7


  • Учителю
  • Материал (Тест) для промежуточной аттестации

Материал (Тест) для промежуточной аттестации

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

  1. нчы сыйныф (рус төркеме)

1. Схемага туры килгән җөмләне табыгыз.

А: "Т," - а.

А) Сыйныф җитәкчесе: "Бүген информатика дәресе булмый," - диде.

Б) Оля әйтте: "Мин гитарада уйнарга өйрәндем".

В) Китап: "Миннән тел өйрән. Миннән белем ал," - диде.

2. Дөрес сүзне куеп, җөмләне дәвам итегез.

Безнең ... тарихы турында китап тапмадык.

А) шәһәрләре

Б) шәһәребез

В) шәһәре

3. Кушма исемнәр кайсы рәттә?

А) аккош, әти-әни, ашлык, каен җиләге

Б) көнчыгыш, кулъязма, китапханә, халыкара

В) хатын-кыз, борынгы, фәнни, төбәк

4. Бирелгән җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Китапхәнәдән төрле төбәктә, илдә яшәүче һәр кеше дә файдалана ала.

А) китапханәдән файдалана

Б) яшәүче файдалана ала

В) кеше файдалана ала

5. Кайсы рәттә хәзерге заман хикәя фигыль бирелгән?

А)дәрес әзерләү, су басачак, бәхеткә ирешермен

Б)өйгә керү, үстерә, яшәячәк

В)җырлый, тыйлый, сөйли

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

После чтения, надо убирать книгу на полку.

А) Укып бетергәч, китапны киштәгә куярга кирәк.

Б) Укып бетергәч, китапны киштәдән алырга кирәк.

В) Укып бетергәч, китапны шкафка куярга кирәк.

7. Кайсы рәттә бер төрле хәрефләр куела?

А) м..д..ният, ч...ч...кл...р, ...д...бият

Б) г...җ...пләнмәгез, д...нья, г...лим

В) ак...л, могҗ...за, кад...р

8. Тәртип саннарыннан торган рәтне күрсәтегез.

А) ике-өч, унынчы, ике, бишәү, унау

Б) икенче, уналтынчы, дүртенче, беренче, бишенче

В) бишәү, унау, йөзәү, бишәү, дүртәү

9. Хаталы җөмләне табыгыз.

А) Ул ике мең бишенче елда туган.

Б) Мин биш дәфтәрләр сатып алдым.

В) Лилия ун дәфтәр алып килде.

10. Сан кергән җөмләне табыгыз.

А) Тиздән кыңгырау шалтырады.

Б) Өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте.

В) Берәү нигәдер эшләүдән баш тартты.

11. Мәкальне дәвам итегез.

Саф һава - ... .

А) тәнгә дәва

Б) башка рәхәт

В) сәламәт тән

12. Тәмамлык булган җөмләне табыгыз.

А) Мин кичә театрга билет алып кайттым.

Б) Минем кызыклы китабым бар.

В) Әбелхарисны тотып, патша янына алып килделәр.

13. Кайсы рәттә җөмлә төзелеше дөрес бирелгән?

Башына, киеп куйды, кечкенә, бик, калфагын, матур

А) 2, 3, 6, 1, 5, 4.

Б) 3,2,1, 6, 4,5.

В) 1,4,6,3,5,2.

14. Кайсы рәттә мәкаль язылмаган?

А) Китап - белем чишмәсе.

Б) Китапны яратырга кирәк!

В) Китапсыз йорт - тәрәзәсез бүлмә.

15. Дөрес билгеләмәне табыгыз.

А) сыйфат фигыль предметның билгесен эш ягыннан белдерә.

Б) сыйфат фигыль предметның билгесен белдерә.

В) дөрес җавап бирелмәгән.

16. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан фразеологизмнар булган рәтте күрсәтегез.

А) күз төшерү, кул күтәрү, су эчү, авыз ачу

Б) күз төшерү, канга тоз салу, кирәкле кишер яфрагы, авыз ачып тору

В) үч алу,юлны бүлү, пырхылдап көлү, кое казу

17. Исем фигыль булган рәтте күрсәтегез.

А) барабыз, утырганнар, көлешәләр

Б) язган, шаяра, юачак, җырлый-җырлый

В) иртән юу, дәрес әзерләү, дустың янына керү

18. Кайсы рәттә бәйлекләр бирелгән?

А) белән, кадәр, шикелле, хәтле

Б) каршы, һәм, ләкин, яисә

В) кебек, янында, аша, уртасында

19. Инфинитив кергән җөмләне табыгыз.

А) Сәламәт кеше эшли дә, тормышында яхшырта, ял да итә.

Б) Кышын тимеракта яки чаңгыда шуарга кирәк.

В) Мин спорт түгәрәгенә барам.

20. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык куела?

А) Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе саклый ала.

Б) Дөрес туклану организм өчен бик файдалы.

В) Иң киң таралаган начар гадәтләрнең берсе тәмәке тарту.

21. Теләк фигыльләрне табыгыз.

А) Дөмбәсли, сөендерә, ярдәм итә, шатландыра, хәле беткән.

Б) барасы килә, күрәсем килми, язасыгыз килә, карыйсың киләме

В) максатына иреште, сабыр итә, арыган, сөендерә, инша язу.

22. Тезмә фигыльләрне табыгыз.

А) тәэсир итә, ярдәм итә, хыянәт итә, күз алдына китерә

Б) Саубуллаша, җырлый-җырлый, уфтана, уйлый

В хөрмәт итә, буйсына, килә, уйлый, игътибар итә

23. Хәл фигыль кергән җөмләне табыгыз.

А) Ул контроль эшне тырышып эшләде.

Б) Укытучы абый игътибарлы укучыларны үз итә.

В) Кем эшләми, шул ашамый.

24. Кайсы рәттә кушма җөмлә кулланылмаган?

А) Дәрескә кыңгырау шалтырады.

Б) Кем бер-берсен ярата, шул бәхетле була.

В) Өлкәннәрне хөрмәт итсәң, үзеңне хөрмәт итәрләр.

25. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.

Кыңгырау шалтырады, һәм сыйныфка укытучы керде.

А) Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

Б) Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

В) Дөресҗавап бирелмәгән.

26. Кайсы рәттәге сүзләргә бертөрле хәреф куела?

А) ниг...з, бүг...н, гом...р, үлемс...зл...к.

Б) бүг...н, йөгер...рг..., яшер...нг...н, м...йдан

В) җимер...к, куркын...ч, сугышчыл...р, ерагр...к.

27. Как скажите о том, что:

1) с умными людьми интересно разговаривать;

2) у тебя есть друг, вы с ним давно дружите;

3) бывают споры, но вы иң решаете спокойно, никогда не ругаетесь;

4) подруги жили спокойно, дружно;

5) в этом году хорошо уродилась тыква.

28. Җөмләләрне дәвам итеп бетерегез.

1) Минем спиртлы эчемлек ...

2) Ул мине лицей янында ...

3) Мин күрше урамда яши торган ...

4) Яраткан кешесе кайда булса, ...

5) Дуслыкны саклап калу өчен, ...





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал