7


  • Учителю
  • План-конспект по татарскому языку на тему К хәрефе (5 класс)(ссылка на видео урока https://yadi.sk/i/YzLxL-jRxAm9L)

План-конспект по татарскому языку на тему К хәрефе (5 класс)(ссылка на видео урока https://yadi.sk/i/YzLxL-jRxAm9L)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле 5 сыйныф (рус төркеме)



Тема: К хәрефе.

Ссылка на видео урока: https://yadi.sk/i/YzLxL-jRxAm9L</<font color="#000000">



Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [к] ,[къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру;

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек:

Дәрес планы

I. Оештыру моменты

1. Укучыларны сәламләү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау.

3. Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

II. Өй эшен тикшерү

1. Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату.

2. Җавапларны парларда тикшерү.

3. Нәтиҗә ясау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Дәрес эпиграфы итеп сайланган шигъри өзекне уку. Астына сызылгын сүзләргә транскрипция ясау.

  2. Уку мәсьәләсен формалаштыру.

2. Яңа теманы аңлату.

  1. Биремле сүзлек диктанты язу.

  2. [къ] авазы әйтелгән сүзләрнең һәм дөрес әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча нәтиҗә ясау.

  3. Кагыйдә формалаштыру.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш. нче күнегү.

2. Физкульминут ясау

3. Вариантлап биремле карточкалардан эшләү.

4. Вариантларны алмашып, парларда биремнәр үтәлешенең дөреслеген тикшерү.

VI. Өй эше бирү.

1. Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән шигырьдән өзекләр язарга.

2. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

VII. Йомгаклау. 1. Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя.







Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

(Тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

- Бүген ... нче октябрь . Урамда кыш фасылының матур көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер.

-Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен, ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

24нче бит,4нче күнегү (укырга, сорауларга җавап бирергә)

(Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.)



Презентация карау.



III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.



1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.





Р. Миңнуллинның шигыре белән танышу.(укытучы укый)



Бу бакчага ни булган?

Бакча "К" белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак.

Әйдә рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!



-Алга таба без үзебез укыган шигырьдә асларына сызылган сүзләргә транскрипция ясарбыз. Мин 1 укучының такта яныны чыгуын, ә башка укучыларның әлеге биремнәрне урыннарда башкаруын сорыйм.Дәфтәрләргә бүгенге числоны,сыйныф эше дип язып куегыз.Аннан соң сүзләрнең транскрипциясен язып куегыз. ... такта янында эшлиләр.

- [къарлыган ], кәбестә [кәбестә], карбыз[ къарбыз]

(Транскрипциядә укучылар к хәрефенең [к, къ] авазы белән бирелүен күрә һәм әйтә алырга тиеш.)

-Укучылар, без бергәләп нинди зур теманы үзләштерә башладык, искә төшерик әле .



-Балалар, әйдәгез бергәләп, бүгенге дәресебездә үзебез өчен максат куйыйк. Моның өчен тактадагы сүзләргә тагын бер кат карагыз.

Көтелгән җавап үрнәге:

- Бүгенге дәрестә [к, къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы өйрәнербез.

- Бик дөрес, балалар, бүгенге дәресебез, [к, къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышына багышлана.



Бергәләп формалаштырган максатыбызга ирешү өчен, без төрле күнегүләр башкарырбыз, чагыштырып нәтиҗәләр ясарбыз, үзебез чыгарган кагыйдәләрне дәреслектәге билгеләмәлмәр белән чагыштырырбыз, дөресләрбез.

2. Яңа теманы аңлату.

1. Сүзлек диктанты язу.

- Кеше, өлкән, кыз, карлыган, карбыз, мәктәп, кыска, күнегү, күлмәк, кошчык.

(парларда тикшерү). Балалар,кемнең бер хатасы да юк-бишле, 1 хатага дүртле, 2-3 хатага өчле билгесе куябыз.



- Сүзләрнең транскрипциясен язу.

2. [к, къ] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча нәтиҗә ясау.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

- 25 нче бит, 5нчы күнегү (язма)

- 26нчы бит, 6нчы күнегү( телдән) . Сорауларга җавап бирергә.



2. Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

"Бездә дуслык"

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч-бездә дуслык,бездә көч.

VI. Контроль һәм үзконтроль.

Карточкалар белән эш (группа)

VII. Өй эше бирү.

-Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 2 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1. 26нчы бит, 6нчы күнегү.

2. 26нчы бит, 7 нче күнегү.



Укучылар, бүген без сезнең белән нинди аваз һәм хәреф белән таныштык?

Дәрестә нинди эш төрләре кулландык?



IX. Йомгаклау.

Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез , кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә.)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

- Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?



Дәрес бетте, сау булыгыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал