7


  • Учителю
  • Һөнәрле үлмәс… (рус телле балаларга татар теленнән дәрес – КВН)

Һөнәрле үлмәс… (рус телле балаларга татар теленнән дәрес – КВН)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Һөнәрле үлмәс… (рус телле балаларга татар теленнән дәрес - КВН)

Максат. Һөнәрләр темасын йомгаклау; һөнәр исемнәрен сөйләмдә активлаштыру, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын үстерү; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Проектор, шакмаклар, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, хәзер мин сезгә бер санамыш әйтәм. На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной - кто ты будешь такой?

- Укучылар санамыш нәрсә турында ?

- Нинди һөнәрләр саналды?

- Укучылар, чыннан да һөнәрләр бик күп. Без белгәннәре әле бик аз. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен тырышып укырга кирәк .

III.Төп өлеш.

Бүген без сезнең белән ике командага бүленеп ярышып алырбыз һәм төрле һөнәр ияләре булырбыз.

Командаларга "Хат ташучы" һәм "Пешекче" исемнәре куйдык. Бу дәрестә минем ярдәмчем дә булачак. Аның исеме Акбай. Ул кыңгырау ярдәмендә уенның башлану вакытын һәм тәмамлануын күрсәтәчәк. Дөрес җавап биргән командаларга кызыл түгәрәк биреп торачак. Кайсы команда кызыл түгәрәкне күбрәк җыя, шул җиңүче була.

1 тур.

Уен. «Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы булырга тиеш». Экранда күрсәтелгән рәсемнәрне сайлап алырга: кашык, чынаяк, газета, каләм, пычак, хат. сумка, тәлинкә.


Пешекчеләр үзләрнә кирәкле предметлар: кашык, чынаяк, пычак, тәлинкә, ә хат ташучылар газета, каләм, хат, сумка сүзләрен сайлыйлар һәм шушы сүзләр белән һәр команда җөмләләр төзи.


2 тур.


- Ә хәзер, укучылар, сез балыкчылар булырсыз. Балыкчылар нишлиләр?


Балык формасында ясалган карточкалар таратыла. Аларда кайбер хәрефләре төшеп калган сүзләр язылган. Сез аларны дөрес итеп укырга тиеш. Дөрес җавапка бер кызыл түгәрәк бирелә.


1 нче команда 2 нче команда


_ат ташучы р_ссам


Т_гүче пе_екче


Ук_тучы т_рбияче


Т_зүче би_че

3 тур. "Без зирәкләр»


Һәр командадан бер кеше алга чыга һәм нишли? соравына җавап бирергә тиеш була. Дөрес җавапка 1 кызыл түгәрәк бирелә.


1 нче командага бирелгән сораулар: сатучы нишли? Рәссам нишли? Балыкчы нишли? Җырчы нишли?


2 нче командага бирелгән сораулар: укытучы нишли? Тегүче нишли? Биюче нишли? Табиб нишли?

4 тур. «Рәссамнар» (интерактив тактада эш)


- Укучылар, биючеләр аякларына нәрсә кияләр? (Читекләр.)


- Менә сезгә читек өлгеләре, сез аларны матур итеп бизәгез.


5 тур. Шигырь

1.Мин дә, әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

2. Ә минем апа менә

Конфет-прәннек сата.

Һәммәсе мактап китә.

Апамны хөрмәт итә. (М.Садри)

3. Минем әти-йорт төзүче.

Ул сала яңа йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып яна утлар. (Ә.Еники)

4. Минем әнием - тегүче.

Үз эшен бик нык сөя.

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия. (Ф.Яруллин)

5. Дәү әтисе белән Каюм

Көн дә бара урманга.

«Дәү әтисе кем?» дисезме,

Умартачы ул анда. (Ә.Габиди )

- Укучылар, безне электровоз уеныбызның ахырына алып килде. Акбай, әйдәле, кызыл түгәрәкләрне сана! (Җиңүче команда билгеләнә.)

. Йомгаклау.

- Димәк, укучылар һәр һөнәр дә кирәкле. Шуңа күрә безгә тырышып укырга һәм үзебез теләгән, үзебезгә ошаган һөнәрне сайларга кирәк. Ә хәзер безнең төп һөнәребез ул - тырышып уку. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал