7


  • Учителю
  • Конспект урока по литературному чтению на тему Кем нәрсә ярата? әкияте (3 класс)

Конспект урока по литературному чтению на тему Кем нәрсә ярата? әкияте (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ 3 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан дәрес конспекты.

Тема: «Кем нәрсә ярата?» әкияте буенча "Бала" интерактив мультимедиа китапханәсен кулланып үткәрелгән дәрес

Максат:

1. "Кем нәрсә ярата?" әкиятендәге яңа сүзләр белән таныштыру, әкиятне сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү

2. Сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

диалогик -монологик сөйләм үстерү.

3. Хайваннарга, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Дәрес тибы: ЛКФ

Җиһазлау:

Дәреслек, карточкалар, методик ярдәмлек, дәрескә әзерләгән презентацион материал.

ТСО: компьютер, мультимедиа проектор, "Бала" мультимедиа китапханәсе

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. (1 слайд)

  • Исәнмесез!

  • Исәнмесез, саумысыз!

  • Хәерле көн, укучылар!

  • Татар телен өйрәнергә, без һәрвакыт әзербез!

  • Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Алар белән исәнләшик.

(Исәнмесез, хәерле көн!)

Дежур укучы рапорты

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Хәзер елның кайсы вакыты?

- Яз көне нинди үзгәрешләр була? (2-3 слайд)

- Рәхмәт, укучылар! Шундый матур көн, тагын да кәефләрне күтәреп , бер- беребезнең хәлләрен сорашып, комплементлар әйтеп үтегез әле.

Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

- Бүген без дәрестә яңа сүзләр белән танышырбыз, аларны сөйләмдә кулланырбыз , текст укырбыз.

- Ә нинди текст укырбыз икән? Моны белер өчен кроссворд чишәргә кирәк.

Я прочитаю вам, вы отгадайте, что за животные? (5 слайд)

  1. Кызыл кикрикле, томшыклы, канатлы. Иртүк тора. " Кикрикүк ",- дип кычкыра. (Әтәч )

  2. Ул бик файдалы, сакаллы хайван. Сөт, ит, йон бирә (Кәҗә)

  3. Ул матур, йомшак, акыллы хайван. Сөт ярата, тычкан тота (Песи)

4) Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

5) Ул акыллы, кешенең дусты, йортның сакчысы. Ит, сөяк ярата. (Эт)

  • Булдырдыгыз. Без нәрсәләр турында сөйләшербез? (Хайваннар турында). (Молодцы, ребята. Значит мы о ком будем читать? (о животных) (6 слайд.)

  • Ә нинди хайваннар турында? (йорт хайваннары). (А именно какие животные?) (домашние животные)

  • Ә нәрсә укыйбыз? (Әкият) . (А что мы будем читать?)

  • Ребята, прежде чем читать сказку , что мы должны делать? (Познакомиться с новыми словами)

  • Әйе, бик дөрес.Әкиятне укыр алдыннан, без яңа сүзләр белән танышырбыз.Обратите ваше внимание на экран.Там даны новые слова.Сначала про себя прочитайте.

4. Сүзлек өстендә эш. ( 7 слайд)

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган сүзләр

1) Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау

2) Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (семантизацияләү)

  • Йорт - [йорт] дом

  • Кич белән[кичбэлән] - вечером

  • Бергә[бэргә] - вместе

  • Солы [соло]- овёс

  • Сыек [сыйык]- жидкий

  • Орлык[орлок] - зерно

  • Сөяк [сөйәк]- кость

  • Бәхәсләшәләр[бәхәсләшәләр] - спорят

  • Үзем укыйм

  • Хор белән уку (гаҗәпләнеп , тавышсыз уку)

  • Төркемләп уку.

5. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) - А теперь давайте попробуем составить предложения, с новыми словами.

2) - А теперь вы на уроке математике, у вас какие предложения будут?

3) - А теперь вы на уроке русского языка, у вас какие предложения будут?

6. Яңа сүзләрне кулланып ситуатив күнегүләр белән эшләү (9 слайд)

Как скажешь, что:

- молоко очень жидкий;

- собака любит кость;

- мальчики спорят;

- овёс очень полезный;

- этот дом очень красивый;

-ты любишь молоко.

  1. "Тәрҗемәче уены" (төркемнәрдә эш)

10 слайд - дөресме?

11 слайд - тикшерәбез

7. "Бала" мультимедиа китапханәсеннән "Кем нәрсә ярата? әкияте белән танышу.

1) Әкиятне карау, тыңлау.

2) Әкият өстендә эш. (обсуждение)

1 слайд. Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? (песи, әтәч, кәҗә)

2 слайд. Алар нишли? (сөйләшәләр, бәхәсләшәләр)

3 слайд. Рәсемдәге Песинең күлмәге нинди төстә? (кызыл)

4 слайд. Рәсемдә Әтәчнең савыты нинди төстә? (зәңгәр)

5 слайд. Эт нишли? (сөяк кимерә, сөяк ашый)

6 слайд. Рәсемдә Кәҗә нәрсә тоткан? (кәбестә)

7 слайд. Сез нинди ризыкны ныграк яратасыз?

3) Әкиятне аңлауларын, белемнәрен тикшерү максатыннан тест эшләтү.

Тест

  1. Йорт хайваннары нәрсә турында бәхәсләшәләр?

  1. Нинди азык тәмлерәк дип

  2. Бәхәсләшмиләр

  3. Кайда яшәү яхшырак дип

  1. Песи нинди ризыкны мактый?

  1. Сөтне

  2. Мактамый

  3. Майны

  1. Әтәч нинди ризыкны мактый?

1) Ярма бөртекләрен

2) Алманы

3) Ипине

4. Акбай нинди ризыкны мактый?

1) Кайнатманы

2) Сөякне

3) Карбызны

5. Йорт хайваннары килешә алалармы?

1) Юк

2) Алар бәхәсләшми

3) Әйе

Физкультминутка

- Күрсәт әле үскәнем, песи ничек юына?

- Менә шулай, менә шулай, песи шулай юына.

- Күрсәт әле үскәнем, әтәч ничек кагына?

- Менә шулай, менә шулай, әтәч канат кагына.

- Күрсәт әле үскәнем, кәҗә ничек сикерә?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кәҗә сикерә.

- Күрсәт әле үскәнем, этләр ничек йөгерә?

- Менә шулай, менә шулай, этләр шулай йөгерә.

8. Дәреслек һәм презентация буенча эш. (12-19 слайд)

текст эчтәлегенә туры килгән слайдлардагы рәсемнәрне күрсәтү.

  • Смотрите на экран и из текста найдите подходящие предложения.

1) Бер йортта песи, эт, әтәч, кәҗә яшиләр.

2) Кич белән алар гел бергә сөйләшәләр.

3) Иң тәмле ризык- сөт, ди песи......

20 (слайд)

9. Карточкаларда эш ( төркемнәрдә)Нәтиҗә ясау (21 слайд) 10. Ситуатив күнегү. (22 слайд)

Спроси у друга :

  • что любит собака;

  • что любит петух;

  • что любит кошка;

  • что любит коза ;

  • что любит он?

Рефлексия.

- Дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәндек?

- Кто активнее всех работал на уроке?

- Чьи ответы вам понравилась больше?

11. Йомгаклау.

- Дәрестә нәрсә турында белдек? (Кемнең нәрсә яратуы турында белдек.)

- Хайваннар, бәхәсләшеп, кайсы азыкның тәмлерәк икәнен белә алганнармы? (Алар килешә алмаганнар.)

- Һәрбер кошның, хайванның бик яраткан азыгы бар. Шуңа күрә бу турыда бәхәсләшергә дә кирәк түгелдер. Сезгә бары тик кайсы хайван нәрсә яратканын истә калдырырга һәм хайваннар очраганда, аларны сыйларга, алар турында кайгыртырга кирәк.

Дәресне нинди кәеф белән тәмамлыйсыз?



12.Өй эше бирү

1) "Кем нәрсә ярата?" әкиятен укырга, тәрҗемә итәргә.

2) "Кем нәрсә ярата?" әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

3) "Кем нәрсә ярата?" әкиятенең эчтәлеге буенча рәсем ясарга.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал