7


  • Учителю
  • 7 сыйныф татар теле дәрес конспекты

7 сыйныф татар теле дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Фигыль төркемчәләре.

Максат:

1. Укучыларның фигыль сүз төркеме буенча белемнәрен тирәнәйтү, фигыльне төркемчәләргә бүлү үзенчәлекләрен өйрәтү.

2. Фигыльне төркемчәләргә бүлү күнекмәләрен формалаштыру, практикада куллануга ирешү.

3. Сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.



Җиһазлау: интерактив такта, презентация, дәреслек,

Материал: дәреслек, 49-52 нче битләр; Бердәм республика тестына әзерләнәбез җыентыклары; Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев "Хәзерге татар әдәби теле", Казан- "Мәгариф" нәшрияты, 2002.

Дәреснең төре: яңа теманы үзләштерү дәресе.

Методлар һәм алымнар: төркемнәрдә эшләү алымы, чагыштыру, әңгәмә, аңлатмалы сөйләм.



ДӘРЕСНЕҢ БАРЫШЫ



  1. Оештыру: Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?

  2. Белемнәрне актуальләштерү:

Өй эшен тикшерү, 83, 84 нче күнегүләр. (3 укучы тактага чыгып - сүзләрне юклык формасына куеп яза, калганнар тәрҗемә итә).

  1. Яңа материаллны өйрәнә башлау:

1 слайд.ИСЕМ

...................



СЫЙФАТ

.................

САН

........................

АЛМАШЛЫК

...................................

РӘВЕШ

............................

Ялгызлык исемнәр

Уртаклык исемнәр

Асыл сыйфат

Нисби сыйфат

Гарәп цифрлары

Рим цифрлары

Зат алмашлыклары

Тартым алмашлыклары

Күрсәтү алмашлыклары

Сорау алмашлыклары

Билгеләү алмашлыклары

Билгесезлек алмашлыклары

Юклык алмашлыклары

Билге рәвешләре

Хәл рәвешләре

Саф рәвешләре



Таблицадагы күпнокталар урынына нинди төшенчә язарсыз? (төркемчәләр).

Бүгенге дәресебездә дә без төркемчәләр турында сүз алып барырбыз. Ә нинди төркемчәләр икәнен без хәзер белербез. (Фигыль төркемчәләре).

2 слайд. (Фигыль төркемчәләре - буш схема)

Китапның алгы өлешенә игътибар итәбез, анда фигыль төркемчәләре, затланышлы фигыльләр, затланышсыз фигыльләр. Фигыльләр дә үз чиратында төркемнәгә бүленәләр без аларны ТӨРКЕМЧӘЛӘР дип атыйбыз. (НАКЛОНЕНИЕ ГЛАГОЛА). Дәреслектә бирелгән бүленешне карыйбыз, 49 нчы бит.

Узган уку елында без сезнең белән ЗАТлар турында сүз алып барган идек. Ул нинди сүз төркеме? (АЛМАШЛЫК) Без нинди затларны беләбез?

1 зат МИН БЕЗ

2 зат СИН СЕЗ

3 зат УЛ АЛАР



Без аларны төрләндердек, һәр затның үзенә генә хас кушымчалырын карадык. Фигыльләр дә затлар белән төрләнә, шуңа күрә без аларны 2 төркемгә ЗАТЛАНЫШЛЫ ҺӘМ ЗАТЛАНЫШСЫЗ дигән төркемнәргә бүлеп йөртәбез.

  1. Яңа материаллны ныгыту:

95 нче күнегү - телдән (төрле фигыль төркемчәләренә куеп әйтегез), Берничә телдән җөмлә төзергә.

96 нчы күнегү - язмача, дәфтәрләрдә башкарыла.

  1. </ Ял минуты.

94 нче күнегү - төркемнәрдә. (Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен һәм мәгънәсен аңлатырга)

  1. Рефликсия.

  1. Фигыль төркемчәләре - нинди төркемнәргә бүленә? Ни өчен?

  2. Тема аңлашылдымы?

  3. Тема сезгә ошадымы?

  4. Киләсе дәресләргә теләкләрегез.



  1. Дәрестә катнашкан укучыларга билге кую.

  2. Өй эше: 97 нче күнегү. Рус теле белән охшаш һәм аермалы якларны табарга.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал