7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:



1. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең 2015 - 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына



2.Программага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына( 1-11 нче сыйныфлар, Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2011 )

Төзүчеләре: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова.



3.Дәреслеккә: Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012

10 нчы сыйныфта рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең фонетика, лексикология, язу тарихы, икетеллелек мәсьәләләре буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү.

5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.10 нчы сыйныфта "Тел - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш" дигән тема телнең төп функцияләре, дөньядагы телләрне төркемләү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен үзара бәйләнештә куллану, сөйләм төрләре турында мәгълүмат бирүне күздә тота.

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, аваз һәм фонема турында өйрәнелгәннәр ныгытыла, сүзләргә транскрипция һәм фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә.

Бу сыйныфта лексикология һәм лексикографиядән үткәннәр тирәнәйтелә. 10 нчы сыйныф ахырында үткәннәр гомумиләштерелә.Ел дәвамында бәйләнешле сөйләм үстерүгә төрле эшләр башкарыла.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен . төрле орфографик кагыйдәләргә карата 3 диктант, шулай ук сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан 3 сочинение һәм 2 изложение яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларына нигезләнеп , атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.



10 нчы сыйныф укучыларының белем-күнекмәләренә төп таләпләр.

  1. Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү.Сингармонизм законын,рәт гармониясен һәм ирен гармониясен белү.Авазларны дөрес әйтү.

  2. Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую.Сөйләмдә дөрес интонация куллану.

  3. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

  4. Сүзләргә транскрипция ясау.

  5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Татар теленең орфографик принципларын үзләштерү.

  6. Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

  7. Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу.

  8. Сүзлекләр белән эшләү.

  9. Татар теленең ялганмалы (аглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.Тамыр, нигез, кушымчаларга аңлатма бирү.

  10. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

  11. Бәйләнешле сөйләм үстерү максатында сочинениеләр, изложениеләр, диктантлар , караган спектакль яки кинофильмга карата бәяләмә, эш кәгазьләре (гариза, беркетмә ) язу.

Укыту - методик комплекты

Программа. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы . 1-11 нче сыйныфлар. Казан,Татарстан китап нәшрияты,2011.

Дәреслек. Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. - Татар теле, 10 нчы сыйныф. Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2012 .

"Мәгариф турында"Россия Федерациясенең Законы (Закон об образовании"Закон Российской Федерации)

"Мәгариф турында"Татарстан Республикасының Законы.

Өстәмә методик әсбаплар:

1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с.-флары өчен: Укытучылар өчен

кулланма/3.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

  1. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт.

5-11 с.-флары өчен :Укытучылар өчен кулланма/

Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.- Казан:Мәгариф, 2005.

  1. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11нче сыйныфлары өчен\

З.Н.Хабибуллина, И.Г.Гыйләҗев.-Казан:Мәгариф,2003.

  1. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

  2. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

  3. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ "Школа",2007.

  4. Татар теле: Теория. Күнегүләр. Тестлар\Ч.М.Харисова.-Казан Мәгариф, 2006.

  5. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008.

10.Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.- Казан: Мәгариф,2004.

11.Татар телендә тыныш билгеләре:Белешмә.-Казан:Мәгариф,2004.





2016 -2017 нчы уку елында 10 нчы сыйныфының татар төркеме өчен

татар теле дәресләрен календарь-тематик планлаштыру



Укытучы: Л.И. Исмәгыйлова



Укыту планы буенча 35 сәгать

Атнага - 1 сәг. Елга - 35 сәг.

Диктант: 3

Сочинение: 3

Изложение: 2



Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:



1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

2. ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азнакай 2 нче урта белем бирү мәктәбе"нең 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;

3.Программага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына( 1-11 нче сыйныфлар, Казан,Татарстан китап нәшрияты, 2011 )

Төзүчеләре: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова.

Дәреслек: Р.С.Абдуллина, Г.М. Шәйхиева. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012



Өстәмә әдәбият: 1. Н.В.Максимов"Татар теленнән тестлар","Мәгариф" нәшрияты, 2008

2. Ч.М.Харисова "Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар", "Мәгариф" нәшрияты, 2006

3.Ч.М.Харисова "Татар теле. Анализ үрнәкләре" "Мәгариф" нәшрияты, 2009

4. Я.Х.Абдрәхимова "Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр", "Мәгариф"нәшрияты, 2005

5.Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев "Хәзерге татар әдәби теле" "Мәгариф"нәшрияты, 2002







Программа материалының төп эчтәлеге.



Тел һәм сөйләм мәсьәләсе

2

Телнең төп функцияләре.Дөньяданы телләр, аларны төркемләү.Тел һәм сөйләм. Сөйләм төрләре

2.

Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.



10

Татар теленең орфоэпия кагыйдәләре. Сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре.Басым. Сүзләргә фонетик анализ ясау

3.

Лексикология.

6

Сүзнең лексик мәгънәсе.Сүзлекләрнең төрләре, төзелеше .Этимология, искергән сүзләр, яңа сүзләр.Омонимнар, синолнимнар, антонимнар һ.б.

4.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

5

Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар.Сүз ясалу ысуллары.Татар һәм рус сүзләрендә сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

5.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

3

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

6.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

9

Диктант -3, Сочинение-3, изложение-2, эш кәгазләре -1











































Татар теленнән 10 нчы сыйныф өчен календарь-тематик план

Т/с



Бүлекләр һәм темалар



Сәг.

саны



Материалны үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план буенча

факт

1.

Тел - аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

Телнең төп функцияләре.

1

Туган телнең халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы ролен аңлау.

Татарлар яши торган төбәкләр. Башка телләр арасында татар теленең урынын ачыклау.



2.





Тел белеменең тармаклары . Сөйләм төрләре һәм сөйләм берәмлекләре.

1



Тел берәмлекләрен сөйләмдә үзара бәйләнештә куллана белү. Татар теленең төп тармаклары һәм аларның өйрәнү объектлары турында мәгълүматлы булу.







3.

БСҮ №1. Контроль диктант №1. "Һәр чорның үз егете була"( 9 нчы сыйныфта алган белемнәрне тикшерү



1



Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. 9 нчы сыйныфта алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.









4

Хаталар өст.эш. Фонетика.

Аваз һәм хәреф. Транскрипция.



1

Аваз һәм хәрефләрне аера, сүзләргә транскрипция ясый,.авазларны дөрес әйтә белү.







5.

Сузык һәм тартык авазларны кабатлау

1

Сузык һәм тартык авазларның фонетик үзенчәлекләрен, аларның классификациясен белү.





6

Аваз үзгәрешләре.

Сузык аваз үзгәрешләре

1

Сүзык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре (рәт гармониясе,ирен гармониясе, редукция. Ике сүз арасында сузыклар үзгәреше)



7

Тартык авазлар үзгәреше.Тартык авазларның уңай охшашлануы.

1

Тартыкларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта охшашлануын,

Борын ассимиляциясе, аларның төп үзенчәлекләре.



8.

Тартык авазларның кире охшашлануы.



1

Тартык авазларның акустик - артикуляцион үзгәрешләрен белү



9





БСҮ №2 Тел-сурәтләү чараларын куллануга Сочинение.№1"Көзге бер көн."

1

Җөмләдә сүз тәртибе, эпитетларны, чагыштыруларны, синонимнарны дөрес куллану.

Тел-сурәтләү чараларын дөрес һәм урынлы кулланып, язма сөйләмне формалаштыру.



10

Х.ө/эш.Интонация һәм басым.



1

Интонациянең катлаулы күренеш булуын ачыклау, басымның төрләрен белү.



11

Орфоэпия. Сүзләрнең дөрес әйтелеше.

1

Орфоэпиянең закончалыкларын үзләштерү.



12

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

Авазларга тулы хар-ка бирү, аваз үзгәрешләрен күрсәтә белү.

Сүзләргә тулы фонетик анализ ясый белү.



13



Орфография. Орфографик принциплар.



1

Фонетик, морфологик, график, дифференциаль принциплар, аларның үзенчәлекләре.Татар теленең язу тарихын, орфографик принципларын үзләштерү.



14





Фонетика,орфография, графика, аваз, фонема бүлеген кабатлау.

1





Фонетик анализ ясау, дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

Бу өлкәдә эшләгән галимнәр һәм аларның хезмәтләре белән танышу.



15

БСҮ №3 Контроль диктант №2

(Фонетика буенча белемнәрне тикшерү)

1

Фонетика,орфография буенча алган белемнәрен практикада куллана белү.



16

Х.ө/эш.Лексика һәм лексикология.

Сүзнең лексик мәгънәсе, күп мәг.сүзләр.

1

Татар теленең сүз байлыгын барлый, аңа характеристика бирә белү.





17

Синоним, антоним, омоним сүзләр.

1

Синонимнар,антонимнар , омонимнарның лексик үзенчәлекләрен аңлап, аларны дөрес куллана белү.





18

Фразеологизмнар.

1

Фразеологизмнарның төп үзенчәлекләре, сөйләм ситуациясеннән чыгып аларны дөрес куллана белү.





19



БСҮ №4 Изложение. №1" Яшьлек хәтирәләре" (Лексика буенча белемнәрне тикшерү)

1

Текстның эчтәлеген сөйләм бизәкләрен саклап яза белү.







20

Хат.өст.эш.Этимология.Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе кулланылу ешлыгы буенча составы.



1

Этимологиянең төшенчәсен аңлау,.

сүзләрне куллану өлкәсе ( алынма сүзләр,калькалар,тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар)ягыннан аера белү.





21



Лексикография .Бу өлкәдә эшләгән галимнәр.



1



Лексикография өлкәсендә эшләгән галимнәрнең эшчәнлеге турында мәгълүматлы булу





22

Сүзгә лексик анализ ясау.

1

Сүзләргә лексик анализ ясый белү





23

БСҮ №5 Сочинение №2 "Кышкы бизәкләр" (Лексика бүлеген кабатлау)

1

Тел байлыгыннан дөрес һәм урынлы файдаланып, кышкы бизәкләр турында соч. язу.





24

Хат. өст.эш.

Сүз төзелеше һәм ясалышы.Үткәннәрне кабатлау.

1

Татар теленең сүз төзелеше ягыннан аглютинатив тел булуын аңлау.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.





25

Сүзнең тамыры һәм нигезе.

1

Сүз тамырының һәм нигезенең лексик төшенчә белдерә торган морфема булуларын ,тамыр һәм ясалма нигезләрнең үзенчәлекләрен аңлый белү.





26

Кушымчалар һәм аларның төрләре.

1

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.





27

Сүз ясалу ысуллары.

1

Сүз ясалу ысулларының төп билгеләрен аера белү, төрле ысулларны практикада куллану.





28

Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше.Бу өлкәдә эшләгән галимнәр. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

1

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерә белү.

Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның хезмәтләре турында мәгълүматлы булу .





29

БСҮ №6 Изложение №2 (Кушымчаларның төрләрен кабатлау)

1

Сүз төзелеше һәм ясалышы темасы буенча алган белемнәрне язма эштә куллану.





30

Х.ө/эш.Фонетика буенча 10 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1

Алган белемнәрне практикада куллана белү.





31

БСҮ №7 Сочинеие №3. "Туган телем-милләтем сакчысы "

1

Әдипләр,галимнәребезнең туган тел турындагы фикерләренә нигезләнеп, тел турындагы мәкальләрне кулланып, соч. язу.





32

Х.ө/эш.Лексика, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча 10 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1

Алган белемнәрне практикада куллана белү.





33

БСҮ № 8 Контроль диктант №3 (Ел буе үткәннәрне каб-лау)

1

Ел дәвамында алган белемнәрне практикада куллана белү.





34



Хат.өст.эш.БСҮ № 9 Эш кәгазьләре язу (гариза, беркетмә )

1

Үрнәк буенча эш кәгазьләре яза белү.





35

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне системага салу.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал