7


  • Учителю
  • Рабочая программа по дисциплине Татарский язык и литература

Рабочая программа по дисциплине Татарский язык и литература

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







































ПРОГРАММа УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ



Татарский язык и литература





































2016-17г.

Программа учебной дисциплины разработана на основе Федеральных государственных образовательных стандартов (далее - ФГОС) по специальности среднего профессионального образования (далее СПО) 260807 технология продукции общественного питания.



Организация-разработчик ГАПОУ «Арский агропромышленный профессиональный колледж»



Разработчик: Гараева Айгуль Рашитовна









Рекомендована Методическим Советом ГАПОУ « Арский агропромышленный профессиональный колледж»



Заключение Методического совета №____ от «____»__________2016__ г.

номер



Н.Г.Шайдуллин зам.директора по НМР-пред.совета

И.Ф. Кутдусов ,директор-член совета

Э.Н.Гаянова,зам.директор-член совета

В.Р.Габдулхаков ,зам.директора-член совета

А.Р. Гараева ,преподаватель-член совета

А.К. Нуриева ,преподаватель -член совета

Г.Х.Низамиева,преподаватель-член совета



СОДЕРЖАНИЕ



стр.

  1. ПАСПОРТ ПРОГРАММЫ УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ



4

  1. СТРУКТУРА и содержание УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ

6

  1. условия реализации учебной дисциплины

43

  1. Контроль и оценка результатов Освоения учебной дисциплины

44





1. паспорт ПРОГРАММЫ УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ

Татарский язык и литература

1.1. Область применения программы

программа учебной дисциплины является частью основной профессиональной образовательной программы в соответствии с ФГОС по специальности среднего профессионального образования (далее СПО) 260807 технология продукции общественного питания





1.2. Место учебной дисциплины в структуре основной профессиональной образовательной программы: дисциплина входит в общеобразовательный цикл.



1.3. Цели и задачи учебной дисциплины - требования к результатам освоения дисциплины:



  • Телне тулы бер система буларак күзаллау;

  • Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

  • Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү;

  • рухи яктан үскән, үз-үзен танып белүгә һәм камилләштерүгә әзер булган, хәзерге заман көнендә аңлы рәвештә эшчәнлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү; дөньяга кешелекле кузаллау, милли үзаң, гражданлык позицияләре, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм мәдәни байлыкка хөрмәт һәм мәхәббәт формалаштыру;

  • әдәбиятның үзенчәлекләре турында аңлауны, әдәби текстны үзләштерү культурасын, әдәби процессның тарихи һәм эстетик яктан чикләнүен, аналитик һәм образлы итеп фикерләүне, укучыларның эстетик һәм иҗади сәләтен, укуга булган кызыксынуын, әдәби зәвыгын, телдән һәм язмача сөйләмен үстерү;

  • әдәби-теоретик белемнәрне кулланып әсәрне әдәби бербөтен итеп, үзләштерү белемнәрен, төрле төрдәге инша язуны, кирәкле мәгълүматны эзләү, системалаштыру һәм куллануны (шул ук вакытта интернетка чыгып кирәкле мәгълүматны табуны) камилләштерү;

  • укучыларның эстетик белем дәрәҗәсен һәм әхлакый тәҗрибәсен баету;

  • туган һәм рус телендә язылган әсәрләрнең рухи камиллегенең үзара бәйләнешен белүне, аларның охшаш якларын һәм милли үзенчәлекләрен табып әдәби яктан чишү юлларын формалаштыру;

Компетенции.

1.Коммуникатив компетенция

I.1. Сөйләм эшчәнлегенең төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерү.

I.2. Укыган яки тыңланган текстның темасын, идеясен, төзелешен, жанрын ачыклау.

I.3. Текст буенча әңгәмә үткәрү, әңгәмәдә катнашу, үз фикерен әйтү һәм дәлилләү.

I.4. Телнең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нормаларын саклап, текстның телдән яки язмача эчтәлеген җиткерү.

I.5. Төрле стиль һәм жанрларда текстлар төзү.

I.6. Төрле типтагы язма эшләрне информацион технологияләр кулланып башкару.

II. Лингвистик (тел) компетенция

II.1. Тел турында гомуми мәгълүмат. Татар теле һәм сөйләмнең иҗтимагый-мәдәни роле. Татар теле һәм сөйләмнең функцияләре. Татар әдәби теле. Татар әдәби теленең формалашуы.

II. 2. Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.

II. 3. Татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

II. 4.Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау.

Этномәдәни компетенция

III.1. Тел белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше.

III.2. Тел берәмлекләренең һәм чараларының халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләрен ачу.

III.3. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен тану, аңлау, аларны сөйләмдә куллану.

III.4.Татар теле һәм әдәбиятының башка милләтләр мәдәнияте, әдәбияты белән бәйләнеше.

III.5. Татар сөйләме этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллану.







1.4. Рекомендуемое количество часов на освоение примерной программы учебной дисциплины:



максимальной учебной нагрузки обучающегося по специальности 260807 технология продукции общественного питания 170 часов , в том числе:

обязательной аудиторной учебной нагрузки обучающегося 113 часов;

самостоятельной работы обучающегося 57 часов.













2. СТРУКТУРА И СОДЕРЖАНИЕ УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ







Объем учебной дисциплины и виды учебной работы по специальности

260807 технология продукции общественного питания







индивидуальное проектное задание

27

тематика внеаудиторной самостоятельной работы, реферат, расчетно-графическая работа и т.д.

30

Итоговая аттестация в форме дифферинцированного зачета









2.3. Тематический план и содержание учебной дисциплины «Татарский язык» по специальности -

260807 технология продукции общественного питания



Раздел I.. Кереш. Иҗтимагый күренеш буларак тел



Туган телнең яшәеше, үсеше. Җанлы һәм үле телләр турында төшенчә. Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның ана телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.Татарстанда икетеллелек.

Татар милли әдәби теленең язма тамырлары. Борынгы төрки әдәби тел, иске төрки әдәби тел, иске татар әдәби теле. Татарлар кулланган язу төрләре.

Татар теленең төрки телләр гаиләсендә тоткан урыны. Татар теленең этногенезы. Татар диаспорасы.



20

2

Тема1.1 Тел турында гомуми мәгълумат. Дәүләт теле буларак татар теленең роле.

Телнең үсеше, яшәеше. Милли азчылыкны ассимиляцияләү, саклау һәм үстерү сәясәте.

1-2

2

Тема 1.2 Татар теле белеменең төп тармаклары.





Латин графикасы. Татар язуын латин графикасына күчерү һәм 1927-1939 нчы елларда аны куллану. Латин графикасына нигезләнгән алфавитны кайтару турында 1999 нчы елда кабул ителгән закон. Татар язуында рус графикасы. Кириллицага нигезләнгән рус графикасына күчү. Татар телендә Кирилл орфографиясенең төп принциплары. Кириллицада татар теленең үзенчәлекле авазларын бирү. Орфографиянең орфоэпиягә тәэсире.

3-4

2

Тема 1.3 Тел һәм сөйләм. Сөйләм үзенчәлекләре.



Сөйләм төрләре .телдән һәм язма.сөйләм, кара-каршы сөйләшү(диалог) һәм монолог.

5-6

2

Тема 1.4 Язу тарихы.

Рун язуыУйгур язуы.Гарәп язуыТатар язуында рус графикасы. Кириллицага нигезләнгән рус графикасына күчү. Татар телендә Кирилл орфографиясенең төп принциплары. Кириллицада татар теленең үзенчәлекле авазларын бирү. Орфографиянең орфоэпиягә тәэсире.

7-8

2

Тема 1. 5 Язма эш. Изложение

Изложение."Беренче очрашу"

9-10

3

Тема 1.6Фонетика. Тартык һәм сузык авазлар.

Аваз һәм фонема.. Сузык һәм тартык авазлар. Татар телендә сузык һәм тартык авазлар.аваз һәм хэреф авазларның кулланышыСүзләргә транскрипция ясау.Сүзләргә фонетик анализ ясау. Фонетик анализ. Эш кәгазьләре язу (гариза, ышанычнамә).

11-12

2

Тема1.7. Сингармонизм, ассимиляөия, редукция күренешләре.

Сузык авазлар узгәреше. Тартык авазлар үзгәреше

13-14

2

Тема 1.8 Графика. Орфография. Орфоэпия.

Сүзләргә график анализ ясау.Орфография принциплары: фонетик, морфологик, тарихи-традицион, график, дифференцмаль.

15-16

2

Тема 1.9 Лексика. Татар теленең сүзлек составы

. Лексика. Лексикография.Этимология турында төшенчә.

Искергән, тарихи, яңа сүзләр, халык этимологиясе Татар теленең сүзлек составы (фразеологизм, омоним, синоним, антоним). Оксюмороннар телдә еш күзәтеләме

17-18

2

Тема 1.10 Язма эш .

Тест эшләү. БДИ биремнэре



19-20

3

Раздел II. Урта гасыр əдəбияты.- XX гасыр башы əдəбияты .



Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятныҗ кеше тормышында тоткан мөһим урыны. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүген көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге турында төшенчә бирү.

XIX йөз татар əдəбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар. Г. Кандалый, Ш.Мəрҗəни , М.Акъегетзадə, З. Багиев иҗатларына гомуми күзәтү. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре.

XX гасыр башы əдəбиятында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, бу гасырның социаль тетрәнүләре. Әдәбиятның яңа үрләргә күтәрелүе, 1905-1907 еллардан башлап егерменче елларга кадәр дәвам иткән ялган һәм ялгыш тенденция. Татар әдәбиятының яңа жанрларга һәм жанр төрләренә баюы. Әдәби юнәлешләр. Аның яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасының көчәюе. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю, сәнгатьчелек җәһәтеннән казанышлар.

34



Тема2.1 Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияты. Шəхес һəм шагыйрь буларак Кол Гали.



Татар əдəбияты тарихының чорларга бүленеше.Татар халкы төзелгән дәүләтләр (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Татарстан Республикасы).Дәүләт символлары.Язучы турында белешмә

21-22

2

Тема2.2 «Кыйссаи Йосыф» поэмасының татар əдəбиятында урыны.

Әсәрнең кулъязмалары һәм басмалары, әсәрнең идея-эстетик узенчәлекләре

23-24

2

Тема2.3 Алтын Урда чоры əдəбияты. Котб һəм Габделмəҗид əсəрлəре.



Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияте «Хөсрəү вә ширин», «Күңел» əсəрлəре.Сəйф Сараи эшчəнлеге.«Гөлстан бит-төрки» әсәре һәм «Сөһəйл вə Гөлдерсен» дастаннарының идея эчтәлеге

25-26

2

Тема2.4 Дастан турында төшенчə. «Идегəй» дастанының төп сюжет сызыгы.

Шул чордагы яулап алу сугышлары һәм хакимлек өчен көрәш.

27-28

2

Тема2.5 Казан ханлыгы чоры. XVII - XVIII йөз татар əдəбиятына күзәтү.



XV-XVI йөзлəрдə иҗат иткән татар әдипләре.Казан ханлыгы чоры әдәбияты (Мөхәммәд әмин, Омми Камал, Кол Шәриф).

Мөхәммәдьярның тормышы һəм иҗаты. «Төхфәи Мәрдан» «Нуры содур» поэмаларының тәрбияви әһәмияте.XVII йөз татар əдəбиятына күзәтү.Татар милләтенең хәле.Татар халкының азатлык өчен көрәшүе һəм шул көрəшнең әдәби әсәрләргә чагылышы.Г.Утыз-Имәни иҗаты.Мәдхия һəм мәрсиялəр.

29-30

2

Тема 2.6 XIX йөз татар əдəбияты. Г.Кандалыйның тормыш юлы һəм иҗаты.

Поэма һəм шигъри хатларында хатын-кыз образын сурəтлəүдә шагыйрьнең осталыгы(«Шәфгый», «Сәхипҗамал»).

31-32

2

Тема 2.7 Мəгърифəтче Ш.Мəрҗəни, М. Акмулланың эшчəнлекләрен күзаллау.

Мəгърифəтчелек хəрəкəте.Мəрҗəни мəчетенең тарихы. - «Хисаметдин менла» романының төп идея эчтəлеге

33-34

2

Тема 2.8 Каюм Насырыйның тормыш юлы һəм иҗаты.

К Насыйри китапларыннан үрнәкләр.« Тәрбия китабы».



35-36

2

Тема 2.9 М.Акъегетзадə «Хисаметдин менла» романының төп идея эчтəлеге.

Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар

37-38

2

Тема 2.10 З. Багиевның «Меңнəр, яки гүзəл кыз Хəдичə» романында саф мəхəббəт һəм байлык арасындагы каршылык.

З. Багиевның ижат мирасы Романның жанры.

«Меңнəр, яки гүзəл кыз Хəдичə» романы турында.

39-40

3

Тема 2.11 XX гасыр башы əдəбияты. Г.Исхакыйның «Ул əле өйләнмәгән иде» повестенда катнаш гаилә проблемасы.



Бу чор əдəбиятына хас куренешлəр.Руслашуга артык бирелүнең миллəтне аянычта, көлке дә хәлләргә төшерүен тасвирлау.Повесть турында мəгълүмат.Автор əсəре белəн ни əйтергə тели Тормыш юлы һәм иҗаты. Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Бу көрәштә төп омтылышлары, эшче-крестьян мәнфәгатьләрен кайгырту, аларныиҗтимагый изелүдән коткару максаты. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль катнаша башлавы. Г.исхакыйның көрәш юлы, төрмәләрдә утыруы, сөргендә булуы, Төркиягә качып китүе, илгә яңадан кайтып, революцион көрәшне дәвам иттерүе.Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте."Конфликт" төшенчәсен тулырак аңлату. Иҗтимагый конфликт. Конфликтның башка төрләре.

41-42

3





3

Тема 2.12 Г.Тукай иҗатында табигать, жир, ил, халык образлары.



Г.Тукайның ижаты.Шигырьлəрен анализлау.Милли традицияләрнең «Милли моңнар» шигырендə чагылышы.Шигырьдə авторның нинди хислəре чагыла?

Шигырьне яттан өйрәнү. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында моңарчы алган белемнәрне искә төшерү һәм гомумиләштереү, яңа фактлар белән таныштыру.

Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре. Аларда урта гасырлар, XVIII-XIX йөзләрдә татар әдәбиятыннан, Көнчыгыш әдәбиятларыннан килгән аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү.

Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традиөияләренең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың кимүе, сурәтлелек арту.

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяны һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау.

Тукай лирикасы, үзенчәлекләре. Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы.

Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары.

43-44



Тема 2.13 XX йөз башында иҗат иткән әдипләр Дəрдемəнд. С. Рəмиев.

Дəрдемəнднең тормыш юлы һəм иҗаты.Дəрдемəнд иҗатыннан үрнəклəр.Шигырьлəрен анализлау.С. Рəмиевның тормыш юлы һəм иҗаты.С. Рəмиевның публицистик эшчəнлеге.Аның шигырьлəрендə романтизмның чагылышы Дәрдмәнд шигырьләрендә лирик герой. Шәхес һәм җәмгыять,шәхес һәм табигать мөнәсәбәтләрененң оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе.

45-46



Тема 2.14 М.Фәйзи «Галиябану» əсəрендə мəхəббəт темасы.



Лирик геройның халык күтәрелешеләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге. Хикмәт традицияләренең яңа югарылыкта дәвам иттерелүе.Татар шигырь төзелеше,үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Позия төрләре.

47-48



Тема 2.15 Г.Камалның мəгърифəт өлкəсендə күпъяклы эшчәнлеге.«Бүлəк өчен» комедиясе.



Г.Камалның тормыш юлы һəм иҗаты.Мəгърифəт учаклары.«Г.Камал» театры турындыда доклад.«Бүлəк өчен» комедиясе» турында.Персонажларны анализлау, максатларын ачыклау.

49-50



Тема 2.16 . Ф.Эмирханның тормыш юлы һәм иҗаты. « Хəят» повестендə милли-əхлакый тəрбиянең чагылышы

Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары.Психологик анализ турында төшенчә. « Хəят» повесте турында.Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы. Бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф- гадәттләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренз карашында каршылыклар туу, моның ул шарталарда мәҗбүрият булуы. Дини йолаларны үтәүнең күңеле сафландыруы, шул ук вакытта дини йола-гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле.

51-52



Тема 2.17 Контроль эш.

Алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру

53-54





Самостоятельная работа: выполнение домашних заданий по разделу 1.

Примерная тематика внеаудиторной самостоятельной работы

«Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали» проект эше.

«Алтын Урда чоры әдәбиятына хас жанрлар» реферат язу.

"Борынгы төрки әдәбиятының төп ядкарләре" презентация эше.

"Музыка һәм рәсем сәнгатендә Г. Тукай образы. Презентация эше.

12





4

2

2





4







Раздел III Тел - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш . Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Синтаксисның өйрəнү объекты - сөйлəм төзелеше. Төп синтаксик һəм логик категориялəр арасында мөнəсəбəт. Сөйлəү Һəм фикерлəүнең төп берəмлеклəре буларак җөмлə һəм хөкем. Сөйлəмнең төп үзенчəлеклəре. Гади сөйлəм сүзлəре турындатөшенчə. Гади сөйлəм сүзлəре һəм диалекталь лексика. Гади сөйлəм сүзлəренең төрлəре, аларның стилистик үзенчəлеклəре. Аларның матур əдəбиятта кулланылышы.

22



Тема 3.1 Стильләр турында гомуми мәълүмат.

Татар әдәби телнең функциональ стильләре. Матур әдәбият һәм эш кәгазьләре стильлəре - Татар әдәби телне функциональ стильләре.Фәнни һәм публицистик стильләре гариза язу, указ язу.

55-56

2

Тема 3.2 Туры һәм кыек сөйләм.

Туры сөйләм. Туры сөйләмнең төп үзенчәлекләре. Кыек сөйләмнең тел үзенчәлекләре. Чит сөйләмле текст турында төшенчә. Туры сөйләмдә тыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

57-58

2

Тема 3.3 Синтаксис. Сүзтезмә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләм оештырудагы роле.

Синтаксисның өйрәнү объекты. Татар теленең синтаксик төзелешен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр. Сүзтезмә. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар.

Сүзләр арасында синтаксик бәйләнешләр һәм аларны

белдерә торган чаралар. Сүзтезмәләр һәм аларның төрләре

58-60

2

Тема 3.4 Гади җөмлә. Ия белән хәбәрнең ярашуы.

Сөйләмнең төп берәмлеге буларак җөмлә. Җөмлә турында төшенчә. Җөмләнең хәбәр итү һәм чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү функциясе. Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмлә. Гади җөмлә. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Тулы һәм ким җөмлә­ләр. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр.

61-62

2

Тема 3.5 Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләре.

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Хәбәр, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Иярчен кисәкләр. Аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагыч, аларның төп билгеләре, белдерелүләре һәм мәгънәләре.

63-64

2

Тема 3.6 Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш һәм кереш сүзләр.

Җөмләнең модаль кисәкләре - эндәш һәм кереш сүзләр, алар янын­да тыныш билгеләре.Җөмләнең аерымланган кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре. Гомумиләштерүче сүзләр, алар янында тыныш билгеләре.

65-66

2

Тема3.7 Кушма җөмлә синтаксисы. Тезмә кушма җөмләләр.

Кушма җөмлә. Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмләнең тезелеше ягыннан төрләре. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

67-68

2

Тема 3.8 Иярченле кушма җөмләләр. Синтетик һәм аналитик җөмләләр.

Иярченле кушма җөмлә. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр.

69-70

2

Тема 3.9 Катлаулы кушма җөмләләр. Куп иярченле тезмә җөмлә.

Катлаулы кушма җөмләләр. Куп иярченле тезмә җөмлә.

71-72

2

Тема 3.10 Текст төзелеше. Җөмләләрнең текста бәйләнеше.

Текст. Аның төп билгеләре - тема һәм төп уй; фикер агылышы - "сөйләм предметы" һәм "сөйләм яңалыгы" текстның абзацларга бүленеше һәм төзелеше (баш өлеше, урта өлеш, ахыргы өлеш); гади һәм катлаулы планнар; тексттагы җөмлә һәм абзацларның үзара бәйләнү ысуллары һәм чаралары.

73-74

2

Тема 3.11 Контроль эш

Алган белемнәрне ныгыту, камилләшлерү. "Беренче ау."

75-76

3



Самостоятельная работа: выполнение домашних заданий по разделу.Примерная тематика внеаудиторной самостоятельной работы.

Сүзләргә график анализ ясау

Сүзләргә фонетик анализ ясау

Сузтезмәләрне анализлау.

Гади җөмлә анализы.

Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

Тезмә кушма җөмләне тикшерү.

Иярченле кушма җөмләне тикшерү.

Куп иярченле кушма җөмләне тикшерү.

20



2

4

4

2

4

2

2

3





3

Раздел IV 1920-2000 еллар әдәбияты.

Әдәби проөесска гомуми характеристика. 20 нче елларда сатира, аның объектлары. Искелек белән көрәш үзенчәлекләренең әдәбиятта чагылуы. Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрненең әдәби проөесста чагылышы. Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары. Әсәрләрдә сугыш һәм кеше проблемасы. Әдәбиятның сугышчы хисләрен сурәтләүдә схемалылыкны җиңә баруы, хисләр һәм сурәтләү төсләренеҗ баюы. Җәмгыяттә кискен үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылуы. Әсәрләрдә милли бәйсезлек һәм мөстәкыйллеккә омтылуы, милләтебез тарихына игътибарның омтылуы , артуы. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепцияләренең үзенчәлекләре.

37



Тема 4.1 20 нче елларда илдә барган иҗтимагый-сәяси узгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Г.Ибрахимовның "Казакъ кызы"

Әдәбиятта чор идеалогиясенә буйсындырылып иҗат иткән әсәрләр. Илдәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең әдәбиятта яагылышы.Соөиалистик реализм методының әдәбият һәм сәнгаткә тәэсире. Эдәбиятта чор идеалогиясенә буйсындырылып иҗат иткән әсәрләр. Кеше психологиясенең заманга бәйле рәвештә үзгәреш кичерүе, татар халкының данлы тарихи сәхифәләре чагылышы. Г.Ибрахимовның "Казакъ кызы" романында милләт язмышы.Ыруглар арасында көрәш.Милли азатлык мәсҗәләләренең милләт язмышына бәйле рәвештә ачылуы. 20 нче елларда илдә барган иҗтимагый-сәяси узгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы

77-78

2

Тема 4.2К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар " драмасының идея эчтәлеге.



К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар " драмасының идея эчтәлеге.тормыш юлы һәм иҗаты.Драманың идея эчтәлеге Сугыш фаҗигасе аркасында килеп чыккан трагик вакыйгалар.Әсәрдәге мәхәббәт өчпочмагына нигезләнеп бпрган сюҗетның ачылышы. Төрле соөиал катлам кешеләренең мәхәббәт хисләре алдында тигезлеген күрсәтү.

79-80



Тема 4.3 Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасының төзелеше.

Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы.Поэмада реалистик образларның романтик алымы б/н сүрәтләнеше. Кеше кичерешләрен ачып бирүдә табигый күренешләрнең чагылышы.

81-82



Тема 4.4 Г. Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә гаилә һәм мәхәббәт темалары.



Г. Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә гаилә һәм мәхәббәт темалары. Әсәрдә кеше психологиясенеҗ катлаулы, каршылыклы якларын күрсәтү

83-84



Тема 4.5 М. Җәлил. "Моабит дәфтәрләре" циклы.



М. Җәлил. "Моабит дәфтәрләре" циклы. 40-50 нче еллар әдәбияты ның үсеше

85-86



Тема 4.6 1960-2000 еллар әдәбиятына хас сыйфатлар. Поэзия.

1960-2000 еллар әдәбиятына хас сыйфатлар. Поэзия.Рухани әдәбиятының яңаруы. Чор шигриятенә хас сыйфатлар Г. Афзал һәм Р.Гаташ шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре.сатира жанры;шигырьләрдә тәрбия мәсьәләләре, кимчелекне якларына игътибар итү. Рухани әдәбиятының яңаруы. Чор шигриятенә хас сыйфатлар Зөлфәт һәм Р.Харис иҗатына күзәтү. Лирик герой кичерешләренең халык язмышы, тарихи вакыйгалар белән фәлсәфи бәйләнештә ачылуы.

87-88



Тема 4.7 Х.Туфан тормыш юлы һәм иҗаты.Әдипнең башлангыч чор иҗаты.



Х.Туфан тормыш юлы һәм иҗаты.Аның шигырьләрендә лирик герой кичерешләренең чагылышы.



89-90



Тема 4.8 С.Хәкимнең иҗатында Ватан, туган җир темалары.



С.Хәкимнең иҗатында Ватан, туган җир темалары.Әдипнең иҗатында Ватан, туган җир темаларының яктырылуы. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты

91-92



Тема 4.9 Р. Фәйзуллин шигырьләрендә Тукай образы

Р. Фәйзуллин шигырьләрендә Тукай образы..Халыкның үткәне, тарихына мөрәҗәгате

93-94



Тема 4.10 Ф. Хөсни тормыш юлы һәм иҗаты

Ф. Хөсни тормыш юлы һәм иҗаты.1960-2000 еллар прозасы. "Утызынчы ел " геройларга характеристика

95-96



Тема 4.11 И. Гази "Онытылмас еллар".



Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.

97-98



Тема 4.12 М. Хәсәнов тормыш юлы һәм иҗаты."Язгы аҗаган" романында кеше язмышларының чагылышы.



М. Хәсәнов тормыш юлы һәм иңаты. Язгы аҗаган" романында кеше язмышларының чагылышы.Шәхеснең яшәп килгән система белән каршылыкка керүе. "Әсәрдәге төп каршылыкларны табу

99-100



Тема 4.13 Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә милләт язмышы.



Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә милләт язмышы.

Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.Хикәянең темасын ачыклау



101-102



Тема 4.14 М. Мәһдиев. "Бәхилләшу" повесте

М. Мәһдиев. "Бәхилләшу" повесте.Авторның тормыш юлы һәм иҗаты;Авторның балачак, туган авыл, авылдашлары белән бәхилләшүе

103-104



Тема 4.15 Н. Фәттах "Итил суы ака торур" романының тарихи әһәмияте.

Н. Фәттах Итил суы ака торур" романының тарихи әһәмияте. Болгар дәүләтенең төзелүе, ислам динен кабул итү турында әңгәмә

105-106



Тема 4.16 М. Хәбибуллин "Атилла" романы.



М. Хәбибуллин "Атилла" романы. Авторның тормыш юлы һәи иҗаты

107-108



Тема 4.17 Х.Вахит "Беренче мәхаббәт" драмасының төзелеше.

Х.Вахит "Беренче мәхаббәт" драмасы.1960-2000 еллар драматургиясе .драмада мәхәббәт хисләренең кешелеклелек төшенчәләре белән бәйләнештә күрсәтелүе

109-110



Тема 4.18 Т. Миңнуллин "Үзебез сайланган язмыш" драмасында уку- укыту эшен оештыруга бәйле рәвештә килеп чыккан конфликтның чагылышы.

Т. Миңнуллин "Үзебез сайланган язмыш" драмасында уку- укыту эшен оештыруга бәйле рәвештә килеп чыккан конфликтның чагылышы.кеше психологиясе аркылы яш буынның киләчәккә теләк омтылышларын курсәтү.

111-112



Тема 4.19 Хәзерге чор әдәбияты

. Дф. Зачет

Хәзерге чор әдәбиятына күзәтү ясау. Әйдәп баручы прозаик, шагыйрь, драматурглар. Чорның әдәби тенденцияләре. Хәзерге чор поэзиясе. Р.Фәйзуллин, Р. Харисов, Р. Миңнуллин иҗатларына күзәтү.

Хәзерге чор прозасы. Татар прозаикларының тормыш турында объективрак фикер йөртергә омтылулары, тарихи әсәрләр тудырулары. Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу.Тема төрлелеге. Р. Мөхәммәдиев "Ак кыялар турында хыял"

Бүгенге көн драматургиясенә күзәтү ясау. Драматуригиянең торышы. Чорның әдәби тенденцияләре. З.Хәким иҗаты.



113





Самостоятельная работа: выполнение домашних заданий по разделу 2.

Примерная тематика внеаудиторной самостоятельной работы

Г. Афзал һәм Р.Гаташ шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләре

С.Хәкимнең иҗатында Ватан, туган җир темалары.

М. Җәлил. "Моабит дәфтәрләре" циклы.

Җ.Тәрҗеманов иҗатын күзаллау-Ш.Галиев иҗатын күзаллау, иҗатлары. Х.Халиков иҗатын күзаллау. Җ. Дәрзаман иҗатын күзаллау Роберт Миңнуллин иҗаты.



16





2



2

2

10

3

























































3. условия реализации УЧЕБНОЙ дисциплины

3.1. Требования к минимальному материально-техническому обеспечению

Реализация учебной дисциплины требует наличия учебного кабинета "Татарский язык и литература"



Оборудование учебного кабинета:

- посадочные места по количеству обучающихся;

- рабочее место преподавателя;

- комплект учебно-наглядных пособий «Татарский язык и литература»;

- раздаточный материал

Технические средства обучения:

- компьютер с лицензионным программным обеспечением и мультимедиапроектор.



3.2. Информационное обеспечение обучения

Перечень рекомендуемых учебных изданий, Интернет-ресурсов, дополнительной литературы

Төп чыганаклар:

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  • Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, - Казан, 2008.

  • Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.С. Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. - Тулыл. 3 нче басма. -Казан: Мәгариф, 2012. - 158 б.

  • Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныф өчен дәреслек - хрестоматия (татар балалары өчен) / Х.Й. Миннегулов,Н.С. Гыймадиева. - Тулыландырылган өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2012. - 367 б.

  • Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов. - Тулыландырылган 3 нче басма. - Мәгариф, 2012. - 247 б.

  • Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныф өчен дәреслек - хрестоматия (татар балалары өчен) / Ф.М. Мусин,

  • З.Н. Хәбибуллина, Ә.М. Закирҗанов. - Яңадаң эшләнгән өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2012. - 311б.

  • Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. - Тулыландырылган 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2012. - 344 б.

Өстәмә чыганаклар:

  • Русско- татарский словарь. Около 47 000 слов. 3 - е издание, исправленное. Под редакцией доктора филологических наук Ф. А. Ганиева. - Москва:

  • «Русский язык» - 1991

  • Татарча - русча һәм русча - татарча кесә сүзлеге. - Казан, ТАРИХ, 2001. - 568 б.

  • Әхмәтҗанов, Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге / Р.Әхмәтҗанов- Казан: Тат. кит. нәшр,2001.

  • Сафиуллина, Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев- Казан:Мәгариф, 2002.

  • Сафиуллина, Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр җыентыгы / Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев- Казан: Мәгариф, 2002.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: Матбугат йорты, 2005.

  • Татар теленең орфографик сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2010.



Интернет ресурлар:

www.mon.tatar.ru

Татар теле һәм әдәбияты - Википедия ru.wikipedia.org›wiki/Татар теле

Мин татарча сөйләшәм www.proshkolu.ru

Tatar.com.ru: татар теле

Казан шәһәре администрациясенең рәсми сайты Week-end в Казани.

www.belem.ru/

www.tugantelem.narod.ru</</u>

4. Контроль и оценка результатов освоения УЧЕБНОЙ Дисциплины



Результаты обучения

(освоенные умения, усвоенные знания)

Формы и методы контроля и оценки результатов обучения

1

2

Умения:



Орфография, орфоэпия нормаларын үзләштерү, фонетик анализ ясый белү.

практические занятия, внеаудиторная самостоятельная работа

Төрле сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен булдыру.

практические занятия

Сөйләмдә сүз төркемнәреннән дөрес һәм урынлы файдалану, төгәл итеп анализлау

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Сүзләргә фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен булдыру, анализ үрнәкләрен камил белү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Сүз ясалышын, төзелешен, сүзтезмәләрне тикшерү үрнәкләрен камил белү.



контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Орфографик прициплар һәм аларның нормаларын белү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Стилистика һәм сөйләм культурасы нормаларын төгәл белү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Пунктуация кагыйдәләреннән дөрес файдалану.

практические занятия

Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

практические занятия, выполнение индивидуальных проектных заданий

Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү

практические занятия, внеаудиторная самостоятельная работа

Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

практические занятия

Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Знания:



Рун язуы турында төшенчә алу.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа практические занятия

Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

практические занятия

Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

практические занятия, выполнение индивидуальных проектных заданий

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

контрольная работа

Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

контрольная работа, внеаудиторная самостоятельная работа

Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу

контрольная работа







П





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал