7


  • Учителю
  • Татар теленнән бәяләү материаллары (9 класс)

Татар теленнән бәяләү материаллары (9 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

9 нчы класста татар теленнән бәяләү материаллары



Ялгыз йорт



Әнә еракта Дим буена утырган ике мәчетле зур гына авыл. Якынрак барып карасаң, аның бер читендә урман шикелле куе бер бакчалык бар. Бакча бик күптән утыртылган булса кирәк: агачлар инде тәмам картайганнар. Бакчага карау белән, аңар инде күптәннән бирле адәм кулы орынмаганын белергә була. Аның койрыгы Дим буена барып терәлә. Икенче башындагы агачлар арасыннан аслы-өсле зур гына агач өйнең ташландык хәрабәсе күренә. Аның манзарасы гаять күңелсез: тәрәзәләр такта белән томаланган, түбәсендәге калайлар, буяулары күптән уңган, яңгырдан күгәреп, самовар морҗасы төсле челтәр-челтәр булып беткәннәр.

Йөрүче булмаганга, ишегалдына ямь-яшел чирәм үскән. Төннәрен монда бигрәк тә тын була, тик ара-тирә мәче башлы ябалакның ачы тавыш белән кычкыргалаганы гына ишетелә.

Әбиләр кышкы озын төннәрдә, орчыкларын эрли-эрли, яннарына түгәрәкләнеп утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркыныч әкиятләр сөйлиләр. Картлар исә, аның яныннан узганда, тирә уйга чумган бакчага бер карап алалар да мәгънәле генә итеп: "Бичара мирзаның балаларына бу нигездә рәхәт күрергә язмаган икән инде..." - диләр. (152 сүз)

(С.Җәләлдән)

Бирем. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга.







Күкеләр дә файда китерә



Күке үзенең баласын башка кошлардан туендырта. Әмма күкенең бу гадәте аңарда ана хисе булмаудан түгел, бәлки нәселен саклап калу өчен тырышуыннан килә.

Күке күп ашавы белән файдалы. Күке баласы башка кош балаларын оядан этеп төшерә, ата-аналары барысын да туендыра алмый. Күке баласы бертуктаусыз кычкыра, хәттабашка оядагы кошлар да аңа үз балаларының өлешен бирергә мәҗбүр булалар.

Күке бер сәгатьтә йөзгә якын корт ашый. Ул аларны бер, ике, хәтта ун сәгать буенча туктаусыз ашый ала. Бөҗәкләр, кортлар арасында башка кошлар ашый алмаган корткычлар да аз түгел. Мәсәлән, төксел яки агулы бөҗәкләр, парсыз ефәк күбәләге. Ә күке аларны рәхәтләнеп ашый. Күке булмаса, агачлар өчен зур куркыныч туар иде.

Табигатьтә һәр яктан да файдалы затлар сирәк. Күкеләр, башка кош балаларын һәлак итеп, зыян китерәләр, ләкин үзләре үк. Зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, файда ясыйлар, һәм бу файда зыянга караганда шактый артыграк. (137 сүз)

Ю.Дмитриевтан



Бирем. Соңгы ике кызыл юлны сүз төркемнәре буенча тикшерергә.









Изложениеләр



Бирем. 50 сүздән дә ким булмаган кыска изложение язарга.



Җил һәм Кадыйр



Кадыйр бүген чаңгыда җил белән узышырга булды. Ни өчен җил белән дисезме? Чөнки авылда ул узышмаган малай инде калмады. Җилне узу җиңел булмавын белә Кадыйр, шуңа күрә чаңгысын яхшылап майлады, җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән әнисенең халатын да киеп куйды. Халат озын иде, итәге кардан сөйрәлә. Моны күреп, җил куанды. Кадыйр болай озак бара алмас, итәгенә абынып егылыр, дип уйлады.

Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил, малайның әле алдына, әле артына төшеп, аяк кыздырып барды. Ярыш башында ук узасы, бу кызыкны тиз генә бетерәсе килмәде бугай җилнең. Кадыйр тау менгәндә калышты. Ул тау итәгенә күтәрелгәндә, җил, сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте. Хәзер ул ял итеп алыр, көрткә утырыр, ә җил, аны кар белән күмәрмен, дип уйлады, куанычыннан бөтерелеп алды. Кадыйрның ял итәргә исәбендә дә юк икән: тауның бер очыннан менүгә, икенче очыннан выжт итеп төшеп тә китте. Җил аның артыннан йөгереп тә карады, хәтта очып та карады - куып җитә алмады.

Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә генә тигезләштеләр. Урамга барып керергә күп калмады. Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам, дип уйлады җил, алга ыргылды. Кадыйр шуны гына көткән икән: халатын җәеп, җилкән ясады да беренче булып авылга керде.

  • Хәрәмләште! - дип ризасыз выжылдады җил. Мине җилкәненә җигеп җиңде!

Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны ишетмиләр иде инде. (208 сүз)

(Н.Каштанов буенча)



Керпеләр



Быел яз көне алар, башка керпеләр шикелле, наратлык белән тоташкан җирдә бурсыклардан бушаган бер өнне үзләренә оя итеп сайладылар. Болын тирәсендә ризык табу җиңелрәк - юллар такыр, үләннәр коры һәм сирәк, бөҗәкләр күбрәк, җиләкләр тәмлерәк, ләкин бу тирәдә кешеләр күбәя башлады. Әле кар сулары бетеп, җир ныгып та өлгермәгән иде, кешеләр килеп, болында казыклар кагып йөренә башладылар, өзлексез ызгыштылар, төзелеш материаллары ташыдылар. Кайчакларда бу тирәдә кешеләр шулкадәр күбәя- кичекмәстән ояны күчерергә кирәк, ләкин ана керпе йөкле иде, шуңа күрә җайлы ояны ташлап китәргә һаман тәвәккәлли алмадылар.

Аларның биш баласы туды. Бәхеткә каршы, кешеләр урманны бик борчымадылар, вакытлары бик тар иде бугай - һәркайсы, ашкынып, дача төзи. Бу ояда, балаларның күзләре ачылганчы гына, ике-өч атна яшәп булыр әле. Аннан соң күченерләр - урман зур, биш балалы керпе гаиләсе генә сыяр.

Алар, үч иткәндәй, ауга парлашып киткәннәр иде. Төн шундый тыныч, җылы. Кыр тычканнарын куа-куа, шактый юл үттеләр алар. Кинәт аларның оясы янында машина үкергән тавыш ишетелде. Кайтсалар, оя өстендә кара, шыксыз олы машина туктаган да бер яшь наратны тамырлары белән йолкып маташа. Ике кеше төз наратның каерылган ботакларын өзә. Авыр машинаның арткы көпчәге астында оя, ә ояда күзләре дә ачылмаган, энәләре дә тырпаймаган биш бала... (192 сүз)

Яхшылык кире кайта



Малайны әнисе кибеткә җибәрде. Ул ипи, казылык, сөт, катык сатып алды, шуларны сумкасына тутырып урам буйлап атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында - маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суз-суза шатлана. Яхшылыкка җавап бирми калу - начарлык. Шуңа күрә малай этне яратмыйча уза алмады. Тик эт нәрсәдер көтә иде.

Малай аңа ипи сындырып бирде. Эт ипине ашагач, казылык белән сыйлады. Ул кунагын тагын бер кат сыйпады да юлын дәвам итте.

Өйгә кайткач, бик үк каты булмаса да, әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына ачулануга түгел, катырагына да түзәргә әзер иде.

Ул мәктәптән кайтып килгәндә, бер дә юктан эт көтүе аның өстенә һау-һаулап ташланды. Шулвакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да, шулай ук ыржаеп, эт өеренә каршы ташланды. Шулай өрешә һәм шаулаша торгач, эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.

Күп тә үтмичә, алар үз юллары белән китте. Малайны яклашкан маэмай гына калды. Койрык селки-селки, якты күзен елтыратып карап тора иде.

Малай аның теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен шунда гына таныды. (156 сүз)

(Әхсән Баяновтан)







Төлке



Төлкене беләбез без. Күптән яши безнең җирләрдә бу хәйләкәр җәнлек. Җырларыбызга, мәкальләребезгә кергән ул... Борынгы татарның байлары һәм муллалары өстендә төлке еш очрый торган иде. Төлке толып, кама тун, төлкедән бүрек байлык һәм дәрәҗә билгесе иде.

Чал төлке - бик сылу җәнлек. Бигрәк тә аның койрыгы купшы, матур. Шул озын койрыгын, эт шикелле бер дә уңга-сулга селкемичә, горур гына сөйрәп йөртә. Башы кечкенә, очлаеп тора, борыны кара, күзләре ачык көрән төстә. Акыл бар ул күзләрдә, кешегә бик төбәлеп, гүя синең кем булуыңны, нишләргә теләвеңне аңлап карыйлар кебек.

Үз бәясен аңлап, тынычлык саклап, эре генә йөри ул. Ят кеше якынлашса - туктала, сагаеп, өнәмичә карап тора башлый.

...Шундый горур, шундый инсафлы төлкеләр, ашауга килгәндә, бөтенләй әдәпләрен югалталар. Читлегендә тыныч кына йөргән төлке, аш исен сиздеме, шундук комсыз ерткычка әйләнә. Күзләрендә ут кабына, тешләрен ыржайта һәм үзен белештермичә бәргәләнә башлый. Биргән азыкны капыл-копыл йотып кына җибәрә. Ә яшь төлкеләр, ашаган чакта, аягүрә басып, бик яман сугышып та алалар. (154 сүз)

(Әмирхан Еникидән)











Югары урманга җиләккә бару



Безнең авылга якын гына каш өстендә зур гына бер урман бар. Авыл кешеләре аны Югары урман, Кәҗүнни урманы дип йөртәләр. Җәен кызарып кояш батканда, ул урманның һичбер яфрагын да селкетмичә, тын гына нәрсә турындадыр уйлаганын карау бик тә күңелле була.

Минем ул урманга баргалаганым бар. Аның кырыйларында чикләвек, миләш, шомырт шикелле куаклар гына үсә, эчкә киткән саен алар арасында каен, өрәңге, карама шикелле эрерәк агачлар да күренә башлый. Алар арасыннан озын, таза имән агачлары үзләренең калын ботаклары белән әле анда, әле монда күккә сузылалар.

Без абый белән күп вакыт анда Сәхип әби дигән карчыкка ияреп бара идек. Сәхип әби инде тәмам картайган. Ул инде колакка да катыланган. Ләкин ул урманда йөрергә бик оста, кайда җиләк барлыгын үзлегеннән белә һәм шуның өстенә безне, балаларны бик ярата иде.

Шулай без һәр җәйне диярлек Сәхип әби белән җиләккә йөри идек. Ләкин безнең башыбызга яңа уй - шул урманга икәүдән-икәү генә бару уе килде. Без икәү ялгыз калганда гел шуның турында уйлый һәм төрле планнар кора идек. Күп вакыт абый миңа аулакта гына: "Без бит инде урманны, андагы җиләк аланнарын бик яхшы беләбез", - дип куя иде.

Кырга чыктык. Яңа гына кызарып чыккан кояш үзенең шатлыклы нурлары белән инде өлгергән арыш басуын коендыра. Әле анда, әле монда урылган җирләр, ялын кыркып җибәргән тай шикелле, башка җирләрдән аерылып торалар. Без юл кырыендагы чыкка чыланган чирәм буйлап урманга таба барабыз.

Мин артыма әйләнеп караганда, инде авылыбыз шактый ерак калган иде.

Урманга барып җиттек. Башта без, Мокан чокырына җиткәнче, урман буйлап кояш чыгышына таба бардык. Без чокырга төшеп җиткәндә, авылыбыз тәмам күздән югалган иде. Урман эченә кергәндә, мин, туктап, җир җиләге ашарга тотынган идем, абый: "Юкка вакытны әрәм итмә, әйдә эчкә керик тизрәк", - дип, мине алып китте.

Инде кояш яхшы ук югары күтәрелгән иде. Агач араларыннан күктәге болытларның берсен-берсе куа-куа каядыр ашыкканнары күренә. Җил ара-тирә куәтле генә исеп куя. Агачлар да кинәт шаулаша башлыйлар... Менә бер заман агачлар артыннан тау-тау ишелеп кара-кучкыллы болытлар агыла башлады. Якты кояш та алар арасына кереп юк булды. Урманны үзалдына бер караңгылык томалап алды.

Менә бер заман җил тәмам тынды. Агачлар да, нәрсә дә булса көткән, бер минутны да качырмаска теләгән төсле итеп, берьюлы катып калдылар. Дөнья ялт итеп китте һәм, озак та үтмичә, җир йөзен куркынычлы күк күкрәгән тавыш тетрәтте... Тагын тын дөнья яктырып китте. Тагын бөтен дөньяны күк күкрәгән тавыш тутырды. Җил дә, агачлар да азрак тындылар. Һәм шул арада коеп яңгыр да ява башлады.

Без, савытларыбызны әрекмән яфрагы белән томалаган килеш, бер агач төбендә ышыкланып, ни эшләргә белми аптырап тора идек.

Яңгыр азрак басыла төшкәч, кайтырга дип, агач төбеннән кузгалып киттек. Ләкин инде кайсы якка барасын беребез дә белми иде.

  • Әйдә, тәвәккәллик тә шушы якка китик. Нишлисең, бер урында утырмассың бит!

Ниһаять, озак та үтмәде. Теге зур таныш юлга барып чыктык. Бездә булган шатлыкны берничек тә әйтеп бетерә алмыйм.

Озак та үтмәде, без урман кырыена чыктык та авылыбызга кайтып киттек. (487 сүз)

С.Җәлалдән.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал