7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению для русскоязычной аудитории (1класс)

Рабочая программа по литературному чтению для русскоязычной аудитории (1класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Аңлатма язуы

1 нче сыйныф рус төркеме укучылары өчен әдәби укудан "Эш программасы" түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1."Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку"предметыннан программа"1-4нче сыйныфлар-Казан: 2011ел

2.Урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар) . Төзүче авторлар:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.-Казан,2014 ел.

3.Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы "1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

Укыту предметына гомуми аңлатма.

Рус телендә сөйләшүче 1нче сыйныф балаларына әдәби уку фәнен өйрәтүнең максатлары һәм бурычлары:

- аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

-укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

- татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

- әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, , әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү,

- әхлаклылык һәм гуманизм , гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти- мәгънәви даирәсен үстерү ;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

- шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлелеген һәм җаваплылыгын үстерү.



Предметның укыту планында тоткан урыны: эш программасы мәктәпнең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планы нигезендә татар теле атнага 1 сәгать исәбеннән,елга 33 сәгать укыту каралган. Татар теле һәм әдәби уку дәресләре бер дәреслек, бер программа нигезендә үзара бәйләнештә, интегратив укытыла.

Арадаш аттестация формасы: -

Укыту дәрәҗәсе: база

Эш программасы үтәлү вакыты: 1 ел

Мәктәпнең эш режимы: бер сменада 5 көнлек уку атнасы





Предмет укытуның кыйммәте: һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләү.

Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре:

2нче сыйныфта әдәби уку фәнен өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.



Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.



Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

- гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

- мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.



1 нче сыйныфта әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары һәм бурычлары

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

  • татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Әдәби уку фәнен укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү



Гомумбелем осталык һәм күнекмәләр

Сөйләү

  • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

  • предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

  • үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

  • укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.-

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

Тыңлап аңлау

- аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау җавап кайтару;

- тыңланган кечкенә хикәянең, әкиятнең эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

- татар сүзенең язылышын аның әйтелеше белән чагыштыру;

- укуның интонацион нормаларын белү; (!. ? )

- өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә

күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

-тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

-таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

Укучының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр һәм укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- "Татар теле һәм әдәби уку" фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү

    -- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру



Әдәби укуга өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

I Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

  • Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

- Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма - автобус; кош - помидор һ.б.

- Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

- Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.



Әдәби укуның эчтәлеге



Сүзләр һәм сүзтезмәләр:

исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый. 1-10 кадәр саннар, ничәнче? Татарстан, Россия, шәһәр исемнәре.

Бу - мин Г.Тукай "Шүрәле". Исәнләшү. Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Татарстан шәһәрләре Саубуллашу. Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Мин беренче сыйныфта укыйм. Рәхмәт әйтү сөйләм этикеты үрнәкләре.

4

2

Урман дусларыбыз. Йорт хайваннары һәм кошлары

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:

куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, арыслан, Шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта

Кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый белү. Татар халык әкияте "Наян төлке""Төремкәй" әкияте. Кыргый хайваннарның, кошларның яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

5

3

Мәктәптә

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә белү

Без дәрестә. Без ничек укыйбыз? Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү

3

4

Бакчада. Базарда

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум, бирегез әле.

Яшелчәләр.Кирәк,кирәкми сүзләре Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

"Шалкан" әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру Д/М сөйләм Хезмәтенә карап,геройга бәя бирү. Г.Тукай "Гали белән кәҗә" мультфильм. Табышмаклар

2

5

Кыш

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау.

Кышкы уенга чакыру. Кышкы уен төрләрен әйтә белү. Ә.Бикчәнтәева "Салкын саф һава" шигыре.Яңа ел бәйрәме.Кыш бабай һәм Кар кызы, исемнәрен атый белү .Җыр "Яшел чыршы".Бәйрәмдә

3

6

Сәламәт бул!

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге, теш щеткасы, чистарта, юа, йөгерә, сикерә, сөртә, тарый

Тән әгъзаларының исемнәрен атый белү.

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

3

7

Гаилә, өйдә булышу (Безнең гаилә)

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, булыша, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, идән

Г. Тукай "Безнең гаилә". Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

2

8

Кунакта

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: кунак, ярый, ярамый,үз, туган көн, кайчан?

Д/М сөйләм .Табын янында. Туган көн- зур бәйрәм

1

9

Кибеттә

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:сөт, май, чәй, ипи,сыр,шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычк. чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум

Ашамлык исемнәрен әйтә ,кибеттән сатып ала белү.

Савыт-саба. Бари Рәхмәт "Аш вакыты" шигыре

Төсләр. Уенчыклар. Китаплар кибетендә

3

10

Яз.

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: яз, тамчы тама, эри,рәхәт, ошый, кошлар килә, көн җылы, яз җитә, ни өчен? котлыйм, бәхет телим, бүләк, 8 нче Март.

Фатыйх Кәрим "Яз җитә. Тизәйткеч.

8 нче Март - әниләр бәйрәме Өлкәннәргә булышу

2

11

Шәһәрдә

Сүзләр һәм сүзтезмәләр:безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

Мин транспортта барам. Ял көне циркта. Хикәя төзү. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре.

"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау.

2

12

Җәй

Сүзләр һәм сүзтезмәләр: җәй,көн, елга,кояш балкый, күбәләкләр оча,чәчәкләр үсә, күл, җиләк-җимеш пешә, гөмбә,Сабантуй

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк". Җәй көне урманда җиләк, гөмбә җыярга чакыра белү.БСҮ Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз. Бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү

3











































Календарь -тематик план













Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Эш төрләре.



Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру





Үткәрү вакыты





Метапредмет

Шәхси

Предмет

план

факт

1

Әйдәгез танышабыз

4













1.

"Әйдәгез танышабыз" Диалогик сөйләм.

1

Укытучы артыннан кабатлау, сорау җөмләләр төзү.

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу;

белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, исемен сорый, җавап бирә белү

Исәнме(сез)!

Хәерле көн!

Сау бул(ыгыз)!

Син кем?

Мин - малай.

Мин - кыз.

Синең исемең ничек?

Мин - Азат.

Ә синең исемең ничек?

1.09



2.

Бу кем? соравы.

1

Диалог төзү,сораулар бирү, кабатлату.

Регулятив:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү:тиешле мәгълүматны табу; билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау

Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.



яхшы укучы образын кабул итү. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.

[ы], [к,] авазларын дөрес әйтә. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый,кире кага,раслый белү.

Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү. Бу - укытучы.

Ә бу - укучы.

Мин укучы.

Бу нәрсә?

Бу - күбәләк.

Әйдә уйныйбыз.

8.09



3.

Татарстан шәһәрләре исемнәре.

1

Дәреслек белән эш, укытучы артыннан кабатлату, сораулар төзү.

Регулятив: бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Танып белү:сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; Коммуникатив: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең тыңлый белү;

"гаилә", "туган ил","мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Шәһәр исемнәрен әйтә белү. Син кайда яшисең? Соравын куя һәм аңа җавап бирә белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Бу кайсы шәһәр?

Бу Казанмы?

Юк, бу Казан түгел, бу - Әлмәт.

15.09



4.

Үзең турында сөйләү. Монологик сөйләм.

1

Такта янында сөйләү.

Регулятив:укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү;

Коммуникатив:Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

яхшы укучы булу теләге булдыру.

Үзең турында сөйли белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү.Уенга чакыра,риза була белү.

Минем исемем Оля. Мин Чаллыда яшим. Миңа 7 яшь.

Мин Казанда яшим.

Мин шәһәрдә яшим.

Мин авылда яшим.

Әйдә, бергә уйныйбыз.

22.09



2

Йорт хайваннары һәм кошлар, кыргый хайваннар

5













5.

Кыргый хайваннар.

1

Рәсемнәр белән эш, укытучы артыннан кабатлау. Сорау җөмләләр төзү.

Регулятив:дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Танып белү:сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә хикәя төзеп сөйләү; эститек һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу.

Коммуникатив: Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү;

туган ягыңа туган илеңә, үзеңнең халкыңа ихтирам тәрбияләү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала. Сүзлек белән системалы эшләү.

Исәнме, Аю дус!

Хәлләр ничек?

Рәхмәт, яхшы.

Ничә аю бар?

Монда Шүрәле бармы?

Бу Төлкеме?

Әйе, бу төлке.

Юк, бу төлке түгел.

29.09



6.

Кыргый хайваннарны тасвирлау

1

Такта янында сөйләтү, дәреслек белән эш.

Регулятив:үку мәсьәләсенаңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру,

Танып белү:үз фикереңне дәлилли белү, сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану, мәгълүмат җиткерүче тамгаларны аңлау.

Коммуникатив: Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү. Сорауларга төгәл җавап бирү.



башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү.

Бу нәрсә?

Аю зур,усал. Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

6.10



7.

Рус халык әкияте "Теремкәй"

1

Әкиятне сәхнәләштерү

Регулятив:укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып белү:бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгы булдыру. сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;

Коммуникатив: Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү



мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу.

Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү. Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу бүреме?

Юк, бу бүре түгел, бу - төлке.

Нинди хайваннар Татарстанда яши?

Фил Татарстанда яшәми.

Куян нинди?

Куян куркак.

13.10



8.

Йорт хайваннарының исемнәре

1

Кабатлату, дәреслек белән эш, сорау җөмләләр төзү.

Регулятив:уку эшчәнлеген

оештыра белү; уку эшчәнлегенең

нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап

үти белү.

Танып белү:эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү



Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.

Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур.

Син кая барасың? Мин урманга барам.

20.10



9.

"Без йоклыйбыз" тексты

1

Текст өстендә эш.

Регулятив:Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып белү:бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгы булдыру.сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;

Коммуникатив: Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү

мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу.

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

Әни, тыныч йокы!

Әти, хәерле иртә!

27.10



3

Мәктәптә.

3













10.

"Мәктәптә". Уку-язу әсбаплары исемнәре



1

Дәреслек белән эш, укытучы артыннан кабатлау, эш дәфтәрләрендә эш.

Регулятив:укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Танып белү:тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру



Уку-язу әсбапларының исемен. санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә, сорап ала белү.

Сумкада нәрсә бар?

Сумкада дәфтәр бар.

Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.

10.11



11.

"Без дәрестә" Яңа лексиканы бирү.

1

Диалог, сорауларга җавап бирү.

Регулятив:уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

туган якка мәхәббәт хисе формалашу.

Үзеңнең һәм итәшеңнең ничек укыганын әйтә белү. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый.

Мин чиста язам.

17.11



12.

"Минем уку-язу әсбапларым." Монологик сөйләм.

1

Монолог, сорауларга раслау һәм инкяр җаваплар бирү.

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны куя белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Танып белү:фикерләрне логик чылбырга салу; иҗди һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишүысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру;

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Уку-язу әсбаплары белән танышу. Уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Сорауларны аңлап тулы җавап бирә. Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру. Предметларның урынын, санын әйтә белү.

24.11



4

Бакчада, базарда.

2













13.

Яшелчә. Яңа лексика "Шалкан"әкияте

1

Әкиятне сәхнәләштерү.сорау җөмләләргә җавап бирү.

Регулятив:укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып белү:тиешле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.



матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Аларның кирәклеген, кирәк түгеллеген әйтү, аларны сорап ала белү.

Сиңа кыяр кирәкме? Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел).

Миңа кишер кирәк. Монда ничә кыяр бар. Миңа биш кыяр бир әле.

1.12



14.

Базарда сатып алу. Диалогик сөйләм

1

Монолог, диалог.

Укытучы артыннан кабатлату

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны куя белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;.

Танып белү:фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Фигыльләрне затларда төрләндерә белә. Үзеңнең хәрәкәтләрең турында хәбәр итә белү. Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Син щи яратасыңмы? Мин щи яратам(яратмыйм). Миңа кызыл чәчәк кирәк. Мә кызыл чәчәк. Рәхмәт. Чәчәк матур. Бакчада помидор үсәме? Әйе, үсә.

8.12



5

Кыш.

3













15.

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар.

1

Дәреслек, рәсемнәр белән эш.

Сүзлекләр белән эш.

Регулятив:уку эшчәнлеген

оештыра белү; уку эшчәнлегенең

нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап

үти белү.

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;



Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү. Әйдә урамга чыгабыз! Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы? Юк яумый.

Сүзлек белән системалы эшләү.

15.12



16.

Яңа ел бәйрәме. "Яңа ел" җыры

1

Җыр җырлау, монолог.

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә

максат куя белү; бурычларны куя

белү; укытучының күрсәтмәләрен

аңлап үти белү; укудагы

уңышларга, уңышсызлыкларның

сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү:сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү.



Кая? Кемгә? сорауларына җавап була торган сорау, җавап җөмләләр төзи. Яңа ел,чыршы,Кыш бабай һәм Кар кызы исемнәрен атый белү. Кыш бабай, кил тизрәк, миңа бүләк кирәк! Миңа бүләк бармы?

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!

22.12



17.

Кыш бабайга хат

1

Хат язу.

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә

максат куя белү; бурычларны куя

белү; укытучының күрсәтмәләрен

аңлап үти белү;

Танып белү:сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү, фикерне төгәл итеп җиткерү.



яхшы кеше

булу теләге тудыру.

Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү. Бер-береңне уенга чакыра белү.



Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм!



Хат

Исәнме, Кыш бабай! Безшә кунакка кил. Миңа бүләк алып кил. Коля.

14.01



6

Сәламәт бул!

3













18.

Тән әгъзаларының исемнәре.

1

Парларда эшләү, кабатлату, сорауларга җавап

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.





Тән әгъзаларының,шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый,ул предметларны сорап ала белү.

Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул түгел.

21.01



19.

Табиб янында. Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. Авыруның хәлен сорау.



1

Диалог.

Дәреслек белән эш.

Регулятив:уку эшчәнлеген

оештыра белү; уку эшчәнлеге

нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап

үти белү.

Танып белү:иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдырү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару



дусларыңа, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кайсы җирең авыртуы турында әйтә белү.Авыру кешенең хәлен сорау,аңа дару,чәй тәкъдим итә белү.

Кай җирең авырта?

Синең башың (күзең ) авыртамы? Минем башым (күзем ) авыртмый. Минем кулым авырта.

Дәү әни, хәлең ничек?

Кай җирең авырта?

Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста йөр!

28.01



20.

Шәхси гигена предметлары. "Сәламәт бул!" темасына киңәшләр.

1



Регулятив:уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:үз фикереңне дәлилли белү, сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану. Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу.

Коммуникатив:Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.



Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур! Әйе, миңа яшел сөлге ошый

Дима нишли? Дима бит юа. Нәрсә белән юа? Сабын белән юа. Олег, синең кулың чистамы? Әйе, минем кулым чиста. (юк, минем кулым чиста түгел.)

4.02



7

Гаилә. Өйдә булышу.

2













21.

"Безнең гаилә" тексты

1

Санамышлар әйттерү, кабатлату. Дәреслек белән эш.

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку

Танып белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу;

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

Халык авыз иҗаты - санамышлар белән таныштыру.Ашарга,чәй эчәргә чакыра белү.Нәрсә яратуыңны әйтә белү. Керергә рөхсәт сорый белү. Туган көн турында сөйли белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү.

Керергә ярыймы? Илдар, әйдә кер. Чәй эчәсеңме? Конфет белән эч.



11.02



22.

Г. Тукай "Безнең гаилә" шигыре. 8 март - әни бәйрәме

1

Котлау язу

Регулятив:дәреслек битләрендә ориентлашу. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү.

Танып белү:сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә хикәя төзеп сөйләү; эститек һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу.

Коммуникатив: Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү.



Татарча җырлар өйрәнү .Туган көн турында сөйли белү. Туган көн вакытын әйтә белү. Туган көн белән котлый белү

Туган көн белән котлыйм. Бәхет, телим

25.02



8

Кунакта.

1













23.

Татар халык ашлары. Туган көн белән котлау

1

Котлау язу

Регулятив:Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру.

Танып белү:Үз фикереңне дәлилли белү, сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану, мәгълүмат җиткерүче тамгаларны аңлау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү. Сорауларга төгәл җавап бирү.

мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә, тәрҗемә белән укый. Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм.

Кибеттә сатып ала белү.

Ничә сум? Ун сум.

Апа, ипи бармы? Ипи бар.

3.03



9

Кибеттә.

3













24.

Савыт-саба исемнәре.

Барый Рәхмәт "Аш вакыты"



1

Шигырь уку, сорауларга җавап бирү.

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу;



шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә, йөгерек сөйләргә өйрәнү.

Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм. Миңа кашык бир әле. Ничә кашык кирәк?

10.03



25.

"Ашамлыклар кибетендә" диалогик сөйләм

1







Диалог

Регулятив:уку хезмәтенә максат кабул итү; аңа ирешә өчен этапара бурычлар кую.

Танып белү :бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгы булдыру.

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү.



мәктәпкә

уңай

мөнәсәбәтле

укучы

карашы

формалашу

Ничә сум? Ун сум.

Чәйнек ничә сум? Зур чәйнек бармы? Кашык бирегез әле? Чәнечке кирәкме? Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм. Миңа кашык бир әле. Ничә кашык кирәк?

17.03



26.

Киемнәрнең исемнәре, төсе. Киемнәр кибетендә

1

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү

Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә

максат куя белү; бурычларны куя

белү; укытучының күрсәтмәләрен

аңлап үти белү

Танып белү :сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү, фикерне төгәл итеп җиткерү.



яхшы кеше булу теләге тудыру.

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кирәк икәнне сөйли белү. Нинди кием яратканыңны әйтә белү.Дәреслек белән эшли белү.

Синең башлыгың бармы?

Бар.

Ул нинди?

Зәңгәр.

31.03



11

Яз.

2













27.

Яз фасылы, язгы һава торышы

1

Яз билгеләрен сөйләү

Регулятив:уку хезмәтенә максат кабул итү; аңа ирешә өчен этапара бурычлар кую.

Танып белү:бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгы булдыру.

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү.



мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы

Көн җылымы?

Урамга чыгасынмы?

Сиңа яз ошыймы?

8 нче Март бәйрәме белән котлый белү. Сине бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек телим.

7.04



28.

Ф.Кәрим"Яз җитә".

1

Шигырь ятлау

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү:тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы

Көн җылымы?

Урамга чыгасынмы?

Җырны өйрәнү. Ф.Кәрим"Яз җитә".



14.04



12

Без шәһәрдә яшибез.

2













29.

"Безнең шәһәр" тексты

1

Шәһәрне сурәтләү, дәреслек белән эш.

Регулятив:уку хезмәтенә максат кабул итү; аңа ирешә өчен этапара бурычлар кую.

Танып белү:бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгы булдыру.

Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү. Иптәшләреңне тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.



милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

Кая барганыңны, кайда торганыңны әйтә белү.

Текст буенча җавап бирә белә.Үзең яшәгән(авыл) турында сөйли белү.

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, шәһәрне сурәтли белү.

Син кая барасың?

Шәһәргә.

Шәһәр нинди?

Шәһәрдә ураамнар зур, чиста

21.04



30.

"Без шәһәрдә яшибез" диалогик сөйләм.

1

Диалог

Регулятив:уку эшчәнлеген

оештыра белү; уку эшчәнлеге

нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап

үти белү.

Танып белү:иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдырү

Коммуникатив:әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

Татарстан шәһәләренең исемнәрен дөрес әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Мин машинада барам. Мин автобуста барам.

Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану.

28.04



13

Җәй.

3













31.

Җәйге табигать.

Габдулла Тукай " Бала белән күбәләк"



1

Шигырь өстендә эш.

Регулятив:уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:Үз фикереңне дәлилли белү, сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану, мәгълүмат җиткерүче тамгаларны аңлау.

Коммуникатив:Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Җәй көне урманга, дачага барганыңны әйтә белү; урманда җиләк, гөмбә җыйганыңны әйтә белү.

Азат, урманга барасыңмы?

Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә. Җәй турында сөйли белү.

12.05



32.

Еллык контроль эш (арадаш аттестация) "Без Сабантуйга барабыз" Монологик сөйләм.

1



Регулятив:уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Танып белү:сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; Коммуникатив:әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү;



татар теленең, татар халкының милли мәдәни кыйммәтен аңлау.

Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй белән таныша.Сабантуй турында сөйли белү.Дәреслек белән эшли белү.

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү.

Бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү.

19.05



33.

"Җәйге ял" Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау



1

Регулятив:уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, Танып белү:үз фикереңне дәлилли белү, сөйләмдә итагатьле сүзләр куллану, мәгълүмат җиткерүче тамгаларны аңлау. Коммуникатив: иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү. Сорауларга төгәл җавап бирү.

милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.



26.05









Укытуның материаль-техник нигезе:

1. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.

2. "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1-11нче сыйныфлар), төзүче авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

3. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. 1нче сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина Яр Чаллы, 2012

4.Ата-аналар өчен кулланма;

5. Мультимедиа;

6.Эш дәфтәре





Эш программасына төзәтмәләр кертү бите



Класс



Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертүнең

Сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты







































































































































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал