7


  • Учителю
  • Гариф Галиеф Биш җәнлек бер пәрдәлек комедия

Гариф Галиеф Биш җәнлек бер пәрдәлек комедия

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Гариф Галиев

Биш җәнлек

Бер пәрдәле комедия

Катнашалар:

Ветврач.

Сестра.

Аю.

Бүре Куян.

Төлке.

Эт





.

Сестра. Нинди язмыш монда китерде ?

Аю. Мин, ахры, авырый башладым . Бик авырта, сеңлем , башкаем.

Сестра. Монда, дәвалану урынында, сиңа ни калган ?

Аю. Төлке сүзенә ышанып кына...

Сестра. Нәрсә әйтте соң ул сиңа?

Аю. Бүген авылда сабан туе , олыларның да, бала- чагаларның да уен- көлке белән мавыккан чаклары,диде. Колхоз бакчасында умарталар бик күп, диде. Миңа авылга барып рәхәтләнеп бал ашап кайтырга киңәш бирде.

Сестра. Алай булгач , нишләп монда килдең?

Аю. (аркасын тотып). Бакчага керим дигәндә генә аркама кемдер күсәк белән утыртты. Кинәт башым әйләнде, күз алларым караңгыланып китте һәм кире борылдым. Сестра. Шуннан ?

Аю. Шуннан соң кайтып бара идем , саескан очрады . Аңа хәлемне сөйләп бирдем.

Сестра . Ул нәрсә диде?

Аю. Әнә шунда бар,дип, шушы өйне күрсәтте.

Сестра. (Аюны әйдәп). Алай икә-ә-н! Ярый алайса, тор шушында!(Чыга).

Сестра бүрене җитәкләп керә.

Сестра . Җил дә түгел, салкын , буран да,

Ник йөрисең безнең урамда?

Бүре . Рәт калмады анда, урманда.

Китәм, китәм... Бүген кунам да.

Сестра.Нигә килдең безнең авылга?

Бүре . Төлке котыртты.

Сестра. Нәрсә дип?...

Бүре. Бүген, диде, авылда сабан туе. Анда ата-улны, ана кызны белми, хәзер үк авылга бар да ферма абзарына кер, үзеңә охшаган сарыкны алып кайт, диде.

Аю. (үз-үзенә). Димәк , Бүрене дә монда килергә төлке котырткан?!.

Сестра. Нишләп соң абзарга кермәдең?

Бүре.(муенын капшап). Керим дип кенә торганда , якында гына мылтык шартлады һәм муеным авырта башлады.

Сестра. Аннары?

Бүре. Аннары кире борылдым. Казык башыннан саескан карап тора икән . Әй тотынды такылдарга, әй тотынды!

Сестра. Нәрсә дигән була?

Бүре . Әнә шул йортка бар , ди, анда, ди, сиңа берәр төрле дару эчертерләр , ди.

Аю (үз-үзенә). Димәк, Бүрене дә монда саескан җибәргән.

Сестра. Яхшы! Хәзергә шушында тор.(Чыга)

Бүре(үз-үзенә). Баксана, нинди әйбәт бүлмә.(Кинәт аюны күреп) Син дә монда икәнсең, Балбасар агай!

Аю. Монда ла!

Бүре. Хәлләренң бигүк шәптән түгел, ахры?

Сестра аксак куянны җитәкләп керә.

Сестра. Аксый , бире килергә

Кем кушты соң сиңа, тилегә?

Куян. Кем кушсын, Төлке!

Сестра. Ничек?

Куян. Шулай урман буенда усак кайрысы кимереп йөри идем,Төлке килеп чыкты. Әй сөйләргә тотынды...

Сестра. Нәрсә ди?

Куян. Бүген,ди, авылда сабан туе, зулар да, кечкенәләр дә бер-берсен абайламый. Гел урманда кайры кимереп кенә ятма, авылга бар, рәхәтләне ашлык ашап , алмагач кайрыларын каезлап кайт, ди.

Сестра. Сине дә төлке котыртып җибәрдеме?... Алай...

Аю(үз-үзенә). Димәк, Куянны да авылга килергә Төлке котырткан.(Борчылып). Каһәр генә суксын, юньлегә түгел бу!...

Сестра. Шуннан?

Куян. Шуннан амбарлар астына кереп кенә бара идем, арт аягымны ниндидер бер авыр әйбер каптырды да алды.

Сестра. Аннары?.

Куян. Көчкә котылып, кайтырга гына чыккан идем, Саескан туктатты да , әй такыдый, әй такылдый...

Сестра. Нәрсә ди?

Куян. Аягың сынган лабаса, ди, әнә анда хайваннар дәвалау йорты бар, хәзер үк шунда бар, анда сине аяклы итеп җибәрерләр, ди.

Сестра. Ә-ә-ә!

Куян. Менә шул, монда килдем.

Сестра. Доктор кергәнче шунда көтеп тор.(чыга)

Куян(кинәт Аю белән Бүрене күрә). Һи, олы абыйлар , сез дә биредәмени?.

Сәхнәгә Төлке атылып килеп керә. Аның артыннан сөйләнә- сөйләнә, Сестра керә.

Сестра. Күрсәгезче, күрсәгезче,

Бу нинди хәл, нинди эш?!

Хәйләкәрнең хәйләкәре

Кунакка килсен, имеш!

Төлке. Гафу итегез, белмәдем,

Мин кунакка килмәдем

Сезнең кунак уздырасын

Әз генә дә сизмәдем.

Сестра. Болдарны безгә кунакка җибәрүче син түгелмени?

Ничек аңларга соң сигне, алдакчы?

Төлке.Нишләп алдакчы булыйм мин!

Аю. Ул безне авылга җибәреп , урманда берүзе генә калырга һәм

безнең балаларыбызны чыр-чу китерергә уйлаган.Ләкин нәрсәдер булган ,аның хәйләсе барып чыкмаган.

Сестра.(Төлкегә) Ткта әле ,син ничек авылга килергә уйладың?

Төлке. Көтмәгәндә уйламаганда бер Кеше белән Эт килеп чыкты.

Сестра.Менә сиңа кирәк булса!

Төлке.Кеше мине күреп мылтыктан атты. Мин каушадым,аны -моны уйламыйча ,урман читенә таба чаптым. Минем артвмнан Эт ...Ул миңа урманыма кире кайтырга юл бирмәде,һаман яланга таба куды.Нишлим ,яшеренер урын юк.Чаба торгач ,ашыгуым белән үзем дә абайламыйча ,монда килеп эләктем.

Сестра. Әллә сез Саескан белән сүз берләшкән идегезме?

Төлке. Булды бугай шул.

Сестра. Нәрсә турында?

Төлке.Минем соравым буенча ул Аюны ,Бүрене һәм Куянны ничек кенә булса да шушы бинага кертергә вәгъдә бирде.

Сәхнә артыннан Эт өргән тавыш ишетелә.

Төлке. (Сестрага сыенып) Апа җаным ,апа бәгърем,Эт кереп килә ,зинҺар коткара күр.

Сестра. Курыкма,курыкма! Менә монда кил!

Әлсерәп Эт килеп керәдә ишек төбенә сузылып ята.

Сестра.Ни булды,ник Әлсерәдең?

Әйдүк,дускай ,түргә уз!

Эт. Юк, юк, апак, анда узмыйм...(Җәнлекләргә ымлап)

Бусагада урын барда

Түргә узалармы соң?

Шундый җәнлекләр эләккәч

Моннан кузгаламмы соң!

Җәнлекләр арасында җиңелчә генә хәрәкәт башлана: Аю аз гына акыра. Бүре иснәп- иснәп улый, Куян өзлесез төчкерә, Төлке, бөгәрләнеп, Койрыгы астыннан карап ята.





Сестра( Бөтенесенә берьюлы). Тыныч булыгыз, мин хәзер керәм.( Чыга. Шунда ук кулына папкп белән кәгазь һәм каләм тотып бик тиз әйләнеп керә)

Сестра. Хәзер мин сездән кайбер нәрсәләр турында сорашам. Һәрберегезгә анкета тутырм. Барлык сорауларыма дөрес җавап бирегез.

Аю. Төлкедән башкалар шаять алдамаслар.

Төлке. (нечкә тавыш белән) Нишләп алдыйм ди мин!

Бүре. Беләбез сине!.

Сестра. (язырга әзерләнә, Аю янына килә). Синнән, ягъни олылардан башлыйк.

Аю. Ярый,ярый бик ярый.

Сестра. Фамилияң?

Аю. Балашаров.

Сестра. Ничә яшьтә?.

Аю. Безнең нәселдә гадәттә җитмеш-сиксән ел яшиләр. Мин шуның яртысын яшәгәнмендер инде. Яз инде шунда, үзең килештереп.

Сестра. Белемең?

Аю. Бал ашый беләм, булмаганда тәпиемне суыра беләм...

Сестра. Һөнәрең?

Аю. Умарта менүче

Сестра Кыен һөнәр икән.

Аю. Ансат түгел.

Сестра. (бүре янына килеп) Я, синең турында языйк.

Бүре. (тешләрен ырҗайтып). Фамилиям Туймасов!

Сестра. Яшең?

Бүре. Күп инде, күп.

Сестра. Шулай да?

Бүре. Үз гомеремдә илле- алтмыш сарык будым бугай, шуннан исәпләп чыгар.

Сестра . Белемең?

Бүре. Аю агай кебек балга- шикәргә исем китми. Мин сарыкларны, бозауларны яратам.

Сестра. Һөнәрең бармы?

Бүре. Ата- бабадан калган һөнәр бар.Сугымчы, әллә терлекләрне бугазлаучы дип язасыңмы? Хәер, анысы да дөрес, бусы да дөрес.

Сестра(Куян янына килеп). ФамилияҢ?

Куян.(төчкереп) Зурколагов!

Сестра Син әле яшьтерсең?

Куян. Туганнан бирле өч тапкыр йоным алышынды инде.

Сестра. Димәк дүртенче генә яшькә киткәнсең?

Куян. Шулайдыр.

Сестра. Белемең?

Куян. Махсус белемем юк. Мин дә шул әти- әнидән күреп эш итәм.

Сестра Һөнәрең?

Куян. Агач каезлаучы.

Сестра. (Төлке янына килеп). Фамилияңнән башлыйк.

ТӨлке. Хәйләкәрова.

Сестра . Яшең?

Төлке. Биш- алты тирәсе булыр.

Сестра. Белемең?

Төлке. Белем белән түгел, күбесенчә хәйлә белән яшим.

Сестра. Һөнәрең?

Төлке Кошчы.

Сестра. (Эт янына килеп, ягымлы тавыш белән). Сине беләбез инде, син үзебезнеке. Шунлыктан синең турында язып тормыйм( Башкаларга карап). Шауламагыз , мин хәзер керәм(чыга).

Җәнлекләр акрын гына сөйләшәләр.

Аю. Этне беләләр.

Бүре. Аны нигәдер кешеләр якын итәләр, ул да югыйса безнең нәселдән бит.

Куян. Батыр, куркуның нәрсә икәнен дә белми.

Төлке. Анысын булдыра . Артыңнан төшсә, телен аркылы тешләр, ләкин кү язмас, һаман кууында булыр.





Ветврач белән сестра керәләр. Кулларында төрле-төрле кораллар һәм приборлар.





Ветврач.( Аюны карап). Син шикәр авыруы белән авырыйсың.

Аю. (гаҗәпләнеп) . Шундый авыру да бар икән, ә! Ул нәрсәдән була инде?

Ветврач. Гел шикәрле әйберләр генә ашаудан, тәмле тамак булганнан...

Аю. Миңа хәзер нишләргә соң инде?

Ветврач. Шикәрле әйберләр ашаудан тыелырга!

Аю. Ә бал?

соң Әлбәттә ярамый.

Аю. (уфтанып)Аннан да мәхрүм икәнмен.

Ветврач. (Бүре янына килеп) Син нәрсәдән зарланасың?

Бүре. Күңелем болгана, Һәрвакыт саруым кайный.

Ветврач. Синең чирең ашказанында.

Бүре(пошынып). Нәрсәдән булды икән?

Ветврач. Нәрсәдән булсын, вакытлы-вакытсыз ашаудан, комсызлыктан, Азыкны чәйнәмичә капылт- копылт йотудан.

Бүре. Миңа нәрсә, берәр дару эчәргә бирәсеңме?

Ветврач. Юк, сиңа әле резина эчәге йоттырып, ашказаныңның суын алып , лабораториядә тикшерергә туры килер

Бүре. Сарык ите йоттврсагыз яхшырак булыр иде, доктор. Кыш буена бер генә тапкыр да диярлек туйганчы калҗа капканым юк... Бик ачыктым бит инде.

Ветврач. Нишләп алай?

Бүре. Авылга килә алмыйм. Элекке елларда эт белән куып, капкын куеп юлымны кисәләр иде, шулай булса да котыла идем, айга бер генә сарык булса да ашый идем.

Ветврач. Ә хәзер?

Бүре. Хәзер сомолет белән куып аталар.

Ветврач. Хәлең мөшкел икән.( Куян янына килеп) Синең аягыңның балтыр сөйяге сынган

Куян. Мине нишләтәсез инде?

Ветврач. Аягыңны гепста тотарга туры килер. Шунсыз аягың төзәлми.

Куян (офтанып) . Менә бәла!

Ветврач. (Төлке янына килеп, аның билен иң башларын тотып карый.) Синдә радикулит. Билең кинәт сынып-сынып китәме?

Төлке. Әй.

Ветврач. Я, аякларыңа басып берәр нәрсә алырга иел әле.

Төлке. (идәнгә карап) Анда бер нәрсә дә юк ич!.

Ветврач. Булмаса да иел. ( Төлке иелә алмый)Хәзер инде йөреп кара.( Төлке бик кыенлык белән генә йөри) Хәл- әхвәлең ничек?

Төлке. Хәл-әхвәлем ярыйсы иде, әле монда килеп кергәч кенә билсез калдым.

Ветврач. Йокың ничек , тынычмы?

Төлке. Кая ул тыныч... Төне буе каз, үрдәк, тавык-чебешләр белән саташып чыгам.

Ветврач. (Эт янына килен ягымлы тавыш белән). Синең ничек болар белән бергә?

Эт. Миңа гомерем буе шушыларны куып йөрергә туры килә бит.

Монда Төлкене куып килеп кердем.

Ветврач.Бик яхшы, бик яхшы.

Эт (кәефләнеп). Кулдан килгәнне эшлибез инде.

Ветврач. Сәламәтлегең, шаять яхшыдыр?

Эт. Бик әйбәт.

Ветврач. Шулай да мин сине күздән кичерим. Я, телеңне чыгар әле?

Эт. Һәй , доктор, минем телемнең гел салынып торган көне.

Ветврач. Нишләп?

Эт. Әйтәм бит, миңа гел чабарга, гел ашыгырга туры килә. Бүрене дә, Төлкене дә, Куянны да - бөтенесен мин куам бит. Аннары эссе көннәрдә бик әлсерим, телемне чыгармыйча йөри алмыйм.

Ветврач. Шулай булгач мин синең сәламәтлеген өчен кайгыртып торырга тиеш(этнең телен карый-карый)

Аю. Доктор дускай , Бәлки мине җибәрерсең?

Ветврач. Юк барыгызны да зоопаркка бирәбез.

Сестра . Без сезне тәрбияләрбез,

Авырулардан сакларбыз!

Ветврач. Халыкка файда китерерсез?

Яле. Эт дускай үзләрен

Бер дер селкетеп җибәр,

Биесеннәр . җырласыннар,

Күп котырдылар, җитәр!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал