7


  • Учителю
  • Урок татарского языка на тему Җир йокысы Габдулла Тукай

Урок татарского языка на тему Җир йокысы Габдулла Тукай

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Габдулла Тукай "Җир йокысы"

Алсу ГАЛИПОВА,

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ААҖ «Ямашнефть» НГЧИ прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат.

1. Фикерләү кагыйдәләрен өйрәтү: сүзләрне уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлү, төркемнәрнең охшаш, аермалы якларын билгеләү, җөмләләрнең тәртибен билгеләү, рәсемнәрне логик рәвештә урнаштыру, сүзләрне мәгънәләре буенча урнаштыру, сүзтезмәләрне уртак темалары буенча группаларга бүлү, фикерне дүвам итү, фикерне мисаллар белән дәлилләү, сорауларга җавап бирү;

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, актив лексик составына кертү;

3. Матурлыкны күрергә, тоярга өйрәтү, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Сүзле карточкалар, схема, таблицалар, дәреслек, Г. Тукайның портреты, «Кыш» моментларын чагылдырган рәсемнәр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Дәресне башлау, уңай психологик халәт булдыру.

Укучылар:

- Кыңгырау дәрескә шалтырады,

Дәрес башланды.

Укытучы:

- Хәерле иртә, укучылар.

Укучылар:

- Хәерле иртә алсу таңнарга,

Хәерле иртә зифа талларга,

Хәерле иртә зәңгәр суларга,

Хәерле иртә назлы җилемә.

Хәерле иртә туган җиремә.

II. Актуальләштерү

- Дәрес вакытында нинди сөйләүлекләр кулланып була? (Папкалар белән эш)

Кире кагу: Гафу итегез, ләкин мин булдыра алмыйм. Юк, риза түгел. Мин теләмим. Без каршы. Мин каршы. Мин баш тартам. Юк, рәхмәт. Кызганычка каршы, мин сезнең үтенечегезне башкара алмыйм. Минемчә, сез хаклы түгел. Бу мөмкин түгел. Булмас. Мин белмим.

Рәхмәт сүзләре: Рәхмәт сезгә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бик зур рәхмәт. Чакырганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә зур рәхмәт. Мин сезгә бик бурычлымын. Рәхмәтемне белдерер өчен сүзләр җитми. Рәхмәт әйтмәсәгез дә була. Мин бик канәгатьмен. Бүләгегез өчен рәхмәт.

Тел: Кызганыч, мин татарча начар сөйләшәм. Акрынрак сөйләгез, зинһар. Ул нәрсә әйтте? Сез мине аңлыйсызмы? Мин сезне аңладым (аңламадым). Зинһар, тагын бер кабатлагыз әле. Бу сүз нәрсә аңлата? Бу сүз татарча ничек була?

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Хәзер нинди ел фасылы?

(Интерактив тактада чыга: кыш рәсеме, кыш сүзе)

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

а) Аңлап уку. Өлешләргә таркат.Нинди вакыйгалар күренә?

(Рәсемнәр өстенә сүзләр чыга: кыр, кар, юрган ябылган, Җир, йокыга талган)

I. Кырга ак кардан

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.





II.Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,

Көньяктан кошлар

Кайтып җитмичә.

- Җир нишләр? (подчёркнутые слова вылетают: тормас, йоклар)

- Ни өчен җир тормас?

Ответ: Җир тормас, йоклар, чөнки … (кыш җитте, кошлар киткән)





Абзацтан төп фикерне сайла.

(Ответы детей поочередно подчеркиваются)III. Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш - сон

Уяныр әле,

Тукта, утсен кыш!



III. Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш - сон

Уяныр әле,

Тукта, утсен кыш!





б) Гомумиләштеру.

- Өлешләрдә нинди вакыйгалар куренә? (Тактада бирелгән бөтен текстны уку)

в) Дәреслек белән эш

Бергә уку

Бер-берсенә уку (парларда эш)

Аерым уку

Автор ул сүләр язмый, картина яза. Өлешләрне укыгыз. Нинди рәсем ясап була? Сөйләгез. (Интерактив такта, дәреслек белән эш)

г) РәсемнәрРәсемнәрне логик рәвештә урнаштыр

Кыр ак кар юрган ябылган җир йоклый кошлар кайта

уяныр әле (яз)



Физ. минут

д) Дөрес тәртиптә яз





Уяныр әле, тукта, үтсен кыш. (5нче җөмлә)

Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш. (4)

Кырга ак кардан, юрган ябылган. (1)

Җир язга чаклы йокыга талган. (2)

Ул тормас, йоклар, кышлар үтмичә, көньяктан кошлар кайтып җитмичә. (3)



5. Өй эшен тикшерү.

1. Җөмләләрне укы. Уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлДәү әнине яратам.

Җир язга чаклы йокыга талган.

Уяныр әле, тукта, үтсен кыш.

Җил-яңгырдан саклый.

Усаллардан яклый.

Җир тормас, йоклар, кышлар үтмичә, көньяктан кошлар кайтып җитмичә.

  • Кырга ак кардан, юрган ябылган.

  • Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш.

  • Әбиләргә еш барам.

  • Дәү әни чәчләрен тарый, яулык астына яшереп куя.

  • Әни өйдә булмагач, караңгы, күңелсез.





2. Сорауларга кыска җаваплар бир

- Әниләр ни өчен кирәк? («Әни кирәк»)

6. Фикереңне дәвам ит. Ял итү. (Туп белән уен).

Өйнең яме (әни белән)

Эш кешене - төзәтә, (ялкаулык - боза)

Эшләгән - ашый (эшләмәгән, башын кашый)

Эшле кеше (көчле кеше)

Көз ул бала кебек: (әле елый, әле елмая)

Калган эшкә (кар ява)

Үз үзеңне мактама (кеше сине мактасын)

7. Йомгаклау. Текст белән эш.

- Нинди уку мәсьәләсен куйдык?

- Без аны аңладыкмы?

- Нәрсә аңладык? (Повторить алгоритм проверки от начала)

8. Өй эше: 50 бит - сәнгатьле уку, 51 бит - аңлап уку.



Галипова Алсу Госмановна, 8(917) 856-51-06,

E-mail: alsu.galipova@mail.ru</</u>





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал