7


  • Учителю
  • Р. Миңнуллин иҗатына багышланган 'Китап' тапшыруы сценарие

Р. Миңнуллин иҗатына багышланган 'Китап' тапшыруы сценарие

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ИКЕ КАНАТЛЫ ИҖАТ ВӘКИЛЕ

Хәерле көн, исәнмесез! Сез "Яңа гасыр" телеканалын карыйсыз! Эфирда - "Китап" тапшыруы һәм мин аның алып баручысы Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова.

Сүзгә тапкыр татар халкында Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында дигән әйтем бар. Халкыбызның күренекле улы, балалар шагыйре, бик күп шигъри әсәрләр авторы, әдәбиятта үзенең ныклы юлын салган Роберт Миңнуллинга карата да бу сүзләрне әйтү урынлы булыр дип саныйм.

Бүген Роберт абыйның иҗатына нәтиҗә ясап,үзе белән әңгәмә корабыз. Димәк, бүгенге тапшыруыбыз кунагы - Роберт абый Миңнуллин. Роберт абый, рәхим итегез!

  • Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар!

  • Роберт абый, шигырь сөюче укучылар Сезне "Ике канатлы иҗат вәкиле" дип атап йөртә. Сез олылар өчен дә, балалар өчен дә бертигез язасыз. Әйтегез әле, Сез балалар шагыйреме, әллә өлкәннәр өчен язучымы?

  • Сез бик кызык сорау бирдегез. Аңа мин бер шигырем белән җавап бирер идем:

Көтмәгез миннән фәлсәфә,

Мин гади бер лирик.

Лирикларга нишләсә дә,

Ни язса да ирек.

  • Ә шигырь кайсы вакытта туа? Аның билгеле бер вакыты бармы?

  • Сез хәзер, бәлки, көләрсез, әмма бу сорауга да мин шигырь юллары белән җавап кайтарыр идем.

Шигырьне мин үзем язмыйм

Шигырьне мин үзем язмыйм,
Кемдер әйтеп яздыра.
Колакка шигырь пышылдап
Мине юлдан яздыра.


Колагыма пышылдаучы
Ходай түгелдер димен.
Ходай әйтеп торса, күптән
Мин Тукай булыр идем.

  • Шәп җавап булды бу, рәхмәт Сезгә. Татар халкына шундый шәхес биргән Илеш якларына, Сезнең сабый чакларыгызга да кайтып килик. Безнең тапшыру өчен эшләнгән махсус сюжетыбыз бар, әйдәгез, шуны карап китик.
    (Сюжет карала)

  • Роберт абый, инде балалар өчен язылган шигырегезне дә укып китсәгез иде.

Зурлар безгә тапшыру да,

Кино да каратмыйлар.

- Ярамый да, ярамый! - дип,

Көн саен кабатлыйлар.

- Кинолар кичен, - диләр, -

Олылар өчен! - диләр.

Әгәр дә карый башласаң,

Безгә бармак яныйлар...

Безгә дигән мультфильмны

Үзләре үк карыйлар!

  • Татар халкында күчтәнәчләр һәрчак парлы булган. Инде мин дә пар булсын диеп, тагын бер шигыремне укып китәр идем.

Әбисенә барды Алмаз,

Ияреп әнисенә.

- Күчтәнәчсез килдек, - диде,

Әнисе әбисенә.

- Юк, юк, зур күчтәнәч белән

Килгәнсез!. - диде әби.

- Менә бит күчтәнәч, - диеп,

Алмазны сөйде әби...

Алмазның әнисе тагын

Күчтәнәчләр әзерли.

- Әбиләреңә кунакка

Барып кайтам хәзер, - ди.

Дәшә Алмаз әнисенә:

- Әни, әни, карале,

Күчтәнәч итеп бүген дә

Мине алып бар әле!

  • Роберт абый,тапшыруыбыз ахырында китап сөюче укучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?

  • Шигырь язучы кеше булгач, инде бу сорауга да шигырьләрем аша җавап бирсәм, дөрес булыр. Бүген минем бер генә теләгем бар: дөньяларыбыз имин, күкләребез тыныч, аяз булсын, балалар сугыш күрмичә, бәхетле яшәсен иде! Шушы теманы дәвам итеп язылган шигырем Сезнең игътибарга:

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар.

Нәни җәнлекләр дә сугыш

Кирәкми дип саныйлар.

«Сугыш» дигән сүз үзе дә,

Кыса безнең сулышны.

Зурлар белән крокодиллар,

Телидер ул сугышны.

  • Җылы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Роберт абый! Сез укып киткән шигырьләр балалар өчен язылса да, олылар да яратып укыйлар. Димәк, ике канатлы иҗат вәкиле диючеләр чынлап та ялгышмыйлар.

Хөрмәтле телевизор караучылар, бүген безнең тапшыруда татар халык шагыйре Роберт Миңнуллин иде. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал