7


  • Учителю
  • Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.

Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Чистай муниципаль районының 3нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесе

































Дуслык авырлыкта беленә

(11-нче сыйныф укучылары белән яңа Федераль Дәүләт белем Стандарты куйган таләпләргә нигезләнеп үткәрелгән ачык дәрес конспекты)



























Төзеде:Хөсәенова Рәмзия Зөфәр кызы,

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

























Чистай шәhәре, 2014 ел.



Тема:Дуслык авырлыкта беленер. Бәхәс-дәрес.



МАКСАТ:

1. Укучыларны әсәргә анализ ясап, нәтиҗә чыгарырга,

өйрәтү;

2.Укучыларның фикерләү, хәтерләү сәләтләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү;

3.Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.



Җиһазлау:техник чаралар(компютер,экран);Р.З.Хәйдәрова һ.б."Татар теле"(Казан:"Мәгариф" нәшрияты,2010) дәреслеге, буклет, таратма материал, дуслык турында язылган плакатлар.



Метод һәм алымнар. Сорау-җавап, әңгәмә, эзләнү, иҗади эш, бәхәс,сайлап уку.

Аннотация

Бүгенге катлаулы тормышта укучылар арасында чын дуслыкның асылын ачу, дус булуның серләренә төшендерү, бик кирәкле эш дип исәплим. Соңгы вакытта яшьүсмерләр арасында җитенкерәмәгән тыйнаклылык, җитдилек, сафлык, бер-береңне аңлау хисләренең яшь гаилә коруда төп нигез булып торуына төшендерәм. Балаларның дуслыклары байлыкка, киемгә, тышкы матурлыкка гына корылмыйча, әдәплелек, чын дуслык хисләренә корылган булырга тиешлеген искәртәм.





Дәреснең план-конспекты.

I.Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Дәрестә сүз нәрсә турында барачак. Анысы әлегә - сер. Ләкин сез аны мин сезгә биргән биремнәрдән аңларсыз. Без бергәләп нәтиҗә чыгарырбыз.

II. Эш мәсьәләсен кую.

1.Әкият сөйләү. Борын-борын заманда, бик биек тауда, гаиләсе белән бер көтүче яшәгән. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларның ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченең өе бик кечкенә икән. Көтүче аларга: "Берегез генә керегез, өем бик кечкенә минем",-дигән һәм: "Сез кемнәр соң?"-дип сораган.

-"Без -Дуслык, Бәхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасың, шул керер",-дигәннәр алар.

Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.





Сезгә сорау:

-Көтүче өенә кемне чакырган?

(3 төркем арасыннан җаваплар: минемчә,бәхетне,ә минемчә байлыкны.Һ.б.)

-Билгеле, Дуслыкны. Ә ни өчен Дуслыкны чакырган?

- Минемчә, Дуслык аның өенә кергәч, гаиләсенә бәхет һәм байлык килгән. Бу чыннан да шулай, гаиләдә дуслык булгач, гаилә бәхетле була, кайда бәхет-шунда байлык.

II.Белемнәрен актуальләштерү.(Слайд күрсәтү)Төркемнәрдә эш.Дуслык турындагы мәкальләргә аңлатма бирегез.

" 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын". Сез син килешәсеңме?

-Әйе, килешәм, чөнки 100 сум акча бик тиз бетә, ә 100 дустың булса, бу бик яхшы. Алар күп булышалар. Кемдер математикадан булыша, кемдер кайгы булганда булыша.

- Ә дуслык кайда була соң,сез дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

-Гаиләдә, сыйныфтагы укучылар арасында,милләтләр арасында,кыз һәм егет арасында да дуслык була.

-Синең дустың бармы?

-Минем әдәпле, тыйнак, җитди, акыллы, игътибарлы дустым бар.

-Ул кем? Исеме ничек? Сез аның белән вакытны ничек үткәрәсез?

-Без вакытны кирәкле һәм күңелле үткәрәбез. Дәрестән соң төрле секцияләргә йөрибез, музыка тыңлыйбыз, әниләребезгә булышырга да онытмыйбыз. Дус булуның сере-мин аңа игътибарлы, ул миңа игътибарлы. Син аның киеменә игътибар итәсеңме?

- Әйе, ул матур,чиста киенә.

- Ул мәктәп формасын кияргә яратамы?

-Белмим.

-Ә син?

-Юк, яратмыйм.

-Кайбер малайлар, кызлар матур, модалы киенергә кирәк, ә әдәпле булу модада түгел, диләр. Ә сез ничек уйлыйсың?

-Минем дусларым модалы киенмәсәләр дә, мине тыңлый беләләр, миннән көлмиләр, кимчелекләремне гафу итә беләләр.

Укытучы: "Дус булу- үзе бер hөнәр". Бу чыннан шулай.

-Ксения, синең дусларың бармы?

-Минем якын дустымның исеме Алена. Миңа да аңа да 16 яшь. Без аның белән балалар бакчасына йөрдек, аннан соң укырга бергә укырга килдек. Ул рус телен яхшы белә, шуңа курә күп олимпиаларда катнаша. Аның мактау грамоталары, призлары бик күп. Миңа аның белән җиңел һәм күңелле.

- Ә син үзең модалы киенәсеңме? Син "Космополитон","Лиза" журналларын еш карыйсыңмы? Дустың Алена журнал буенча киенәме?

- Әйе, дустым Алена да, мин дә матур киенергә тырышам.

- Ә сиңа ошаган кеше ул нинди? Ул озын буйлы, зәңгәр күзле, кара чәчле. Ул бик өлгер төрле спорт секцияләренә йөри, китап укый, музыка белән кызыксына, минем хәлләрем белән кызыксына.

-Ул укыймы,эшлиме?

-Сез еш очрашасызмы,әллә телефоннан гына сөйләшәсезме?

-Бер-берегезне яхшы беләсезме?

-Синең дустың турында әниең дә беләме?

-Ул синең уңышларыңа шатланамы? Ә син? Алдагы планнарыгыз нинди?

"Мәхәббәт-бер-береңә тартылу,бер-береңне хөрмәт итү,юл куя белү". Бу фикер белән син килешәсеңме? Бу чыннан да шулаймы,аның сере нәрсәдә?

-Мәхәббәт көч бирә.

Дуслык темасына сөйләшүне дәвам итеп, өй эшен тикшереп алырбыз.(Г.Мөхәммәтшинның "Йөрәктәге эзләр" әсәренең икенче өлешен сәхнәләштереп алыйк.)

Үзебезне студентлар кебек хис иттек,Айзатка кием әзерләргә булышканыгыз өчен рәхмәт,сезгә! Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.









III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру,уку мәсьәләсен чишү.

-Автор кунакка барырга әзерләнү мисалында Айзат алдына нинди проблема куйды?

-Матур киенү проблемасын куйды.

-Айзат ни өчен югалып калды,ни өчен ул үзен күрсәтә алмый?

-Чөнки,ул авылда үскән.

-Ә авылда үссә, ул начар егетмени?

-Юк,ул начар егет түгел,ул яхшы егет,ләкин ярлы егет.

-Хәзерге яшьләрдә,сездә дә матур киенергә теләү проблемасы бармы?

-Минемчә, кемнең әти- әнисе бай,шуның баласы да бай.

-Тагын кем матур киенә ала?

-Минемчә,кемнең акчасы күп,шул матур киенә.

Укытучы: -Хикәядә кем яңа, ак күлмәккә күбрәк шатланды? Айзат үземе әллә Ирекме?

-Ирек.

-Ни өчен группадаш студентлар ни бер-берсенә рәхмәтләр әйтә-әйтә эшләпәләрен, майкаларын, туфлиларын Айзатка бирделәр?

-Егет һәм кызлар Айзатка бу ситуациядән чыгарга булыштылар.

- Тагын ни өчен?

-Алар Айзатны әдәпле,акыллы,җитди кеше итеп күрәселәре килә .

-Тагын ни өчен?

-Алар дуслар һәм бер институтта укыйлар.

-Әйе,бик дөрес, ә Айзатның дусты Нариман бу турыда нәрсә ди?

-"Без сиңа институт йөзенә тап төшерергә ирек бирмәбез"!-ди.

- Әсәрнең 1-нче өлешендә группадаш студентлар нинди төп фикергә килделәр?

-"Киемеңә карап каршы алалар-акылыңа карап озаталар".

-Ә сез бу фикер белән килешәсезме?Ярлы,чиста киенгән кеше дә акыллы була аламы?

-Әйе,була ала.

-Бүгенге көн яшьләре өчен бу проблема актуальмы?

-Әйе, актуаль.

- Бу авыр ситуациядә син дә Айзатка күлмәгеңне бирер идеңме?

- Әлбәттә,мин дә иң матур күлмәгемне бирер идем.

-Бүгенге көн яшьләре,ягъни сез нинди булырга тиешсез?

-Әдәпле дә, матур да, акыллы да.

А.П.Чехов та бу турыда "Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш"ди(Слайд)

IV.Төп өлеш, уку мәсьәләсен чишү. Әсәрнең икенче өлеше белән танышыйк, дуслары Айзатка әдәп турында тагын нинди киңәшләр бирерләр икән?

1.Текст өстендә эш.1слайд. Әсәрне уку алдыннан яңа сүзләр белән таныштыру,сүзлеккә яздыру,алар белән гади җөмләләр төзетү

Чакрым-верста

Корсак- живот

Урындык чите-край стула

Селкенмә-не раскачивайся

Кызма-не горячись

2-өзекне чылбыр рәвешендә уку,тәрҗемә.

Икенче көн тәртибе нинди иде?Текст сездә нинди хисләр тудырды?

-Өстәл артында матур утыру,ашау-эчү турында киңәшләр бирделәр.

-Айзат ул кагыйдәләрне үзе дә беләме?

-Белә.

-Нариман Айзатка нәрсә ди?

-Алар сиңа чын күңелдән булышырга кергәннәр,ди.

-Автор позициясе белән килешәсезме?

-Дуслык турындагы мәкальләрдән бүгенге дәрескә тема итеп нинди мәкальне алырга була? 2 слайд. "Әйт дустыңны,әйтермен кемлегеңне, "Дуслык авырлыкта беленер", "Дусны ашыкмыйча сайла,тапкач югалтма". "100 дус аз,бер дошман күп"

- "Дуслык авырлыкта беленер" мәкален алырга була.

V. 3 слайд.Өй эше төркемнәргә бүленеп бирелә:

1. Сез әсәрнең ничек бетүен теләр идегез? Сөйләргә.

2.Бәйрәм өстәлен әзерләү турында әниегез белән ничек сөйләшерсез?Диалог төзергә.

VI.Язма сөйләмне ныгыту. Чын дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итеп,төркемнәрдә комютерлар артында эшләп алырбыз.

Эш өстәлендә "1нче төркем эше "дигән файлада дуслык турында язылган мәкальләрнең астына сызарга.

Әйт дустыңны,әйтермен кемлегеңне.

Кунакта яхшы,өйдә яхшырак.

Сыйныфтагы дуслык-өлгерешнең нигезе.

Матурлык туйда кирәк,мәхәббәт көн дә кирәк.

Кем эшләми-шул ашамый.

Дус гаилә -зур бәхет.

Үз милләтен яраткан кеше - башка кеше милләтен начар дими.

2 нче төркем эше дигән файлада дус булуның серләрен сайлап алырга һәм цифра астына сызарга.)1)Әгәр дус буласың килсә,үзең яхшы бул.2)Ялган дуслыкны сакларга кирәк.3)Дус булу-үзе бер һөнәр.4) Дустыңа авыр булганда булышма.5.Әгәр дустыңның кайгысы булса-уртаклаш.6)Битараф кеше-рухи сукыр кеше.

3нче төркем эше, интерактив тактада.

Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.

(Слайд). Презентациядәге шигырьгә нокталар урыннына ярдәмче сүзләрне куярга кирәк. Нинди ярдәмче сүзләр икән алар?. Интерактив тактада эш.

(Һәр көн класста -------- без,

Һәрбер--------- бүлешәбез без.

Мәңге шулай ---------------- .

Торсын --------------, диешәбез без.

Җырлап -----------, гөрләп яшәргә

Язсын дөньяда,---------- дөньяда.

Гел бергә-бергә, гел бергә-бергә,

Бөтен --------------, бөтен гомергә.)Ә.Игебаев.

(ярдәмче сүзләр:күрешәбез, шатлыкны, дуслык-татулык, яктырып, яшәргә,язсын, гомергә).

Эшләрне тикшерү.1-нче төркемнең эшен тикшерик.Дуслык турындагы мәкальләрне генә укыйк әле һәм кайдагы дуслык икәнен дә әйтә барыйк .

(-Гаиләдә, сыйныфтагы укучылар арасында,милләтләр арасында,кыз һәм егет арасында да дуслык була).Рәхмәт,биремнәр дөрес,сез минем белән килешәсезме? 2-нче төркемнең эше- дус булу серләрен укып, сайлап алырга иде.Бергәләп тикшерик. Дус булу серләрен укып һәм тәрҗемә итеп, тагын бер кат искә төшереп алыйк.

3-нче бирем.Интерактив тактадагы сүзләр шигырьнең мәгънәсенә туры киләме?

Әйдәгез,тулы вариантны карап чагыштырыйк,сүзләр дөрес куелганмы? Шигырь безне нишләргә чакыра?

-Дус,бердәм,ярдәмчел булырга өнди.

-Дуслык кайчан беленә?

-Авырлыкта.

-Әкияттәге көтүче дуслыкны сайлаган,ул дөрес эшләгәнме?(Әйе.)

Кешенең иң иң зур байлыгы-чын дусты. Дәреснең проблемасын чишә алдыкмы? Дуслык гаиләдә дә,сыйныфта да,милләтләр арасында да,егет белән кыз арасында да кирәк икәненә ышандык.

VI. Нәтиҗә.

Дәресебез ахырында"Чын дуслык"турында җыр тыңлап үтик һәм бер уен уйнап алыйк.(Без тигез саннардан торган ике түгәрәк ясыйбыз: бер түгәрәк уртада, икенчесе кырыйда. Музыка башланганда без уң җилкәне уң җилкәгә куеп басабыз.Башлангач,музыкага биеп барабыз һәм һәрберебез 4 кешене санап,туктап калабыз.Кара-каршы ,кулга-кул тотынган хәлдә сез бер-берегезгә үзегезнең дустыгыз турында сөйлисез.

Урок татарского языка на тему Дружба познается в беде.





2-нче тапкыр музыка туктагач,бер-берегезгә дуслыкның серләрен сөйлисез.

3-нче тапкыр биегәндә, 6 кеше калдырып туктарга һәм интерактив тактадагы рефлексиягә күрсәтеп (4 слайд):"Сиңа кайсы смайлик күбрәк ошый,син дәрестә күп белдеңме? Ә син?"-дигән сорауларга җавап бирешү.

Укытучы:Мин сезнең җавапларыгыз белән килешәм. Дуслары булган кешегә генә тормышта яшәве күңелле,җиңел.Дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була.Мин сезнең барыгызның да бәхетле,чын кеше булып үсүен телим.

VII. Йомгаклау.Билгеләр кую.





Үзем ясаган анализ

Дәресне уңай психологик халәт тудырудан башладым.

Мин бу катнаш дәресемне программага нигезләнеп, бәхәс рәвешендә алдым.Шул вариантны дөрес сайлаган икәненә дәрес ахырында тагын бер кат ышандым. Дәрес этапларына бирелгән вакыт бүленешен төгәл үтәргә тырыштым. Дәресем оешкан төстә, уңышлы үтте, максатына ирештем дип уйлыйм. Әңгәмә вакытында барлык балалар да актив булдылар, аларның белем-күнекмәләрен күрергә мөмкинлек булды.

</<font face="Times New Roman, serif">Телне белүләренә таянып яңа проблеманы чишүгә дә җиңел генә кереп киттек.Алар мине аңлап , бәхәскә катнашып, бер нәтиҗәгә килдек.Өй эшенең сәхнәләштерү итеп бирелүе бер яктан сәнгатьлелекне арттырса, икенче яктан сүзлек запасын баетты дип уйлыйм. 11 нче сыйныф укучыларының тормышка карашлары, дусларына карата мөнәсәбәтләре инде формалашкан, шуңа да укучылар үз фикерләрен әйтергә оялмадылар, әсәрдәге әдәби геройларның һәм үзләренең модалы киенү/киенмәүләре турында чагыштырып сөйли алдылар.Шул рәвешле әдәбият,этика ,эстетика дәресләре белән предмет-ара бәйләнеш килеп чыкты.

Тәрбияви моментлар да байтак булды.Һәрберсе үз позицияләрен әйтә белделәр һәм әдәпле генә тыңлый да белделәр.



Укучылар белән әсәргә анализ ясадык һәм, нәтиҗә чыгара алдык дип уйлыйм.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал