7


  • Учителю
  • Г. Ибраһимов 'Алмачуар' хикәясен йомгаклау

Г. Ибраһимов 'Алмачуар' хикәясен йомгаклау

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


5 класс өчен татар әдәбиятыннан технологик карта

Тема

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә гаделлек һәм гаделсезлек темасы.

Теманың максаты

1.Белем бирү: әсәрдә гаделлек темасының бирелеше турында фикер алышу;

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: укучыларда миһербанлылык, гаделлек сыйфатларын үстерү; йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге



Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып - белү: гаделлек һәм гаделсезлек төшенчәләрен аңлау.

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Гаделлек, гаделсезлек


Предметара бәйләнешләр

Рәсем, музыка, татар теле


Ресурслар

-төп


-өстәмә


Җиһазлау:

Дәреслек: Әдәбият дәреслеге, Җәләлиева М.Ш., Әдгамова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш., 2011.

Г.Ибраһимов китаплары.


ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, тестлар,схемалар, портрет)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш.


Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат - төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Укучылар, без гадәттәгечә дәреснең темасын язмыйбыз, дәрес барышында игътибар белән тыңлар утырыгыз һәм дәреснең темасын үзегез әйтергә тырышырсыз.

Алмачуар хикәясен анализлау, белемнәрне камиләштерү.

II этап Актуальләштерү.

Максат - белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

Укучылар, сезгә өйгә эш итеп гаделлек төшенчәсен аңлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, әйтеп карагыз әле, нәрсә ул гаделсезлек, ничек аңлыйсыз бу төшенчәне? Укучылар өйдә әзерләнеп килгән уй-фикерләре белән уртаклашалар. Гаделлек һәм гаделсезлек төшенчәсен ачыклау.

II этап.

Соруларга җаваплар бирү. Үзеңнең фикереңне белдерү. (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)


III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат - хикәянең эчтәлеге буенча алган белемнәрне ныгыту.

III этап. Укучылар, әйдәгез хәзер төркемнәрдә эш башкарыйк. Ике төркемгә бүленеп һәр төркем үзенә бирелгән эшне эшли.

  1. Төркемнәрдә эш. 1 төркем укучылар әсәрдән гаделлеккә мисаллар таба. 2 нче төркем гаделсезлеккә мисаллар китерә. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

Соңыннан укытучы йомгаклап нәтиҗә чыгара. Дәреснең темасын ачыклау.

III этап.

  1. Диагностик бирем: дәреслектән (хикәядән) гаделлек һәм гаделсезлек күренешләренә мисаллар табарга. Үз фикереңне дәлилли белергә. (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)


IV этап.

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат - алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен үстерх.

IV этап.

1. "Геройны таныйсыңмы?" уены. Парларда эшләү. Бирелгән карточкалар буенча дәреслектән табарга, характеристика бирелгән геройны танырга, үзеңнең сүзләр белән тулыландырырга.

1 карточка. Ул Сабан туенда көрәшкән вакытта Хафизны алдаган булган, башкаларга сиздермичә генә аяк чалган, шулай хәйлә белән җиңгән була. Сабантуйдан кайткач, әлеге башкорт бик каты авырый, һәм: "Терелсәм, Хафизга бурлы биямне илтеп бирер идем" - дип сүз биргән булган. 2 карточка. Закир Саба туенда Алмачуар белән беренче килгәч, ул ялгышып, аңа икенче килүчегә дигән бүләкне бирә. Закир ачудан аңа камчы белән суга. Нәтиҗәдә аның бите җәрәхәтләнә. 3 карточка. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган, дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган... 4 карточка. Йомшаграк укучыга бирелә. Бөтен гәүдәсе, әйтерсең, ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый... сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар.
Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел - ничектер, күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора. (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

IV этап.

1. Диагностик бирем: бирелгән характеристикага туры китереп, әсәрнең геройларын атарга. Үзеңнең белемеңә таянып, тулыландырырга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)


Физминутка

Атлар турында презентация карау, белемнәрен арттыру. Тормыш-көнкүреш белән бәйләү. Укучылар, сезнең берәрегездә ат бармы?

Безнең авылда атларга, гомумән, йорт хайваннарына карата гаделсезлек күргәнегез бармы?

V этап. Контроль.

Максат -укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.

V этап.

  1. Тест чишү.

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

  1. "Алмачуар" хикәясенең авторы кем?

А) М.Кәрим

Ә) Ф.Кәрим

Б) Г.Ибраһимов.

  1. Төп геройны күрсәтегез.

А) Хафиз

Ә) Закир

Б) Сафа бабай.


  1. Сабантуйда ат чабышында ничә чакрым йөгерәләр?

А) 5 км.

Ә) 10 км.

Б) 15 км.


  1. Закирга туры килгән сыйфатларның астына сызыгыз.

Уңган, гафу үтенергә ашыкмый, туган ягын, әти-әнисен ярата, дан өчен тырышучы, өлкәннәргә мәрхәмәтле, саран, әнисе белән каршылыкка керүчән, гаделсез.


  1. Г.Ибраһимов кайсы районда туган?

А) Уфада

Ә) Авыргазы районы

Б) Казанда


V этап.

  1. Тестларны дөрес чишү. Иптәшең белән эшләрне алмашып дөреслеген тикшерү.



VI этап. Рефлексия.

VI этап. Укучылар, әйдәгез, хәзер дәреснең темасын формалаштырып карагыз.

Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Сез үзегезгә нинди баһа куясыз? Әйдәгез бу эшне без гадәттәгечә чәчкә рәвешендә эшлик. Бүгенге дәрестә сөйләгәннәрне аңладым дип уйласагыз, таҗның төсле ягын, ә нәрсәнедер аңлап бетмәгәнсез икән таҗның ак ягын куясыз.

VI этап.

Дәреснең темасын формалаштырырга тырышу, нәтиҗә ясау. Үз-үзеңне бәяләү.

VII этап. Йомгаклау.


VII этап. Өй эше бирү. Көндәлекләргә баһаларны кую.

Өй эше. Сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә.

  1. Алмачуар хикәясенең азагын ничек үзгәртер идең? дигән темага кечкенә хикәя язарга.

  2. Алмачуарның рәсемен ясарга.

  3. Гаделлек һәм гаделсезлек турында мәкальләр язып алып килергә. (Ялганның аягы кыска. Матур ялган булганчы, әче дөреслек яхшы.)

Кадерле укучылар, бүгенге дәрестә сөйләшкәннәр сезнең йөрәгегездә кечкенә урын алып сезне һәрчак гаделеккә өндәп торса мин бик шат булыр идем.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал