7


  • Учителю
  • Открытый урок 'Муса Джалиль-бессмертный поэт'

Открытый урок 'Муса Джалиль-бессмертный поэт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


СОГЛАСОВАНО:

Зам. директора по НМР

_________ И.С. Айсалимова

«___»______________2012 г.

УТВЕРЖДАЮ:

Зам. директора по ООД

_________ Т.А. Байрашова

«___»_____________2012 г.


МИНИСТЕРСТВО ТРУДА, ЗАНЯТОСТИ И СОЦИАЛЬНОЙ ЗАЩИТЫ РТ

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ

ГОСУДАРСТВЕННОЕ АВТОНОМНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

СРЕДНЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

«НИЖНЕКАМСКИЙ ИНДУСТРИАЛЬНЫЙ ТЕХНИКУМ»

Методическая разработка

урока по теме:

"Муса Җәлил -үлемсез шагыйрь"

(в рамках декады татарского языка и литературы)





Разработа:

преподаватель татарского языка и литературы

Каримова Расима Габдулхаевна



г. Нижнекамск

2012

Тема: Муса Җәлил -үлемсез шагыйрь.

Максат: 1. Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру ;

2.Шагыйрь турында белемнәрне системага салу, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;

3. Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китаплары, газета-журналлар, рефератлар, кроссвордлар , компьютер, интерактив такта.


Эпиграф:

"Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,

Шигыремдәге изге антына

Бар җырымны илгә багышладым ,

Гомеремне дә бирәм халкыма."

Дәрес барышы:


I.Оештыру өлеше: - исәнләшү

- кизү укучы белэн әңгәмә.


II.Актуальләштерү:

Укытучы : - Укучылар, дәресебез нинди жыр белән башланды?

  • Дөрес, Муса Җәлилнең "Жырларым" шигыре белән.

  • Без бүген үлемсез шагыйрь - М. Җәлилнең тормыш юлын һәм ижатын искә төшерербез. Аның үлемсез шигырьләрен укырбыз.


III. Төп өлеш.

Укытучы : Укучылар, М.Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендэ Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Башлангыч белемне авылында әнисе - Рәхимә бирә. Муса бик кызыксынучан һәм тырыш була. Ул 6 яшеннән укырга керә. Бер ел эчендә 4 классны тәмамлый. 13 яшендә "Бәхет " исемле беренче шигыре басыла. Шигырен "Кечкенә Җәлил" кушаматы белән бастыра. Муса укуын Оренбургта "Хөсәения" мәдрәсәсендә дәвам итә.

1925-1927 е.е. Казанда Рабфактта укый.

1927 -1933 е.е. Мәскәү университетының әдәбият бүлегендэ укый. Казанга Татар опера студиясе белән кайта һәм әдәби бүлектә җитәкче була. М.Җәлил "Алтынчәч" либреттасын яза һәм ул 1941 нче елны опера сәхнәсендә куела.

Сугыш башлангач та армиягә алына. М.Җәлил командирлар әзерли торган курсларда укый, өлкән палитрук дәрәҗәсе ала. "Батырлык" исемле фронт газетасына хәрби хәбәрче итеп билгеләнә. 1942 елның җәендә Волхов фронтында барган каты сугышлар вакытында ул хезмәт иткән гаскәри часть чолганышта кала, шагыйрь , каты яраланып, дошман кулына төшә, лагерьга озатыла.

Әйдәгез әле, белемнәрне ныгытып, кроссворд чишеп алыйк.

Кроссворд

Горизонталь:

  1. "Хөсәения" мәдрәсәсе нинди шәһәрдә урнашкан була?

  2. Мәскәүдә нинди студия ачыла?

  3. Әтисенең һәм туган авылы исеме?

  4. Фронтта нинди газетада эшли?

  5. Без аны кем буларак беләбез?

  6. Татаропера студиясе кайда оеша?

  7. Рабфакка нинди шәһәрдә укырга керә?

(Уртада ромашка сүзе чыга.) Укучылар, М.Җәлилнең нинди ромашка дигән шигыре бар әле? ("Кызыл ромашка"). 1 укучы бу шигырьне укып китә.

Укытучы: Муса Җәлил 791 көн гомерен әсирлектә үткәрә. Ул 4 төрмәдә була.

Моабит төрмәсе - меңләгән совет солдатларының, әсирләренең җәфа чиккән урыны. М.Җәлилнең зур абруйлы кеше булуын фашистлар беләләр һәм үзләренең ягына чыгарга өндиләр. М.Җәлил риза булган булып, астыртын гына аларга каршы көрәшә. Җәлил үзенең көрәштәшләре белән яшерен эш җәелдереп җибәрә: листовкалар тарата, әсирләрне кораллы күтәрелешкә әзерли. Ләкин восстание башланырга берничә көн калганда , бер сатлык җан оешманың серен чишә. Җәлилчеләр кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Бу 1943 елның августы була.

Тикшерү эшләре 1944 елның мартына кадәр бара, суд була, һәм Муса Җәлил белән аның ун көрәштәше (алар арасында танылган балалар язучысы Абдулла Алиш та бар) үлем җәзасына хөкем ителә. Ләкин М.Җәлил күңелен төшерми, дусларын шигырьләр белән канатландыра. Менә шундый шигырьләрнең берсе.("Җырларым" шигыре укыла.)

Плетцензее төрмәсе. 1944 нче елның 25 августында хөкем карары җиренә җиткерелә: Плетцензее төрмәсендә 11 патриотның башы киселә.

(Җәлилчеләрнең исемлеген уку.)

("Моабит дәфтәрләре" турында сөйләнелә.)

"Моабит дәфтәрләре" жыентыгы Моабит төрмәсендэ языла. М.Җәлил шигырьләрен нинди кәгазь кисәге тапса , шуңа язган. Бу - зур батырлык. Бу шигырьлэр Туган илгә кайтып җитә. Ул шигырьләрне бөтен дөнья белә. Җыентыкта 93 шигырь бар. Ул дәфтәрләр Татарстан дәүләт музеенда саклана. (дәфтәрләрне Габбас Шәрипов, Андре Тимерманс төрмәдән алып кайталар.)

1956 елны М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.

1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен ул Ленин премиясе белән бүләкләнә.


IV. Ныгыту өлеше.

Укучылар, хәзер сораулар ярдәмендә белемнәрне ныгытып китик.


Сораулар:

  1. Нинди фронтка эләгә?

  2. Фашистларга каршы нинди эшләр алып бара?

  3. Нинди төрмәдә утыра?

  4. Ничә Моабит дәфтәре илгә кайткан? (2)

  5. Ничә җәлилченең башы киселә һәм алар арасында тагын нинди язучы да була?

  6. Нинди төрмәдә хөкем карары җиренә җиткерелә?


Укытучы Укучылар, безнең тыныч тормышыбыз өчен М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре гомерләрен дә кызганмаганнар .


V.Йомгаклау.

М.Җәлил - үлемсез шагыйрь. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгэн. М.Җәлилнең исеме мәңгеләштерелде. Күп кенэ шәһәрләрдә аңа һәйкәлләр куелды, музейлар ачылды. Аның исеме белән урамнар аталды. Безнең шәһәребездә М.Җәлилгә һәйкәл, кинотеатр бар. Сарман районында Җәлил поселогы төзелде. Казанда опера һәм балет театры эшли. Мәктәпләрдә аның әсәрләре өйрәнелә. Аның турында кинофильмнар, спектакльләр куела, китаплар языла.


VI .Нәтиҗә ясау.


М.Җәлил- үлем аша үлемсезлеккә атлады. Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь.


VII.Өй эше:


«Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь» темасына үз фикерегезне язып килегез.


VIII. Билгеләр кую


"Җырларым"шигырен тыңлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал