- Учителю
- Сочинения по татарскому языку (9 класс)
Сочинения по татарскому языку (9 класс)
"Гомерем буе матурлыкка табындым, матурлык эзләдем.Табигатьтән дә, кешеләр күңеленнән дә.Һәм ,күп очракта, эзләгәнемне таба тордым...". Г.Сабитов.
Габделхәй Сабитов иҗатының башлангыч чорында әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый. Шулай да аның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче, өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра. «Кичерелмәс гөнаһ» исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә. 1963 һәм 1964 елларда исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир туфрагы»,«ҮлемсезАкылгали»).
Җитмешенче еллар дәвамында да Г. Сабитов үз иҗатының төп юнәлеше булган хикәя жанрына хыянәт итми.
Г. Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.
Г.Сабитовның "Тәүге соклану" хикәясе эчтәлеге белән озын түгел. Шулай да хикәядә булган вакыйгаларны барламыйча булмас:
- Тегермән артындагы инештә балык тоту.
-Балыкларны бүлү.
-Лирик геройга эләккән алтын балык.
-Малайларның гаҗәпләнүе.
-Хәнифнең көнләшүе.
-Лирик геройның күңел төшенкелеге һ.б.Мондагы вакыйгаларны икегә бүлеп карыйк:
1.Үкенеч.2.Сөенеч.
Үкенеч дип исемләнгән вакыйганы "Хөсетлек" яки "көнчелек" дип тә атап була. Чөнки хикәянең эчтәлегендә Хәниф иптәшенең бәхетеннән ,ягъни шатлыгыннан көнләшә. Хикәядә автор метафорадан оста файдалана.
Метафора-төп вакыйга янәшәсендә урнаша,образ булып килә,ул яңа эчтәлек тудырырга тиеш.
Судагы балык та,күктәге ак болыт та хикәя азагында бер бөтен күренешкә әйләнәләр. Әсәр эчтәлеген ачучы ачкыч бар. Әсәр вакыйгаларын җыеп торучы 2 образ-давыл чәчәкләре һәм күктәге ак болытлар.Менә монда инде алар каршылык тудыралар. Нинди каршылык?
Аларның үзара каршылыгы - мәгънәләре. Малай күктәге матурлыкны күреп соклана. Матурлык тудырган соклану хисе бөтен ачуны,үпкәне,рәнҗүне баса.Хикәя бөтенләй икенче төсмер ала.Димәк, яктылыкның,матурлыкның,аклыкның, хәтта кул җитмәслек биектә булса да, ялганны,авыр хисләрне җиңүен күрсәтә.Менә мондый катлаулы хисләр кешенең эчке кичерешләре,күңел экологиясе була.
Экология- нәрсә ул? Тирә-як мөһитнең чисталыгы. Ә күңел экологиясе -кешенең рухи һәм психологик яктан яшәү үзенчәлеген тәшкил итә.Аның чисталыгы,сафлыгы бары үзеннән тора, кешенең хисләре аның холкын тудыра.Хәниф белән малай нинди холыклы кешеләр булып үсәрләр?Хикәянең актуальлеге нәрсәдә,язучы нинди проблема күтәрә?
Кеше күңеленең экологик яктан чиста,саф булып формалашуы- ул киләчәк буынның сафлыгы,чисталыгы,сәламәтлеге.Кеше үзенең күңел экологиясенең чисталыгы турында кайгыртып торырга тиеш. Ни өчен язучы хикәяне болай тәмамлый? Чөнки ак болыт образы ул- балачак хыяллары да.