7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе [](һәмзә )авазы.

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе [](һәмзә )авазы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: ['](һәмзә) тартыгы (рус мәктәбенең татар төркеме, 5нче класс)

Максат. 1.['](һәмзә) тартыгы турында белемнәрне актуальләштерү, аның дөрес әйтелүе һәм язуда дөрес бирелүе турында төшенчә формалаштыру.

2.Анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3.Толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау:компьютер, проектор, электрон презентация, "Орфографик сүзлек", "Татарча-русча сүзлек", дәреслек.

  1. Оештыру өлеше.

1Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2.Исәнләшү.

  • Хәерле көн, укучылар!

  • Дежур укучы белән диолог.

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)

3.Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар, без сезнең белән татар телендәге тартык авазларны, аларның дөрес әйтелешен һәм язылышын өйрәнәбез.Татар телендә кайбер тартыклар аваз белдерми, кайберләренең әйтелеше белән язылышы туры килми. Шуӊа күрә язуда кыенлыклар килеп чыга, хаталар ясала. Бүген дәрестә без шундый авазларның берсе белән танышырбыз.

ΙΙ Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

Укучылар [н],[ң]тартыкларын дөрес әйтеп, тизәйткечләрне укыйлар.

2. Сүзлек диктанты.

Яңгыр,бәрәңге,яңгырау,караңгы,уңган,шиңгән,борынгы,иртәнге,чөни, сүнгән, кунган,киенгән.

ΙΙΙ Яңа теманы аңлату.(Слайд1)

1.['](һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килә:тәэмин - тә[']мин.

Бу тартык татар телендә гарәп-фарсы алынмаларында гына очрый. Язуда ул ике төрле күрсәтелә:

а) сузык авазлардан соң әйтелә торган ['](һәмзә) тартыгы язуда э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай-ма[']май, тәэмин-тә[']мин, тәэсир-тә[']сир.

Ә)тартык авазлардан нечкә иҗектән соң әйтелә торган ['](һәмзә) тартыгы язуда ь белән күрсәтелә:җөрьәт-җөр[']әт, мәсьәлә-мәс[']әлә.

Ә,калын иҗектән соң ъ хәрефе белән языла

Укучылар нәтиҗә ясыйлар :

Б)[, ] авазы э,ь,ъ калынлык хәрефләре белән языла





2.Дәреслектәге кагыйдә анализлана. (55 нчы бит)

3.Сүзләрне дөрес уку, сүзлек ярдәмендә русчага тәрҗемә итү.(124нче күнегү)





ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.



1.Дәреслектән күнегүләр эшләү.126нчы күнегү, маэмаем сүзен дөрес әйтеп ук транскрипциясен язу, сәнгатьле итеп шигырьләрдән өзекләрне уку.

2. Мөстәкыйль эш эшләү: (дәфтәрдә эшләү).Тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясарга.

Үрнәк: маэмаем - уртаклык исем, берлек санда, Ι зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия булып килгән,(нәрсәм бар?), тамыр исем.

Тикшерү. (Слайд2)

V Өй эше бирү.

Сүзлек диктантына әзерләнергә.

VI Йомгаклау

-Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?( ['](һәмзә) тартыгын өйрәндек)

-['](һәмзә тартыгы нинди сүзләрдә языла?(гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә)







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал