7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку в татарской группе

Рабочая программа по татарскому языку в татарской группе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ

ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации"). ст.28 п.3.6;

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык теллэре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-ХП (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка теллэр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

  7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем биру стандарты (Россия Мэгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендэ теркәлгән).

  9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  10. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа (5-9 нчы сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2013.

  11. " " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.

  12. " " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.

  13. " " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең "Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе турында" локаль акты.

  14. Дәреслек: Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Казан - Татарстан китап нәшрияты, 2015.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең " 8 нче " муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нчы уку елына укыту планы буенча 6 нчы сыйныфта татар теле дәресләренә атнага 4сәгать бирелә, 34 атна, ел буена 136 сәгать.

Уку елы ахырында 6 нчы сыйныфта үтелгән материал буенча арадаш аттестация үткәрү планлаштырыла. Эшне үтәү өчен 1 сәгать вакыт бирелә.



Көтелгән нәтиҗәләр



2

Морфология турында гомуми мәгълүмат

- татар телендәге сүз төркемнәрен аера белергә;

- сүзләрне морфологик яктан тикшерергә;

- сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга

- морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

- грамматик омонимнарны аерырга;

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Төшенчәләрне билгеләү, йомгаклау, аналогияләрне табу. 2. Аңлап уку.

3. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү. 2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Татар халкының теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

3

Исем

- исем сүз төркемен аера белергә;

- исемне морфологик яктан тикшерергә;

- исемнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- грамматик омонимнарны аерырга;

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда исемне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан исемгә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү. 2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. 3. Аңлап уку. 4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшү, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү.

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу, үзара аңлашуга ирешү. Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау һәм үзләштерү.

4

Сыйфат

- сыйфат сүз төркемен аера белергә;

- сыйфатны морфологик яктан тикшерергә;

- сыйфатның төрле формаларын кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда сыйфатны танырга;

фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан сыйфатка кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү, рефлексия ясау. 2.Уку һәм танып-белү гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү.

3.Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. 3.Экологик фикерләүне танып-белү, социаль практикада куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

Туган телеңне, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, фән һәм иҗтимагый практиканың тиешле заманча үсеш дәрәҗәсенә туры килә торган дөньяга тулы бер караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу, үзара аңлашуга ирешү.

5

Сан

- сан сүз төркемен аера белергә;

- санны морфологик яктан тикшерергә;

- санның төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда санны танырга; фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан санга кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Үзгәреп торучы ситуацияләрдә үз күнекмәләреңә төзәтмәләр кертә белү. 2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Рәсәй территориясендә яшәгән күпмилләтле халыкларның, дөнья халыкларының мәдәни мирасына катнашың булуны тою. Сыналган танып-белү мәнфәгатьләре ярдәмендә, һөнәрләр дөньясына юлны җиңел табуга нигезләнеп, уку-укытуның аңлы сайлап алынуы һәм индивидуаль хәрәкәт итүнең әзерлек һәм мөмкинлекләре. Шәхси сайлау нигезендә әхлакый проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту), үз күнекмәләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру.

6

Рәвеш

- рәвеш сүз төркемен аера белергә;

- рәвешне морфологик яктан тикшерергә:

- рәвешнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- грамматик омонимнарны аерырга;

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда рәвешне танырга;

фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан рәвешкә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү. 2. Тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү. 3.Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1.Төшенчәләрне билгеләү, йомгаклау, аналогияләрне табу. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. 3. Аңлап уку. 4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Күпмилләтле Рәсәй җәмгыятенең гуманистик, демократик, традицион кыймәтләрен күңелең белән кабул итү. Сыналган танып-белү мәнфәгатьләре ярдәмендә, һөнәрләр дөньясына юлны җиңел табуга нигезләнеп, уку-укытуның аңлы сайлап алынуы һәм индивидуаль хәрәкәт итүнең әзерлек һәм мөмкинлекләре. Шәхси сайлау нигезендә әхлакый проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту), үз күнекмәләрееңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы. Кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт.

7

Алмашлык

- алмашлык сүз төркемен аера белергә;

- алмашлыкны морфологик яктан тикшерергә;

- алмашлыкның төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрене сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

- грамматик омонимнарны аерырга;

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда алмашлыкны танырга;

фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан алмашлыкка кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели белү. 2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. 3.Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү. 2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. Җәмгыятьнең гуманистик, демократик, традицион кыймәтләрен күңелең белән кабул итү. Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер булу һәм үзара аңлашуга ирешү. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы.

8

Фигыль

- фигыль сүз төркемен аера белергә;

- фигыльне морфологик яктан тикшерергә;

- фигыльнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрене сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

- грамматик омонимнарны аерырга;

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда фигыльне танырга;

фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан фигыльгә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү. 2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү. 3. Аңлап уку. 4.Сүзлекләр,башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1. Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу, үзара аңлашуга ирешү. Башка шәхеснең кыйммәтләренә хөрмәт; анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру; шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру; үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

9

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау





10

Бәйләнешле сөйләм үстерү





























Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше



5 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау: сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар; татар теленең үзенчәлекле авазлары; татар телендә иҗек калыплары; сүзләрнең басымын билгеләү; сүзләргә фонетик анализ ясау.

Сүзнең лексик мәгънәсе; килеп чыгышы һәм кулланылу өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Сүзлекләр турында белешмә. Аларның төрләре. Сүзлекләрнең төзелү принциплары. Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү. Бәйләгеч һәм модаль кушымчалар, аларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе, тамыры. Татар телендә сүз ясалу ысуллары. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

11

2

Морфология турында гомуми мәгълүмат

Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү.

1

3

Исем

Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары. Исемнәрнең ясалышы. Исем сүз төркемен кабатлау.

22

4

Сыйфат

Сыйфат турында төшенчә. Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат дәрәҗәләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

13

5

Сан

Сан турында төшенчә. Саннарның исемләшүе. Саннарның ясалышы. Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Сан сүз төркемен кабатлау.

19

6

Рәвеш

Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре. Урын рәвешләре. Вакыт рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

18

7

Алмашлык

Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы. Зат алмашлыклары. Тартым алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары. Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыклары. Алмашлык сүз төркемен кабатлау.

22

8

Затланышлы фигыльләр

Фигыль турында төшенчә. Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары. Фигыльнең ясалышы.

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше.

Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.

Фигыль сүз төркемен кабатлау.

27

9

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, затланышлы фигыльләр темаларын кабатлау.

4

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1. Юл йөрү кагыйдәләрен күрсәткән, 7-8 репликадан торган диалог төзү.

2. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу.

3. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

4. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәя төзү.

5. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.

6. Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

7. Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү.

8. Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.

9. Картиналар буенча сочинениеләр язу (Елена Романенко. "Алмалар", Борис Щербаков. "Су китә", Юрий Ананьев. "Фронт җыры", Фаил Зиязов. "Самавыр янында").

10. Хаталарны төзәтү өстендә эш башкарган вакытта телдән һәм язма рәвештә анализ ясау, орфограммалар белән җөмләләр төзү.

28

Барлыгы



136













Календарь-тематик плансәг

саны

Үткәрү вакыты

Укучы эшчәнлегенең төп төрләре



План

Факт





5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (11 сәг.)







Сүзнең лексик мәгънәсеннән аермалы буларак грамматик үзенчәлекләрен аңлау.

1

1

Иң матур тел - туган тел

1

01.09



Туган тел турында сөйләшү.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2

2

Фонетика бүлеген кабатлау

1

03.09



Төп фонетик берәмлекләрне искә төшерү. Татар телендә авазларның сузык һәм тартыкларга бүленешен кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Авазларны дөрес билгеләү.

3

3

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

1

05.09



Төп фонетик берәмлекләрне искә төшерү. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4

4

Графика һәм орфография бүлеген кабатлау.

1

07.09



Хәреф белән авазның аермасын искә төшерү.

5

5

Сүз төзелешен кабатлау.

1

08.09



Сүзләрне морфемаларга таркату, төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү. Сүз ясалу ысулларын кабатлау. Кушымча төрләрен атау.

6

6

Лексика бүлеген кабатлау.

1

10.09



Сүзнең лексик мәгънәсен атау. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составын кабатлау.

7

7

Татар теленең сүзлек составын кабатлау.

1

12.09



Телнең сүзлек составын өйрәнүче фән - лексикологияне искә төшерү

8

8

Лексикография бүлеген кабатлау.

1

13.09



Сүзнең лексик мәгънәсен атау. Сүзлекләр белән эшләү.

9

9

Сүзлекләрнең төзелү принипларын кабатлау.

1

14.09



Сүзлекләрнең төзелү принипларын искә төшерү.

10

10

БСҮ №1. Кереш диктант.

1

15.09



Өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу.

11

11

Хаталарны төзәтү өстендә эш. БСҮ №2. "Көзге урман" (Алтын көз) дигән темага хикәя язу.

1

19.09



Бирелгән темага хикәя язу.









Морфология турында гомуми мәгълүмат (1 сәг.)







Морфологиянең төп төшенчәләрен үзләштерү.

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен һәм аларның формаларын аеру. Ярдәмлек сүз төркемнәрен аерырга өйрәнү.

Кайсы сүз төркеменә каравыннан чыгып, сүзләргә морфологик анализ ясау.

12

1

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

1

20.09



Сүз төркемнәренең исемнәрен белү. Грамматик билгеләреннән чыгып, сүзләрне төркемнәргә аерырга өйрәнү.





Исем (22 сәг.)







Исемгә хас грамматик категорияләрне күрсәтә белү, тексттан табу, морфологик анализ ясау.

13

1

Исем турында төшенчә.

1

21.09



Исем - предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме икәнен әйтә белү. Исем сүз төркеменә сораулар кую.

14

2

Исемнәрнең лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре.

1

22.09



Исемнең морфологик-синтаксик билгеләрен атау.

15

4

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

26.09



Ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә аеру.



16

5

Исем ясагыч кушымчалар.

1

27.09



Исем ясагыч кушымчаларын өйрәнү.

17

6

Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре.

1

28.09



Тамыр, ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы исемнәрне ныгыту.

18

7

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.

1

29.09



Исемнәргә күплек сан кушымчаларын ялгау (-нар/-нәр, -лар/-ләр).

19

8

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

03.10



Исемнәрне килеш белән төрләндерү. Тексттан исемнәрне табу, килешен атау.

20

9

БСҮ №3. Тәрҗемә эше

1

04.10



Текст өстендә эш, тәрҗемә итү. Сүзлекләр белән эшләү.

21

10

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

05.10



Исемнәргә тартым кушымчаларын ялгарга өйрәнү.

22

11

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

06.10



Тексттан тартымлы исемнәрне табу. Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү.

23

12

БСҮ №4. Изложение."Гөлләр"

1

10.10



План төзү. Таныш булмаган текстны истә калдырып , эзлекле итеп язу.

24

13

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары

1

11.10



Алынма сүзләргә килеш һәм тартым кушымчаларын ялгарга өйрәнү.

25

14

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

1

12.10



Алынмаларны кулланып, җөмләләр төзү.

26

15

Исемнәрнең ясалышы

1

13.10



Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен аеру күнегүләре.

27

16

Исемнәрнең җөмләдә кулланышы.

1

17.10



Баш килешендәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәкләре булуып килүенә төшенү.

28

17

Исем сүз төркемен кабатлау

1

18.10



Исемгә морфологик анализ ясау.

29

18

БСҮ №5. Исем сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Елена Романенко "Алмалар"

1

19.10



План төзү, эзлекле итеп язу.

30

19

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Исем сүз төркемен кабатлау

1

20.10



Исемнәргә хас грамматик категорияләрне кабатлау.

31

20

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

24.10



Исемнәргә морфологик анализ ясау.

32

21

БСҮ №6. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнешенә карата грамматик биремле диктант. "Ай"

1

25.10



Грамоталы итеп, диктант язу. Тартымлы исемнәрне табу, килешен билгеләү.

33

22

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

26.10



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.





Сыйфат (13 сәг.)







Сыйфатка хас грамматик категорияләрне күрсәтә белү, тексттан табу, морфологик анализ ясау.

34

1

Сыйфат турында төшенчә

1

27.10



Сыйфатның морфологик-синтаксик билгеләрен күзәтү.

35

2

Сыйфатларның лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре

1

07.11



Сыйфатка хас грамматик категорияләрне күрсәтә белү.

36

3

Сыйфатларның ясалышы

1

08.11



Сыйфатларның нинди ысул белән ясалуын әйтә белү

37

4

Сыйфат дәрәҗәләре

1

09.11



Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләрен күзәтү.

38

5

БСҮ №7. "Минем сыйныфым"дигән темага хикәя язу

1

10.11



Сыйфатлар кулланып, бирелгән темага хикәя төзү.

39

6

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сыйфат дәрәҗәләре

1

14.11



Сыйфат дәрәҗәләрен ясау һәм аларны билгеләү күнегүләре.

40

7

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

15.11



Асыл һәм нисби сыйфатларны аера белү.

41

8

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

16.11



Сыйфатларның җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып килүен белү.

42

9

Сыйфатларның исемләшүе

1

17.11



Сыйфатларның кайчан исемләшүен күзәтү, чагыштыру, тексттан табу.

43

10

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

1

21.11



Сыйфатларның мәгънәләрен, морфологик билгеләрен, синтаксик ролен аера белү.

44

11

Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

1

22.11



Төрле сыйфатларны сөйләмдә куллану. Морфологик анализ ясау.

45

12

БСҮ №8. Сыйфат сүз төркеменә карата аңлатмалы диктант. "Күңел күзе"

1

23.11



Аңлап, мөстәкыйль язу.

46

13

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

24.11



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.





Сан (19 сәг.)







Саннарга хас морфологик билгеләрне атый белү. Сан төркемчәләренең ясалышын, саннарның җөмләдә нинди синтаксик роль башкаруын анализлау.

47

1

Сан турында төшенчә.

1

28.11



Санның морфологик-синтаксик билгеләрен өйрәнү.

48

2

Саннарның лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре.

1

29.11



Саннарны таба белү, дөрес итеп уку. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеген өйрәнү, берлек санда гына кулланылуы.

49

3

Саннарның исемләшүе. Сан һәм саналмыш.

1

30.11



Саннардагы исемләшү күренешен өйрәнү. Исемләшкән саннарны тексттан табу, билгеләү.

50

4

Саннарның ясалышы

1

01.12



Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булуын белү. Аларны дөрес язарга өйрәнү.

51

5

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы

1

05.12



Гарәп һәм рим цифрларының язылышы күзәтү, дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәнү.

52

6

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

1

06.12



Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүен ачыклау. Микъдар саннарын укырга һәм грамоталы итеп язарга өйрәнү.

53

7

БСҮ №9. Изложение. "Туган көндә".

1

07.12



План төзү. Таныш булмаган текстны истә калдырып, эзлекле итеп язу.

54

8

Тәртип саны

1

08.12



Тәртип саннарын укый һәм грамоталы итеп яза белү. Төп санга -нчы, -иче, -ынчы, -енче кушымчаларын дөрес итеп ялгарга өйрәнү. Аларны кулланып, җөмләләр төзү.

55

9

Чама саны

1

12.12



Төп санга -лап/-ләп, -ларча/-ләрчә, -нарча/-нәрчә кушымчалары ялгап, чама саннарын ясау.

56

10

БСҮ №10. Тәрҗемә эше

1

13.12



Сан төркемчәләрен аеру, тәрҗемә итү күнегүләре.

57

11

Бүлем саны

1

14.12



Төп санга -ар/-әр, -шар/-шәр кушымчалары ялгап, бүлем саннары ясау. Бүлем саннарын дөрес итеп уку һәм яза белү, тексттан табу.

58

12

Җыю саны

1

15.12



Җыю санын төп санга -әу/-ау кушымчалары ялгап ясау.

Җыю саннарын дөрес итеп уку һәм яза белү, тексттан табу, җөмләләр төзү.

59

13

Саннарның җөмләдә кулланылышы.

1

19.12



Саннарның җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл, ия, тәмамлык булып килүен өйрәнү.

60

14

БСҮ №11. Сан сүз төркеменә карата контроль диктант. "Ярканат"

1

20.12



Өйрәнелгән кагыйдәләрдән файдаланып, грамоталы итеп язу.

61

15

БСҮ №12. Хаталарны төзәтү өстендә эш

1

21.12



Хаталар өстендә эш башкару.

62

16

Саннарга морфологик анализ ясау.

1

22.12



Саннарга морфологик анализ ясау үрнәген өйрәнү.

63

17

Сан сүз төркемен кабатлау.

1

09.01



Саннарга хас грамматик категорияләрне үзләштерү, морфологик анализ ясау.

64

18

БСҮ №13. Сан сүз төркемен кабатлау. Дәрес-уен: "Саннар патшалыгында"

1

10.01



Саннарны кулланып, сөйләм төзү. Саннарга хас грамматик категорияләрне әйтә белү.

65

19

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

1

11.01



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.





Рәвеш (18 сәг.)







Рәвешкә хас грамматик категорияләрне күрсәтә белү, тексттан табу, морфологик анализ ясау.

66

1

Рәвеш турында төшенчә

1

12.01



Рәвешнең морфологик-синтаксик билгеләрен өйрәнү.

67

2

Рәвешләрнең лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре.

1

16.01



Рәвешләрнең лексик- грамматик мәгънәсен һәм морфологик үзенчәлекләрен белү.

68

3

Рәвешләрнең ясалышы

1

17.01



Төзелеше ягыннан рәвешләрнең тамыр, ясалма, кушма, парлы төрләргә бүленүен үзләштерү. Яңа рәвешләр ясау.

69

4

БСҮ №14. Рәвешләрнең ясалышын кабатлау белән бәйле сочинение: "Кышкы каникулда"

1

18.01



Рәвешләр кулланып, хикәя төзү.

70

5

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Рәвеш дәрәҗәләре.

1

19.01



Рәвеш дәрәҗәләрен өйрәнү.

71

6

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр

1

23.01



Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләрен билгеләү күнегүләре эшләү.

72

7

Охшату-чагыштыру рәвешләре

1

24.01



Охшату-чагыштыру рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен табу, тәрҗемә итү.

73

8

Күләм-чама рәвешләре

1

25.01



Күләм-чама рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, җөмләләр төзү.

74

9

БСҮ №15. Дәрес-ярыш. "Рәвешләр"

1

26.01



</<font face="Times New Roman, serif">Өйрәнелгән рәвеш төркемчәләрен ярышта куллана белү.

75

10

Урын рәвешләре

1

30.01



Урын рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү.

76

11

Вакыт рәвешләре

1

31.01



Вакыт рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү.

77

12

Сәбәп-максат рәвешләре

1

01.02



Сәбәп-максат рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

78

13

БСҮ №16. Изложение. "Әнием"

1

02.02



Таныш булмаган текстны аңлап, истә калдырып, эзлекле итеп язу.

79

14

БСҮ №17. Хаталарны төзәтү өстендә эш. Рәвеш сүз төркемен кабатлау.

1

06.02



Хаталарның ни өчен җибәрелүен ачыклау. Хаталар өстендә эш башкару.

80

15

Рәвеш сүз төркемен кабатлау

1

07.02



Рәвешнең морфологик-синтаксик билгеләрен күрсәтә белү. Рәвеш төркемчәләрен атау, җөмләләр төзү.

81

16

Рәвеш сүз төркемен кабатлау. Рәвешләргә морфологик, морфологик-синтаксик анализ ясау.

1

08.02



Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

82

17

БСҮ №18. Рәвеш сүз төркеменә карата ирекле диктант. "Бабай һәм малай"

1

09.02



Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Сөйләмдәге ролен ачыклау, хикәя төзү.

83

18

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

13.02



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.





Алмашлык (22 сәг.)







Алмашлык төркемчәләренең ясалышын, җөмләдә нинди синтаксик роль башкаруын анализлау.

84

1

Алмашлык турында төшенчә

1

14.02



Алмашлыкларны тексттан табу, тәрҗемә итү.

85

2

Мөстәкыйль сүз төркеме - алмашлык.

1

15.02



Алмашлыкларга хас морфологик билгеләрне атый белү.

86

3

Алмашлыкларның лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре.

1

16.02



Морфологик анализ ясау.

87

4

Алмашлыкларның ясалышы

1

20.02



Алмашлыкларның нинди ысул белән ясалуын әйтү, тәрҗемә итү, морфемаларга таркату.

88

5

Алмашлык төркемчәләре.

1

21.02



Алмашлык төркемчәләрен өйрәнү.

89

6

Зат алмашлыклары

1

22.02



Зат алмашлыкларын текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

90

7

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

27.02



Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен үзләштерү.

91

8

Тартым алмашлыклары

1

28.02



Тартым алмашлыкларын ясау, рус теленә тәрҗемә итү, сөйләмдә куллану.

92

9

Тартым алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

01.03



Тартым алмашлыкларының килеш белән төрләнешен үзләштерү.

93

10

БСҮ №19. Изложение. "Сыерчык"

1

02.03



План төзү, эзлекле итеп язу. Изложение язу буенча формалашкан барлык күнекмәләрене истә тотып язу.

94

11

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Күрсәтү алмашлыклары

1

06.03



Күрсәтү алмашлыкларын аера белү, рус теленә тәрҗемә итү, сөйләмдә куллану.

95

12

Күрсәтү алмашлыкларының килеш һәм тартым белән төрләнеше.

1

07.03



Күрсәтү алмашлыкларының килеш һәм тартым белән төрләнешен өйрәнү.

96

13

Сорау алмашлыклары.

1

09.03



Сорау алмашлыкларын кулланып җөмләләр, диалог төзү.

97

14

Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

13.03



Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләндерү.

98

15

БСҮ №20. Өйрәнелгән сүз төркемнәренә карата сайланма диктант. "Кыш"

1

14.03



Өйрәнелгән материалны практикада куллана белү.

99

16

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Билгеләү алмашлыклары

1

15.03



Билгеләү алмашлыкларын текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

100

17

Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

16.03



Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнешен үзләштерү.

101

18

Билгесезлек алмашлыклары

1

29.03



Билгесезлек алмашлыкларының ничек ясалуын аңлату, текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

102

19

Юклык алмашлыклары

1

30.03



Юклык алмашлыкларының ничек ясалуын аңлату, текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

103

20

БСҮ №21. Алмашлык сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Борис Щербаков. "Су китә"



1

03.04



Төрле алмашлык төркемчәләрен кулланып, сочинение язу.

104

21

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алмашлык сүз төркемен кабатлау

1

04.04



Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару. Алмашлыкларга хас морфологик билгеләрне атый белү.

105

22

Алмашлык сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

1

05.04



Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.





Фигыль (27 сәг.)







Фигыльгә хас морфологик билгеләрне атый белү. Фигыльнең җөмләдә нинди синтаксик роль башкаруын аера белү. Морфологик анализ ясау.

106

1

Фигыль турында төшенчә

1

06.04



Фигыльләрне тексттан табу, сөйләмдә куллану.

107

2

Фигыль - мөстәкыйль сүз төркеме.

1

10.04



Фигыльгә хас морфологик билгеләрне атый белү.

108

3

Фигыльләрнең лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре.

1

11.04



Морфологик анализ ясау.

109

4

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат

1

12.04



Фигыльнең нигезен күрсәтә белү.

110

5

Фигыльнең барлык-юклык формалары

1

13.04



Фигыльнең юклык формасын ясарга өйрәнү, куллану, тәрҗемә итү.

111

6

Фигыльләрнең ясалышы

1

17.04



Фигыльләрнең нинди ысул белән ясалуын аеру, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә аеру.

112

7

БСҮ №22. Тәрҗемә эше.

1

18.04



Татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү.

113

8

Затланышлы фигыльләр.

1

19.04



Затланышлы фигыльләрне аеру, мисаллар китерү, дәлилләү.

114

9

Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше.

1

20.04



Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнешен үзләштерү.

115

10

Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

24.04



Боерык фигыльне дөрес интонация һәм басым белән уку, сөйләмдә куллану.

116

11

Хикәя фигыль.

1

25.04



Хәзерге заман хикәя фигыльләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

117

12

Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

26.04



Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формаларын куллана белү.

118

13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

27.04



Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

119

14

БСҮ №23. Контроль изложение. "Ак күл буенда"

1

02.05



План төзү, текстка якын итеп язу.

120

15

БСҮ №24. Хаталарны төзәтү өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль.

1

03.05



Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару.

121

16

Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

04.05



Үткән заман хикәя фигыльләрне табу, мәгънәләрен ачыклау, ничек ясалуын атау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

122

17

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

08.05



Үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү.

123

18

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

10.05



Киләчәк заман хикәя фигыльләрне тексттан табу, мәгънәләрен ачыклау, ничек ясалуын атау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

124

19

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

11.05



Киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Морфологик анализ ясау.

125

20

БСҮ №25. Фигыль сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Юрий Ананьев. "Фронт җыры"

1

15.05



Фигыльнең төрле заман формаларын кулланып, сочиненик язу.

126

21

БСҮ №26. Хаталарны төзәтү өстендә эш

1

16.05



Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару.

127

22

Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

17.05



Шарт фигыльне тексттан табу, мәгънәләрен атау, ясый белү.

128

23

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

18.05



Шарт фигыльне зат-сан белән төрләндерү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

Морфологик анализ ясау.

129

24

Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

19.05



Фигыльгә хас морфологик билгеләрне атый белү. Фигыльнең җөмләдә нинди синтаксик роль башкаруын аера белү. Морфологик анализ ясау.

130

25

БСҮ №27. Арадаш аттестация. "Тукай турында истәлек"

1

20.05



Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белү, контроль эшне грамоталы башкару.

131

26

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

22.05



Фигыльгә морфологик анализ ясау.

132

27

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

23.05



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.





6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау (4 сәг.)









133

1

БСҮ №28. Фаил Зиязовның "Самавыр янында" картинасы өстендә эш

1

24.05



Бирелгән темага хикәяләр төзү.

134

2

Исем, сыйфат сүз төркемнәрен кабатлау.

1

26.05



Исем, сыйфат сүз төркемнәрен хас грамматик билгеләрне белү.

136

4

Сан, алмашлык, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.

1

29.05



Сан, алмашлык, фигыль сүз төркемнәренә хас грамматик билгеләрне белү.

136

8

6 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

31.05



Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

























6 нчы сыйныф (татар төркеме). Язма эшләр.

Кереш диктант. Кичке учак.

Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар, учакны шунда кабыздылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды.

Кичке салкын төште. Чишмәнең көмеш тавышы ишетелә.

Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен борчулар онытыла, тынычланып каласың. (89 сүз).

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнешенә карата грамматик биремле диктант. Ай.

Әнә шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, бер уйчанлык, бер кайгы бар. Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә, акрын гына, йомшак кына итеп, җанны, күкрәкне кысарга тотыналар. Кысалар-кысалар, аннан соң әллә нәрсәне сагындыра, әллә нәрсә өчен кайгырттыра башлыйлар.

Беләсезме, ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларыбызны гына түгел, аларның бабаларының, бабаларының... бабаларын да күргән. Ай үзенең биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ниләр төзегән, ниләр бозганнарын, ничек дөньяда торганнарын - һәммәсен карап торган.

Их, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның хәлләрен, тарихларын хикәя итсә иде! (96 сүз.) (Ф.Әмирханнан)

Сыйфат сүз төркеменә карата аңлатмалы диктант. Күңел күзе.

Серле урман аларны тыныч кына каршылады. Биек-биек наратлар, ак каеннар тын гына утыралар. Камил өскә карады. Ямь-яшел агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенәләр иде. Алар үзара ни турындадыр серләшәләр кебек. Алардан өстә - зәп-зәңгәр күк. Урман өстенә зәңгәр чатыр корганнар диярсең. Ни турында серләшәләр икән бу агачлар? Камилнең шуны беләсе килә. Әтисенә карады. Әтисе елмаеп куйды, улының башыннан сыйпады, аннары туктап калды.

- Яле, икәүләп тыңлыйк. Әнә ишетәсеңме? Агачлар безгә әйтәләр: "Рәхим итегез, урманга, - диләр. - Тик матур агачларны сындырмагыз, гүзәл чәчәкләрне йолкымагыз, яшел үләннәрне таптамагыз." (82 сүз). (Р.Хафизовадан)

Сан сүз төркеменә карата контроль диктант. Ярканат.

Ярканатлар зур төркем булып яшиләр. Илленче елларда галимнәр АКШның көньягындагы тау мәгарәләрендә егерме-утыз миллион ярканат яшәгәнлеген исәпләп чыгарганнар.

Ярканатның төнге караңгыда дөрес юнәлеш белән очуы, бөҗәкләр аулавы аның ишетү сәләтенә бәйләнгән. Алар секундына җитмеш мең тирбәнешкә җиткән югары ешлыктагы тавышны ишетәләр. Ә безнең колакларыбыз ешлыгы секундына унбиш-егерме тирбәнешле тавышны гына ишетә.

Галимнәр ярканатларның бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашаулары һәм табигать өчен гаять файдалы булуларын исбатладылар. Кайбер урыннарда алар тирә-юньне хәтта бизгәк черкиләреннән дә арындыралар икән. Җиде-сигез грамм авырлыктагы ярканат бер сәгатьлек ауда бер граммга арта. Шул вакыт эчендә ул йөз алтмыш-йөз җитмеш черки тотып ашый. Көн буенча ул үз авырлыгына калганчы ябыга, ә икенче төнне тагы тазара. (98 сүз.)

Рәвеш сүз төркеменә карата ирекле диктант. Бабай һәм малай.

Көз ахыры иде, күңелсез вакыт. Бакчадагы агачлар күптән яфракларын койды. Җырчы кошлар да җылы якка китте. Тик песнәкләр, чыпчыклар, күгәрченнәр генә калды. Алар кыштан курыкмыйлар бит.

Менә өч көн инде яңгыр яуды-яуды да кинәт суытты. Юллар, урам ташлары бозга әйләнде. Аяк асты көзге шикелле булды.

Юл янында бер тау бар иде. Шул таудан бер бабай төшеп килә. Аның бер кулында - зур кәрзин, кәрзиндә - бәрәңгеләр. Икенче кулына таяк тоткан. Бабай бер атлый да туктый, бер атлый да туктый.

Шул вакытта бабай янына бер малай килде. Аның чанасы да бар иде. Ул картның кулыннан кәрзинен алды. Әй шатланды соң бабай.

- Бик яхшы бала икәнсең! Рәхмәт, улым! - дип, Фәритне мактады. (98 сүз.) (Д.Аппаковадан)

Өйрәнелгән сүз төркемнәренә карата сайланма диктант. Кыш.

Кыш үзен күрсәтә! Көннәр акрынлап озая. Салкын битләрне, колакларны чеметә.

Боз астында шамбыларга көн килде. Салкынайткан саен, алар үзләрен күңеллерәк сизделәр.

Кар астындагы өннәрендә аюларга рәхәт. Йоклавын белә урман хуҗасы. Урман тавыклары да моның тәмен татыган. Тамак туйдырганнан соң, канатларын җыеп, йомшак карга чумалар. Өсләреннән чаңгы белән үтсәң дә, уянып чыкмыйлар, шунда куналар.

Чукырлар да суыкны бар дип тә белми. Алар балаларын да кыш көне чыгара.

Чыршыга ак, кара, кызыл, төсләр белән бизәлгән чуар тукран очып килеп утыра.

Чәүкә, ала карга, саесканнар ишек ачылып, чиләк түгүләрен көтеп утыралар. (Г.Хәсәновтан)

Арадаш аттестация. Тукай турында истәлек.

Тукай кечерәк буйлы, ябык. Аның сул күзендә беленер-беленмәслек кечкенә генә ак тап бар иде. Куллары унөч-ундүрт яшьлек кыз балалар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде.

Ул аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Сөйләүгә килгәндә, Тукай оста дипломат иде. Уйланучан, уен беркемгә дә белдерми. Аңарда ялган сөйләү, алдау гадәте юк. Һәрнәрсәне ачыктан-ачык сөйли. Сакланып тору, рия, икейөзлелек юк. Һәрнәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау аңарда бик көчле иде. Үзе яраткан кешеләр белән сөйләшә, көлә, көлдерә. Яратмаган кешеләре яки бер дә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде.

Тукай белән танышып сөйләшер өчен килгән чит кешеләр аның сүзсезлегенә, салкын каравына аптырыйлар, күңелсезләнәләр иде. (105 сүз.)

Диктант. Туган туфрак.

Яз көне булды бу хәл. Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген чокып алдым да өйгә алып кайттым. Аның өчен бакчадан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым. Юлда кайтканда шиңә башлаган чәчәгем тиздән терелеп китте. Бераздан чәчәк тә атты. Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә күрсәтә идем.

Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, кояшлырак урынга алып куйдым. Ләкин үсемлеккә моның файдасы тимәде.

Шунда әниемә дәштем.

- Туфрагы килешмәгәндер, улым. Туган туфракка ни җитә! - дип әйтеп куйды ул.

Изложение. Гөлләр.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер төп тамчылы гөл аерып утырттым. Көз көне аны үзебезнең мәктәпкә бүләк итәргә булдым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул.

Беренче сентябрь көнне кулыма гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем.

Көн шундый матур, шундый җылы. Үзем барам, үземнең шатлыгым эчемә сыймый.

Сыйныф җитәкчебез Мәрьям апа да матур чәчәк алып килгәнем өчен мактар инде.

Җәй буе аерылып торган иптәшләр бик сагындырган. Сыйныфташ кызларым үземне кочаклап алдылар. Мин дә аларга сарылдым.

Шул арада парта өсләренә күзем төште. Шаккаттым. Парта саен гөлләр!

Шул гөлләргә сокланып карап тордым. Шунда бая мәктәпкә килгәндәге уйларым исемә төште. Кара инде ничек ялгышканмын икән мин! Берүзем китергән бер төп гөл белән сыйныфыбызны бизим, дусларымны шаккатырам, имеш!

Әгәр берсеннән-берсе матуррак шушы гөлләр булмаса, минем тамчылы гөлем берүзе генә ятим бәбкә шикелле моңаеп утырыр иде бит! (М.Кәримов)

Изложение. Туган көндә.

Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртән иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле ризыклар куйды.

Фәридәнең күлмәге дә бик матур. Аны әнисе тегеп бирде. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр куйды.

Өйләре дә бик матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән. Барысы да чиста, пөхтә. Өстәлдә шундый матур чәчәкләр тора. Аларны әнисе алып кайткан. Фәридә нинди бәхетле! Тиздән дуслары да килеп җитәр. Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.

- Әни, әни, дим, әйдә, әби бүген залга минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Анда бүген шундый матур, ә әби шундый карт.

Әнисе башта берни аңламады. Аннары урындыкка барып утырды һәм сүзсез калды. Аның йөзе үзгәргән, кәефе юк иде.

- Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне үткәрмибез, - диде әнисе кызга. (Р.Вәлиевадан)

Изложение. Әнием.

Өй буенда үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис, назлы булып үсеп килә ул. Мәдинә табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый. Тик бүген аның яшь йөрәген сагыш баскан. Ул үзенең авылдагы әнисен, дусларын сагына. Аның күңеле авылга, алар янына ашкына.

Кайчан гына имтиханнар бетәр икән? Бәлки, бер генә атнага булса да әнием янына кайтып килер идем. Кочагыма алып, кысып-кысып сөяр идем үзен, иркәләр идем. Шатланыр иде дә соң әнием!

Нинди ягымлы, сөйкемле ул минем әнием. Ә үзе нинди олы җанлы. Шул кечкенә генә гәүдәле әнием берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр дүрт егет, бер кыз үстергән. Мин аның төпчек кызы! Шуңамыдыр, мине һаман кечкенә итеп күрәсе килә. Ә хәзер үзе иягемнән генә булып калды.

Әнием инде бик картайган. Сугышта үлгән әтием белән олы абыемның сагышыннан аның йөзендәге алсулык беткән, чәчләре агарган. Никадәр генә яхшы тәрбиядә яшәсә дә, көннән-көн картайган төсле күренә. Аны сабый баладай иркәлисе, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелен юатасы килә.

Мәдинә, шундый татлы хыялларга бирелеп, өстәл яныннан торды да, жакетын киеп, урамга чыкты. Аның кулында әнисенә язган хат иде.(Ә.Бикчәнтәевадан)

Изложение. Сыерчык.

Сыерчык баласының әле ныгып өлгермәгән канатлары аны тыңламый башлады. Озын томшык бар көченә җилпемәкче булды, ә канатлары селкенми иде. Ул кычкыра да алмый калды, таш кебек аска очты.

Сыерчык баласы каты җир өстендә күпме яткандыр. Бераздан ул күзләрен ачты, тирә-ягына карады һәм каршысында ук Мияубикәне күрде. Мияубикә Озын томшык өстенә килә башлады.

Мескен кошчык куркуыннан күзләрен йомды. Аның тыны кысылды. Менә хәзер өскә ташланыр да үткен тырнаклары белән өзгәләп ташлар кебек тоелды.

Ләкин шул вакыт ишегалдында ниндидер тавыш яңгырады. Фәрит икән. Ул Озын томшыкны кулына алды да агач ботагына илтеп куйды.

Шулай итеп Фәрит сыерчыкны үлемнән коткарып калды.

Изложение. Ак күл буенда.

Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында Ак күл дигән бер зур күл бар.

Май ае башлану белән, күл тирәсендә кешеләр кайнаша башлыйлар. Монда күрше авыллардан да әллә ничаклы халык җыйнала, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр. Кичен камышлар арасында төрле су кошлары чутылдашалар.

Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып тора. Көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл буенда җанлылык югала. Кыр үрдәкләре һәм башка кошлар җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап уйный торган балыклар да аска төшәләр, кешеләрне дә күреп булмый.

Бу вакытта Ак күл буенда җылы якка күчеп бара торган кыр казлары туктап ял итә башлый. Һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыялар, аннары һавага күтәрелеп очып китәләр. Аларның "кыйгак, кыйгак" кычкырулары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора.

Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп барам. Анда кыр казларының тезелешеп күлгә төшүләрен карап торам. Аннары, матур тавышларын тыңлап, төрле уйларга чумам.

Их, шулар кебек, ерак җирләргә очып китсәң иде! (М.Гафуридан)







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал