7


  • Учителю
  • Методическая разработка по дисциплине “Татарский язык” Контрольно - тренировочные упражнения

Методическая разработка по дисциплине “Татарский язык” Контрольно - тренировочные упражнения

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Министерство образования и науки Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение

«Лениногорский нефтяной техникум»



















Методическая разработка

по дисциплине "Татарский язык"

Контрольно - тренировочные упражнения

для всех специальностей

1 курса























Составитель:

Багманова Наиля Мударисовна

преподаватель татарского языка

















.

Лениногорск 2016г.

Рассмотрено и одобрено

на заседании цикловой комиссией

общегуманитарных дисциплин

Протокол №____ от «____»_________2016г

Председатель ПЦК __________С.В.Петрова































«Утверждаю»

Заместитель директора по УР

______________И.П.Власова

Автор:





Рецензенты:



Н.М. Багманова, преподаватель татарского языка и литературы ГАПОУ «ЛНТ»



Р.К.Гайнутдинова - учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории МБОУ Сош №6















































Аннотация

На методическую разработку «Контрольно-тренировочные упражнения» разработанную преподавателем ГАПОУ «Лениногорского нефтяного техникума» Багмановой Н.М. в 2016 г.



Цель - совершенствование учебно-воспитательного процесса, повышение творческой активности студентов по татарскому языку, воспитание интереса и любви к будущей профессии, самое главное - это улучшение методической базы по дисциплине, по причине отсутствия учебников по предмету.



Назначение: в помочь преподавателю для проведения уроков татарского языка.

Сборник включает следующие разделы :

- лексикология

- фонетика

- морфология

- синтаксис

- Деловые бумаги на татарском языке

Краткое содержание - методическая разработка «Контрольно-тренировочные упражнения» состоит из грамматических заданий, отрывков из произведений известных писателей о нефтяниках, Ж.Рахимова, А.Хасанова, Г.Ахунова, а также материалы из газет «За нефть», «Нефтяные вести», «Навигатор», «Хәзинә»,

диалогов и пословиц которые раскрывают будущую специальность студентов, воспитывают интерес к художественной литературе.















Грамматическое задание 1

Раздел №1. Фонетика

Тема: Алфавит. Буквы и звуки на татарском языке.

В -1



1. Сколько букв в татарском алфавите:

а) 33

ә) 38

б) 39

2. Алфавит - это:

а) Звуки и буквы

ә) Все буквы на письме

б) Совокупность букв, принятых в письменности какого-нибудь языка и расположенных в определенном порядке;

3. Сколько гласных на татарском языке:

а) 9

ә) 12

б)13

4.Сколько согласных на татарском языке:

а) 15

ә) 20

б) 28

5.Какую букву обозначает звук { W }:

а) у

ә) ү

б) в





6. Выберите где правильно поделено на слоги:

а) техни-кум

ә) кач-алка

б) дә-рес-лек





7. Выберите слово где есть звук гамза:

а) маэмай

ә) туташ

б) дәреслек





8.Закон сингармонизма определяют:

а) на письме

ә) по произношению

б) на письме и по произношению





9. Фонетика изучает:

а) звуки и буквы

ә) образование слов

б) словарный состав языка





10. В каком слове ударение падает на последний слог:

а) кешеләр

ә) барма, килмә

б) баралар





В - 2

  1. В каком случаи ударение падает на последний слог:

а) бала, кешеләр, сигналга

ә) эшләмә, карама, укыгыз

б) чөнки, ләкин, бәлки

2. В татарском алфавите букв:

а) 33

ә) 35

б) 39

3. Сколько гласных на татарском языке:

а) 9

ә) 12

б)13

4.Сколько согласных на татарском языке:

а) 15

ә) 20

б) 28

5. Фонетика изучает:

а) звуки, их чередования, ударение и интонацию

ә) порядок слов в предложении

в) части речи

6. Сколько типов слогов на татарском языке:

а) 2

ә)10

в) 4

7. В каком случаи ударение падает на последний слог:

а) бала, кешеләр, сигналга

ә) эшләмә, карама, укыгыз

б) чөнки, ләкин, бәлки





8. Выберите где правильно поделено на слоги:

а) бала-чак

ә) ма-тур-лык

б) тырыш-лык





9. Фонетика изучает:

а) звуки и буквы

ә) образование слов

б) словарный состав языка





10. Буква г обозначает 2 звука:





а) звуки х, г

ә) звуки к, г

б) звуки г,гъ

















































Грамматическое задание 2

Раздел №2. Морфология

Тема 1: Имя существительное. Множественное число.

В -1



  1. Разберите словосочетания по изафетным типам.

Хезмәтнең максаты

Эшнең күләме

Эшнең нәтиҗәсе

Шин продукциясе

Хезмәт хакы

Яшьләр комитеты

Предприятие җитәкчелеге

Яшьләрнең хокуклары

Ана кеше

Студент кыз

Яшь хезмәткәр

Идарәче компаниясе

Чистарту җайланмасы

Студент билеты



2. Ко всем словам в предложениях поставьте вопросы.

Образец: Айрат Әлмәттә укый - Айрат кайда укый?

Кем Әлмәттә укый? - Айрат нишли?

  1. Мин заводка 2010 елда килдем.

  2. Яшь кадрларга күргәзмә ошады.

  3. Предприятиядә яшь белгечләр күп.

  4. Яңа нефтьүткәргеч бик кыйммәт.

  5. Кичә бораулар эшләре башланды.

  6. Торбаларны тутыктан саклау эше алып барыла.

  7. Скважиналарга җир асты ремонты ясалды.

  8. Яшьләр командасы җиңде.

  9. Бәйрәмне баш инженер ачып җибәрде.

10) Мастерлар көне үтте.



3.Образуйте множественное число от данных существительных. Составьте с ними 8-10 предложений.

Оешма, компания, предприятие, эшче, хезмәткәр, кадр, цех, белгеч, һөнәр, сәләт, максат, уен, шин, яңалык, белем, корылма, җиһаз, урман, прибор, җитәкче.





4. Переведите слова на русский язык и объясните прибавление аффиксов множественного числа.

Инструментлары

Транспортлары

Приборлары

Фәнни тикшеренүләр

Скважиналары

Вакыйгалары

Участоклары

Белемнәре

Шартлары

Белгечләре



5. Составьте диалог на тему "Техникумда", употребляя существительные множ. числа.



























































Тема 1. 2: Склонение имён существительных по притяжательности и падежам.



1. Найдите слова с аффиксами принадлежности.

- Нефть бәясе арткан.

- Җир асты байлыклары киң файдаланыла.

- Нефть компанияләре эшләгәндә яңа технологияләр кулланыла.

- Геология фәненнән күп белем алдылар.

- Нефть сәнәгате үсешенә керткән өлеше югары бәяләнде.

- Эш көнебез 8 сәгатьлек.

- Сезнең спортчыгыз алдан килде.

- "Татнефть газ эшкәртү" идарәсе киләчәккә планнарын халыкка җиткерде.



2. К данным словам прибавьте аффиксы принадлежности 1 и 2 лица, с новыми словами составьте словосочетания.

Эш, башкала, оешма, киңәшмә, директор, сәнәгать, скважина, технология, белгеч, компания.



3. К данным словам прибавьте аффиксы принадлежности II лица, с новыми словами составьте 10 предложений.

Вакыт, балта, шәһәр, урман, янгын, энергия, техникум, машина, идарә, утырыш, байлык, предприятие, йөкләмә, скважина, ачкыч.



4. Составьте предложения, включив слова во всех нужных формах (6 предложений).



5. Выучите дни недели в татарском языке. Расскажите, как Вы обычно проводите каждый день.

Дүшәмбе көнне - в понедельник

Сишәмбе көнне - во вторник

Чәршәмбе көнне - в среду

Пәнҗешәмбе көнне - в четверг

Җомга конне - в пятницу

Шимбә көнне - в субботу

Якшәмбе көнне - в воскресенье



6. Прочитайте текст, найдите существительное, объясните прибавление падежных аффиксов. Переведите.

Яңа нефть үткәргеч төзелеше технологиясе үзе экологик саклауның нәтиҗәсе чараларын күздә тота. Алар арасында торбаларны тутыгудан саклау, төп җиһазларның гына түгел, ярдәмчел җиһазларның да торышына күзәтчелек итүче өр-яңа автоматика.

Барлык гомуми төзелеш эшләрен, шулай ук торбаларны эретеп ябыштыру, изоляцияләү, торба узелларын беркетү, чистарту һәм диагностикалау җиһазларын җибәрү, кабул итү камераларын монтажлау эшләрен, "Главнефтегазстройсервис" тармаклары башкарды.

Төзелешкә "Татнефть" ААҖнең капиталь төзелеш идарәсе күзәтчелек итте.



























































































Тема 2: Имя прилагательное и его разряды.



1. Переведите на русский язык:

Мәрхәмәтсез -

Тәрбиясез -

Кирәксез -

Кичке -

Ватык -

Шатлыклы -

Фаҗигале -

Кышкы -

Дөньякүләм -

Кыюсыз -

Түләүле -

Бозык -

Буяулы -



2. Образуйте производные прилагательные от следующих слов и составьте с ними словосочетания:

Әдәп -

Күңел -

Кыш -

Һөнәр -

Белем -

Файда -

Игътибар -

Тәм -

Мәрхәмәт -

Җәй -

Атна -

Ярдәм -

Вак -



3. Переведите текст, найдите прилагательные.

"Татнефть" ААҖндә 2015 елгача инновацион үсеш программасы эшләнгән һәм уңышлы кулланыла. Компания белгечләренең иҗади потенциалын үстерү максатында интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре белән идарә итү системасы булдырылган. Әлеге система планлаштыру һәм үтәүне, рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген, нәтиҗәләрне анализлау һәм бәяләүне шулай ук материаль булмаган активларны исәптә тотуны үз эченә ала.

Нефть чыганакларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында "Татнефть" ААҖ фундаменталь һәм гамәли фәннәрнең эзләнүләрен берләштерә. Белгечләрнең фәнни инновацион эшләнмәләре "Татнефть" алдында нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен киң перспектива ача һәм компаниянең көндәшлеккә сәләтен үстерә.



4. Переведите и сделайте вывод.

Кичке аш, кичкә аш;

Иң ахыргы сүзләр, иң ахырга сүзләр;

Арткы урындыкка утыр, артка, урындыкка утыр;

Алгы рәттә көт, алда, икенче рәттә көт.







5. От данных прилагательных образуйте сравнительную степень и переведите:

Зур -

Туры -

Озын -

Кыска -

Биек -

Тәбәнәк -

Тар -

Эре -

Чиста -

Таза -

Ябык -

Батыр -

Куркак-

Каты -

Йомшак -

Яңа -

Тирән -

Сай -





































Тема 3: Местоимение





  1. Вставьте пропущенные местоимения вместо многоточий (мин, кем, сезнең, шул, кайчан, беркайчан, нәрсә, бөтен, кая, алар, кайда):

  1. ... укыйм.

  2. ... баралар.

  3. ... идея.

  4. Бу кеше ... ?

  5. ... укытучы.

  6. Лекция … булла?

  7. Икенче аудитория ... урнашкан?

  8. ... дөнья.

  9. ... килмә.

  10. Автобус ... бара?

  11. ... дәфртәрегез.

  12. Техникум ... урнашкан?





  1. Прочитайте предложения, укажите грамматические признаки вопросительных местоимений, переведите.

  1. Сезнең кемне күрәсегез килә?

  2. Аларның бернәрсәләре дә юк.

  3. Акычларны кемнән сорап алдың?

  4. Нәрсәгә исең китә?

  5. Нигә соңга калдыгыз?

  6. Аңа ни кирәк булган?

  7. Бу кем кызы?

  8. Аңа нәрсә кирәк?

  9. Нинди матур егет!

  10. Иртәгә һава торышы нинди булыр?

  11. Сезнең төркемегездә ничә кеше?

  12. Укуларыгыз ничек бара?





  1. Составьте предложения из следующих слов:

  1. Сорау бирә, алырга, кемдер.

  2. Минем, килә, кемгәдер, серемне, сөйлисем.

  3. Алексей, шунда, укыган, кайчандыр.

  4. Зур, безнең, бүлмәбездә, тавыш, ниндидер, ишетелде.

  5. Сезнең, күңелле, коллективта, әллә ничек, бик.

  6. Үз, яхшы, ана, бел телеңне.

  7. Тырышып, студентларның, укый, һәрберсе.

  8. Бу, беркайчан да, синең, онытмам, сүзләреңне.

  9. Шөгер, нефть, башлый, чыга, авылы, янындагы, скважинадан, беренче.

  10. Бу, бораулау, эшне, бригадасы, алып бара.

  11. Шул, ике, арасында, авыл, поселогы, эшчеләр, башлый, төзелә.

  12. Нефтьчеләр, беренче, өчен, монда, йортлар, яңа, ашханә, төзелә.





  1. Переведите на татарский язык предложения:

  1. Послать на вахту некого.

  2. На новой скважине нечего делать.

  3. За эту аварию некого винить.

  4. Кто рано встает, тому бог подает.

  5. Красив тот, кто красиво поступает.

  6. Кто в работе впереди, у него и орден на груди.

  7. Кто любит трудиться, тому без дела не сидится.

  8. Чему было начало, тому и конец будет.

  9. Что сделано сегодня, о том нет заботы завтра.

  10. Никто не забыт, ничего не забыто.





  1. Распределите местоимения по следующим группам:

  • Тамыр (коренные)

  • Ясалма (производные)

  • Кушма (сложные)

  • Парлы (парные)

  • Тезмә (составные)





Син, аныкы, ул, һәркем, барлык, бөтен, һичкем, әллә кем, әллә ни, кайдадыр, беркайчан да, кем дә булса, беркем дә, кемдер, ул, нидер, шулай, безнеке, нәрсә, кайчан да булса, ничәләр, кайдан, теләсә кайсы, hичбер, әнә, ул-бу, алай-болай, алар, теге-бу, шундый, һәрбер, һәр, бөтен, һәркайсы.

































Тема 4: Имя числительное. Разряды числительных





  1. Ответьте на вопросы (полные ответы):

Ничәнче елда беренче скважинадан нефть чыга башлый?

Ничәнче елда өченче скважинадан нефть чыга башлый?

1971 нче елда күпме күләмдә нефть чыгарыла?

1981 нче елда күпме күләмдә нефть чыгарыла?

"Хәзинә" газеты ничәнче елда чыга башлады?





  1. Составьте 8-10 предложений, употребив разные по составу числительные (простые, сложные, составные, парные).





  1. Прочитайте пословицы, переведите:

  1. Одного поля ягода.

  2. Одна ласточка не делает весны.

  3. Старый друг лучше новых двух.

  4. На трёх ногах пуще хромать станешь.

  5. Без четырёх углов изба не становится.

  6. Конь о четырёх ногах, да и то спотыкается.

  7. Семь раз отмерь, один раз отрежь.

  8. Одной рукой в ладоши не хлопнешь.

  9. Ленивый дважды работает.

  10. Не имей сто рублей, а имей сто друзей.





  1. Перепишите предложения, вставляя вместо точек пропущенные числительные:

  1. Мин … елга туганмын.

  2. Аннары мин ... ел мәктәптә укыдым.

  3. ... елда Лениногорск нефть техникумына укырга кердем.

  4. Мин - ... курс студенты.

  5. Hәр төркемдә якынча ... студент укый.

  6. Аларга .... яшь.

  7. Мин укый торган төркемдә ... студент.

  8. Техникумның ... бинасы бар.

  9. Биналарда якынча ... аудитория.





  1. Переведите отрывки, найдите числительные, определите какие они по составу.

На правом берегу реки Шешмы были пробиты две скважины в 200 саженях одна от другой, параллельно течению реки. Устья скважины были расположены на 17 сажен выше уровня воды в Шешме. Буровые скважины № 1 глубиной 833 фута (254 метра), а № 2 глубиною 126 футов (42, 6 метра).

Шугуровская скважина № 1 была углублена. Здесь производилась работа до апреля 1877 года.( "Житейское поле"Я.Г.Шафиков)

"Татнефть" Компанияләре төркемендә 240 фән докторлары һәм кандидатлары уңышлы эшли. Алар арасында 17 техник фәннәр докторы, 6 икътисад фәннәре докторы, 3 геология-минералогия фәннәре докторы, 2 философия докторы, 114 техник фәннәр кандидаты, 47 икътисади фәннәр кандидаты, 19 геология-минералогия фәннәре кандидаты, 8 химия кандидаты, 6 физика-математика фәннәре кандидаты, 4 социологик фәннәре кандидаты.

2011 елда "Татнефть" ААҖндә 11125 уйлап табу, файдалы модель һәм рационализаторлык тәкъдиме гамәлгә кертелгән, уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә 213 патент алынган.





("Хәзинә" газеты)













































































Тема 4: Глагол

Тема 4.1: Категория времени, наклонения. Настоящее время





1. Найдите глаголы, определите время, переведите.

Нефть химиясен үстерүгә нигез салу, шулай ук икътисадның башка төп, перспективалы тармакларында реформа ясауны тизләтү өчен валюта керүен гарантияләүче нефть ресурсларына ия булуыбыз, республиканың стратегик өстенлеге булып тора, дип саныйбыз.

Чимал запаслары hәм нефть - газ - химия предприятияләре челтәре булу безнең тормышыбызны мәшәкатьсез итә, дип әйтеп булмый. Республика бюджеты кеременең өчтән ике өлешен диярлек шулар тота.





2. Переведите и выучите пословицы.

Аз да җитә, күп тә бетә.

Мал күп булса, кадере юк.

Күп эзләсәң, күп табарсың.

Акча санаганны ярата.

Акча бакчада үсми.

Азапсыз килгән мал затсыз була.





3. Переведите предложения на татарский язык.

  1. Будьте счастливы!

  2. Уделяйте пожилым больше внимания.

  3. Уважайте своих родителей.

  4. Берегите природу.

  5. Будьте вежливы.

  6. Не опаздывайте на занятия!





4. Измените данные глаголы по временам:

Яратырга

Килергә

Барырга

Йөгерергә

Кайтырга

Йөзәргә

Карарга

Керергә

Ачарга

Күрергә

Ятарга

Әйтергә

Йокларга

Сөйләргә

Тапшырырга

Бирергә

Табарга

Әзерләргә

Ятларга

Исәнләшергә

Саубуллашырга

Хөрмәт итәргә

Сорарга

Белергә

Сатып алырга

Бетерергә





5. Найдите глаголы изъявительного наклонения, определите их время и преобразуйте в другие временные формы.

2 октябрьдә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов рәислегендә нефть - газ чыгару идарәләре башлыклары катнашында киңәшмә булган.

Идарәдә 2012 ел башыннан һәм сентябрь аенда нефть чыгарылу турында мәгълүмат тыңланган.

Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт органнарыннан скважиналар төзү һәм борауланган скважиналарны гамәлгә кертү өчен рөхсәт алу буенча башкарылган эш турындагы хәбәр белән танышканнар.

Идарә утырышында "Әлмәтнефть" идарәсендә катламнарны кабат гидроаеру нәтиҗәләренә анализ тәкъдим ителгән.

Киңәшмә көн тәртибендәге берничә мәсьәлә инвестицияләр темасына багышланган иде. "Татнефть"ААҖнең 2012 елның беренче яртысында нефть чыгару буенча инвестицион программаның үтәлеше һәм 2013-2014 елларга инвестицион программа турында мәгълүмат каралган.

("Хәзинә" газеты)





6. Выпишите глаголы в настоящем времени.





Тимәш илебез нефть предприятиеләрендә эшләүче бер дигән командирларның тулы бер буынына хезмәт каһар мәсҗәләманлыгына фатиха бирә. Биредә скважиналар бораулаучы һәм "кара алтын" чыгаручы осталарның тулы бер армиясе үсеп чыга. Күп кенә галимнәр , 19 Социалистик Хезмәт Каһарманы, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Хезмәт Даны, Халыклар дуслыгы , "Почет билгесе " орденнары кавалерлары дип аталган 1963 нефтьче, "Хезмәттәге батырлык өчен" һәм "Хезмәт даны" медальләрненә лаек булган 1164 "кара алтын" остасы үзләренең уңышлары һәм даннары өчен шушы Тимәш авылына бурычлы.

Хәер, бу авыл бик күркәм нефть эше осталары үстерүе һәм тәрбияләве белән генә дан тотмый. Аның җирләрендә ел саен күп миллионарча йомырка һәм йөзләрчә тонна диетик ит җитештерүче кош фабрикасы, 1972 елның августыннан исә - "Сельхозхимия" берләшмәсенең район бүлеге нигезләнә.

Ә бит әле кайчан гына Тимәш крестьяннары мондый яңгыравыклы дан турында хыяллана да алмаганнар, әкияти бер хәзинә өстендә яшәп ятулары аларның башларына да килми.

("Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе" Җ.Рәхимов)

































































































Тема 4.2: Прошеднее время изъявительного наклонения.





  1. Образуйте различные формы прошедшего времени и проспрягайте по лицам:Җыен

    Күчер

    Ю

    Сүндер

    Сакла

    Эшлә

    Сатып ал

    Максатка иреш

    Сана

    Тәбриклә

    Ышан

    Күтәрел

    Уйла

    Күзәт



  2. Прочитайте и переведите текст:

Деятельность компании «Татнефть» в области повышения качества продукции и услуг внедрения высокоэффективных методов управления качеством продолжилась и на предприятиях нефтяного сервиса. При этом многие из них достигли значительных результатов. Так, в конце декабря звания лауреатов конкурса на соискания премий Правительства РТ за качество по итогам 2012 года, наряду с предприятием «Татнефти», получили ООО «ТМС групп», ООО «Татинтек» и ООО «Система - Сервис».





  1. Найдите глаголы изъявительного наклонения, определите их время и переведите.

Кыскасы, Зеленая Рощадагы 3 нче промысель бетерелеп, "Лениногорскнефть"кә әверелә. Бу елларда анда яшь белгеч Рәфкать Шаhимәрдәнов улы Мингәрәев эшли. 1989 еллардан хәзерге көнгә кадәр Нурмөхәммәтов Рафаил Сәетович эшләп килә. Нефть үткәрү станциясе машинисты Җәмил Зәйнаговка да Хезмәт герое исеме бирелә.

Бу елларда нефть чыгару күләме елдан - ел арта барды. Кыска вакыт эчендә елына 100 млн. тонна нефть чыгарыла.

("Шөгер - хәзинәләр төбәге" китабыннан)





  1. Определите лицо и число глаголов. Выучите стихотворения.

1 ) Раслап әйтәбез: Шөгер - татарларның хәзинәсе ул.

Казан татар өчен Мәккә булса, Шөгер - аның Мәдинәсе ул.

Ләкин сорарга мөмкин кеше Шөгерне бик яхшы белмәгән.

Нинди сүз сөйлибез, әле бит кара таш урыннан селкенмәгән.

2) Ә бит бар кешеләр -

Шәхесен ватмаган

Хаклыкны сатмаган,

Вөҗданны саклаган. (Р. Фәйзуллин)





  1. Расскажите, используя глаголы прошедшего времени как город отмечал День нефтянников. (10 - 12 предложений).





















































































Тема 4.3: Будущее время изъявительного наклонения.





  1. Образуйте различные формы будущего времени и проспрягайте по лицам и числам:Ачыл

    Төзе

    Эшли башлана

    Кабул ит

    Тап

    Үткәр

    Ачулан

    Эзлә

    Яса

    Төш

    Урнаш

    Эшлә

    Җиһазландыр

    Хезмәт ит



  2. Прочитайте поговорки, объясните их значения. Найдите глаголы будущего времени.

Ата алмаган - җәядән күрер.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Киңәшле эш таркалмас.

Ирнең сүзнең эш булыр.

Үлән башыннан корыр.

Аюдан курыккан урманга бармас.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.





  1. Прочитайте и переведите:

а) Лениногорск нефть яшьләр командасы йөзү буенча ярышта катнашачак.

б) ОАО "Татнефть" ярдәме белән шәһәрдә ремонт эшләре алып барылачак.

в) Хөкүмәт башлыгы кереш сүзендә нефть, газ, химия комплексының яңа елга күрсәтәчәк нәтиҗәләре турында сөйләп үтәчәк.

г) Фәнни - гамәли конференциядә булачак нефтьчеләр чыгыш ясаячаклар.

д) Ул нефть барлыкка килү теориясе нигезләрен, аның ятмалары формалашу шартларын тирәнтен тикшерәчәк.

е)Чылбырлы приводны куллану, электр энергиясенә чыгышларны шактый гына киметәчәк.





4. Письменно ответьте на вопросы. Проанализируйте употребляемые глаголы.

1)Әлмәт шәһәрендә метро бармы?

2)Сез Әлмәттә тудыгызмы?

3)Сез булачак каникулларда спорт белән шөгыльләнерсезме?

4)Алар нефтьчеләр бәйрәменә барачакмы?

5)Нефтьчеләрнең хоккей командасы чит илгә чыгачакмы?

6)Сез нинди уку йортында белем алачаксыз?

7)Сезнең уку йортында нинди белгечлекләргә укыталар?

8)Сезнең уку төркеме татумы?

9)Укудан тыш нинди чараларда катнашасың?

10)Сезнең дустыгыз татарча сөйләшәме?













































































































Тема 4.4: Повелительное и желательное наклонения глагола.





1. От данных глаголов образуйте глаголы повелительного наклонения положительной формы.

ал

юын

куй

сал

ашык

яз

сөйләш

эшлә





2. Образуйте от следующих глаголов отрицательную форму. Проспрягайте их.

курык

бир

көл

көт

эшкәрт

бораула

җибәр

эзлә





3.Переведите глагольные формы, проанализируйте их.

Бар! - бара - барабыз - бармагыз - барасызмы?

Шалтырат! - шалтыратмагыз - шалтыратмазың - шалтыратабызмы? - шалтыратмадыгызмы?

Сал! - салма - салмагыз - салмадылармы? - салмасыннар.





4. Переведите предложения на татарский язык.

1. Будьте счастливы!

2. Уделяйте пожилым больше внимания.

3. Уважайте своих родителей.

4. Берегите природу.

5. Будьте вежливы.

6. Не опаздывайте на занятия!





5.Образуйте от данных глаголов желательное наклонение.

Күрсәт

Шатлан

Күч

Өметлән

Хәбәрләш





6. Сделайте сообщение о желании посетить музей нефти.





7. Найдите из произведения Гарифа Ахунова "Клад", глаголы повелительного и желательного наклонения (10-12 глаголов).

























































































































Тема 4.5: Условное наклонение глагола

.

  1. От данных глаголов образуйте условное наклонение и проспрягайте:

Аларга

Кайтырга

Табарга

Ашыгырга

Ишетергә

Пешерергә

Сөләшергә

Өйрәнергә

Уйларга





2. Переведите предложения, найдите глаголы условного наклонения.

1. Әгәр дә республикада элеге максат белән якынча 7 млрд. сум акча бүлеп бирелсә, җәмыять экономиягә 5 млрд. сум сарыф итә.

2. Техникумны уңышлы гына тәмамласак, без нефтьчеләр булачакбыз.

3. Зур тирәнлектә су, металл карбиды белән үзара "мөнәсәбәт" кә керсә, нәтиҗәдә, углеводородлы газ,ә аннан соң, нефть барлыкка килә.

4. Нефть җир өстенә агып чыкса, шәһәр, чын мәгънәсендә, нефтькә батачак, яисә зур янгын булачак.

5. Әгәр скважинаның хуҗасы булмаса, аларны, су катламнарын пычратып ятмасыннар өчен, юк итү зарур.





3. Переведите предложения.

1. Буш урында барлыкка килгән районга Шөгер битум заводы биналар белән һәм башка матди ярдәм күрсәтсә, Шөгер авылы җәмәгатьчелеге, активистлар аны оештыруны башлап йөриләр.

2. 1961 елда "МТСлар базасында Сельхозтехника"берләшмәсенең район бүлекләре оештырылса,тракторлар һәм комбайннар вакытында ремонтлана.

3. Сугыш елларында монда атаклы Шөгер нефтеразведкасының конторасы төпләнсә, нефть эшенә бәйле һөнәрләр артыр.

4. Әгәр дә нефть биокалдыклардан килеп чыкса, димәк, аңа миллион еллар үткән. Химик реакцияләр нәтиҗәсендә барлыкка килсә, аңа берничә гасыр, яисә берничә дистә еллар гына узган әле.

5. Әгәр республикабыз нефтьчеләре әлеге без әйткән 8 миллиард сумны янга калдыра алмаган булсалар, аларның продукциясе, билгеле, чагыштырмача кыйммәтрәк булыр иде.





4. В пословицах найдите глаголы условного наклонения, переведите.

1. Берәүнең кулыннан эшен алсаң, авызыннан ашын алырсың.

2. Зур эштә, җаның чыкса да, даның калыр.

3. Эшне башлама,башласаң ташлама.

4. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр.

5. Дустың авырса, син дә ыңгыраш.

6. Менә сиңа мал, тота белсәң ал!

7. Акча ничек килсә, шулай китәр.





5.Придумайте ситуации с условием на тему: "Фәнни - гамәли конференциядә"













































































































Тест для проверки текущих знаний студентов



1. Укажите окончание, с помощью которого образуется множественное число слова "скважина".

1. - ләр

2. - нең

3. -нар

4. - дән

5. - лар



2. Как правильно сказать по - татарски: "Мой папа работает нефтяником"

  1. Минем әти төзүче булып эшли

  2. Минем әти нефтьче булып эшли

  3. Минем әти нефтьтә эшли

  4. Минем эти нефтьче булып эшли



3. Укажите правильный перевод: "В городе есть памятник В.Д. Шашину"

1. Авылда В.Д.Шашинга һәйкәл бар

2. Шәһәрдә В.Д.Шашинга һәйкәл бар

3. Шәһәрдә һәйкәл бар

4. Шәһәрдә В.Д.Шашинга һәйкәл булган



4. Укажите какой перевод поговорки "Кто не работает, тот не ест" является правильным?

  1. Кем эшләми, шул ашамый.

  2. Кем эшли, шул ашамый.

  3. Кем эшләми, шул ашый.

  4. Кем эшләде, шул ашамый.



5. Как переводится слово "эшсезләр" в предложении "Бездә эшсезләр бармы"?

  1. безработные

  2. рабочие

  3. на работе

  4. с работы

  5. рабочим



6. Как сказать по-татарски: "Начальник не принимает"

1. Түрә кабул итми

2. Түрә кабул итмиме

3. Түрә кабул итмәс

4. Түрә кабул итәме

5. Түрә кабул итмимени



7. Был министром нефтяной промышленности:



1. Ш.Бикчурин

2. З.Рахимов

3. В.Шашин



8. В каком году нашли нефть в Лениногорском районе в деревне Шугурово?



1. 1940

2. 1943

3. 1949

4. 1955



9. В каком году нашли нефть в Лениногорском районе в деревне Ромашкино?



1. 1943

2. 1948

3. 1950

4. 1975



10. Кто является начальником НГДУ «ЛН»:



1. Ш. Тахаутдинов

2. Р. Минниханов

3. Р. Нурмухаметов



11. Прочитайте и переведите текст.



Кара алтын.

Татарстан - бай hәм зур республика. Татарстанның төп байлыгы - нефть, газ. Нефть - иң кирәкле табигый байлык. Ул безгә яктылык, җылылык бирә. Ул автомобильләрне, тракторларны, самолетларны, корабльләрне йөртә. Бензин, керосин, ягу майлары - барысы да нефтьтән ясала. Ә майлау материаллары? Алардан башка бер двигатель дә эшли алмый.

Нефтьтән ясалган пакетта ашамлыклар йөртәбез. Безнең киемнәрдә нефтьтән ясалган синтетик җепләр бар.

Асфальт юлларда машиналар йөри. Ә асфальт кайдан килгән соң? Аны да нефтьтән ясаганнар.

Нефть, шәм, күчергеч кәгазь, буяулар, кер юу порошоклары ясау өчен кирәк. Нефтьтән ашлама ясала. Нефтьнең химикатлары зарарлы бөҗәкләрне, чүп үләннәрен юк итә.

Нефтьтән ике меңнән артык кирәкле продукт эшләнә. Юкка гына аны «кара алтын» димиләр.

«Все обо всем» китабыннан

Задание по тексту:



  1. Найдите из текста слова с окончаниями -лык/-лек, выпишите и переведите.



  1. Найдите правильный перевод слова «сорняк»





А) үсемлек

Б) чәчәк

В) чүп үләне



  1. Продолжите предложение: Нефтьтән бензин, керосин …



А) бирә

Б) эшләнә

В) ясала



  1. Выберите предложение с местоимением:

А) Нефтьтән ясалган пакетта ашамлыклар йөртәбез.

Б) Алардан башка бер двигатель дә эшли алмый.



  1. Найдите предложение с послелогом:



А) Нефть шәм, күчергеч кәгазь, буяулар, кер юу порошоклары ясау өчен кирәк.

Б) Нефть - иң кирәкле табигый байлык.



6. Найдите глагол настоящего времени III лица множественного числа:

А) димиләр

Б) эшләнә

В) ясалган



7. Найдите глагол прошедшей времени неопределенной формы III лица множественного числа:

А) ясала

Б) алмадылар

В) ясаганнар



8. Переведите слово «Шәм»:

А) огонь

Б) свеча

В) спичка



9. Переведите слово «Табигый»:

А) природа

Б) природный

В) у природы



10. Найдите из текста слова с окончаниями -лы/-ле , выпишите и переведите.



11. Нефтьне ничек атыйлар?



12. Хәл фигыльне табыгыз: «Мин үзем, Бөгелмә районын кабул итеп алгач, беренче эш итеп, Карабаш эшчеләр бистәсенә җибәрелдем».



13. Нефтьнең химикатлары нәрсәне юк итә?



14. Татарстан - нинди республика?



15. Нефть безгә нәрсә бирә?















Деловые бумаги

1. Эш кәгазьләре:

А) учреждение белән оешмаларда гына кулланыла торган документлар

Б) оешмаларда, предприятие, оешма Һәм башка шундый җәмәгать урыннарында кулланыла торган документлар

2. Татар телендә эш кәгазьләре кайчан барлыкка килгәннәр?

А) күптән түгел

Б) күптән

В) барлыкка килмәгән.

3. Документ ул:

А) нинди дә булса мәгълүмат

Б) мәгълүмат чарасы

В) объектив чынбарлык күренешләре Һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән фактлар, вакыйгалар турында төрле алымнар белән мәгълүмат ныгыту чарасы

4. Мәскәүдә дипломатик хатлар нинди телдә төзелгәннәр?

А) русча

Б) татарча Һәм русча

В) татарча

5. Рус дәүләте исеменнән Кырымга, Төркиягә, Урта Азия халыкларына дипломатик хатлар нинди телдә төзелгәннәр?

А) иске татар телендә

Б) рус телендә

В) төрек телендә

6. Мәскәү канцелярияләрендә нинди милләт кешеләре хезмәт иткән:

А) татарлар

Б) руслар

В) татарлар Һәм руслар

7. Боерык сүзе тәрҗемә ителә:

А) призыв

Б) приказ

В) влияние

8. Рус дәүләтенең үз эчендә нинди рәсми документлар татарча язылган:

А) барлык документлар да

Б) хатлар, гаризалар

В) административ язышу үрнәкләре (гариза, күмәк хат, солыхнамә, шартнамә, боерык, манифест, халыкка өндәмәләре, Һ.б.)

9. «Оешма» сүзе ничек тәрҗемә ителә:

А) учреждение

Б) организация

В) предприятие

10. «Эшчәнлеге нәтиҗәсендә» ничек тәрҗемә ителә:

А) разный

Б) официальный

В) в результате деятельности

Список литературы







  1. Артюшина М.С., Мавлетшина Р.Р., Нигъметзянова Ф.М., Хусаинова Р.Н. Тел - акылның баскычы.- Казань, 2007.

  2. Бадиков К.Г. Уроки татарского языка. - Казань: Татарское книжное издательство, 2010.

  3. Набиуллина Р.Н. Татарский язык в таблицах и схемах. - Казань: Гыйлем, 2011.- 64 стр.

  4. Нурмухаметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся.- Казань: Гыйлем, 2012 - 72стр.

  5. Сабирова Г.С., Сабиров Р.А. Мы изучаем татарский. Учебно-методическое пособие. - Елабуга,2009.

  6. Сафиуллина Ф. С. Татарский язык в диалогах. - Казань, 2009.





























































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал