- Учителю
- Открытый урок для родителей
Открытый урок для родителей
Ата-аналар өчен күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.
2нче сыйныф
Уку
Тема: "Куяннар гаиләсе"
Максат: Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә актив файдалану;
Хайваннар дөньясына караган лексиканы үзләштерүне дәвам итү;
Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү;ата-аналарга балаларның татар телен үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү;татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, магнитофон язмасы,уенчык куян,табышмаклар
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.Тема һәм максатны әйтү.
II.Өй эшен тикшерү.
-Хайваннар турында нинди табышмаклар беләсез?Бер-берегезгә өйдә өйрәнеп килгән табышмакларны әйтегез.
(табышмак әйтеш)
III.Төп өлеш
-
"Куяннар гаиләсе" хикәясенең 1бүлеген искә төшерү
(76бит)-сорауларга җавап №3
-
Әкиятнең эчтәлеген сөйләгез
-
Табышмакның җавабын кем белә?(тактада язылган табышмакларны балалар укыйлар ,тәрҗемә итәләр,җавабын табалар,рәсемнәр күрсәтелә)
-
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак (куян)
-
Көзен өнгә кереп ята, суыра тәпиен,
Кышлар уза, җәйләр җитә, чын күңелдән сөенә (аю)
-
Бар йөзләгән энәсе
Тегүче түгел (керпе)
-
Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, куяннар эзли (бүре)
-
Нечкә билле, зур койрыклы (төлке).
-
Сез тагын нинди хайваннарны беләсез?
-
Бу хайваннар кайда яши?(рәсемнәр белән эшләү).Алар нинди?Алар нәрсә ярата?
-
Без бүген "Куяннар гаиләсе" дигән хикәяне укып бетерәбез.
№1 83бит.
-
Укытучы укуы.
-
Чылбырлап уку.
-
Әкиятне сәнгатьле итеп укыгыз.
-
Нинди яңа сүзләр белдегез?
кәстрүл
кош баласы (тактада сүзләр һәм аларның транскрипциясе язылган,рәсемнәре бирелгән)
Бу сүзләрне дөрес итеп укыгыз.Аларның тәрҗемәсен беләсезме?Әти -әниләрегездән сорап карагыз әле.
283бит.№3 (дәфтәргә язу)
-
Сорауларны тыңлагыз, җавап бирегез
(музыкаль физкульминут).
№4
-
Сорауларны укыгыз.
-
Аларга җавап бирегез.
-
Куян тагын нәрсәләр ярата?
-
Ә сез кәбестә яратасызмы?
-
Кәбестә файдалымы?
-
Тагын нәрсәләр файдалы?
-
Кәбестә, кишер ашыйсызмы?
-
Әти-әниләрегез белән куяннар гаиләсе турында сөйләшегез.(сөйләшү)
III. Йомгаклау.
-Дәрестә сез бүген нинди яңа нәрсәләр белдегез?Нәрсәләргә өйрәндегез?
Хайваннарны рәнҗетергә ярыймы?Ни өчен?
-Сез хайваннарга ничек ярдәм итә аласыз?
-билгеләр кую(комментарияләп)
IV. Өй эше (№7 85бит).
24нче урта гомуми белем бирү учреждениесе
Ата-аналар каршында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Уку дәресе
2нче сыйныф
Тема:"Куяннар гаиләсе"
Укытучы:Рәхимова Кадрия В.