәләре бар?



2.Башмаклар нинди?



3.Гөлшатка башмакларны кем җибәргән?



4.Гөлшатның әтисе кем?

5.Гөлшат башмакларны кемгә киеп күрсәтә?



6.Ләләнең әтисе кайда?

7.Гөлшат башмакларны кемгә бирә?





Сугыш темасына рәсемнәр.



















-Гөлшатның шыгырдавыклы сары башмаклары бар.

-Башмаклары сары,шыгырдавыклы,матур.

-Гөлшатка башмакларны әтисе җибәргән.

-Гөлшатның әтисе- танкист.

-Гөлшат башмакларны дусты Ләләгә киеп күрсәтә.

-Ләләнең әтисе фронтта.

-Гөлшат башмакларны Ләләгә бирә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау.

Коммуникатив: башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Регулятив: уку бурычларын кую.





Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү



Гөлшат Ләләгә башмакларны ни өчен бирә?



Димәк Гөлшат нинди кыз,әйдәгез аңа характеристика бирик әле(тактада сүзләр бирелгән,укучылар нинди соравына Гөлшатка туры килгән сүзләрне сайлап язып куярга тиешләр- юмарт,әдәпле,тәрбияле,ярдәмчел,саран,тәртипсез,начар,яхшы)

Ә сез Гөлшат урыныында булсагыз нишләр идегез?Әйдәгез бер-беребезгә киңәшләр бирик әле.(Скажи....что нужно быть щедрым,отзывчивым,воспитанным)

« Парын тап» биреме

- Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам, сез һәр сүзнең антоним парын табарга тиеш буласыз. Бу биремне төркемдә эшлибез.



Диалог төзү.

А сейчас составим диалог о том как Ляля сидит плачет,а Гульшат дарит ей свои башмачки,и что ответит на это Ляля.











-чөнки кызгана





-Яхшы.әдәпле,тәрбияле,ярдәмчел,юмарт кыз .











-Юмарт.ярдәмчет,тәрбияле булырга кирәк.





(Укучылар парлап такта янына чыгып басалар һәм антоним сүзләрне әйтәләр, дөреслеген тактага карап тикшерәләр)





-Ләлә,мә башмакларны,мин сиңа аларны бүләк итәм.

-Рәхмәт,Гөлшат.

Регулятив: укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе.





Физминут.



Физминут.



Видеофизминуткадагы тычканга карап, төрле хәрәкәтләр башкаралар

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Ныгыту.

Тест эшләү.

Тест по теме «Шыгырдавыклы башмаклар».

</



Аерым битләрдә эшләнелә һәм җыеп алына.

Шәхси: дөрес сөйләм булдыруга омтылыш, төркемнәрдә килешеп эшли белү.

Коммуникатив: башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, үзеңнең, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

Регулятив: контроль, коррекция.



Рефлексия.



-Сорауларга җавап бирү:

1)нәрсә ул дуслык?

2)дус нинди була?

3)Кешеләр генә дус була аламы?



4)Дустың турында сөйлә



  • Укучылар, Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәре безне чын дус,иптәш булырга,авыр вакытта дусларга ярдәм итәргә,кеше кайгысын уртаклаша,аңлый белергә өйрәтә.Бер-берегезгә һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торыгыз,киң күңелле булыгыз.

Дуслык- бер-береңә ярдәм итү,аңлый белү һ.б.

-дус ярдәмчел,юмарт,яхшы.... була.

-юк.Дуслык хайваннар арасында да була.

1-2 укучының сөйләмен тыңлау.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу.

Коммуникатив: әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

Регулятив: ихтыяр көче тәрбияләү, аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Өйгә эш бирү:

35 бит,7 күнегү ("Сылтау", "Алма", "Шыгырдавыклы башмаклар хикәяләрен исеңә төшер. Син кызлар турында нәрсәләр сөйли аласың?)



Өй эшен язу.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал