7


  • Учителю
  • Разработка мероприятия на тему ' Математический сабантуй' (7 класс)

Разработка мероприятия на тему ' Математический сабантуй' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"М А Т Е М А Т И К С А Б А Н Т У Й"


КИЧӘСЕНЕҢ ЭШКӘРТМӘСЕ


Алып баручы:

Укучылар, мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы барганын барыбыз да беләбез. Кайберәүләр математиканы "коры фән" дип саный. Әмма аның үз матрулыгы, үз гүзәллеге бар. Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсъәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә-юнъдәге күренеш -вакыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр. Бу фән тормышта һәркемгә: эшчегә, механизаторга, терлекчелектә эшләүчегә дә, гаилә башлыкларына да бик кирәк.

Бүгенге кичәбез "Математик сабантуй "дип атала. 7 нче сыйныф укучылары ике командага бүленеп "сабантуй"да ярышырлар. Ярыш булгач, хөкемдарлар да кирәк булыр:

Мәктәпнең математика һәм физика укытучысы Сабирзянова Н.Х.

Мәктәпнең балалар эшен оештыручысы Шарифуллина Р.Р.

Мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Низамутдинова К.М.

Сүзне 7 нче сыйныф укучыларына бирәбез. Командаларның капитаннары Нияз һәм Йолдыз.

1нче этап. Командалар бер-берсен котлыйлар, девизларын әйтәләр, эмблемаларын жюрига тапшыралар.

Алып баручы:

2 нче этап. Математик лото бирелә, һәр командага 9 карточка, һәр укучыга 1әр карточка, калганы команда капитанына бирелә. Без 7 нче сыйныф укучылары белән "дәрәҗәләр" темасын өйрәнә башладык, биремнәр шушы темага карата.

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Шулай ук математикага кагылышлы булырга тиеш һәм баллар куела. Йолдызлар командасына сүз бирелә.

Алып баручы:

3 нче этап. Хәзер һәр командага геометрик фигуралар биреләчәк. Алар ярдәмендә автомобиль төзергә кирәк. Кләй ярдәмендә кәгазьгә ябыштырып ясала.

Алып баручы.

4 нче этап. Бу этапта үзеңнең белемнәреңне математик терминнар өлкәсендә сынап карарга кирәк булачак. Буш шакмакларга терминнарны язарга һәм жюрига тапшырырга. Кроссворд чишүдә ярыш башланды!

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Ниязлар командасына сүз бирелә.

Алып баручы: сүзне жюри комиссиясенә бирәбез.

Алып баручы.

5 нче этап. Бу этапта җитезлеккә көч сынашырбыз. Плакатта 2 дән 50 гә кадәр саннарны кем тизрәк таба.

Алып баручы:

6 нчы этап. Җитезлектә көч сынаштык, зирәклектә дә ярышып алыйк әле. Җаваплар дөрес булган очракта 1 балл белән бәяләнә.

  • Санаучысы ваклаучысыннын кечкенә булмаган вакланма ничек атала? (аралаш вакланма).

  • Нинди очракта тапкырчыгыш 0 гә тигез? (тапкырлашучыларның берсе 0 булса).

  • 3 таякның һәм тагын ярты таякның ничә очы бар? (8).

  • Бер гаиләдә 2 әти, 2 ул, барлыгы ничә кеше? ( 3).

  • Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (әйләнә).

  • Үзгәрешле кергән тигезлек ничек атала? (үзгәрешле тигезләмә дип атала).

  • Квадратның периметры формуласы? ( 4 а).

  • Сәгать уклары кайчан җәелгән почмак төзи? (6.00, 18.00).

  • Бүлмәнең 4 почмагы бар, аның һәр почмагында мәче утыра, һәр мәчегә каршы 3 әр мәче утыра, бүлмәдә барлыгы ничә мәче? (4).

  • Малай кәгазьгә 666 санын язган һәм иптәшенә болай дигән: "Язмыйча гына бер ярым тапкыр арттыр, күпме килеп чыгар?" Иптәше бу эшне шунда ук үтәгән. Ул аны ничек эшләгән?(кәгазьне әйләндереп куйган 999)

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Йолдызлар командасына сүз бирелә.

Алып баручы:

7 нче этап. Капитаннар конкурсы.

  • чама белән 15 см кисемтә сызарга. ( А4 битенә).

  • Игътибарлыкны сыныйбыз: бер-берегезгә артыгыз белән басыгыз һәм бер-берегезнең кыяфәтен сурәтләгез: күзләре төсе, чәче, нәрсә кигән, күлмәгенең төсе.

  • Мәктәптә ничә укучы бар? (95).

  • Дүртенче меңьеллык кайсы елдан башланачак? (3001)

  • Һәр капитанга каршы як командасы белән сан кергән җыр башкарырга.

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Ниязлар командасына сүз бирелә.

8 нче этап. "Табышмаклар, мәкальләр математикада" конкурсын башлап җибәрәбез. Сан кергән табышмаклар, мәкальләр языгыз. Ә бу вакытта музыкаль номер башкарыла.

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Йолдызлар командасына сүз бирелә.

9 нчы этап. Командалардан берәр кеше чыгып күзләре бәйләнгән килеш тактага барлык цифрларны да яза.

Алып баручы:

Музыкаль пауза. Ниязлар командасына сүз бирелә.

Алып баручы: сүзне жюри комиссиясенә бирәбез.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал