7


Дәрес. 'Туган ягым. ' 2 Сыйныф.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең темасы: Туган ягым турында сөйләшү.

I . Дәреснең максатлары:

1) Коммуникатив максат: темага бәйле лексик-грамматик материал белән таныштыру һәм аны сөйләмдә ныгыту, парлап эшләү күнекмәләре булдыру өстендә эш.

2) фәнни максат: үзләштерелгән материалны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, сыйфат исем сүзтезмәләрен җөмләдә куллану, сүз байлыгын, танып белү күнекмәләрен үстерү.

3) тәрбияви максат: туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү, табигатькә, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын үстерү.

II. Бурычлары:

  1. өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

  2. Син кем? Син кайдан ? сорауларын дөрес куллануга ирешү.

  3. сәнгатьле уку күнекмәсе, хәтерне ныгыту, логик фикерне үстерү, чагыштыру, тирә- якны күрә белү өстендә эш.

Ш. Принциплары:

1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2. лингвистик принциплар: г, гъ авазларын дөрес әйтү, сәнгатьле уку күнекмәләре, татар теленә хас авазларның әйтелешенә игътибарны арттыру.

3. гомумметодик принциплар:балаларның ситуациягә бәйле аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм системалаштыру.

4. хосусый методик принциплар: иҗади үсеш һәм уңышка ирешү, балаларга ышаныч белән карау һәм ярдәм итү.

IҮ. Укыту ысуллары: аңлату, күрсәтү.

Ү. Укыту алымнары: диалог төзү, син кем? Син кайдан? уены, грамматик биремле язма эш эшләтү.

Ү1. Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Җиһазлар:

1. 2 нче сыйныф дәреслеге, дәфтәрләр, тарату материаллары.

2. "Табигать күренешләре" фоторәсемнәр.

3. Компьютер.

4. Аерым язылган плакатлар.


ДӘРЕС БАРЫШЫ

1. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Бик яхшы, кояшлы иртә кебек!

- Сез татар теле дәресенә әзерме?

- Әйе,әзер!

- Бик әйбәт, утырыгыз!

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген кем дежур?

- Бүген мин дежур.

- Дәрестә кем юк?

-Дәрестә барлык укучылар да бар.

- Бүген ничәнче число, атнаның кайсы көне?

- Рәхмәт.

2. Матур язу күнегүләре.

Авыл, шәһәр, тау, елга, кыр.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком (г)

Туган як, табигать, кыр, күл, аю, бүре, алабуга, елга,

  1. Тактада язылган сүзләрне укып тәрҗемә итәргә.

Сүзләрнең беренче хәрефләрен җыеп тактада төзергә. ( ТАТАРСТАН)

ТӨН

АТ

ТӘРӘЗӘ

АШ

РӘСЕМ

СУ

ТАКТА

АЛМА

НАРАТ


- Нинди сүз килеп чыкты? (ТАТАРСТАН)

Ш. Төп өлеш.


- Бүген безнең дәреснең темасы " Туган як" , димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Туган як, Татарстан турында.

- Татарстан - безнең туган як.

1) сүзлек өстендә эш.( сүзләрне тәҗемә итәбез, тартым белән төрләндерәбез)

туган як- туган ягым - туган ягың - туган ягы - родной край.

табигать - табигатем -табагатең - табигате - природа

шәһәр -шәһәрем - шәһәрең шәһәре - город

елга - елгам - алгаң -елгасы -река

авыл - авылым - авылың -авылы - деревня

кыр -кырым - кырың - кыры - поле

туган җир - туган җирем - туган җирең - туган җире - родная земля

( Сүзләрне укытучы укый, балалар белән бергә кабатлыйбыз.)

2) " Туган ягым " хикәясе белән таныштыру. 104 бит.

а) укытучы укый;

б) укучылар эчтән укыйлар;

в) кычкырып уку;

г) тәрҗемә итү;

3) Сорауларга җавап бирү.

- Татарстан синең синең туган ягыңмы?

- Табигате нинди?

- Татарстанда нәрсәләр бар?

- Татарстанның зур шәһәрләрен әйтегез.

- Татарсанның башкаласы кайсы шәһәр?

- Сез нинди телдә сөйләшәсез? ( На каком языке вы разговариваете?)

- Сез ике телне дә яхшы белергә тиеш: рус телен дә, татар телен дә.

4) Иптәшеңә сораулар бир. (Задай вопросы соседу)

- Без кайда яшибез?

- Татарстанда.

- Татарстан безнең туган илебезме?

- Татарстан зурмы?

- Татарстан зур, матур.

- Республикабыз нәрсәгә бай?

- Татарстанда нинди елгалар бар?

- Татарстанда нинди халыклар яши?

5) Татарстан картасы белән эшләү. (Слайд.1)

- Бу нәрсә? ( Бу карта)

- Әйе, бу Татарсан картасы балалар.

- Әйтегез әле, Татарстанда нинди шәһәрләр бар? ( Казан, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Яр Чаллы.)

- Нинди елгалар бар? (Идел , Кама, Агыйдел)

- Син кайсы шәһәрдә яшисең? ( Картадан күрсәтү)

- Татарстанның президенты кем? ( 2 слайд)

- Рөстәм Нургали улы Миннеханов.

Физкультминут.

Уң, кузеңне кысып ал,
Сул кузеңне кысып ал,
Шуннан тәрәзә аша
Күк офыкка күзең сал.
Ике күзеңне йом да
Бер минуттай йоклап ал
Уңга, сулга башың чайкап,
Менә монда була ял.

Уен. " Сүзләрдән чылбыр төзү". ( Укытучы тактага бер шәһәр исемен яза, ә укучылар шушы шәһәр исеменең соңгы хәрефенә башланган башка шәһәр исемен язарга тиеш).

Казан, Норлат, Түбән Кама, Алабуга, Азнакай.

IҮ. Дәресне ныгыту. (группаларда эш)

а) парталар өстендә киселгән карточкаларны алабыз, бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзибез.

Матур, куе, киң, зур, чиста, шәһәр.

Табигать, кырлар, урман, елга, авыл.

Башкала, бай, төрле, кешеләр,күлләр.

Халык, төрле, тату, яшиләр,дус.

б) Ситуатив биремнәр. (Слайд 3)

- Как ты скажешь о том, что:

- Татарстан наша республика;

- В Татарстане природа красивая;

- В Татарстане города чистые и красивые;

- Волга - самая широкая река;

Тикшерәбез:

Татарстан- безнең республика.

Татарстанның табигате матур.

Татарстанда шәһәрләр чиста һәм матур.

Идел - иң киң елга.


в) Спроси у друга:

- Был ли он в городе Казани?

- Где живет его друг

- Был ли он в деревне?

г) Ял итү. "Син кем? Син кайдан? Уенын оештыру.

Беренче булып укытучы үзе турында әйтә: " Мин Фәридә Фоатовна. Мин Казаннан"

"Син кем? Син кайдан?"

Беренче укучы, җавабын әйтеп, икенче укучыга шул ук сорауларны бирә, уен шулай дәвам итә.


д) Карточкалар белән эш.

1. Укажите лишние слова в логическом ряду ( артык сүзне тап)

Поши, аю, төлке, сыер, бүре.

Куян, тиен, төлке, сарык, керпе.

Ат, дуңгыз, сарык, бәрән, бүре.

Куян, төлке, керпе, поши, бәрән.

2.Укажите, что изменено во втором предложени каждой пары.

Татарстанда елгалар күп.

Татарстанда зур, озын елгалар күп.

Татарстанда шәһәрләр матур.

Татарстанда шәһәрләр чиста, матур.

3. Вместо точек подбери слова.

Татарстанда ..., ... елгалар күп.

Татарстанда ... урманнар, ... кырлар, күлләр бар.

Татарстанда ..., ... шәһәрләр күп.

Слова: матур, куе, чиста, озын, киң, зур.


Ү1. Дәресне йомгаклау

1 .Балалар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәне тагын эшләп карар идегез?

2.Өй эше. Татарстан турында кечкенә хикәя язып килергә, яки берничә җөмлә төзеп килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал