7


  • Учителю
  • Татар теленнән эш программасы .6класс (рус төркеме)

Татар теленнән эш программасы .6класс (рус төркеме)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. " Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль закон № 273-ФЗ (29.12.2012 -кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы.

3. "РФнең телләр турындагы" Законы (№126-ФЗ 24.07.1998)

4. "ТР дәүләт телләре һәм ТРның башка телләр турында" Законы ( №443РТ, 18.07.2004)

5. 1) "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү";

  1. "2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру";

  2. "2014-2016 нчы елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау" ТР дәүләт программалары.

Бу программалар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче ел 9 нчы июль 4154 /12 номерлы "ТР гомуми һәм төп белем бирү оешмалары өчен базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турындагы" карары.

7. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (Приказ МОиН РФ от 8.06.2015 №576 ) белән федераль исемлеккә кертелгән "Татар теле" Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек- 6нчы сыйныф. Авторлары : : Р.З.Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина. Татар теле 6 нчы сыйныф, Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина. Татар теле 6 нчы сыйныф, Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 ел.

8. МБГБУ "Кызыл Тау гомуми урта белем мәктәбе"нең 2016-2017 нче уку елына укыту планы (31.08.2016 , 111 нче № лы "Кызыл тау гомуми урта белем" мәктәбе приказы);

9. МБГБУ "Кызыл Тау гомуми урта белем мәктәбе"нең 2016-2017 нче уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе (31.08.2016, 119 нчы № лы мәктәп приказы).

Мәктәпнең 2016 -2017 нче уку елына укыту планы буенча 6 нчы сыйныфта (ру с төркеме) татар теле дәресләренә атнага 4 сәгать ( барысы 140сәгать) вакыт бирелгән.Укыту планында атнага 4 сәгать исәбеннән барлыгы 136 сәгать бирелгән.Шунлыктан авыр үзләштерә торган бүлекләргә өстәмә сәгатьләр өстәлде.Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.













































Татар теле укыту максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укытуның гомуми,шәхескә кагылышлы,метапредмет нәтиҗәләре



Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.



Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.























Әдәбият исемлеге

1. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. "Татар теле. 6 нчы сыйныф". Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 нче ел

2. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар», Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011нче ел.

3. Хәйдәрова Р.З., Р.Л. Малафеева,«Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар», Казан, 2014нче ел.

4. Хәйдәрова Р.З., Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1-9нчы сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). - Казан, «Татармультфильм», 2014нче ел.

5. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014нче ел.

6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. - Казан, «Мәгариф», 2008нче ел.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. - Казан, Гыйлем нәшрияты, 2009нчы ел.

3. Насибуллина Р.Н. «Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов». - «Мәгариф» нәшрияты, 2007нче ел.

4. Максимов Н.В. «Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. «Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004нче ел.

Интернет ресурслар

1. adiplar.narod.ru/

2. shigriyat.ru/

3.www.tatknigafund.ru/

4. miras.belem.ru/

5. www.tugantelem.narod.ru/

6. tatar.com.ru/

7. . tatar.ru ТР рәсми серверы

8. . xat.ru Татар хат алышу хезмәте . suzlek.ruon-line русча сүзлек

9.. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

10.. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

11. . Tatarca.boom.ru татарча текстлар

12. Электрон ресурслар: «Бала» китапханәсе, «Татар мультфильмнары», мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com)









































УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТЕМАЛАРГА ЯКЫНЧА БҮЛЕНЕШЕ

  1. Яңа уку елы башлана (32сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.



  1. Без - булышчылар (22 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эптчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи¬керне төгәл итеп җиткерү.





  1. Дуслар белән күңелле (27сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

  1. Туган җирем - Татарстан (20 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-- әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

  1. Табигать белән бергә (17сәгать)

  2. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл. (15 сәгать)

  3. Светофор - минем дустым (7 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә

6 - 8 реплика (5-7 нче сыйныфлар)

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 - 10 фраза (5-7 нче сыйныфлар)

Язу

Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.Вакыйганы хикәяләп язу.Картинаны сурәтләп язу. Текстлар. рецептлар, белдерүләр язу.

Еллык контроль эшләр:

Контроль эшләр: 2

Грамматик биремле диктант: 1

Сүзлек диктанты:2

Диктант:1

Тест:1

Изложение:1

Инша:1

Еллык аттестация эше:1



































Календарь - тематик план

Старт контроль эше.

1

14.09



Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү



9

«Китап - минем дустым».



1

16.09



Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү



10

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

17.09



Мәктәп турында сөйләү



11

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

20.09



Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү



12

«Минем мәктәбем»

1

21.09



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү.



13

Сорау алмашлыклары.

1

23.09



Китап басу тарихы турында сөйләү



14

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану

1

24.09



Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү



15

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

1

27.09



Китап басу тарихы турында сөйли белү



16

Китап басу тарихына караган лексика.«Китапка ничә яшь?»

1

28.09



Каюм Насыйри турында сөйли белү



17

«Китап басу тарихы турында сөйләшәбез»

.

1

30.09



Сүзлек төрләре турында сөйләү



18

Исем ясагыч кушымчалар

1

01.10



Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә белү



19

Татар телендә сүзлекләр

1

04.10



Каюм Насыйри турында сөйли белү



20

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.



1

05.10



Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу



21

«К.Насыйри - бөек галим»

1

07.10



Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү



22

Бәйлекләр.



08.10



Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу



23

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.



1

11.10



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү



24

«Рәхмәт сиңа, китап!», «Яраткан китабым»



1

12.10



Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану



25

Иялек килеше.



1

14.10



Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану



26

Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы

1

15.10



Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу



27

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

18.10



Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу



28

.«Көндәлеккә караш»,«Без хикәя язабыз»



1

19.10



Хикәя язу



29



Боерык фигыль.

1

21.10



Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү



30

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

22.10



Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү



31

Кабатлау дәресе

1

25.10



Алган белемнәрне тикшерү



32

Контроль эш. №1.Уку-язу әсбаплары.

1

26.10



Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү



33

Өйдәге эшләр.

1

28.10



Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү



34

«Без әнигә булышабыз»

1

29.10



Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү



35

III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль+беләм төзелмәсе.

1

08.11



Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү



36

Шарт фигыль.

1

09.11



Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера беү



37

Шарт фигыльнең юклык формасы

1

11.11



Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера беү



38

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

12.11



Шарт фигыльне сөйләмдә куллану



39

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1

15.11



Шарт фигыльне сөйләмдә куллану



40

Сыйфат дәрәҗәләре

1

16.11



Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынла куллану



41

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

1

18.11



Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынла куллану



42

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Берлек сан.

1

19.11



Зат-сан белән төрләндерү



43

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Күплек сан.

1

22.11



Яңа белемнәрне үзләштерү



44

«Әхмәт нигә елады?» Образга бәя бирү.

1

23.11







45

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

25.11



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү



46

«III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + ала» төзелмәсе.

1

26.11



Образга бәя бирү



47

Сорау җөмләләр

1

29.11



Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү



48

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

1

30.11



Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү



49

«Супер малай нәрсәләр эшли ала? »

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе

1

02.12



Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү



50

Сүзлек диктанты. №1( инфинитив + телим төзелмәсе).

1

03.12



«Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана белү



51

"Уллар" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

06.12



"Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана белү



52

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кул-ланылышы.

«Без хикәя сөйлибез».

1

07.12



Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, сәхнәләштерү



53

Образларга бәя бирү

Кабатлау дәресе

1

09.12



Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, сәхнәләштерү



54

Контроль эш. Тест №2"Без булыш-

чылар" (Фигыль).

1

10.12



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү.



55

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

1

13.12



Күнегүләр эшләү



56

«Минем дустым»

«Минем чын дустым» темасы буенча лексика.

1

14.12



Үзеңнең дустың турында сөйли белү



57

Прект эше. «Безнең дуслык».



1

16.12



Үзеңнең дустың турында сөйли белү



58

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

17.12



Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү



59

«Дуслар диско -текада»,

1

20.12



Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү



60

Изложение №1 Бергә күңелле була

1

21.12







61

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

1

23.12



"Дискотекага бару" темасы буенча лексик-грамматик материлны сөйләмдә куллану



62

Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе

1

24.12



Яңа хикәя язу.



63

Барыйм инде, барыйм әле, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану

1

10.01



Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану



64

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1

11.01



Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану



65

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

13.01



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү



66

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

14.01



Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү



67

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

17.01



Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү



68

Рөхсәт сорау формалары.

Рөхсәт сорау - кирәкле эш

1

18.01



Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү



69

Боерык фигыль

1

20.01



Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану



70

"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге лек -сик-грамматик материал.

1

21.01



Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану



71

«Без хикәя сөйлибез»

1

24.01



"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану



72

«Катя чын дусмы?»,

1

25.01



"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану



73

«Без хикәя язабыз»

1

27.01



"Мактанчыклык" темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү



74

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

28.01



Яңа хикәя язу



75

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

1

31.01



Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану



76

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

1

01.02



Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану



77

Антонимнар.

1

03.02



Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану



78

«Туган көндә» хикәясе.

1

04.02



Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану



79

Барыйм әле,барыйм инде,эчәсе килә төзелмәсе.

1

07.02



Яңа хикәя язу



80

«Без хикәя язабыз".

1

08.02



Яңа хикәя язу



81

Кабатлау дәресе.

1

10.02



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен баету



82

"Туган җирем-Татарстан" темасы буенча яңа сүзләр.

1

11.02



Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү



83

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

14.02



Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү



84

Татарстан дәүләт символлары турында

1

15.02



Сыйфат фигыльле җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү белү



85

"Англиядән килгән кунаклар" тексты буенча лексик-грамматик материал.

1

17.02



Тема буенча укчыларның белем-күнекмәләрен тикшерү



86

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре

1

18.02



Рәвешләрне җөмләдә тану, сөйләмдә куллана белү



87

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану

1

21.02



Яңа белемнәрне үзләштерү



88

Без инша язабыз "Татарстан - туган җирем"

1

22.02



Инша язу



89

«Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

24.02



Яңа белемнәрне үзләштерү



90

«Без нинди телләрдә сөйләшәбез?»

1

25.02



Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү



91

«Татарстан - дуслык иле».

1

28.02



Тема буенча укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү



92

«Кемнең теле бар, шуның иле бар», «Татарстан - туган җирем» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

01.03



Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү



93

«Татарстан табигате турында сөйләшәбез

1

03.03



Сүзлекләрдән файдаланып, "Кемнең теле бар, шуның иле бар" мәкале буенча фикерләрне язмача оештыру



94

«Татарстан елгалары» темасы буенча лексик-грамматик материал

1

04.03



Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү



95

«Татарстан елгалары турында сөйләшәбез»

1

07.03



Сөйләмдә дәлилләр китергәндә, теркәгечләрдән киң файдалану.



96

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе

1

08.03



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү



97

«Мин Казанга барам».

1

10.03







98

Исем сүзтезмәләр.

1

11.03



Татарстан елгалары турында сөйли белү



99

«Г.Камал театры.»

1

14.03



Татарстан елгалары турында сөйли белү



100

«Без театрга барабыз».

1

15.03



Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү



101

Кабатлау дәресләре.

1

17.03



Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчвн башланганын, билетлар барлыгын , юклыгын әйтә белү.



102

«Табигать» темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

18.03



Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчвн башланганын, билетлар барлыгын , юклыгын әйтә белү.



103

«Без табигатьне саклыйбыз»

1

28.03



Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчвн башланганын, билетлар барлыгын , юклыгын әйтә белү. Теләгән тамашага чакыра кәгазе язу.



104

Инфинитиф+кирәк төзелмәсе.



1

29.03



Сөйләмдә "инфинитив + кирәк" төзелмәсен, боерык фигыльнең 3 нче зат берлек һәм күплек сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү



105

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

31.03



Сөйләмдә "инфинитив + кирәк" төзелмәсен, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү



106

Боерык фигыльнең III зат берлек һәм күплек сан формалары

1

01.04



Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү



107

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Кабатлау.

1

04.04



Кошлар исемнәрен әйтә белү



108

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

05.04



Кошлар турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү



109

«Бездә яшәүче кошлар»

1

07.04



Яңа белемнәрне үзләштерү



110

«Колибри - иң кечкенә кош»

1

08.04



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү



111

Кыргый хайваннар дөньясы» темасы буенча лексик- грамматик материал.

1

11.04



Кош исемнәрен әйтә белү



112

Исемнәрнең язылышы, транскрипцияләре

1

12.04



Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү



113

«Без хайваннар турында сөйләшәбез»

1

14.04



Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.



114

«Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча лексик -грамматик материал

1

15.04



Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү



115

«Минем дүрт аяклы дустым».

1

18.04



Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу



116

«Тугрылыклы дуслар».

1

19.04



Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү



117

Кабатлау дәрес-ләре.«Минем дүрт аяклы дустым»..Проект

эше.

1

21.04



Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү, күнегүләр эшләү



118

Сүзлек диктанты. №2.Спорт төрләре.

1

22.04



Диктант язу.Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне, нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү



119

Спорт төрләре

1

25.04



Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне, нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү



120

«Инфинитив + яратам (телим)"төзелмәсе.



1

26.04



Нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү



121

«Мин футболчы булырга телим»

1

28.04



Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү



122

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы

1

29.04



Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү



123

Исем фигыль.

1

02.05



Яңа белемнәрне үзләштерү



124

«Олимпия уеннары»

1

03.05



Авыручыга киңәшләр бирә белү



125

Шарт фигыль.

1

05.05



Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү



126

Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

06.05



Авыручыга киңәшләр бирә белү



127

«Еш авырыйсың килмәсә...»

1

09.05



Файдалы җиләк-җимешләр турында сөйли белү



128

«Тән

әгъзалары»

1

10.05



"Тән әгъзаларын әйтә белү



129

«Табибта»

1

12.05



Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү



130

«Инфинитив ( барлыкта һәм юклыкта ) + кирәк» төзелмәсе.

1

13.05



«Инфинитив ( барлыкта һәм юклыкта ) + кирәк» төзелмәсен сөйләмдә куллана белү



131

«Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?»

1

16.05



Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү



132

Кабатлау дәресе

1

17.05







133

Еллык контроль эш.

1

19.05



Алган белемнәрен куллана белү.



134

«Юл кагыйдәләре».

1

20.05



Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү



135

Сорау җөмләләр.

1

23.05



Яңа белемнәрне үзләштерү



136

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез

1

24.05



Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү



137

Инфинитив+ярамый төзелмәсе.

1

26.05



Юлда ничек сак булу турында сөйли белү



138

«Светофор - минем дустым»

1

27.05



Җәяүлегә киңәшләр бирә белү



139

Проект эше.«Юлда сак бул!»

"Җәяүлегә киңәшләр".

1

30.05



Җәяүлегә киңәшләр бирә белү



140

Гомумиләштереп кабатлау

1

31.05



Үткәннәрне кабатлау

























































































Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары



Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда "5"ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда "4"ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела

















































Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең нормалары hәм критерийлары

5-9нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар





5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

3.

Язу:













сүзлек диктанты

8-10 сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз



Сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Изложение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Контроль язма эш күләме

50-55 сүз

55-60 сүз

60-70сүз

70-80 сүз

70-80 сүз

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;

  • нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язу;

  • сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б.

  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  • программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес язу;

  • төрле калыптагы диалоглар төзеп язу;

  • конкрет бер тема буенча хикәя төзү;

  • прагматик текстларны (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.) дөрес язу;

  • эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес язу;

  • проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү;

  • тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Бәяләү нормалары

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү

  • Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хаталы эшкә "5" ле куела.

  • Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хаталы эшкә "4"ле куела.

  • Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатлы эшкә "3" ле куела.

  • Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хата булса, "2" ле куела.

Сүзлек диктанты

  • Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган булса, "5" ле кула.

  • Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хата булса, "4" ле куела.

  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хата булса, "3" ле куела.

  • Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хата булса, "2" ле куела.

Диктант

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хата булса, "5" ле куела.

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, "4" ле куела.

  • Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хата булса, "3" ле куела.

  • Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хата булса, "2" ле куела.

Изложение

  • Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хата булса, "5" ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хата булса, "4" ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата булса, "3" ле куела.

  • Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата булса, "2" ле куела.

Сочинение

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата хата булса, "5" ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата булса, "4" ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хата булса, "3" ле куела.

  • Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата булса, "2" ле куела бар.



Тест формасында, БРТ биремнәре формасындагы эшләрне түбәндәгечә бәяләргә мөмкин:

Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.











































Кереш контроль эш .

Грамматик биремле диктант.№ 1

Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

  • Минем дәфтәр..., кита(п)... бар.

  • Синең сумка... яңамы?

  • Синең сумка... китап бармы?

  • Сумка... китап алдыңмы?

  1. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларын билгеләгез.

бәйрәм, кунаклар, сорау, җаваплар, милләт, халыклар, шәһәрләр, урамнар, тел, чувашлар, марилар, руслар



Контроль эш №1

Яңа уку елы башлана

  1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп языгыз.

яхшы (совет), кызыклы (наука), (толковый) сүзлек, билгеле (историк, ученый), кагыйдәләрне (вспоминает), теләсә кая (не бросает), (своевременно) эшли, (в клетку) дәфтәр

  1. Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп языгыз.

... укыйсым килә.

... директор чакырды.

... укырга өйрәт.

... китап кирәк.

  1. Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

Ренат... мөстәкыйль эше... хаталар күп түгел.

Без Җәвад Тәрҗеманов... «Якын дус» шигыре... ятладык.

Укытучы апа көндәлегем... бишле куйды.

Дустым белән футбол секциясе... йөрибез.

Мәктәп китапханәсе... кызыклы китап алдым.

  1. Как скажете, если:

  • вы учитесь в 6 классе

  • у вас сегодня 6 уроков

  • вам нужны тетради в клетку, а не в линейку

  • её тетради очень чистые

  • у вас нет времени

  • вы любите читать книги о животных

  1. Попроси у соседа по парте:

  • цветные карандаши

  • тетрадь в линейку

  1. Спросите у друта:

  • чья эта книга

  • сколько стоит эта книга

  • нужна ли ему эта книга



  1. Сезнең сыйныфка яңа укучы килгән. Схема буенча диалог төзеп языгыз.

  1. приветствие, представление, вопрос

  2. ответ

  3. вопрос

  4. ответ

  5. предложение

  6. согласие





Изложение №1

Бергә күңелле була

  1. Мин урамга чана шуарга чыктым. Урамда балалар күп иде. Алар чана, чаңгы шуалар. Ә Дамир шумый, чөнки аның чанасы да, чаңгысы да юк иде. Мин өйгә кердем. Өйдән чаңгы алып чыктым һәм Дамирга бирдем. Дамир шатланып чаңгы шуды. Безгә бик күңелле булды.



Сүзлек диктанты №1

өйне җыештыра, савыт- саба юа, чүп ташлый, идән себерә, тузан сөртә, өстәлне җыештыра, ма-шина юа, урын җыештыра, минемчә, минем фикеремчә, минем уйлавымча, әлбәттә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, эшчән, тырыш, ялкау, шаян, әдәпле, тәрбиясез, тыйнак, хезмәт ярата, ягымлы, ихтирамлы.

Контроль эш №2

Без - булышчылар

  1. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез.

Минемчә, ...

  1. Өйдә кем нәрсә эшләргә ярата? Дәвам итегез.

  • Мин ....

  • Сеңлем (энем)....

  • Әни ....

  • Әти ....

  • Абый (апа)....

  • Бергә ....

  1. Попросите сестру (брата) помочь вам:

решить задачу

перевести рассказ

нести тяжелую сумку

выбрать красивое платье

накрыть стол

  1. Поблагодари сестру или брата за то, что помогли:

решить задачу

перевести рассказ

нести тяжелую сумку

Как скажете, если научились:

варить суп -

пришивать пуговицу -

  1. Җавапларны куеп языгыз.

- Рома, синең әтиең кем булып эшли?

Ә ул кайда эшли?

  1. Бу эшләрне сез кайчан эшлисез? Җавабыгызда -гач/-гәч,-кач/-кәч формасын кулланыгыз.

кичке аш ашыйм, дәрес әзерлим, спорт түгәрәгенә барам, сеңлем (энем) белән уйныйм, әнигә булышам, компьютерда уйныйм.



Тест №1

А1. Найди слово, которое произносится мягко:

1) дәүләт

2) урам

3) башкала

4) китап



А2. Найди противоположное по значению слово: зур

1) зәңгәр

2) салкын

3) бай

4) кечкенә



А3. Найди правильный перевод: Казанга кадәр

1) после Казани

2) до Казани

3) в Казани

4) в центре Казани



А4. На какой вопрос отвечают эти слова: Мәктәптә, театрда

1) кая?

2) кайда?

3) кайдан ?

4) нәрсәдән ?



А 5. Найди словосочетание с ошибкой:

1) ун китаплар

2) беренче дәрес

3) кызыл алмалар

4) матур күлмәк



А6. Найди слово, отвечающее на вопрос нишли?



1) укый

2) укучы

3) мәктәптә

4) китаплар



А7. Найди лишнее слово:

1) яза

2) язмый

3) язачак

4) язган



А 8. Найди правильный ответ:



Сатучы кайда эшли?

1) кибеттә

2) мәктәптә

3) хастаханәдә

4) тетрда



А 9. Найди слово, отвечающее на вопрос кемнең?



1) абыйның

2) шәһәрнең

3) кызга

4) урамның



А 10. Найди предложение с отрицанием:



1) Ул мәктәптә укый.

2) Әниемне яратам.

3) Алсу мәктәпкә килмәде.

4) Мин кинога барам .



11. Сколько предложений в этом тексте?

Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә дә музейлар күп иң зурысы - Татарстан Республикасының Милли музее ул 1895 нче елда ачыла аны оештыручыларның берсе археолог һәм тарихчы А. Ф. Лихачев булган



12. Найдите и запишите из текста правильный перевод слов самый большой



13. Найдите и запишите из текста глагол неопределённого прошедшего времени.



Диктант №1.

  1. Казан - зур һәм матур шәһәр. Казан - Татарстанның башкаласы. Казанда миллионнан артык кеше яши. Казанда театрлар, цирк, зоопарк, аквапарк һәм бик күп музейлар бар. Казанда метро төзелде. Без әтием һәм әнием белән Казанга еш барабыз. Анда безнең якын туганнарыбыз яши.



Сүзлек диктанты №2

Аккош, торна, акчарлак, бөркет, ябалак, сандугач, карга, чыпчык, тукран, карлыгач, кыш-лый, күгәрчен, саескан, песнәк, чукыр, чәүкә, үрдәк, күке,маймыл, ак аю, куян, бурсык, төлке, болан, тычкан, токым, йонлач, урам эте, гадәт, койрык, йорт эте, урам эте, эзли, җылыта.

</







Еллык аттестация эше.

  1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын тап.

бай-... салкын-...

зур - ... биек - ...

калын-... усал-...

күп - ... кыш - ...



  1. Как бы вы ответили на вопрос «Каким должен быть друг? »

  • Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен искә төшерегез, бирелгән сүзләрне таблицага урнаштырыгыз.

+ аффикс мн.числа

+ аффикс принадлежности

+ аффикс падежа

перевод

слов

...

...

...

...

•••

Сүзләр: дусларыма, туган көненә, иптәшеңнең, авырлыкларга



  1. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табып языгыз.

ышанычлы

внимательный

справедливый

отзывчивый

честный

преданный

надежный

в беде не бросает

милосердный

тугры

игътибарлы

авыр хәлдә калдырмый

намуслы

шәфкатьле

гадел

ярдәмчел



  1. Как скажете, если:

  • вы учитесь в 6 классе

  • у вас сегодня 6 уроков

  • вам нужны тетради в клетку, а не в линейку

  • её тетради очень чистые





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал