7


  • Учителю
  • “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Туган җирем - Татарстан" темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

(6 нчы сыйныф, рус төркеме)

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләрне камилләштерү дәресе.

Дәреснең максаты:

1. Белем бирү максаты : укучыларның Татарстан турындагы белемнәрен тирәнәйтү; 2. Фикер сәләтен үстерү максаты : тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү; 3. Тәрбияви максат : татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет буенча: Татарстан турында татарча мәгълүмат бирә алу, сөйли белү.

Метапредмет:

Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү; куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү: телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү; гомумиләштерү.

Коммуникатив: - дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү; үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

</ Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

I. Оештыру өлеше. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат: Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру. Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн! Укучылар: Хәерле көн! Укытучы: Хәлләрегез ничек? Укучылар: Кояшлы иртә кебек. Укытучы: Бик яхшы! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Игътибар белән тыңлап җавап бирегез. II. Белемнәрне актуальләштерү:

Максат: Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

Укытучы. Укучылар, дәресебезне Г. Зайнашеваның " Туган ягым - Татарстан!" шигыре белән башлап җибәрәбез. Сез игътибар белән тыңлагыз. Бу шигырь нәрсә турында?

Аудиязмада Ф. Галимуллин башкаруында шигырь тыңлау.

Дәрес максаты белән таныштыру.

Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нинди тема буенча сөйләшербез икән.

Дөрес әйтәсез, без Татарстан турында сөйләшербез.

III.Яңа теманы аңлату.

Максат. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыкларга, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңларга тиеш.

1.Укытучы: укучылар, телдән сүзлек эше эшләп алыйк әле. (дөнья, Ватан, ил, туган җир, халык, милләт, башкала, дәүләт)

Бирем: русча парларын табарга.

2. Укытучы:Хәзер сезнең белән текст өстендә эшләрбез.

Бирем: Текстны тәрҗемә итәргә.

Дөньяда бик күп дәүләтләр бар. Минем туган җирем- Татарстан. Ул - бай һәм зур республика. Аның башкаласы-Казан. Татарстанның иң зур байлыгы - аның халкы. Татарстанда татар, рус, чуваш, удмурд һәм башка милләтләр дус-тату яшиләр.

3. Укытучы:Укучылар бугенге гади дәрес кенә түгел. Дәреснең калган өлеше уен рәвешендә булачак.Сез ике командага бүленеп көч сынаячакбыз.Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез, тапкырлык һәм җитезлек кирәк булачак

I нче тур "Туган җирем-Татарстан."

Сораулар.

  • Безнең туган илебез ничек атала?

  • Безнең башкалабыз - ... .

  • Татарстанда кайсы милләт кешеләре яши ?

  • Алар ничек яши ?

  • Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

  • Татарстанда нинди елгалар бар?

  • Татарстанның беренче президенты кем?

  • Казан нинди шәһәр?

  • Анда нинди тарихи урыннар бар ?

  • Татарстанда нинди файдалы казылмалар алына ?

II нче тур."Дәүләт символлары"."Татарстан гербы."

Сораулар.

  • Татарстанның нинди символлары бар?

  • Татарстан гербында нәрсәләр сурәтләнгән?

  • Калкандагы чәчәк нәрсәне аңлата?

  • Татарстан герындагы ак барс рәсеме нәрсәне аңлата?





Физ.минутка.

III нче тур. "Тарихи урыннар"

Һәр команда бер-берсенә башкаланың истәлекле урыннары турында 3 әр сорау әзерли.

Үрнәк сораулар:

1. Сөембикә кем ул?

2. Сөембикә турында нинди риваять яши?

3. Кремльдә нинди биналар бар?

4. Кремль нинди елга буена урнашкан?

5. Күптән түгел Казанда нинди мәчет ачылды?





IV нче тур. "Капитаннар ярышы".





1) Бирем. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.

-Син нин ди республикада яшисең? -Татарстанның табигате нинди?

-... . -... .

-Аның башкаласы нинди шәһәр? -Татарстанда нинди елгалар бар?

-... . -... .

-Анда нинди истәлекле урыннар бар? -Нинди файдалы казылмалар чыгарыла?

-... . -... .

-Татарстанда нинди шәһәрләр бар? -Кырларында нәрсәләр үсә?

-... . -... . V нче тур. "Кем җитез?"

Укучыларга иҗекләр язылган карточкалар бирелә.Алар иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш.

Җөмләләр: Казан - борынгы шәһәр.

Безнең башкалабыз - Казан.

VI нче тур. "Танып әйт".

1.Бирем. Рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтергә.(Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай һәйкәле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, өирк, Кремль).

Җиңүче команда билгеләнелә.

VI. Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.

Укытучы: Нинди йомгак ясыйбыз? Бүгенге дәреснең темасы нинди?:

Көтелгән җавап: Туган җирем-Татарстан. Әйдәгез белемнәрне күрсәтик әле.

(Микс ПЭА ШЭА структурасы) Үзегезгә парлар табасыз һәм бер-берегезгә аңлатасыз.. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (кемнең чәче озынрак башлый)

VII. Йомгаклау.

Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Кулларыгызны күтәрегез.

7. Өй эше. Кагыйдәне үзләштерергә. 89 биттәге 3нче күнегүне язмача эшләргә.

Сау булыгыз, укучылар!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал