7


  • Учителю
  • “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Кәбирова Алия Ленар кызы

Казан шәһәренең Идел буе районы МБОУ "10 нчы номерлы мәктәп"

Дәрес темасы: "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"

</ ( 6 нчы сыйныф, рус төркеме)

(Сингапур укыту алымнары кулланып төзелде)



Максатлар:

1."Икейөзле Коля" тексты белән танышу; Укучыларның ишетеп аңлау, уку күнекмәләрен үстерү.

2. Укучыларның сөйләм телен камилләштерү;

3.Укучыларны тәрбияле, әдәпле, тәмле телле булырга өндәү;



Дәрес барышы:

I.Кереш.

1.Укучылар белән исәнләшү.

2.Дежур укучы белән әңгәмә үткәрү.

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

-Дәрестә кем юк?

-Өй эше ничәнче күнегү?

-Сезгә кунаклар еш киләме?

-Син кунакка барырга яратасыңмы?

-Синең дустың Кира. Ул сиңа кунакка киләме?

-..., ә син әдәпле кунакмы?



II.Актуальләштерү.

1.Тәрҗемә эше. Укучылар чылбыр буенча эшлиләр. Җөмләләрне укыйлар һәм русчага тәрҗмә итәләр. а) кыска җөмләләрне тәрҗемә итү;

ә) катлаулырак җөмләләрне тәрҗемә итү;







2.Өй эшен тикшерү.

15 нче бит, 6, 7 нче күнегү. (Өстәмә сораулар бирү, билге кую)











III.Төп өлеш.

1.Максат әйтү.

Укучылар, ә бүген без Коля исемле малай турында хикәя укырбыз, күнегүләр эшләрбез, уеннар да уйнарбыз. Әйдәгез, хәзер бу хикәядәге яңа сүзләр белән танышабыз.

2.Сүзлек эше.

а)хор белән кабатлау, сүзлек дәфтәрләренә язу;

Ачык йөз белән- приветливо, радушно

Як-якка ташлады- бросил в разные стороны

Соклана- восхищается

б)Күпнокталар урынына яңа сүзләр кую.

  • Мин әтиемә … , чөнки ул бик акыллы.

  • Начар малай киемнәрен ... .

  • Әбием дусларымны ... каршылады.



3.Хикәяне дисктан тыңлау. (аудиоматериал белән эш)



4.Рәсемнәр белән эш. Ике рәсемне чагыштыру, геройларны табу.

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)

-Укучылар бу рәсемдә кемнәр бар?

-Малайның исеме ничек?

-Бу кемнең әбисе?

-Ә бу малай кем?

-Бу рәсемдә дә әби бар. Ул да Алмазның әбисеме?

5.Текстны уку.

-Укучылар, хәзер дәреслекләрегезнең 25 нче битен ачыгыз. Текстны укыйбыз.

6.Текст өстендә эшләү. 26 нчы бит, 2 нче күнегү.

Җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табу.

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)

7.Текстның эчтәлеген аңлау-аңламауларын тикшерү. Җөмләләргә текст эчтәлеге буенча саннар кую.

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт”(6 класс)

8. Quiz- Quiz Trаdе. Карточкалар белән уен. (Музыка астында укучылар йөриләр, музыка туктагач, узләренә пар табалар һәм карточкалардагы сорауларны бер-берсенә бирәләр, җавабын тикшерәләр)

-Коля кемгә кунакка килде? (Алмазга)

-Кунакта Коля үзен ничек тота? (әдәпле, тәрбияле)

-Коля кунакта әдәплелек кагыйдәләрен беләме? (әйе, белә)

-Коля белән Алмаз нишләделәр? (компьютерда уйнадылар)

-Үзенең өендә Коля нинди? (әдәпсез, тәрбиясез)

-Коля әбисе белән ничек сөйләшә? (тупас)

9. Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест эшләү.

1.Коля кемгә кунакка килде?

а) дусты һәм классташы Алмазга

ә) күршесе Алмазга

б) туганы Алмазга

2.Коляга кем ишекне ачты?

а)Алмаз

ә)Алмазның әбисе

б)Алмазның әнисе

3.Коля кунакта нинди?

а)әдәпле

ә)тәртипсез

б)бик шук

4.Коля үз өендә нинди?

а)әдәпле

ә)шук

б)тәртипсез

5.Үз әбисе белән Коля ничек сөйләшә?

а)ягымлы

ә)тупас

б)матур

6.Алмазның әбисе аларны нәрсә белән сыйлады?

а)чәк-чәк

ә)өчпочмак

б)коймак

7.Синеңчә, Коля үзгәрерме?

а)әйе

ә)юк

10.Физминутка. Җыр "Түгәрәк уен".

11."Үз", "кеше" сүзләрен аңлату. Яңа лексик берәмлекләр белән таныштыру.

Үз әбисе Кеше әйбере

Үз өе Кеше өе

Үз баласы Кеше китабы

12. Яңа сүзләрне ныгыту. 27 нче бит, 4 нче күнегү.

13.Язмача күнегү башкару. Эш дәфтәре. 16 нчы бит, 1 нче күнегү.

14.Rally Robin. Кра-каршы әңгәмә оештыру.

  1. Синеңчә, Коля кебек малайлар күпме? Син Коляга охшаганмы? Коляга киңәш бирегез.

  2. "Икейөзле кеше" русча ничек була? Синең дусларың арасында икейөзле кешеләр бармы?

15.Флип-чартларда рәсем ясау.

-Укучылар, ә сез икейөзле кешене ничек аңлыйсыз? Икейөзле кешене рәсемдә күрсәтегез.

16.Матур, әдәпле сүзләрне, теләкләрне искә төшерү. Командаларда әйтешү.

17.Киңәшләр. Тәрбияви момент.

Үз өегездә дә, кунакта да тәрбияле, тәмле телле булыгыз!

Өлкәннәр белән, кечкенәләр белән, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән матур сөйләшегез.

IV.Йомгаклау.

1.Рәхмәт әйтү. Билгеләр кую.

2.Өй эше бирү. Эш дәфтәрендә 17 нче бит, 4, 5, 6 күнегүләр.

3.Саубуллашу.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал