7


  • Учителю
  • Рабочая программа для 2 классов по татарскому языку (русская группа)

Рабочая программа для 2 классов по татарскому языку (русская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 85 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Каралды: Килешенде: Расланды:

МБ җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры

__________/Э.Р.Фатыйхова / ___________/И.М.Миндубаев/ __________/Р.Р.Хәйбуллин/

Беркетмә №1 Боерык № 1

28.08.2015 28.08.2015 28.08.2015






2 нче Б сыйныфының рус төркемендә

Татар теленнән эш программасы


Төзүче:

Фазлыева Илсинә Илгиз кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

беркетмә № 1

28.08.2015 ел.










2015 -2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

Программа төп гомуми белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр буенча төзелде.

Эш программасы түбәндәге хокукый-норматив документларга нигезләнә:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы (7 ст.) (29.12.2012 год №273-ФЗ).

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы (30.06.2011ел № 40- ТРЗ).

  3. РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгының 06.10.2009 нчы ел № 373 нче боерыгы белән расланган "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты".

  4. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе. "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәбиуку" предметыннан программа. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-авторлары:К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова. - Казан, 2013.

  5. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. (1- 11 нче сыйныфлар).Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан, 2014.

  6. Мәктәпнең "Эш программасы положениесе" локаль акты.

  7. ГБМБУ "85 нче мәктәп" нең "Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартына нигезләнгән белем бирү программасы".

  8. ГБМБУ "85 нче мәктәп" нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Эш программасы "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2013. - дәреслегенә нигезләнеп төзелде.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:

а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру;

б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү;

в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Программа тел һәм сөйләм материалының гомуми эчтәлеген билгели һәм гамәлдә гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып эшләүне күздә тота.

Программаның гомуми эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Башлангыч белем программасын үзләштерүгә куела торган таләпләр түбәндәгеләр: алар шәхси (укучының мөстәкыйль үсешкә әзер булуы, укуга һәм тирә-якны танып белүгә омтылышы, шәхси һәм гражданлык сыйфатларының формалашуы), предметара (төрле предметларга караган төп яки универсаль белем алу, укуга омтылу һәм төрле предметларга караган төшенчәләрне үзләштерү) һәм аерым предметка караган (өйрәнгән предмет буенча төп төшенчәләрне үзләштерү, аларны үзгәртеп яки үзгәртмичә куллана белү, хәзерге дөньяны танып-белү) таләпләргә бүленә.


Уку предметының гомуми характеристикасы

УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ

Барлыгы

Атнага

Контрольэш

Күчереп язу

105

3

4

2


УКЫТУ ФӘНЕНЕҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 105 сәгатькә төзелде.Программа материалы иҗади якын килеп планлаштырылды.


2 нче сыйныфны тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш

Диалогик сөйләм

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнг. итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информациябирәбелү.

Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен арттыру.

Уку

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәгн күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп уку белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • бәйрәмнәр белән котлау язу.


Укытуның гомуми, шәхсиятле, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Укытуның шәхсиятле нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре


Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Тематик планлаштыру

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Без мәктәпкә

барабыз

28

"Мәктәп" темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Бирелгән сүзләрдән, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү. Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү. Авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне төрле затларда дөрес куллануга ирешү. -мы/ - ме кисәкчәле сүзләрне дөрес язарга күнектерү. Транскрипция төшенчәсен аңлату; сүзнең тамырын табу; фигыльнең заман формалары белән танышу.

2

Көзге уңыш

8

"Ел фасыллары" темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Чөнки теркәгече белән таныштыру

3

Мин чисталык яратам

8

Сүзнең нигезе һәм кушымчасы. Өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмлә калыпларын монологик сөйләмдә куллануга ирешү. Сәгать ничә? кебек калыпны гамәли үзләштерү. Микъдар саннарын кабатлау һәм 20гә кадәр санарга өйрәтү. Үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру. Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне кабатлау. Алмашлыкларның килеш белән төрләнүен гамәли үзләштерү. Кемгә? нәрсәгә?Сораулары һәм аңа җавап. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Исемнең күплек саны.

4

Кыш.

11

"Ел фасыллары" темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

5

Безнең гаилә.

11

Гаилә кешеләре турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын һәм сүзләрне сөйләмдә куллану. Исемнең төшем килеше белән төрләнеше. Исемнең күплек саны. Алмашлыкларның төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

6

Яз

8

"Ел фасыллары" темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

8

Мин Татарстанда

яшим

10

"Татарстан - туган җирем." темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру. Кайда?Кайдан? соравына җавап бирү.Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

11

Кибеттә

7

"Кибеттә" темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Кая? соравына җавап бирү.

12

Җәй

12

"Ел фасыллары" темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую, саннарны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы. Килеш сораулары.

13

Гомумиләштереп кабатлау

3


Грамматик минимум

  1. Исемнең төшемкилеше белән таныштыру.

  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыткилешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  4. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

  5. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  6. 11дән 20 кадәрсаннарны сөйләмдә куллану.

  7. Мин, син заталмашлыкларынюнәлешкилешендәсөйләмдәкуллану.

  8. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

  9. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

  10. Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларынаҗавапбирә, аларныкулланып, сораубирәбелүне камилләштерү.

  11. Хәзергезаманхикәяфигыльнең 1,2,3нчезатюклыкформасы белән таныштыру.

  12. Билгелеүткәнзаманхикәяфигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче затформасы белән таныштыру.

  13. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографикиорфоэпикминимум.

1. Сузыкавазлар. Калынһәмнечкәсузыклар, аларныдөресәйтүһәмязукүнекмәләренкамилләштерү. Сингармонизмзаконы. Татартеленең үзенчәлеклесузыкларыһәмаларныбелдерәторганхәрефләрнең дөресязылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартыкавазлар. Яңгырауһәмсаңгырауавазлар. Аларкергәнсүзләрнедөресәйтәһәмязукүнекмәләренкамилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрнеиҗекләргәбүлү. Укылганиҗекләрсанынбилгелибелү.

5. Аралашуөченбирелгәнтемаларгакарагансүзләрнең дөресәйтелешенәирешү.

6. Җөмләахырындатынышбилгеләренинтонациягәбәйлерәвештәкую.

1 нче сыйныйф

Әйдәгез танышабыз!

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.

Урман дусларыбыз

Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Спорт бәйрәме

Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу.

Мәктәптә

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?

Йорт хайваннары һәм кошлары

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Бакчада

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

Кыш җитте

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

Сәламәт бул

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

Безнең гаилә

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март - әниләр бәйрәме. Язгы көн.

Татар халык ашлары

Татар халык ашлары. Кунакта.

Табын янында. Туган көн.

Кибеттә

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

Без шәһәрдә яшибез

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

Җәй җитә

Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз.

Грамматик минимум

  1. Исемнәрнең берлекһәмкүплексаны.

  2. Исемнәргәкем? нәрсә? сорауларынкуябелү.

  3. Исемнәрнең 1, 2 заттаберлектәтартымбеләнтөрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыткилешләре белән таныштыру.

  5. Микъдарһәмтәртипсаннарыбеләнтаныштыру (1-10 саннары).

  6. Заталмашлыкларынберлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзергезаманхикәяфигыльнең 1,2,3 затформаларынберлектә сөйләмдәкуллану.

  11. БоерыкфигыльнеңII заттаберлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләренсөйләмдәкуллану.

  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографикһәморфоэпикминимум.

  1. Сузыкһәмтартыкавазлар, аларның аермасы. Калынһәмнечкәсузыклар. Яңгырауһәмсаңгыраутартыкларныаерыргаөйрәнү.

  2. Татарһәмрустелләрендәгесузыкһәмтартыкавазларнычагыштырып, дөресәйтәбелү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Сүзләрнеиҗекләргәбүлү, иҗекләпикенчеюлгакүчерү. Иҗеккалыпларынанигезләнгәнукукагыйдәләренгамәлиүзләштерү.

  4. Озынһәмкыскасузыкларнысүзләрдәдөреситепәйтәбелү.

  5. Татархәрефләренең кабулителгәнформаларындөресязу.

  6. Сүзбасымы. Сүзләрдәбасымныдөрескую.

  7. Хикәяһәмсорауҗөмләләрнеинтонационяктандөресәйтергәгадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

  8. Ялгызлыкисемнәренбашхәрефтәнбашлапязаргаөйрәнү.

  9. Матурһәмдөресязукүнекмәләребулдыру.

  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.

Грамматик минимум

  1. Исемнең төшемкилеше белән таныштыру.

  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыткилешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  4. Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).

  5. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  6. 11дән 20 кадәрсаннарны сөйләмдә куллану.

  7. Мин, син заталмашлыкларынюнәлешкилешендәсөйләмдәкуллану.

  8. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

  9. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

  10. Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларынаҗавапбирә, аларныкулланып, сораубирәбелүне камилләштерү.

  11. Хәзергезаманхикәяфигыльнең 1,2,3нчезатюклыкформасы белән таныштыру.

  12. Билгелеүткәнзаманхикәяфигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче затформасы белән таныштыру.

  13. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  14. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографикиорфоэпикминимум.

1. Сузыкавазлар. Калынһәмнечкәсузыклар, аларныдөресәйтүһәмязукүнекмәләренкамилләштерү. Сингармонизмзаконы. Татартеленең үзенчәлеклесузыкларыһәмаларныбелдерәторганхәрефләрнең дөресязылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартыкавазлар. Яңгырауһәмсаңгырауавазлар. Аларкергәнсүзләрнедөресәйтәһәмязукүнекмәләренкамилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрнеиҗекләргәбүлү. Укылганиҗекләрсанынбилгелибелү.

5. Аралашуөченбирелгәнтемаларгакарагансүзләрнең дөресәйтелешенәирешү.

6. Җөмләахырындатынышбилгеләренинтонациягәбәйлерәвештәкую.

3 нче сыйныф

Белем бәйрәме

Беренче сентябрь - белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Көндәлек режим

Минем көндәлек режимым.

Ашханәдә"

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Без әти-әниләргә булышабыз

Минем әти - әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Туган якка кыш килде

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Шәһәрдә һәм авылда

Татарстан - минем туган ягым.

Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Әдәпле булыйк

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Кечкенә дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Күңелле җәй

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй - зур бәйрәм.

Грамматик минимум

  1. Исем - сүз төркеме белән таныштыру.

  2. Исемнең иялек килеше белән таныштыру.

  3. Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  4. Сыйфат - сүз төркеме белән таныштыру.

  5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

  7. 21дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  8. Аннан соң рәвешеһәм һәр, һәркем, барлык, алмашлыклары белән таныштыру.

  9. Фигыль - сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.

  11. -гына/-генә, -кына/-кенә кисәкчәләре белән таныштыру.

  12. Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  13. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  14. Казан шәһәре, киемнәр кибете - төзелмәләре белән таныштыру.

  15. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллана белү.

Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

  2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

  6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.


4 нче сыйныф

Яңа уку елы башлана

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Туган як табигате

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Хайваннар дөньясында

Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Кышкы уеннар

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Минем дусларым

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр.Чын дуслык.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Язгы бәйрәмнәр

Язгы табигать. 8 Март - әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.

Минем туган илем

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Грамматик минимум

  1. Исемнәрнең килешбелән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  2. Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнеше белән таныштыру.

  3. Кушма, парлыисемнәрнеңмәгънәләренаңлап, сөйләмдәкуллану.

  4. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәгесыйфатларның мәгънәләренаңлап, сөйләмдәкуллану.

  5. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.

  6. Монда, анда рәвешләренсөйләмдәкуллану.

  7. Тамыр, кушма, тезмә саннар белән таныштыру.

  8. Мин, синзаталмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыткилешләрендәсөйләмдәкулланышы.

  9. Кемдер, нәрсәдералмашлыклары белән таныштыру.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.

  11. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.

  12. Кебек бәйлегенсөйләмдәкуллану.

  13. Кадәр, соң - бәйлекләребеләнтаныштыру.

  14. Ян бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәкуллану.

  15. Уйнарга яратам, уйный башлады - төзелмәләребелән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүзбасымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

  2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп,язу күнекмәләрен гомумиләштерү.


Орфоэпик


Татар теленнән укытуны тематик планлаштыру

Класс: 2

Сәгать саны:

Барлыгы 105 сәгать;

Атнага 3 сәгать.

Планлаштыру: "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына (рус телендә сөйләшүче балалар өчен (1-11 сыйныфлар))" / Фәтхуллина К.С., Җәүһәрова Ф.Х.. - Казан: Татар. кит. нәшер., 2011 .


Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле Казан, "Татармультфильт" нәшрияты, 2013.


Өстәмә әдәбият: 1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Чаллы.2002. -64б. 2. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Ф.Х.Хәбирова. Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең 2 нче сыйныфларында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. - Чаллы. 2010.

Дәрес темасы

Сәгать саны

Планлаштырган предмет нәтиҗәләре


Универсаль уку гамәлләре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

1 чирек


1

Яңа уку елы белән

1

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, бер-береңне дөрес сәламли белү

Без мәктәпкә барабыз (28 сәгать)


Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме елән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; обүектларны чыгыштыру; классификацияләү өчен уртак билгерләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


2

Уку-язу әсбаплары исемнәре

1

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү


3

Зат алмашлыклары. Сорау белдерүче аффикслар-мы/ме

1

Кирәк, кирәкми сүзләрен истә калдыру; сорау кисәкчәләрен кулланып дөрес җөмләләр төзи белү


4

Транскрипция. Хәрефләр һәм авазлар

1

Транскрипция төшенчәсен аңлату; авазларны дөрес әйтергә өйрәнү, аваз белән хәрефнең аермаларын белү


5

Сузык һәм тартык авазлар

1

Авазларны дөрес әйтергә өйрәнү, аларны аера белү


6

Сузык авзларның нечкәлектә,калынлыкта ярашуы

1

Сүзләргә дөрес кушымча ялгау, җөмлә төзегендә дөрес кушымчаларны куллану


7

Сан. Ничә? соравы

1

Җөмлә төзегендә, сөйләмдә саннарны дөрес затта куллана белү


8

Исемнәрнең берлек-күплек саны

1

Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, күплек кушымчасын язуда куллану


9

Ничәнче? соравы

1

Тәртип саннарын дөрес куллану, бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү


10

Сүзнең тамыры

1

Сүзнең тамырын аеру Үз хезмәтеңә бәя бирә белү


11

Хәзерге заман хикәя фигыль. Нишли? соравы

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрләнешен белү, сорауларга дөрес җавап бирә белү


12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат белән берлек-күплек санда төрләнеше

1

Берлек,күплек санда төрләнешне истә калдыру, аны сөйләмдә һәм язуда куллана белү


13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы һәм зат белән төрләнеше

1

Рәсем буенча җөмләләр төзү; төрләнеш таблицасын истә калдыру, юклык формасының кушымчаларын дөрес куллану


14

Нишли? Нишләми? сораулары

1

Бирелгән фигыльләргә сораулар кую; әңгәмәдәшең белән диалогны башлый, дәвам итә һәм тәмамлый белү


15

Кайда? сорауларына җавап формасы

1

Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү

16

Кая? соравына җавап формасы

1

Кая? соравына җавап бирү, предметларны кая куйганыңны әйтә белү


17

Кайдан? соравына җавап формасы

1

Кайдан? соравына җавап булган сүзләрдә кушымчаларның дөрес язылышын белү


18

Схема буенча сорауларга җавап бирү

1

Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына дөрес җавап бирү


19

Мөстәкыйль эш

(фигыль)

1

Белемнәрне практикада куллана белү. Үз фикереңне язма һәм телдән җиткерә белү


20

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү

1

Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү; үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килүен, кайтуын әйтә һәм сорый белү


21

Нишли? соравына җавап бирү

1

Җөмләләргә дөрес сораулар куя белү һәм җавап бирә белү


22

Контроль эш (Исем, сан, фигыль)

1

Белемнәрне практикада куллана белү

23

Хаталар өстендә эш

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү


2 чирек


24

Үткән заман хикәя фигыль. Нишләде? соравы

1

Бирелгән җөмләләрдә үткән заман хикәя фигылен табарга; тиешле форманы куллана белү

25

-ды/-де кушымчаларының бирелеше

1

Сорауларга җавап бирә белү; ды/-де/ты/-те кушымчаларын кулланырга өйрәнү


26

Татар сүзләрендә калын һәм нечкә авазлар

Нәрсә соравы?

1

Нәрсә?соравы кошларга һәм хайваннарга да әйтелүен белү, сингармонизм законын аңлау һәм белү


27

Үз-үзеңне тикшер

1

Белемнәрне практикада куллана белү


28

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

29

Көзге уңыш.

Әйе, юк, түгел сүзләрен искә төшерү

1

Син нәрсә яратасың? соравына җавап бирү, бирелгән сүзләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү

Тема: Көзге уңыш (8 сәгать)


Регулятив уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийләргә таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләре формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

30

Чөнки теркәгече

1

Чөнки сүзен сөйләмдә куллану, җөмләләр төзү һәм язу


31

[к-къ], [г-гъ] авазлары

1

Авазларның дөрес әйтелешенә ирешү


32

Диалогик сөйләм күнекмәләре

("Базарда" тексты нигезендә)

1

Дөрес җөмләләр уйлап табу, аларны язу, әңгәмә кору, иптәшеңә сораулар бирү, текст белән эшләү


33

Көз билгеләре

1

Көз турында сөйли белү, аның билгеләрен аеру


34

О, Ө хәрефләренең беренче иҗектә язылышы

1

Бирелгән хәрефләрне дөрес язу һәм авазларны дөрес әйтү, орфографик хаталар җибәрмәү


35

Үз-үзеңне тикшер

1

Белемнәрне практикада куллана белү


36

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

37

Нинди? соравы

1

Диалогик сөйләмне үстерү, сораулар төзү һәм аларга җаваплар язу

Тема: Мин чисталык яратам (8 сәгать)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме блән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әҗгәмәдешеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү


38

Билгеле үткән заман фигыль формасы, белән конструкциясе

1

Үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү, аны сөйләмдә һәм язуда куллану


39

Исемнәрнең 1 һәм 2 зат тартым белән төрләнеше

Минем (синең) + исем конструкциясе

1

Тән әгъзаларының исемнәрен өйрәнү, тартым кушымчаларын дөрес әйтү һәм язу, аларны җөмлә язганда куллану


40

Исемнәрнең 3 зат тартым белән төрләнеше

Аның +исем конструкциясе

1

Алмашлыкларны дөрес куллану, аларны дөрес әйтү, сораулар төзү, җөмләләр язу


41

Авырта/авыртмый конструкциясе

1

Конструкциясене сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану, сораулар төзү


42

Диалогик сөйләм күнекмәләре

1

Дөрес җөмләләр уйлап табу, әөгәмә кору, сораулар төзү һәм җавап бирә белү


43

Контроль эш

(Исем, сыйфат, фигыль)

1

Белемнәрне практикада куллана белү

44

Хаталар өстендә эш

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

45

БСҮ. Җөмләдә сүзләр тәртибе

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү, җөмләләр төзү, җөмләдәге сүзләрне дөрес урнаштыру

"Кыш" ( 11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү


46

Сыйфат сүз төркеме

1

Сыйфатны башка сүз төркемнәре арасында аера белү, аны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү


47

Яңа елга котлау язу

1

Котлау текстын формалаштыру һәм аны дөрес язу


48

Минем (синең)+исем конструкциясе

1

Монологик, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, конструкцияне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану


49

Кая? Кайдан? Кайда?

сораулары

1

Диалогик сөйләмне үстерү, сорауларны кулланып җөмләләр төзү, сорауларның кушымчаларын искә төшерү


50

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы

1

Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү


51

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү


52

Нинди? соравы

1

Нинди? соравына җавап би-рүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү


53

Юнәлеш, төшем, чыгыш килешләре формасы

1

Килеш кушымчаларын дөрес куллану һәм язу, җөмләләр төзү


54

"Тауда"хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

55

Үз-үзеңне тикшер

1

Белемнәрне практикада куллана белү


56

Капма-каршы мәгънәле сүзләр

1

Җөмләләрне дөрес төзү, мөстәкыйльлек булдыру

"Безнең гаилә" (11 сәгать)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


57

Кем? Нәрсә? сораулары һәм аңа җаваплар

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, яңа сораулар төзү


58

Кемне? Нәрсәне? сораулары һәм аңа җаваплар

1

Исемнәрне төшем килешенә куя белү


59

БСҮ. Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

1

Сөйләмдә татар сөйләм этикеты үрнәкләрен куллану


60

Белән бәйлеге

1

Бәйлек белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү, аны сөйләмдә куллана белү


61

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүе

1

Килеш кушымчаларын дөрес куллану һәм язу, җөмләләр төзү


62

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Үткәндә булган эш турында әйтә белү, җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү


63

"Айдар бездә кунакта"хикәясендәге лексик -грамматик материал

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту


65

Нишләдем? Нишләмәдем? сораулары

1

Сораулар төзү, аларга дөрес җавап бирү, әңгәмә кору


66

Үз-үзеңне тикшер. Тест

1

Белемнәрне практикада куллана белү


67

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрне тану, алар белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

"Яз" (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


68

"Яз җитә" шигырендә лексик-грамматик маериал

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту


69

Исемнәрнең күплек саны

1

Күплек сан кушымчаларының ялгану принципларын искә төшерү, аларны кулланып җөмлә төзү


70

Сыйфат һәм исемнәрнең сораулары

1

Сорауларны дөрес куя белү, әңгәмә кору, бәйләнешле сөйләмне үстерү


71

Тәртип саннары

1

Тәртип саннарының кушымчаларын истә калдыру, аларның ялгану принипларын өйрәнү, сөйләмдә һәм язуда куллану

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен дөрес куллану


72

Үз-үзеңне тикшер

1

Белемнәрне практикада куллана белү


73

Татарстан - минем туган ягым.

1

Яңа сүзләрне өйрәнү һәм аларны истә калдыру

"Мин Татарстанда яшим" (10 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.


74

БСҮ."Мин кайда яшим? Адресны дөрес язу

1

Кайда яшәгәнең турында яза һәм сөйли белүгә ирешү


75

Сүзтезмә

1

Сүзтезмә турында төшенчә бирү . Сөйләмдә сүзтезмәләрне дөрес куллану


76

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Дөре кушымчалар ялгау күнекмәләре булдыру


77

Контроль эш.

1

Белемнәрне практикада куллана белү


78

Хаталар өстендә эш.

Аша, аркылы бәйлекләре

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү; Аша, аркылы бәйлекләрен җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү


79

Исемнең иялек килешендә кулланылышы

1

Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгарга өйрәтү


80

Җөмләдә сүз тәртибе

1

Татар җөмләсендә сүз тәртибен истә тоту


81

Сыйфат + исем төзелмәсе

1

Грамматик төзелмәне үзләштерү һәм җөмләдә дөрес куллану


82

Үз-үзеңне тикшер


Өйрәнелгән материалны искә төшерү


83

"Кибеттә" темасы буенча грамматик күнекмәләрне ныгыту

1

Яңа лексик материалны үзләштерү, сүзләрне сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллана белү

"Кибеттә" (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый , анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.


84

"Матур киемнәр" текстының грамматик материалы

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту


85

Ашамлыклар кибете

1

Яңа лексик материалны үзләштерү, сүзләрне сүзтезмә һәм җөмлә төзегәндә куллана белү


86

Бар әле, алып кайт әле структураларының кулланылышы

1

Бирелггән сүз конструкцияләрен куллану


87

Кабатлау

1

Алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү


88

БСҮ "Мин кибеткә барам"

1

Диалогик сөйләм төзү, әңгәмә кору

89

Үз-үзеңне тикшер

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

90

"Җәй җитте" хикәясендә лексик-грамматик материал

1

Сорауларга дөрес җавап бирү, текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

"Җәй җитте" (12 сәгать)


Регулятив универсаль уку гамәлләре:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

сөйләм берәмлекләрнең логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

91

Нинди? соравы

1

Сорау куя белү, аңа дөрес җавап уйлау һәм язу


92

Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорауларына җавап бирүче сүзләр

1

Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорау-на җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы кул-га ирешү


93

Ел фасыллары

1

Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү


94

Кайда?соравына җавап бирүче сүзләр ("Балан" шигыре мисалында)

1

Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү


95

Сабантуй бәйрәме.

Нишли? соравы

1

Нишли? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү


96

Син бәйрәмгә барасыңмы? (диалоглар белән эшләү)

1

Ничә? Ничәдә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә урынлы куллануга ирешү


97

Үз-үзеңне тикшер

1

Алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү


98

Хаталар өстендә эш. Контроль эшкә әзерләнү

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

99

Еллык контроль эш

1

Белемнәрне практикада куллана белү

100

Контроль эшкә анализ

1

Үз эшеңә бәя бирү, алган белемнәрне кабатлау һәм аларны куллана белү

101

Атна исемнәрен кабатлау

1

Атнадагы көннәр исемнәрен белү

102

Гомумиләштереп кабатлау

1

Алган белемнәрне кабатлау һәм искә төшерү

103

Гомумиләштереп кабатлау

1

Алган белемнәрне кабатлау һәм искә төшерү

104

Гомумиләштереп кабатлау

1

Алган белемнәрне кабатлау һәм искә төшерү

105

Йомгаклау

1

Гомумиләштереп кабатлау





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал