7


  • Учителю
  • Конспект урока по литературному чтению Зоопаркка сәяхәт(4 класс)

Конспект урока по литературному чтению Зоопаркка сәяхәт(4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Тема: Зоопаркка сәяхәт 4класс

Максат: 1) өйрәнелгән тема буенча укучыларның белемнәрен ныгыту;

2) укучыларның телдән сөйләмен үстерү;

3) телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укытучының күрсәтмәләрен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү: белемнәрне хайваннар турында сөйләгәндә куллану;

Коммуникатив: татарча сөйләшә, группаларда,парларда эшли белү;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую.

Предмет: хайван исемнәрен кулланып җөмләләр төзи, текстларны сөйли белү;

Шәхси: хайваннарга сакчыл караш булдыру; әдәплелек кагыйдәләрен үтәү.

Дәрес тибы : ЛГКК

Материал: татар теле 4класс,методик ярдәмлек

Җиһазлау: презентация, компьютер, проектор, экран, битләр, фломастерлар



Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.

А) -Исәнмесез!Хәерле көн!

-Хәерле көн сиңа!(миңа,сезгә,безгә)

II.Актуальләштерү.

Мультфильм "Ташбака һәм арыслан"

  • Төп геройлар кем?

  • Мин ни өчен хайваннарга кем дигән сорау бирдем?(чөнки алар әкият геройлары).

  • Тагын нинди хайваннарны күрдегез?

  • Алар нинди хайваннар?

  • Нинди хайваннар була? Мисаллар.- Алар кайда яши?

III.Уку мәсьәләсен кую.

Алар тагын кайда яши икән?

Экранга карыйк.Хәрефләр тезмәсе. Татар хәрефләрен сызыгыз.

ӨҢҮЗҖӘОҢҺӨОҖӘҺПӘҢАҺҮҖРӨҢӘКҮҺҖ

  • Нинди сүз килеп чыкты?

  • Нәрсә ул зоопарк?

  • Димәк, без кая барабыз?

  • Казанда зоопарк бармы?

  • Ул кайда урнашкан? (Адрес)

-Зоопаркка барабызмы?

Физминутка (күзләргә)



IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1)-Без зоопарк янында. Безгә билетлар алырга кирәк. Сорауларга җавап.

- Аю кыш көне нишли?

- Бүре нинди хайван?

- Җәен соры, кышын ак...

- Ташбака ничек йөри?

- Маймыл нәрсә ярата?

- Жирафның муены нинди?

-Төлке кайда яши?

- Юлбарыс нинди?

- Көнгерә ничек сикерә?

-Тиен кайда яши?

- Керпе нинди?

- Кошлар ничек очалар?

-Урманда нәрсәләр яши?



Билетлар алдык. Зоопаркка керәбез. Зоопаркта безне кем каршы ала? Алар нишлиләр? Ә зоопаркта без нишлибез?

2)Сүз экскурсоводларга:

- Исәнмесез! Минем исемем -....

Казан зоопаркына 1806 нчы елның 8 нче декабрендә нигез салына. Ул - Европада борынгы зоопаркларның берсе. Зоопаркта 2мең 500гә якын хайван,5 меңгә якын үсемлек бар. Быел зоопаркка 210 ел була.Әйдәгез, зоопаркның планы белән танышыйк.



Алга барабыз. Хәзер без арысланнар янында.

Арыслан - кыргый хайван. Ул бик көчле. Озынлыгы 2метр, ә койрыгының озынлыгы 1 метр. Авырлыгы 120-280 кг. Арысланнар кошлар, җәнлекләр белән тукланалар. Алар ауга төнлә чыга.Арысланнар Азиядә саванналарда,чүлләрдә яши.



Хәзер сез ак барсны күрәсез. Ак барс - бик матур, ләкин бик көчле хайван. Авырлыгы 65-75 кг. Гәүдәсе озынча,башы зур түгел. Ак барс сирәк очрый.

10-12 елга кадәр яши. Урта Азиядә тауларда очрый. Татарстаннын гербында канатлы ак барс сурәтләнгән.

Сораулар бармы?



Экскурсиябезне дәвам итәбез. Сез дөяләр күрәсез. Дөя- эре хайван. Биеклеге 2 метрдан артык ,ә авырлыгы 500-800 кг. Дөяләр чүлләрдә очрый. Алар үсемлекләр белән туклана. Дөя 40 елга якын яши.

  • Сорауларыгыз?



Хәзер без маймыллар янында. Маймыллар турында сез нәрсәләр беләсез? Нинди маймылларны беләсез?

Зоологлар маймылларны 2 төркемгә бүлә. 1нче төркем маймыллар Көньяк Америкада, ә 2нче төркем Азия һәм Африкада яши. Алар бер- берсеннән аерыла. 1нче төркем маймылларның койрыклары бар, борыннары киң,ә 2нчеләрнең койрыклары юк, борыннары тар. Барлыгы 160 төрдән артык маймыл бар. Алар төрле авазлар чыгаралар.



Экскурсиябезне кошлар янында дәвам итәбез. Бу - торна. Ул эре, озын аяклы, озын муенлы кош. Авырлыгы 2-11 кг. Иңкечкенә торна - красавка, иң эре торна - австралия торнасы. Дөньяда торналарның төре- 15. 7 төре Россиядә очрый. Торналар үсемлекләр, бөҗәкләр белән туклана.



Хәзер без ябалаклар янында. Алар күп төрле. Ябалакларның башлары да күзләре дә зур, тырнаклары озын һәм үткен. Алар көндез йоклыйлар,ә төнлә ауга чыгалар. Иң зур ябалак - филин. Ябалаклар төрле җирдә очрый.

- Сораулар бармы?

Физминутка "Очты,очты ...."



3)-Зоопаркта сезгә ошадымы?

-Нәрсәләр күбрәк ошады?

-Зоопарк нинди? (Зур,иске). Безгә яңа зоопарк кирәк. Сез яңа зоопаркны ничек күз алдына китерәсез? Әйдәгез, яңа зоопаркның проектын ясап карыйк.

(Проектлар ясау, яклау)

-Сезнең проектларыгыз белән таныштык. Әйдәгез, яңа зоопарк нинди булачак. Карап китик.(... формасында)

- Яңа зоопарк тиздән ачылачак.



IV.Ныгыту

1) Дәреслек белән эш.

А) 2нче күнегү(телдән)

- Иң көчле хайван-

-Иң зур хайван-

....

б) ситуатив күнегүләр (4нче күнегү)

Скажи что:

  • Казанскому зоопарку 210 лет;

  • В нашем зоопарке много ңивотных и птиц;

- Самые интересные животные - обезьяны;













в) Шигырь язу.

Зоопаркта булдык бүген,

Зоопаркта йөрдек без.

Аюлар да, .... да,

... да, ...да,

... дә, ... да,

... да .... (глагол) без.



V) Рефлексия

А) - Бүген без кайда булдык?

- Зоопарк кирәкме? Ни өчен?

- Дәрес сезгә ошадымы?

Б) Өй эше

1) 43бит,3нче күнегү (хайваннар турында сөйләргә);

2) Зоопаркта сезгә нәрсә ошады? Рәсем ясарга.

В) смайликлар





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал