7


Ел фасыллары. 4 Сыйныф.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Открытый урок на тему "Времена года" с использованием сингапурской методикой. На уроке закрепление 3 времен года и плавный переход на новую тему - лето.Тема:Ел фасыллары. Бәйләнешле сөйләм үстерү.Белем бирү максаты:1. Укучыларга ел фасыллары турында мәгълүмат бирү һәм бел
предварительный просмотр материала

Тема:Ел фасыллары. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Белем бирү максаты:

1. Укучыларга ел фасыллары турында мәгълүмат бирү һәм белемнәрен ныгыту.

2. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллану.

3. Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү

4. Сүз байлыгын арттыру

Тәрбияви максат:

1. Тирә-юнь табигатькә хөрмәт хисе тәрбияләү.

2. Кыш көне кошларга ярдәм итү.

Дәрес өчен материаллар:

1. Дәреслек. "Татар теле 4 сыйныф "Күңелле татар теле". Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)": Р. З. Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина .- Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2 кисәктә, 2014 ел.

2. Компьютер, интерактив такта, проектор, принтер.

Дәрес планы:

I Оештыру моменты

  1. Сәламләү. Уңай халәт тудыру.

  2. Укучы белән число һәм табигатьтәге үзгәрешләр турында әңгәмә

II.Төп өлеш

1. Ел фасыллары турында әңгәмә

2. Проектларны презентация белән яклау.

3. Монологик сөйләмгә чыгу.

III Йомгаклау

1. Өй эше

2. Саубуллашу

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше

- Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез.

- Хәерле көн.

Шигырь сөйләнә.....

II. Төп өлеш

- Укучылар, тактага карыйбыз( тактада дәрес темасы язылган слайд " Ел фасыллары" ) Димәк, укучылар бүген без сезнең белән нинди ел фасыллары турында сөйләшәчәкбез.

Без инде сезнең белән көз, кыш турында өйрәнгән идек. Менә инде яз турындагы теманы да йомгаклыйбыз.

Алдагы дәресләрдә без сезнең белән үзегез теләге буенча төркемнәргә бүленеп, эзләнүләрне керешеп проек эшен башладык. Бүген инде менә презентацияләребез ярдәмендә һәр төркем үз эшен күрсәтер. Безнең бу эшләребездә әти-әниләребездә актив катнаштылар.

Эшебезне башлыйбыз. Мин такта янына беренче төркемне чакырам. Рәхим итегез!

Көз.

Укучылар үзләренең презентацияләрен күрсәтәләр, биремнәр үтәтәләр. Биремнәр ярдәмендә укучыларның игътибарын туплап баралар.

Икенче һзм оченче төркемнәргә сүз бирелә.(Кыш. Яз)

Рәхмәт, укучылар.

-Минем дә сезгә биремем бар иде. Минем бу тартмадан берәр сүзтезмә алыгыз әле. Игътибар иткән булсагыз сыйныф почмакларында өй рәсемнәре эленгән. Бу өйләрдә шулай ук яз, көз һәм кыш диеп язылган. Сез сүзтезмәләрегезне укып чыгып, үз өйләрегезне табыгыз әле. (бер ничә укучы тикшереп узыла). (конрес)

-Хәзер шушы дүрт кеше янача урыннарга утыралар.

- Үзегезгә ошаган бер сүзтезмәне сайлап алабыз да, шушы сүзтезмәне тиңәйтәбез. (җаваплар тыңлана, хаталар төзәтелә).

- Кадерле, укучылар! Сезнең өстәлләрдә ак биттә схема ясалган битләр бар. Алабыз. Менә шушы биттәге сызыкларны кулланып, һәр төркем үз ел фасылын сүрәтли һәм билгеләрен яза. Әлеге конкурс вакытка бирелә. Башладык.

-Инде бик күп кабатладык, искә төшереп уздык. Әйдәгез алган белемнәребезне кулланып, ел фасыллары турында сөйләп карыйк әле. Башта һәркем берәр җөмлә әйтеп китәр, аннан инде без берничә кешенең сөйләмен тыңларбыз. (чылбыр ярдәмендә укучыларның сөйләме тыңлана, аннан соң берничә укучы сөйләп китә)

-Рәхмәт, укучылар.

III Йомгаклау

-Шулай итеп без буген нәрсә турында сөйләштек?

- Ел фасыллары турында.

-Ничә ел фасылы бар?

-Дүрт.

-Алар нинди?

-Көз, кыш, яз, җәй.

-Көз нинди була?

-Салкын, яңгырлы.

-кыш нинди була?

-Салкын, буранлы, карлы.

-Ә яз нинди була?

- Яшел, җылы.

Ә хәзер укучылар без сезнең белән кечкенә генә тест эшләп алабыз. Сез инде тест сорауларына җавап бирә беләсез, шулай да исегезгә төшереп китәргә кирәктер дип уйлыйм. Бер сорауга 4 вариант җавап бирелә сез шулар арасыннан дөрес җавапны сайлап алырга тиеш буласыз.

Тест.

1. Хәзер нинди ел фасылы?

а) җәй

б) кыш

в) көз

г) яз

2. Безнең якларда кышламый торган кош

а) чыпчык

б) саескан

в) күгәрчен

г) тургай

3. Безнең якларда кышлый торган кош.

а) каз

б) сыерчык

в) чыпчык

г)шәүлегән

4. Кышның бер ае

а) гыйнвар

б) июль

в) ноябрь

г)март

5. Кыш фасылына хас сыйфат

а) салкын

б) җылы

в) яңгырлы

г) яшел

6. Көзнең бер ае?

а) июнь

б) гыйнвар

в)сентябрь

г) май

7. Көз фасылына хас сыйфат

а) кызу

б) җылы

в) яңгырлы

г) яшел

8. Язның бер ае?

а) июнь

б) гыйнвар

в) сентябрь

г) апрель

9. Яз фасылына хас сыйфат

а) кызу

б) җылы

в) яңгырлы

г) яшел

10. Йоклый торган җәнлек.

а)бүре

б)куян

в)төлке

г)аю

11. Кыш билгесе

а)яңгыр ява

б)яфрак коела

в)кар ява

г)кояш кыздыра

12. Көз билгесе

а)боз эри

б)яфраклар коела

в)чәчәк ата

г)кояш кыздыра

13. Яз билгесе

а)боз эри

б)яфраклар коела

в)кар ява

г)боз ката.

Өй эше. 79 нчы бит, 1 нче күнегү язмача башкарыла.

Билгеләр кую.

Сау буллашу.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал