7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему: 'Сыйфатлар иленә сәяхәт'

Конспект урока по татарскому языку на тему: 'Сыйфатлар иленә сәяхәт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

"Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

12 нче лицей


6 нчы сыйныфның татар төркемендә үткән

дәрес-сәяхәт

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габидуллина Кадрия Шәйхразый кызы


Лениногорск- 2015


Дәреснең максаты:

1.Белем бирү максаты: Укучылырның сыйфат темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, системалаштыру;

2.Фикер сәләтен үстерү максаты: Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;

3.Тәрбияви максат: Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш уяту; укучыларда миһербанлылык, кече күңеллелек һәм матурлык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер, экран, тема буенча мультимедиа презентация; матур итеп эшләнгән табигать күренеше, кәгазьдән кисеп ясалган "татар егете" һәм "татар кызы" рәсемнәре


Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт


Дәрес барышы:

Укытучы: - Исәнмесез, укучылыр!

Укучылар: - Исәнмесез-саумысыз!

У: - Кәефләрегез ничек?

у: - Кояшлы иртә кебек.

- Туган телем татар телен,

өйрәнергә дип килдек!

Укытучы: - Укучылыр, бүген без сезнең белән сыйфатлар иленә сәяхәткә чыгарбыз. Ә сез әкиятләр укырга яратасызмы?

у: - Әлбәттә, яратабыз.

У: - Ә сәяхәт итәргә яратасызмы?

у: - Бик яратабыз.

У: - Алайса, сәяхәтебезне башлыйбыз! (1 слайд: гүзәл табигать күренешләре һәм милли киемнән татар егете күрсәтелә)

- Борын-борын заманда куе урманнар, биек таулар, тирән елгалар, матур болыннар тирәсендә бер Батыр исемле егет яшәгән, ди. Бик кыю, батыр намуслы, акыллы һәм уңган булган ди ул. Әле уңган гына түгел, бик моңлы да икән безнең Батыр.Ул төрле милли уен коралларында берсеннән-берсе матур көйләр сузып утырырга ярата икән...

Көннәрдән бер көнне шулай курайда уйнап, кошлар сайравыннан илһам алып утырганда, (кошлар сайравы, курай уйнаган көй яңгырый) үзенең көенә кушылып җырлаган бер кыз тавышын ишетә. (2 слайд: экранда милли киемнән татар кызы күрсәтелә) Батыр тавыш ишетелгән якка барса, анда бик матур һәм бик сылу бер кыз утыра икән. Кызның исеме дә Сылу имеш... Егет белән кыз бер-берсен бик ошатканнар, ди. Әмма Сылу кырыс һәм явыз Сыйфатлар иле патшасының кызы, ә патша кызын сыйфатларны бик яхшы белүче, кыю һәм акыллы егеткә генә бирергә риза икән.

Ә сыйфатлар иленә барып, кызны алып кайтыр өчен төрле киртәләрне үтәргә кирәк икән. Сыйфатлар патшасы үзенең кызын җибәрәсе килми, шуңа күрә берсеннән - берсе авыр киртәләр куйган.

- Укучылар, ярдәм итәбезме Батырга Сылуны алып кайтырга?

у: - Әлбәттә, ярдәм итәбез!

У: - Сез сәяхәткә әзерме соң?

у: - Әзер!

У: - Хәзер сынап карыйбыз...( 3 слайд: сораулар)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Ул нәрсәне белдерә?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре була?

- Ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?

- Җөмләнең нинди кисәге булып килә?(Укучылар сорауларга җавап бирәләр)

У: - Күрәм, сез сәяхәткә әзер!? Укучылар, Сыйфатлар иле патшасы без барасы юлны бутап куйган шул. Әйдәгез, башта юлны табыйк әле! ( 4 слайд)

Куе урман

Сихерле елга

Чәчәкле юл

Тирән болын

Озын патшалык

У: - Дөрес юлны табар өчен сыйфатланмышларга туры килә торган сыйфатларны дөресләп язарга кирәк. Дөрес җавап өчен дәреснең махсус бүләге "татар малае" яки "татар кызы" тапшырыла. Алар үзләренә төрле яхшы сыйфатлар туплаганнар (акыллы, тәрбияле, әдәпле, кыю, зирәк, игътибарлы, намуслы һ.б.). Кем иң яхшы сыйфатларны күбрәк җыяр икән?(Укучылар биремне үтиләр, бүләкләр тапшырыла)

У: - Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алда озын юл... Ә юлда ташлар... Барыр өчен безгә юлны ташлардан чистартырга кирәк! (5 слайд)

Укучылар тиз генә ташлар артына яшеренгән биремнәрне үтиләр: төсне, тәмне, физик сыйфатны, характерны, урынны белдергән сыйфатларны язалар. Иң күп язган укучылар бүләкләнә.

У: - Менә без тирән елгага да килеп җиттек. Бу елга элек бик матур булган, анда берсеннән-берсе матур аккошлар йөзгән, оя корган. Ләкин елга пычранган һәм аккошлар моннан китеп беткәннәр.Укучылар, әйдәгез, кайтарыйк әле аккошларны үзебезгә!(6 слайд)

Ак-

Яшел-

Җылы-

Акыллы-

У: - Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп яза алсак, һичшиксез, аккошлар кайтырлар. ( дөрес җавап биргән очракта, экрандагы күлдә аккошлар пәйда булачак)

У: - Балалар, ә сезнең урманда булганыгыз бармы? (7 слайд: урман сурәте)

у: - Ба-а-ар...

У: - Урманга сез ни өчен барасыз?

у: - Җиләк җыярга, ял итәргә.

У: - Әйдәгез, без дә урман буенда ял итеп алыйк әле. ( кошлар сайравы яңгырый. Укучылар үзләре яраткан җырны башкаралар һәм җиңелчә генә биеп тә алалар)

У: - Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урманда нинди җәнлекләр яшәгәнлеген дә искә төшереп үтик инде (8 слайд: табышмаклар)

Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Энәле бүрек бара,

Булдырсаң тотып кара!(Керпе)

Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап,-

Урманда йөри, умартадан бал чүпли. (Аю)

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар күзли. (Бүре)

Нечкә билле, көлтә койрыклы,

Әдәпле генә кодача, тавыкларны ярата. (Төлке)

Табышмакларга тиешле җаваплар алынып беткәч, әлеге җәнлекләргә хас билгеләр буенча сыйфатлар тупларга кушыла. (Эш төркемнәргә бүленеп эшләнә) Укучылар төлкенең хәйләкәр, кәнтәй, кыланчык; бүренең явыз, җитез, соры; куянның куркак, юаш, җитез булуларын тәфсилләп сөйләп бирәләр.Сыйфатның сурәтләү чарасы буларак хезмәт итүен билгеләп үтәләр.

У: - Укучылар, инде чәчәкле болынга да килеп җиттек. (9 слайд:чәчәкле болын сурәте)

- Монда керү өчен сыйфатларның ясалыш ысулларын яхшы белергә кирәк.

Тамыр-

Ясалма-

Кушма-

Парлы-

Тезмә-

Укучылар шулай ук бу ясалу ысулларының нинди юллар белән ясалганлыгын да әйтеп бирәләр.

У: - Болынга керергә рөхсәтне дә алдык, тизрәк биремнәрне үтик.(10 слайд) Монда төрледән-төрле матур чәчәкләр үсә. Алар шушы болынны бизәп гел шулай балкып утырсын өчен безнең ярдәм сорала. Бу серле чәчәкләрнең артында бер сүз язылган, шул сүзләрдән төрле сыйфатлар ясап язарга кирәк. Кем күбрәк, кем тизрәк яза, шул бүләк ала. (Алга таба укучылар үзләре ясаган сыйфатларны кулланып, кечкенә күләмле хикәя төзиләр)

У: - Хәзер инде Сихерле патшалыкны гына үтәсе калды. Бу патшалыкның ишек төбендә бик уяу һәм бик тугры сакчылар сакта тора икән... Аларны үтәр өчен сыйфатлар турында барлык белемнәрегезне күрсәтергә кирәк булыр. (11 слайд: тест биремнәре)

У: - Укучылар, без бүген сыйфатлар иленә сәяхәт ясадык, төрле киртәләр аша уздык. Безнең ярдәм белән Батыр белән Сылу кавыштылар, алар йортына куаныч килде. Ә шундый авыр киртәләрне үтү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икән соң? (Дәрестә иң күп бүләк җыйган укучылар әйтеп чыгалар: кыю, акыллы, зиһенле, зирәк, сабыр, тәрбияле һ.б. Бүләкләр саны буенча билгеләр куела.)

Өй эше: 1.Батыр һәм Сылу турында әкиятне дәвам итәргә,кулланылган сыйфатларның астына нинди җөмлә кисәге булуына карап сызып килергә кушыла. 2. Әкияткә иллюстрация ясап килергә



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал