7


  • Учителю
  • Конспекты анализа произведений татарских писателей

Конспекты анализа произведений татарских писателей

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Әмирхан Еники " Төнге тамчылар әсәрендә"төп герой Ләйлә. Ул Хәлил исемле профессорның яшь чакта яратып йөргән кызы,дустының абыйсының үги кызы була. Ләйләгә бары 12 яшь кенә була, ә Хәлил 10 яшькә олырак. Кыз аңа мәхәббәтен хатта белдерә. Хәлил өчен бу - иң зур тойгы, гомергә истә калырлык көчле мәхәббәт була.25 ел узгач , Ләйлә Ленинградтан әниләренә кайта. Хәлил аның белән очрашудан гел куркып йөри, чөнки ул өйләнгән була.Аның Мәрвәр исемле хатыны,ул да бай кызы була.Ләкин йөрәге түзми: исерек килеш аның белән очрашырга килә, Ләйләне кулыннан тотып, аны гомере буе яратуын белдерә, тик Ләйлә ояла, аны кире кага. Бу соңгы, ышанычсыз очрашу була.

Бу әсәрдә сүз беренче һәм гомерлек мәхәббәт турында бара. Чын мәхәббәтне сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк ди автор.

Гадел Кутуй " Сагыну" нәсерендә лирик геройның туган илен, җирен сагынуын, сусавын тасвирлый.әсәрдә көчле сагыну хисе. Туган илгә мәхәббәт ташып тора.Г. Кутуй Карпат тауларын, диңгезләрне кичкәнен язса да, күңеле белән туган илен сагынуын искәртә.Чыннан да , кеше өчен иң татлы, ләззәтле, шул ук вакытта, газаплы хис- туган ил.Бу әсәрнең төп фикере.

Абдулла Алиш " Сертотмас үрдәк" әкиятендә Үрдәккә, кош- кортларга хуҗасы өйдә торырга ,хуҗаның юклыгын беркемгә дә әйтмәскә куша, ә Үрдәк хуҗасын эзләп барганда, бөтен кешегә , хайваннарга хуҗасын эзләгәнен сөйли, әкият азагында , аны төлке алдап, балаларына ашарга алып кайта.әсәрдәге. Әсәр азагында күренгәнчә, Үрдәк хуҗасын тыңламыйча , үзе дә харап була. Төп фикер- үз серләреңне беркемгә дә сөйләргә ярамый.

Хәсән Туфан " Кайсыгызның кулы җылы" шигырендә сугыш турында яза. Яраланган солдат хисләрен белдерә ."Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте"-ди. Автор дәһшәтле сугыш елларында авыр тормышта да югалып калмавын яза. Бу шигырьдә лирик герой- автор үзе.Кеше нинди хәл булса да, кеше булып калырга, төшенкелеккә бирелмәскә куша.

Һади Такташ "Мәхәббәт тәүбәсендә "Зәбәйдәнең наборщикка мәхәббәте турында яза. Зөбәйдә яшьлектәге хатасы турында. Аның алты баласы була, ләкин яраткан кешесе булмый. Ул бик яшьли көчләнгән-рәнҗетелгән була.Ул елый- елый хатлар яза, ләкин бәхетле булмый. Монда сүз мәхәббәт турында бара. Автор егетләргә кызларның хисе белән уйнамаска , аларны яратырга, хөрмәт итәргә куша.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал