7


  • Учителю
  • Урок татарского языка для русскоязычных учащихся 6-х классов

Урок татарского языка для русскоязычных учащихся 6-х классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Табигать белән бергә" циклын кабатлау

Дәреснең максаты:

1. "Табигать белән бергә" циклы буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;

2. Сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү, табигатькә, экологиягә сак караш тәрбияләү.

Дәреснең девизы: "Белемне мөстәкыйль үзләштер!"

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: дәреслек, такта, компьютер, интерактив такта, ватманнар, төсле каләмнәр, "Табигать белән бергә" темасына презентация, укучыларның проект эшләре.

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү (кроссворд чишү, табигатькә караган проект эшләре белән танышу, аудирование күнегүләре, төркемнәрдә эш)

5 мин

3

Төп өлеш (диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу, проблемалы сорауга җавап бирү)

16 мин

4

Ныгыту (ситуатив күнегүләр эшләү, экологиягә караган постерлар ясау)

15 мин

5

Йомгаклау (шигырьләр һәм диалоглар тыңлау, белемнәрне бәяләү)

5 мин

6

Өй эше (1 вариант -табигать турында 5 мәкаль ятларга;

2 вариант - «Экологик куркынычсызлык» темасына постер ясарга;

3 вариант - " Кызыл китап" турында мәгълүмат тупларга

2 мин

Дәрес планы:


Дәрес төзелеше:

1 слайд: позитив рәсемнәр

I. Оештыру:

  1. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

2) кизү укучыны тыңлау

3) Дәрестә уңай халәт тудыру.

  • Сезнен кәефегез дэ шундый матур булсын!

  • Мин сиңа якты көн, уңышлар телим!

  • Дәрестә "биш" ле ал!

  1. Карагыз әле, бүген безгә кунаклар да килгән икән, әйдәгез аларга да яхшы теләкләр телик!

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә! (Ибатуллин Ринар)

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш! (Чевачина Диана)

Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез.

Чын дуслар нинди була? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.


  1. Актуальләштерү.

  1. Дәрес максаты белен танышу.

Үткән дәресләрдә без нинди тема буенча эшләдек? Әйдәгез, кроссворд ярдәмендә темабызны ачыклыйк.

ТАБИГАТЬ

  1. Төркемнәрдә эш (ватманнарга табигатькә караган сүзләр языгыз; сүзтезмәләр, җөмләләр төзегез, бер-берегезне таныштырыгыз) - сәгать теле буенча эшлиләр, ком сәгате кулланыла.

  2. Диалоглар төзү, парлап эшләү

  3. Дәреслек белән эш (113 нче бит, 1 нче к., укырга, тәрҗемә итәргә)

  4. Дәфтәрләрдә эш (113 нче бит, 2 нче к.)

  5. Күзләргә зарядка ( туп артыннан күзләрне йөртү)

  6. Аудирование (аудиоязма)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Без аудиоязмада сулар, елгалар турында ишеттек. Сезгә өй эше проектлар төзеп килергә иде. Әйдәгез, үз проектыгызны яклагыз.

1 нче төркем - Чулман елгасы

2 нче төркем - Идел елгасы

3 нче төркем - Татарстан шәһәрләре

4 нче төркем - Татарстандагы хайваннар һәм кошлар

  1. Физкультминутка

Укучылар, без Татарстан республикасында яшибез. Безнең республикада ничә дәүләт теле? Әйдәгез, ике телне дә яхшылап өйрәник.

("Үз җырыбыз" җыры)

  1. Монологлар төзү (чылбыр буенча)

  • Укучылар, өй эшләрегезне тыңладык, тырышкансыз. Ә хәзер әйтегез әле, безнең шәһәр нинди елга буенда урнашкан?

Безнең шәһәр Чулман елгасы буенда урнашкан. Ул зур түгел. Безнең шәһәрбездә заводлар күп. Алар экологияне пычраталар. Һава чиста булсын өчен, агачлар утыртырга кирәк. Безнең шәһәрдә күп агачлар утырталар. Аларны сындырырга ярамый. Әйдәгез, табигатьне саклыйк! Үз шәһәребезне яратыйк!

  1. Ситуатив күнегүләр:

Как скажешь о том, что:

- в нашей республике природа разнообразна и богата;

- по территории протекает 4 большие реки;

- мы берем от природы все необходимое.

Посоветуй другу:

- беречь природу;

- не ломать деревья;

- не разжигать костры;

- не оставлять за собой мусор!

Как спросишь у одноклассника:

- есть ли закон о защите природы?

- имеются ли заповедники в нашей республике?


  1. Проблемалы сорау: Безнең Татарстанда 2 зур тыюлык бар. Раифа тыюлыгы, Идел- Кама тыюлыгы. Күп кенә бетү алдында торган үсемлекләрне һәм җәнлекләрне " Кызыл китапка" кертәләр. Ничек уйлыйсыз, кызыл төс нәрсәне аңлата икән? ( кисәтә).

  2. Плакатлар ясау, аларны такта янында яклау (5 минут)

Укучылар, табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз! Сез бүген - экология экспертлары. Әйдәгез әле, экология темасына плактлар ясыйк!

IV.Йомгаклау

1) Белемнәрне бәяләү:

- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

  1. Өй эше:

1 вариант -табигать турында 5 мәкаль ятларга;

2 вариант - «Экологик куркынычсызлык» темасына постер ясарга;

3 вариант - " Кызыл китап" турында мәгълүмат тупларга

  1. Саубуллашу.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал