7


Уңыш бәйрәме (8 нче сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Уӊыш бәйрәме

Бәйрәм "Шалкан әкияте" сценариясе белән башланып китә.

Катнашалар:

Бабай

Әби

Кыз

Акбай

Мыраубикә

Тычкан

1 нче алып баручы: Әкият, әкият башлана!

Олысы да, кечесе дә

Әкияткә ышана.

Бары әкияттә генә була

Тылсымлы могҗизалар.

Хәзер менә шул турыда

Сөйлибез сезгә, укучылар!

2 нче алып баручы: Шалкан чәчкән безнең бабай

Майның нәкъ унбишендә.

Уңыш алырга уйлаган,

Көзге көннең берсендә.

Бабай: Ни хәл итим, көчем җитми,

Әллә картлык килгәнме?

Әллә инде шалканым соң

Өлгереп җитмәгәнме?

Чыкмады шул шалканым,

Актарсам да балчыкны.

Чыгарырбыз бәлки икәү

Чакырыйм әле карчыкны. (Әбине чакыра).

Тот шушыннан арканны,

Чыгарыйкчы шалканны.

Әби: Каты тотсам арканны,

Авырттырыр аркамны.

Бабай: Карчык хәйлә тапма әле,

Тот тизрәк арканны!

Әби: Җыелышка барасым бар,

Кайткач сыер савасым бар,

Аннан мичкә ягасым бар,

Ит бәлеше саласым бар.

Тартсам тартырмын ярар,

Синеңчә булсын, давай!

1 нче алып баручы: Әй, тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

Бабай: Юк шул, карчык көч җитми,

Бигрәк хәлсез булдыкмы?

Әллә шалкан бик ныкмы?

Чакырыйк соң, оныкны!

Онык керә: (җырлый - җырлый)

Их, тала, тала, тала

Тала ике беләгем,

Китабымнан аералар,

Шуңа яна йөрәгем!

Әби: Тот шушыннан арканны

Өчәү тартыйк шалканны.

2 нче алып баручы: Әй тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмый шул шалкан!

Онык: Бәлки Акбай булышыр,

Сөяк бирсәң тырышыр.

Акбай, Акбай кил әле,

Безнең хәлне күр әле.

Акбай: Ничә ел өй саклыймын,

Отпуска да бирмисез.

Инде яшем дә шактый

Пенсия түләмисез.

Китәрмен бер көн качып,

Калырсыз авыз ачып.

Бабай: Ярар инде, Акбай,

Булма бу кадәр үҗәт,

Көчеңне күрсәт тизрәк!

Тот шушыннан арканны,

Дүртәү тартыйк шалканны.

1 нче алып баручы: Әй тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

Акбай: Әллә килсенме икән,

Песиебез Мыраубикә?

Барыбер тотмый өйдә күсе,

Тамак тук, өсте бөтен

Йоклый ул көнен - төнен.

Мыраубикә керә (кулында мендәр).

Нигә шул кадәр шаулыйсыз?

Йокларга ирек бирмисез!

Мин тавышка йоклый алмыйм,

Әллә инде белмисез?

Мин бик матур Мыраубай,

Тырнакларым бораудай!

Бабай: Тот шушыннан арканны, Бишәү тартыйк шалканны.

2 нче алып баручы: Әй тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.

Мыраубикә: Сарай идән астында

Яши таныш тычканым.

Әллә әйтеп карыйм микән,

Шушы тычкан дуска мин?

Тычкан керә (күкрәгендә медаль).

Хәлегез бик мөшкелме?

Миңа ялыныч төштеме?

Минем өчен шалкан тарту

Ярты минутлык уен!

Тычкан халкы арасында

Мин беренче чемпион!

1 нче алып баручы: Әй тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

Барысы бергә: Өзелде шунда аркан,

Ниһаять чыкты шалкан!

Катнаштылар: Бабай - Даниил Байков

Әби - Диана Гареева

Кыз - Регина Гиндуллина

Акбай - Ринат Хаматшин

Мыраубикә - Раушания Шафикова

Тычкан - Азат Гайнанов

Алкышлыйк дуслар! (кул чабалар).

8нче класслар башкаруында җыр "Эх, алмагачлары"

2 нче алып баручы: Исәнмесез, хәерле кич хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, әти-әниләребез һәм нәни дусларыбыз! Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Укучылар күптән көтте.

Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

Укучылар, көзге муллыкның нәрсә икәнен без барыбыз да беләбез инде. Көз - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк - җимеш ул. Ә аларның безгә файдасы бик зур. Бәрәм буласын белгәч, Көз кызына телеграмма җибәргән идек. Килеп җитә алмады, ахры. Дуслар, күрмәдегезме Көз кызын? Әллә суыктан курыкты инде? Бергәләп чакырыйк әле!

(Хор белән: Көз кызы! Көз кызы! Көз кызы!).

  • Әнә, үзе килә! Әйдәгез, аны каршы алыйк!

Көз кызы: Исәнмесез, дусларым!

1 нче алып баручы: Әйдә, кадерле Көз кызы, бәйрәмгә рәхим ит!

Көз кызы: Бәйрәмегез күңелле булсын!

Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Төрле уеннар, табышмаклар алып килдем.

2 нче алып баручы: Рәхмәт! Бүгенге кичәбездә без көзгә багышланган җырлар тыңларбыз, уеннар уйнарбыз, кыскасы, рәхәтләнеп ял итәрбез. Һәр класска түбәндәге өй эшләре бирелгән иде:

  • 1 концерт номеры әзерләргә;

  • Көзге композицияләр ясарга.

  • Кызыклы сценка әзерләргә иде.

Бу эшләрне бәяләр өчен безгә жюри составы сайлап куярга кирәк. (Жюри сайлау).

1 нче алып баручы: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 нче алып баручы: Табындагы икмәк, сый - нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә язлар

Көзге муллык кыла тантана.

1 нче алып баручы: Ә хәзер көз турында әзерләнгән концерт номерын башкару өчен сүзне 5 класска бирәбез.

2 нче алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Быел Күзәй урта мәктәбе мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, җиләк-җимеше, тәмле салатлары, суганы, кишере, кара карлыганы белән дан тотты. Бу яңалыкны ишетү белән безгә кунакка - журналистларыбыз килде. Сүзне аларга бирәбез, рәхим итегез!

Журналист: Мин, Садыйков Раушан хәзерге вакытта Күзәй урта мәктәбенең Уңыш бәйрәменә туры килдем.Күрүегезчә, монда барысы да шат, күңелле итеп ял итә беләләр. Мин беренче соравымны бу мәктәпнең пришкольный участок җитәкчесе Гареева Миләүшә Расимовнага бирәм:

  • Исәнмесез, әйтегез әле, бу мәктәптә укучыларның яхшы эшләүләренә ничек ирештегез?

- Эш вакытында, уку вакытында бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез?

- Бәлки, әйтер теләкләрегез дә бардыр?

- Рәхмәт. Сезгә эшегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сәламәт булыгыз.

- Ә хәзер соравымны мәктәпнең чыгарылыш укучыларына бирәсем килә.

- Әйт әле Айгөл, сезнең класс бәйрәмгә нинди уңышлар белән килде? Мәктәптә бәйрәмнәр ничек уза?

- Рәхмәт, Айгөл, укуыңда зур уңышлар телим, ЕГЭларны уңышлы тапшыр!

Уфадан монда кадәр килеп 10 нчы класс укучыларын күрмичә китмәү ярамас. 10нчылар сез кайда? Кәефләрегез ниченк кызлар, егетләр? Айгөл, сезнең класс укучылары нинди уңышлар белән каршылый бу бәйрәмне?

_ монда барлык укучылар бәйрәм рухы белән залда көтеп утыралар. Бәйрәмегез күңелле үтсен, укучылар!

1нче алып баручы: Әйе, бүгенге бәйрәмебездә кызыклы уеннар күп булачак. Шуңа күрә, дуслар, актив булыгыз. Бәйрәмнең кызыклы үтүе үзебезгә бәйле.

2 нче алып баручы: 1 чне уеныбыз өлкән класс егетләре өчен үткәрелә. Ул "Ничәү" дип атала.( Урындыкларга бәрәңгеләр куела, яулык белән каплана. Урындыкка утырып, кул белән тотмыйча, күз белән карамыйча аларның ничә икәнен белергә тиеш булалар).

(Деникиев Маратны чакырырга кирәк, җыр җырлатырга)

1нче алып баручы: Рәхмәт, егетләр. Бәйрәмебезне "Кем тапкыр, шул зирәк" бәйгесе дәвам итә.Табышмаклар тыңлап үтик. Кул күтәреп, җавап бирик.

  1. Ай башлы, яшел кашлы

Сары ефәк калфагым.

Борылам да кояшка карыйм. (Көнбагыш).

  1. Түгәрәкмен - ай түгел,

Сары - май түгел.

Койрыгым бар - тычкан түгел .(Шалкан).

  1. Гәүдәсе бар - җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә).

  1. Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге).

  2. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан).

  1. Эсселәгән саен,

Кат-кат тун кия. (Кәбестә).

  1. Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер? (Помидор).

  1. Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм hәм төс бирер,

Аны кем белер? (Кызыл чөгендер).

2нче алып баручы: Бәйрәмебезне 6,7 сыйныф укучыларының концерт номерлары дәвам итә.

1нче алып баручы: Ә хәзер икенче уеныбызга 9 сыйныф укучыларын чакырабыз. Сез әти-әниләрегезгә көзге эшләрдә булышасыздыр. Әйе бит? Ә инде бакчага эшкә чыкканда башка кимичә, бәйләмичә чыкмыйлар. Бу уеныбыз "Яулык бәйләтү" дип атала. (Балалар берсе артына берсе басалар. Арттагы укучы алдагы укучыга яулык бәйләтә).

2нче алып баручы: Без барыбыз да бәрәңгенең файдалы hәм тәмле булуын беләбез. Утыртырга, алырга да булышабыз. Бүгенге бәйгебездә без бәрәңге әрчербез. Ләкин ярышыбызның максаты - бәрәңге кабыгы өзлексез булсын, кемнең лентасы озынрак, шул - җиңүче.

1нче алып баручы: Алдагы уеныбыз да бәрәңге белән бәйле. Бу уен "Бәрәңгесез калма" дип атала. (Уртага укучылар саныннан 1гә әзрәк бәрәңге куела. Укучылар биеп йөриләр, музыка туктауга hәрберсе 1 бәрәңге ала. Бәрәңгесез калган кеше уеннан чыга).

2нче алып баручы: Концерт номерын 11 нче сыйныф кызлары дәвам итә. Рәхим итегез.

1нче алып баручы: Ә хәзер, дуслар, шушы сары көзгә багышланган тагын бер уен уйнарбыз. Ул сезнең фикерләвегезне сынар өчен үткәрелә. "Буталган сүзләр" дип атала. Без өләшкән сүзләрдән җөмлә төзергә кирәк булачак, ә бу җөмлә көз белән бәйле булдырга тиеш.

Бүген безнең мәктәптә Уңыш бәйрәме.

Без көзге каникулларны сагынып, көтеп алабыз.

2нче алып баручы: Бәйрәмебезне 9 нчы сыйныф укучылары дәвам итә. Концерт номеры.

1нче алып баручы: Рәхмәт сезгә. Ә хәзер "Яшелчәләр" уены уйнап алыйк, дуслар. 1 кыз, 1 малай кирәк. Кем тизрәк кәрзингә яшелчәләрне җыя. Башта түтәлләргә утыртабыз берәмләп, аннан берәмләп җыябыз.

2нче алып баручы: 10нчы сыйныф укучылары концерт номерыгыз әзерме? Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез!

1нче алып баручы: Кадерле дуслар, бүгенге кичәбез ахырына да якынлашты. Без барыбыз да көзне яратабыз. Аның кабатланмас матурлыгына кем генә сокланмый икән?! Матурлыгы белән бергә ул муллык та алып килә бит. Һәр елны көз мул, бай булсын, дигән теләктә калабыз һәм сезнең белән саубуллашабыз.

2нче алып баручы: Йомгаклау өчен сүзне жюриларга бирәбез.

Алып баручылар бергә: Ә хәзер дискотека!









































Күзәй урта мәктәбе



















Уңыш бәйрәме

(8 сыйныфлар әзерләде)











Җитәкчесе: Вәлиева Резеда Әсләм кызы.

2014-2015 нче уку елы



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал