7


  • Учителю
  • Татар теленнән 'Икмәк' хикәясе темасына технологик карта

Татар теленнән 'Икмәк' хикәясе темасына технологик карта

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы

Шакирзянова Нурсинә Газинуровна

Предмет

Әдәби уку

Тема

Хәләф Гарданов "Икмәк" хикәясе

Максат


Бурычлар


-хикәяне искә төшерү, образга бәя бирә белү;

-икмәк турында мәгълүматлар алу, белемнәрне камилләштерү;

-укучыларда ризыкны олылау, әдәплелек сыфатлары тәрбияләү


-укучыларның сөйләмен, укуын, аралашу осталыгын камилләштерү;

-укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, сөйләм культурасын үстерү;

-рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча: "Икмәк" хикәясен белү, аның эчтәлеген белү, образга бәя бирә белү;

Шәхескә кагылышлы: укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

-танып-белү УУГ:информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү;

-коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү;

-регулятив УУГ: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү.

Дәреснең тибы

Кабатлау дәресе

Төп төшенчәләр

Икмәк, вертолет

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Төркемдә, парларда

Чыганаклар

Төп :

Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге .Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

Өстәмә:

Мультимедиа

Дәрескә презентация, проектор



Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

мотивлаштыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? уку дәресен башлап җибәрәбез.

Укучылар үзләренең уку урыннарын тикшерәләр


Белемнәрне актуальләштерү

Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?


-Узган дәрестә без сезнең белән уйный башладым төзелмәсе белән таныштык. Өй эшен тикшерәбез

Смайликлар ярдәмендә күрсәтү

Өй эшен буенча җавап бирәләр


Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү

Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

-Укучылар,без сезнең белән Хәләф Гардановның "Икмәк" хикәясе белән танышкан идек. Сезнең Хәләф Гарданов турында ишеткәнегез бармы?

Галим, педагог Хәләф Шакирҗан улы Гарданов (1932-2007) бик күп әсәрләр авторы. Ул үзенең әсәрләрендә туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне яратырга, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә. Ул шулай ук күп кенә дәреслекләр һәм укытучылар өчен методик әсбаплар авторы да. Аның әсәрләре:

"Исәнмесез, иптәшләр"

"Рәхмәт сезгә-барыгызга"

"Сиртмәле кое"

"Курыкканга куш"

"Тел ачкычы"

-Ә хәзер әйдәгез бергәләп "Икмәк" хикәясен искә төшерик әле.

-Төп герой кем?

-Аның исеме ничек?

-Ул нишли?

-Хикәядә төп нинди кыйммәтле әйбер турында сүз бара?

-Әйе, икмәк безнең көчебез, куәтебез, тормышыбыз. Аны саклап, кадерләп тотарга кирәк. Ә сез ипи ничек итеп безнең өстәлгә килүен беләсезме?

-Иң беренче тракторлар җирне сукалыйлар, сөрәләр, тырмалыйлар. Чәчкечтә чәчәләр. Игеннәр өлгергәч, комбайннар белән уралар, сугалар. Ашлыкны элеваторга озаталар. Тегермәндә тарттырып, он ясыйлар. Ә оннан тәмле икмәк пешерәләр.

-Икмәк, аның олылыгы турында бик күп китаплар язылган,мәсәлән Юныс Әхмәтҗанов "Икмәк кадере" исемле китабында икмәкнең нинди кадерле, олы икәнен бик матур итеп язган.

-Ә сез икмәк турында нинди мәкальләр беләсез?

-Әйе. Бик дөрес. Шулай ук тагын бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар.

-Әле бит оннан ипи генә түгел, ә төрле тәмле күмәчләр, чәй ризыклары, баллы-татлы ризыклар да әзерлиләр. Сез нинди ризыклар беләсез?

Бер бала сәнгатьле итеп укып чыга.

Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр

Икмәк турында

Укучылар ипи турында мәкальләр әйтәләр


Укучыларның җаваплары

Үз белемнәрендә ориентлаша белү


Үз фикерләрен телдән әйтеп җиткерү

Яңа теманы өйрәнү

-Дәреслектәге 11 нче күнегүне телдән эшлибез

Күнегүне эшләү

Үз белемнәрендә ориентлаша белү

Ял итү

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, аска,

Утырып, торып алыйк.

Бергәләшеп сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.


Физминутканы эшлиләр


Яңа теманы ныгыту

(финкин мэпс)

-Дәреслектәге 14 нче күнегүне парлап эшлибез. 1 пар Искәндәргә туры килгән сыйфатларны, икенче пар туры килмәгән сыйфатларны санап чыгасыз.


Күнегүне эшләү. Парлашып, иптәшең белән эшли белү

Уз фикереңне әйтеп җиткерү, иптәшеңне тыңлый белү, хаталар булган очракта төзәтә белү

Мөстәкыйль эш

(финк инсайд)

-Ә хәзер төркемләп эшлибез.

Төркем белән узегез яраткан бер ризыкның рәсемен ясагыз. Аннан соң төркемнән бер кеше нәрсә ясавыгызны һәм ни өчен шул ризыкны ясавыгызны әйтеп бирә.

Укучылар төркем белән рәсем ясыйлар


Өй эше

61 бит, 16 нчы күнегү

"Икмәк" текстын план буенча сөйләргә өйрәнәсез.

Рефлексия, бәяләү

Укучылар, сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз, сорауларга җавап бирдегез, тырыштыгыз. Сез өстәлегездә 3 төрле төстә кәгазь күрәсез. Сезгә дәрес ошаса, материалны аңласагыз, яшел төсне күрсәтегез. Материалны аңлап, соравыгыз калса, сары төсне, материал авыр булып, аны үзләштермәсәгез, кызыл төстәге кәгазьне күрсәтегез.

Яхшы, укучылар, бүгенгә дәресебез тәмам, сау булыгыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал