7


'Англия кунаклары' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. Англия кунаклары (6 сыйныф, рус төркеме)Максат. «Англия кунаклары» тексты белән таныштыру.                Лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны                         гамәли үзләштерү.             Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилл
предварительный просмотр материала


Тема. Англия кунаклары (6 сыйныф, рус төркеме)

Максат. «Англия кунаклары» тексты белән таныштыру.

Лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү.

Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Татарстан турында белемнәрне ныгыту;

Туган як белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Татарстан турында рәсемнәр.

Дәрес барышы.

Ι Оештыру өлеше. (психологик уңай халәт тудыру)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, укытучы апа!

  • Исәнмесез, кунаклар!

  • Бүген ничәсе?

  • Бүген атнаның нинди көне?

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Сыйныфта кем юк?

  • Һава торышы нинди?

  • Хәзер елның нинди фасылы?

  • Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)


II Актуальләштерү.

  1. Аудирование.

  • Прослушайте и укажите слова со звуком [ ә]: мәктәп, инглизчә, шигырьләр, үзебезнеӊ, әкиятләребезне, белемнәребезне, өстәл.

- Укажите слова,отвечающие на вопрос кайда?: Англиядә, мәктәптә, инглизчә, Татарстанда, концертта, кунакларныӊ.


- Прослушайте и переведите на татарский язык.

В наш город приедут знаменитые певцы, писатели поэты.

К нам приехали долгожданные гости.

Он рассказал об Англии.

Он красиво рассказал об Англии.

2.Өй эшен тикшерү:

Укучылар язып килгән җөмләләрен укыйлар.


ΙΙΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Сүзлек белән эш.

белемнәребез - наши знания

үз илләре турында - о своей стране

файдалы казылмалар - полезные ископаемые

ниһаять - наконец

2.Текстны уку. (88 бит 7 күнегү)

3. Русчадан татарчага тәрҗемә итү.

Наконец, долгожданные гости в школе; и в Англии слышим; а мы не знали татарские песни; за круглым столом; приехавшие гости рассказали; какие полезные ископаемые есть; какие исторические города есть; к сожалению, не смогли ответить.

4.Сорауларга җавап алу.

  • Вакыйга кайда бара?

  • Текстта сүз кемнәр турында бара?

  • Алар Англиядән кая килгәннәр?

  • Укучылар нинди телдә сөйләштеләр?

  • Англия кунаклары нинди теләк белдерделәр?

  • Укучылар татар җырларын белә идеме?

  • Укучыларга ни өчен оят булды?


ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

Бирелгән җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.(89 бит 8 нче күнегү)

2.Физкультминутка

3. Уен. "Дөрес-дөрес түгел" (Тактада дөрес, дөрес түгел сүзләре беркетелә,бер укучы такта янына чыга, укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр, ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, "дөрес" яки "дөрес түгел" сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

-Германиядән кунаклар килә - (дөрес түгел)

-без инглизчә җырлар өйрәндек - (дөрес)

-без татар җырларын белми идек - (дөрес)

-без барлык сорауларга җавап бирдек - (дөрес түгел)

4. Дәфтәрдә эш.

Җөмләләрне хикәянеӊ эчтәлегенә карап үзгәртеп, дәфтәргә язарга. (89 бит 9 күнегү)


V Өй эше

89 нчы бит, 10нчы күнегү.

VI Йомгаклау

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Без нәрсә турында укыдык?

-Сез Татарстан турында җырлар, шигырьләр беләсезме?

-Ә Англия турында җырлар, шигырьләр беләсезме?

VII Билгеләр кую



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал