- Учителю
- План- конспект урока татарского языка по теме 'Көзге уңыш'
План- конспект урока татарского языка по теме 'Көзге уңыш'
ТЕМА: Контроль диалог "Базарда"
ТИП: ЛГКК
МАКСАТ: 1.Белем бирү.
-Лексик - грамматик күнекмәләне камилләштерергә;
-Татар теленә хас авазларны дөрес куллануны камилләштерергә;
-Цикл буенча алынган лексик дозаны ситуацияләрдә ныгытырга;
-Лексик тема буенча диалог төзү. Анда катнашуны оештырырга.
2. Үстерү.
- Сизеп тою мөмкинлекләрен саклау, үстерү өстендә эш.
- Коммуникативлылыкны, индивидуальлекне; Үз - үзеңә ышанычны; иҗадилыкны, эмоциональлекне үстерергә.
3. Тәрбияви.
- Яшелчәләргә карата хөрмәт тәрбияләргә, дөрес аралашу әдәбе тәрбияләү.
4. Танып белү.
- Табышмаклар аша танып белүне үстерү.
5. / О , Ө / авазларын коррекцияләү.
ЛЕКСИКА : узган дәрестәге.
ҖИҺАЗ : кәрзин, яшелчәләр, җиләк - җимешләр , магнитафон , кассета.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Дәресне оештыру моменты.
-
Исәнмесез, хәерле көн балалар.
-
Исәнмесез, хәерле көн.
-
Кәефләрегез ничек.
-
Кояшлы иртә кебек.
-
Балалар сез бүген бик матур!
-
Рәхмәт.
-
Укучылар бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез әле кунаклар белән дә исәнләшик... Утырыгыз.
Балалар, бүген без "Базарда" темасына сөйләшүне дәвам итәрбез. Чыннан да базарга барырбыз. Аңа кадәр безгә яшелчә, җиләк - җимешләрне искә төшерергә кирәк.
Арфоэпик зарядка (О), (Ө) авазлары.
Аудирование. Яшелчәләргә бер, җиләк - җимешләргә ике тапкыр кул чабыгыз.
Борыч, шалкан, әфлисун, сарымсак, алма, лимон, кыяр, помидор.
Үз - үзләренә бәя бирәләр.
Балалар, карагыз әле сезнең тәлинкәләрдә нәрсәләр бар?
Исемнәрен әйтәләр.
Хәзер уен уйнап алабыз. Мин сезгә табышмак әйтәм. Уйлагыз һәм карагыз.
-
Ул үзе бакчада үсә. Кызыл төстә. Формасы түгәрәк, тәмле. Аннан
салат ясыйлар. Анда витаминнар бар. Ул нәрсә?
Балалар: Помидор.
-
Кемдә бар укучылар, я кем әйтә.
-
Рәхмәт.
-
Әйдәгез хәзер үзегез уйлап карагыз әле шундый табышмаклар. ( Үз бәя бирү )
-
Физ. минут: " Көз, көз, әйт әле" җыры.
Балалар базарга баргач, әдәпле сөйләшә белергә кирәк.
-
Как вежливо попросишь у продавца, есть ли у них свёкла?
-
Как вежливо поблагодаришь?
-
Как попрощаешься.
Магнитофоннан диалог тыңлыйбыз.
-
Исәнмесез.
-
Хәерле көн.
-
Апа, сездә кәбестә бармы?
-
Әйе бар. Ничә кәбестә кирәк?
-
Бер баш җитәр.
-
Менә ал. Тагын нәрсә бирим?
-
Бер кило кишер.
-
Менә, шундый кишер ошыймы?
-
Ошый, рәхмәт.
-
Тагын нәрсә кирәк?
-
Юк , бүтән әйбер кирәкми.
-
Синнән 16 сум акча кирәк.
-
Рәхмәт. Сау булыгыз.
-
Сау бул. Тагын кил.
Үзләренең диалогы.
-
Сез базардан нәрсәләр алдыгыз? Алардан нәрсәләр пешереп була? Үз бәя бирү.