7


  • Учителю
  • Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</





Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)

Эльвира Ахмадуллина, Казан шәһәре Вахитов районы 116нчы лицееның 1 квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максат:

  1. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында белем һәм күнекмәләр бирү;

  2. Тартымлы исемнәрне куллану нигезендә укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

  3. Тырышлык, әдәплелек. Бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Дәреснең төре (тибы): ГКФ

Укыту ысуллары: репродутив, өлешчә эзләнү

Алымнар: дәреслек, карточкалар белән эшләү, сорауларга җавап бирү, дилог төзү, ситуатив күнегүләр.

Җиһазлау: компьютер, интерактив тактада күрсәтеләчәк презентация, биремле карточкалар

Дәреслек: . Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. - Казан: ""Татармультфильм" нәшрияты, 2014.



Дәрес барышы.

I Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы максат: өчен балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап, елмаеп, яңа көн белән котлыйк.

- Хәерле көн, миңа!

- Хәерле көн ,сиңа!

- Хәерле көн, аңа!

- Хәерле көн һәммәбезгә!

- Бүгенге сыйныфта кем дежур?

- Бүген көн нинди?

- Бүген ничәсе?

- Рәхмәт, утыр.



II. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.



- Укучылар өйдә эшләп килгән башваткыч җавапларыгызны бергәләп тикшерик әле.

- Безнең башваткычтагы кызыл шакмаклар эчендә нинди сү барлыкка килде? ( "исем" сүзе)

- Башваткычтагы сүзләр кайсы сорауга җавап бирәләр? Кайсы сүз төркеме булып киләләр? (Нәрсә? соравына җавап бирәләр, исем булып киләләр)

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)



III Яңа белем бирү

Укытучы өчен максат: исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату, кушымчалары белән таныштыру, Минем мәктәбемдә төзелмәсен сөйләмдә дөрес куллану.

Укучылар өчен максат: исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү.



  1. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Мәктәп кирәк яраклары (школьные принадлежности).



Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)



  1. Сүзлек өстендә эш: (работа над словарем)

Точилка - чистарткыч

Ластик - бетергеч

Ручка -каләм

Пенал - пенал

Тетрадь - дәфтәр

Учебник - дәреслек

Дневник - көндәлек

Доска - такта

Линейка - линейка

Ножницы - кайчы

  1. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. Әлеге сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

4) Ребята, а теперь попробуйте сказать моя сумка.

-Минем сумкам.

-А как скажете твоя ручка.

-Синең каләмең.

- Его тетрадь как будет?

- Аның дәфтәре

- А теперь скажите моя сумка без местоимения.

- Сумкам

- Твоя ручка без местоимения

- Каләмең

- Его тетрадь без местоимения

- Дәфтәре.

- Димәк ничек булды?

- Минем ...(сумкам). Синең ...(ручкаң). Аның ...( дәфтәре).

- Ребята, вот видите, в отличие от русского языка в татарском языке принадлеңность предмета кому-либо или чему-либо можно выразить с помощью окончаний. Эти окончания называются категория принадлежности (тартым кушымчалары)

-Ә хәзер дәреслекнең 10 нчы битен ачыгыз, кагыйдәне укыйбыз

(Кагыйдә укыла)



Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)





Ребята,а что нового узнали вы прочитав правило

-Правильно, ребята. В словах, оканчивающихся на к,п при присоединении аффексов принадлежности звуки [k ], [ қ] , [ п] чередуются со звонкими парами [ғ ], [г], [ б]

Например: дәреслек -дәреслегем, мәктәп - мәктәбем.

- Кагыйдә дәфтәрләренә зат-сан кушымчаларын язып алабыз



IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

  1. Күнегүләр язылган карточкалар белән эшләү.

- Мин сезгә карточкалар таратам. Карточкада язылган биремне үтик әле. (Группаларда эшләү)



Карточка №1 Парта өстендәге китапны үзеңнеке икәнен иптәшеңә җиткер.

Карточка №2 Дәфтәрнең иптәшеңнеке икәнлеген әйт..

Карточка №3 Бетергечнең синеке тугел икәнлеген әйт.

Карточка №4 Иптәшеңә көндәлекнең аныкы икәнлеген әйт.

Карточка №5 Скажи другу что это их ножницы.

Карточка №6 Спроси у друга чистая ли у него парта.

Карточка №7 Скажи, что у тебя нет точилки.

Карточка №8 Попроси у друга линейку.



  1. Физкультминутка «Кар атыш» уены.



  1. Видеоролик карау. "Мәктәбем." Укучылар, ә хәзер мәктәп турында сөйләшербез.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. (5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Рус мәктәбендәге рус балаларына)

Төшеп калган кушымчаларны ялгау.

Минем мәктәбем матур.

Минем мәктәбемдә кабинетлар күп.

Минем сыйныфым... ун парта бар.

Минем пеналым... ике каләм бар.

Минем портфелем... пенал бар.

Минем көндәлегем... бишлеләр күп.

Минем сыйныфым... начар укучылар юк.

Синең мәктәбең зур.

Синең мәктәбеңдә укучылар күп.

Синең мәктәбең... ашханә бармы?

Синең сумкаң... китап юк.

Сорауларга җавап бирү.

-Синең китабыңда рәсемнәр бармы?

-Синең өстәлеңдә каләм бармы?

-Синең пеналыңда карандашлар күпме?

-Синең мәктәбеңдә бассейн бармы?

-Синең партаңда көндәлек бармы?

-Синең сыйныфыңда малайлар тәртиплеме?

-Синең сыйныфыңда кызлар матурмы?

-Синең кабинетыңда такта яңамы?

-Синең көндәлегеңдә икеле бармы?



V. Өй эше.

(карточкаларда таратыла)

Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

Минем бүлмә_____ гөлләр бар.

Синең көндәле(к)______ яхшы билгеләр күп.

Минем класс_______ малайлар күбрәк.

Синең кита(п) ________ бу рәсем юк.

Минем контроль эш_______ бер хата бар.

Синең парта_______ дәфтәр бармы?

Минем урам________ өйләр күп.



VI . Йомгаклау.

Сорауларга җаваплар бирү:

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген дәрестә кайсы теманы өйрәндек?

- Дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Исемнәргә нинди тартым кушымчалары ялганды?

-Тартым турында нәрсәләр үзләштердек?

Алдагы дәрестә без сезнең белән бу теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.

Бәяләү.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал