7


  • Учителю
  • Мероприятие, посвященное 130 летию Г.Тукая Син яшәрсең, мең яшәрсең, син - шагыйрьләр солтаны

Мероприятие, посвященное 130 летию Г.Тукая Син яшәрсең, мең яшәрсең, син - шагыйрьләр солтаны

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син - шагыйрьләр солтаны

Г. Тукайның 130 еллыгына кичә. Укытучы: Гарданова X. В.

Алабуга 2016 ел.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түрендә Г.Тукайның портреты.

Кичә барышы:

"Туган тел" видеоклип карау.

Алып баручы.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры "Туган тел"

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе "Туган тел".

Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз, аны яратабыз, зурлыйбыз, шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Сәхнәгә "Күбәләк" очып керә. Аның артыннан кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында "оча". Кыз аны куып тота.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшик бергәләп.

Күбәләк. Әйдә сөйләшик.

"Бала белән күбәләк" җыры.

Кыз урман аланының матурлыгына сокланып йөри.

Кыз. Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

Кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя.





Кыз. Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине бик тә яратыр.

Йөгереп җиләк җыям

Берәмләп алып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

Музыка, Айфара, Шүрәле.

Залга "Шүрәле " керә, укучылар арасында йөри. Кыз, куркып, агачлар артына кача,

карап тора.

Шүрәле: Зур газап эчендә бүген

Кызарып туды таңым.

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем,

Кем соң дәвалар мине?

Ах, үләм. Харап булдым ич,

Коткарыгыз сез мине.

У-у-у. Үләм!





Шүрәле кызны күреп ала, янына килә.



Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле!

Кыз. Була ул.

Кыз бии. (Татар халык биюе)

Шүрәле. Ә хәзер, килче бире, уйныйк бергә кети-кети. Бер дә шикләнмә, кызый син, Мин карак, угры түгел. Юл да кисмимен, шулай да Мин бик үк тугры түгел.

Кыз. Әйдә соң, уйныйк бергә, ә соңыннан икәү бергә 9 нчы мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле. Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз. Баргач барысында күрерсең.

Шүрәле. Әйдә тизрәк, барыйк, алайса.

"Агачлар" арасында йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр.

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.

Кыз. Нәрсә икән ул, балалар?

Шүрәле. Беләсезме нәрсә ул? Менә - бу сумка. Балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны сумкама тутырып барырмын һәм, урманга кайткач, андагы җәнлекләргә сөйләрмен. Башлыйк, булмаса.

Күл янында малай йөри. Сотовый телефон белән уйный.

Малай. Су анасы, Су анасы

Су астында ниләр бар?

Әйдә, бире чык әле,

Безгә сөйләп бир әле.

Бездә малайлар тәртипле

Тараклар урламыйлар.,

Көне буе су коенып,

Кичкә тәмам арыйлар.



Телефонын басмада калдыра. Үзе читтә уйнап йөри. Су анасы

чыга.

Су анасы. Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Чумып, бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.



Су анасы: Ә сез монда нишләп утырасыз?

1бака: Безме, без җырлап, биеп утырабыз. Без җырыбыз белән тирә-юньгә суның чиста һәм җылы булуын, су коенырга вакыт җиткәнен хәбәр итәбез.

2 бака: Җырыбызны ишеткәч, балалар су коенырга килерләр дә безнең белән бергә уйнарлар.

Су анасы. Я, җырлап карагыз алайса.



"Бакалар җыры "



Су анасы телефон таба, уйный башлый, туктата алмый. Малайны

күреп ала, куып китә.

Су анасы.

- Качма, качма, тукта, тукта, и карак!

Ник алмыйсың, бу бит синең алтын тарак. (Малайны куып тота)

Малай, Ул бит тарак түгел, ә телефон.

Әкерен генә мәктәпкә таба китәләр.

Алып баручы. Дуслар, нишлибез? Су анасы килә.

Шүрәле. Уйныйк, күңел ачыйк бергәләп. Әй син, Су анасы, кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.

Су анасы Шүрәлене күргәч, сискәнеп китә.



Су анасы: Кем син?

Шүрәле: Курыкма син, өрекмә син,

Мин шыксыз Шүрәле түгел.

Өстерәлеп кенә йөрим

Сәламәтлегем дә нык түгел.

Су анасы: (көлеп) Шүрәле? Нинди Шүрәле? Мондый Шүрәле була димени? Нишләп беттең син?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Тырнакларың үсеп беткән,

Күзләрең кысылып беткән,

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән, күптәннән.

Шүрәле: У-у-у. Әйтәм ич, мине берсе дә танымый дип. Мин бит Тукайның атаклы Шүрәлесе. Инде яшем дә бар, миңа бит быел 107 яшь була. Әйдә минем белән бергә бәйрәм карыйбыз.

Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Тарамаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм. Хай, юньсез бала! Әбиемнән мирас булып калган тарагымны урлады бит!

Шүрәле: Хай, юньсез бала! Шулай ярыймени инде! Синдә дә һаман шул тарак кайгысы!

Су анасы. Әй лә! Тыңлап, карап китим, булмаса. Бәлки, өемә кайткач, үземнең су асты дусларыма сөйләрмен.

Алып баручы. Бәйрәмебезне башлыйк, дуслар!

Вальс.

Алып баручы. Зәңгәр күк йөзендәге язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 128 ел элек нәкъ шушы айда хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Арча районына кергән Кушлавыч авылында безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга аваз сала.

Гәрчә аның тууын ата-анасы бары изге ниятләр белән һәм ак бәхетләр теләп көтеп алса да, язмыш баштан ук аңа кырыслык күрсәтә. Чөнки дүрт айлык вакытында атасы, ә дүрт яше тулып килгәндә анасы да үлеп, ул бу дөньяда япа-ялгыз кала һәм кулдан кулга йөртелә башлый. Ләкин шулай булса да, ул туган авылын ярата, аның матурлыгы белән хозурлана. Шундый гаҗәеп матур табигатьле авылы турында шагыйрь 1909 нчы елда "Туган авыл" шигырен яза. А.Монасыйпов бу шигырьгә көй язган.

"Туган авыл " җыры.

Алып баручы. Башта ул Өчиле авылындагы бабасының ишле гаиләсенә барып эләгә. Өчиле авылыннан бер ямщикка утыртып Казанга озаталар. Печән базарыңда Мөхәммәтвәли исемле кеше аны үзенә асрау бала итеп ала.

Әмма бер ел үтүгә үги әтисе белән әнисе берьюлы авырып китеп һәм баланың тагын берүзе калуыннан куркып, аны кабат Өчилегә озаталар. Бу авылдан кечкенә Габдулланы Сәгъди исемле кеше үзенә уллыкка Кырлайга алып китә. Авылның хезмәтчел халкы, бәйрәмнәре һәм табигате белән якыннанрак танышу, гыйлемгә беренче адымнар ясау, аның дөньяга күзе ачыла башлаган урын булып хәтерендә кала.

"Кызыклы шәкерт" шигыре.

Алып баручы. Кырлайда озак яшәргә туры килми Габдуллага. Бу авылда ике елга якын яшәгәч, язмыш аны тагын юлга озата.

Бу юлы Габдулланы Уральск шәһәрендә яшәгән туганнары үзенә соратып алалар. Гәрчә бу шәһәрдә дә башта җизнәсе өендәге хезмәтчеләр яныңда, аннары мәдрәсәдә ачлы-туклы гомер кичереп, моңа кадәрге яшәешен дәвам итсә дә, Уральск бер үк вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юл ача, Ул сәләтле, тырыш була. Мәдрәсәдә генә түгел, рус башлангыч мәктәбендә дә укый. Рус, иран, төрек, гарәп телләрен дә өйрәнә.

"Бабочки"җыры.

Алып баручы. Уральск шәһәреңдә Габдулланы Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә урнаштыралар.

Мотыйгулла хәзрәт Габдулланың әтисе белән бергә укыган була. Шуңа ул Габдулланы бик якын күрә, акчалар да биреп тора. Шигырь язарга да ул өйрәтә.

Мәдрәсәне тәмамлагач, типографиядә эшли, үз көнен үзе күрә. Солдатта каралырга вакыт җиткәч, 1907 елда ул Казанга кайта. Казанда күп дусларын таба.

"Дуслык турында җыр".

Алып баручы. Казанда шигырьләр, поэмалар, әкиятләр яза. Алар бик күп телгә тәржемә ителә. Менә без бүген аларның кайберләре белән танышырбыз.



Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята.

Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора. (Сарык янына килә). Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз.(Печән ашаган булалар). Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.

Сарык. Әйдә, урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

"Кәҗә белән Сарык" әкиятеннән өзек:

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.



Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,-

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: "Син тот, мин тот!"



Кәҗә әйтә: "Сарык абзый, син көчлерәк".

Сарык әйтә: "Син, сакалбай, гайрәтлерәк".

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.



Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.





Кәҗә белән Сарык (бергә)

Сандугачның балалары

Өздереп сайрый учакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә - Сарыктан.

Кәҗә. Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

Сарык. Юк, дускай, тамак тук, минем бер дә кайтасы килми. Әллә бераз сулга борылыйкмы?

Кәҗә белән Сарык.

Килдек сезгә кунакка,

9 нчы мәктәп залына

Тукай китапларын салдык

Галинең букчасына.



Алып баручы.

Рәхмәт инде сезгә, дуслар,

Әйдә түрдән үтегез.

Безнең белән бергәләшеп,

Сез дә бәйрәм итегез.

</ Шүрәле.

Ә минем бер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә!,..

Китаптагы сорауларны

Сезгә бирәсем килә.

Алып баручы. Рәхим ит, Шүрәле дус!

Шүрәле.

1 .Нинди савыттан эчеп булмый?

  1. Сыер ни өчен ята?

3.Төн ни өчен караңгы?

Шүрәле балаларны мактый.

Алып баручы. Г.Тукай бала чагыңда ук бик моңлы булган, татар халык көйләрен яратып тыңлаган. Ә инде үсеп җиткәч, үзе дә ул көйләргә сүзләр язган. Ул 1910 елда халык арасында җырлана торган җырлар һәм бәетләрдән "Халык моңнары" дигән җыентык төзеп бастыра. Кечкенәдән халык моңнарына, халык җырларына мәхәббәте аның шагыйрь булуына зур этәргеч ясаган.

Тукайның үзенең дә бик күп шигырьләре татар халкының көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр. Аларга беркем дә махсус көй чыгармаган, халык аларны иң моңлы, иң эчтәлекле көйләренә салып җырлый башлаган.

Шагыйрьләр язган җырлар арасында "Тәфтиләү" дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Ул сине әллә кайларга,тарихка, язмышка алып кереп китә.



"Тәфтиләү" җырын тыңлау.

Алып баручы. Габдулла Тукай һәр күзәнәге, бөтен асылы белән татар шагыйре, халык шагыйре. Халык моңлы көй җырлый, бу көйдә аның бөтен тормышы чагыла.

Баянда уйнау.





Алып баручы. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Шунлыктан ул табигатьнең һәр җан иясенә мәрхәмәт белән яратып карый. Безне дә шул табигать байлыкларын, матурлыкларын сакларга, яратырга өнди.

Сарык. Г.Тукай безне бик яраткан. Шулай да минем бер соравым бар.

Нәкъ кеше кебек үзе;

Ә шулай да шаккаттыра.

- Былтыр кысты, - дип кычкыра, Туганнарын чакыра. Кем ул?

Балалар. Шү-рә-ле.

Шүрәле. Кычкырганымны ишеткәннәр икән.

Кәҗә. Мин дә әйтәм, тыңлагыз:

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык

Исеме аның..... (сарык)

Сарык. Әйе, мин ул, дуслар.

Алып баручы. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.

"Көзге җилләр"

Алып баручы. Кадерле укучылар! Без сөекле шагыйребез Г.Тукайның кайбер әсәрләре белән таныштык. Сез Г.Тукай әсәрләрен яхшы беләсез икән, димәк, сез - шагыйрьнең яңа шәкертләре, сез - яшь тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебызга тугрылыклы, мирасыбызга тап төшермичә, Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез! Туган телегезне яратыгыз!

Алып баручы.

Халык моңы синең җырың булды,

Халык күңеле -синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек,

Озын булыр, шагыйрь гомерең!

"Туган телем " җыры.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал