7


  • Учителю
  • Сочинение 'Ул минем укытучым. '

Сочинение 'Ул минем укытучым. '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Григорьева Арина 8в класс

МБОУ "Васильевская средняя общеобразовательная школа №2

ЗМР РТ»

Учитель: Хисамеева Зульфия Анваровна
«… Ул минем укытучым»

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем, башым иеп."

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы һөнәре бик авыр, бик җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында.

Безнең мәктәбебездә иң яхшы укытучылар эшлиләр. Алар арасында татар теле укытучысы - Хисамеева Зөлфия Әнвәровна. Ул һәр вакыт игелекле, гадел,игътибарлы, ягымлы, түземле кеше. Татар теле дәресләрен бик кызыклы үткәрә. Дәрес саен - яңа ачышлар! Татар теленең матурлыгы, байлыгы белән таныштыра. Дәресләрдә без күп кирәкле мәгълүмат алабыз, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнәбез.

Минемчә, иң мөһиме: Зөлфия Әнвәровна безнең белән тигез аралаша. Шуның өчен без үзебезне өлкән, җаваплы хис итәбез. Бер беребезгә игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышабыз. Татар теле дәресләре һәрвакыт кызык һәм күңелле үтә. Минемчә, мондый дәресләр һәм мондый укытучылар гына булганга күрә укучылар рәхәтләнеп укыячаклар, белем алачаклар!

Мин рус милләтеннән булсам да, татар теле дәресләренә рәхәтләнеп йөрим һәм татар телен кызыксынып йөрәнәм. Укытучыма нык сәламәтлек, эшендә уңышлар телим һәм яхшы, акыллы укучыларны күбрәк телим! Гаиләләрегезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын!

Сез- иң мәртәбәле Кеше,

Сез- иң чын Укытучы.

Шәкертем кеше булсын дип

Утлы күмер йотучы.

(Э.Шәрифуллина)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал