7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 нчы сыйныф)

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 нчы сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы

Хамидуллина Фирдинә Мансур кызы

Предмет

Татар теле-6 нчы сыйныф

Тема

Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Максат

1) Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше белән таныштыру, кушымчаларын өйрәнү, күнегүләр белән ныгыту.

2) Билгеле үткән заман фигыльләрне күнегүләрдә дөрес итеп куллану.

3)Дәрестә дустыңа карата ярдәмлек хисләре тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.



Планлаштырылган

нәтиҗәләр

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет: Әдәбияттан күренекле шәхесләр буенча җөмләләр төзү;

Танып-белү: Дөньяга карашны киңәйтү;

Кирәкле информацияне эзләп табу;

Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

Коммуникатив:

Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп җөмләләр һәм хикәя төзү осталыгына ия булу;

Регулятив:

Билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру

Предмет:

Өйрәнелгән билгеле үткән заман фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану



Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Билгеле үткән заман фигыльләр, зат-санда төрләнешен күзәтү

Предметара бәйләнеш

Әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар

Дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация

Җиһазлау

Экран, ноутбук, карточкалар





Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.



Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Актуальләштерү

6 мин.



Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.



Үткән дәрестә өйрәнелгән хәзерге заман хикәя фигыльне искә төшерү

.Сүзлек диктанты:

Тора,чистарта,бара,ашый,кайта.

Әзерли,уйный.булыша,укый.,йоклый



Өй эшләрен тикшерү.































Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

  • Син бүген бик матур.

  • Син бик тырыш, акыллы, .

Өйдә язып килгән җөмләләрне укыйлар, кулланган фиг-не әйтәләр.







Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү



Проблема тудыра.

Слайд 1-5

Укучылар әйдәгез,слайдтагы укучыларга исем куябыз,һәм әйтеп карыйк әле,әгәр бу укучылар

эшләрне инде үтәгән булсалар без

ничек әйтер идек?











Парларда фикер алышалар.





1пар-1слайд

2пар-2слайд

Калган слайдларны бергә карау



Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау

Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.Нишләде?

Мин уйнадым

Син уйнадың

Ул уйнады





Берәм -берәм җавап бирү

Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү.

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.



Максат: билгеле үткән хаман фиг-нең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү

Тактада аңлату

Мин юдым Без юдык

Син юдың Сез юдыгыз

Ул юды Алар?

Дәреслектә 151 нче биттә кагыйдә.







(-ма,-мә кушымчасы)

Укучылар кагыйдәне ачып куялар.

Кирәкле информацияне табып укыйлар



Юклык формасын ясыйлар







Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү



376 нчы күнегү, биремен аңлату





Күнегүне тикшерү



3нче күнегүне эшләү























Парларда эшлиләр ,киләчәк заман хикәя фигыльләрнең астына сызалар.

Танып белү:

Белемнәрне структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.



Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.



Карточкада җөмләләр язылган. Кушымчалар куй





2шәр кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.





Укучылар, дәреслек, сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.



Танып белү:

уй- фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Белемнәрне системага салу.

4 мин.



Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Үтелгәннәргә таянып,рәсемнәр буенча парларда хикәя төзиләр



</<font face="Times New Roman, serif">Укучылар класс буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсе белән бәйләнешле итеп хикәя төзиләр

Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.

Рефлексия

6 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.



Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.



Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.



Өй эше бирү һәм аңлату.





Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Танып белү: эш -хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал