7


Гаилә - бәхет учагы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Гаилә - бәхет учагы.

5нче сыйныф укучылары белән гаилә бәйрәме.

Укытучы: Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар! Сезне

Бүгенге гаилә бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Гаилә ул - җылы

учак.Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бүгенге бәйрәм сезнең гаилә учагыгызга бәхет чаткылары бүләк

итәр.

1 А.б.

Нигә бүген сыйныфта

Бик күңелле,бик ямьле.

Чөнки бүген кунакка

Әти - әниләр килде.

2 А.б.

Әтиләрне, әниләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.



Җыр : "Әссәмәгаләйкем"



Укучы:

Яшәсен әти - шниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.



Укучы:

Иң кадерле кешеләр сез

Әтием һәм әтием

Сез булганга без бәхетле

Тыныч рәхәт яшибез.



Укучы:

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын

Әти - әниләр йөзе

Гел көләч булып торсын.



Укучы:

Кояш кебек балкысыннар

Кояш кебек янсыннар

Гел кояш кебек яктырып

Өй түрендә булсыннар.



Укучы:

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.



Җыр: "Яратыгыз"



Укытучы:

"Агач яфрагы, кеше баласы белән матур", ди халык.

Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә "әннә", "әттә" дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс - текәлмәс бәхет, шатлык китерә.



Укучы:

Бала - җаның,

Бала - уртак каның

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала - назың,

Бала - гүзәл язың,

Бала - ачылачак ут чәчәк.

Укучы:

Бала - бәгырь

Бала - татлы сөенеч,

Бала - күтәрүче күкләргә

Кулдан китсә, кайчан кайгы - хәсрәт

Күз яшьләре була күпләргә.



Укучы:

Бала - җылың,

Бала - йөрәк җылың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм ... ачы язмышы.



Укытучы:

Бар матурдан матуррак

Кыймәтледән кыйммәтлерәк,

Үз җаныннан газизрәк

Бала тудырды Ана!...



Әниләр бишек җыры башкара.



Укучы:

Ана - бөек исем!

Нәрсә җитә әни булуга...

Хатыннарның бөтен матурлыгы

Чибәрлеге ана булуда.



Җыр: "Кояш гомере"



Укучы:

Әти янымда булганде

Бернәрсәдән курыкмыйм.

Аның сүзе миңа закон

Әтиемне тыңлыйм мин.



Укучы:

Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы



Малайлар җырлый: "Солдат та булган диләр"



Әти кеше армия сафларында хезмәт иткәне турында сөйли.



Шаян такмаклар: (малайлар җырлый)

1. Әти белән бергәләшеп

Таңнан торып утырдык

Җиң сызганып кызу - кызу

Без эшләргә тотындык.

2. Нәни энем сабын алып

Табаларны чистартты

Аның майлы битен күреп

Песием куркып качты.

3. Сеңелем дә бик тырышты

Идәннәрне юышты

Күл булып аккан суларны

Чүмеч белән җыешты.

4. Дүртәүләшеп тәмле итеп

Пәрәмәчләр пешердек

Көеп табага ябышкач

Кыра - кыра ашадык.

5. Әниләр көненә шулай

Без әнигә булыштык

Аңа бер эш тә калмады

Менә ничек тырыштык.

Җыр:



Парлы бию.





Бәйрәмнең икенче өлешендә чәй эчү һәм төрле уеннар оештырыла.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал